поиск новостей
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 13.06 "Полиционер". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.06 "Беренче мәхәббәт". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.06 "Аферист". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 16.06 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 18.06 "Син бит минем бергенәм". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 19.06 "Нәзер". К. тинчурин театры.18:30. Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиевага - 50 яшь!
  • 20.06 "Алай түгел, болай ул". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 21.06 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры.18:30
  • 22.06 "Ак тәүбү, кара тәүбә. Безнең көннәр". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 27.06 "Җилкәнсезләр". К. Тинчурин театры. 13:00 18:30
  • 29.06 "Яратам! Бетте - китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июнь
  • Луара Шакирҗан - мәдәният хезмәткәре
  • Лилия Сөнгатуллина - журналист, нәшир
  • Альта Мәхмүтова (1937-2021) - галим
  • Рәдиф Кашапов - музыкант
  • Ассаляму алейкум уа рахмат уллахи уа баракяту.Кобанга 3 баш Тана сатам.веслары 450-500кг.доставка.+79375995818
  • Запчасти для УАЗ 469.Тел:+79178553159
  • Казан шәһәрендә озак срокка яшь гаилә бер яки ике бүлмәле квартира снимать итәргә тели. Метрога якын булган гына фатирларны эзлибез. 89968268075 Гүзәлия
  • Молодая семья, без детей и животных в городе Казань снимет однокомнатную или двухкомнатную квартиру на долгий срок! Желательно с хорошим ремонтом, рассматриваем кв рядом с метро. Мусульмане. 89968268075 Гузелия.
  • Ике булмэле квартиранын бер булмэсенэ бер кыз кертэм Кыска вакытка Сессиягэ килуче кыз булса да ярый. 89178930456 (ватсаптан языгыз)
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195

Архив
 

"Шәһри Казан" язмалары

02.04.2010 Җәмгыять
КИТАП БӘГЪРЕМ, НИГӘ ЮК КАДЕРЕҢ! КИТАП БӘГЪРЕМ, НИГӘ ЮК КАДЕРЕҢ!
Мин үскән өйдә түрдә сары этажерка тора һәм анда эреле-ваклы китаплар күп иде. Кечкенәдән китап изге, аны ертырга, рәнҗетергә ярамый дигән тәрбия алып үстем. Шуңа да китапларны алганчы, кулны юып сөртә идем. Ләкин шулай нык әзерләнсәм дә, әнием тышланган ике китапны кулга алырга рөхсәт итми иде. Ул китапларның аңа бик кадерле икәнлеген күзләреннән күрә идем. Сорап аптыраткач, беркөнне аларны үзе алып, сак кына ачты. Беренче биттә каләм белән язылган әниемнең исемен күргәч, мин тәмам аптырап калдым. Гаҗәпләнүемне күреп, ул аңлатырга ашыкты. Күптән инде, шактый еллар элек, безнең Казаннан гына түгел, районнан да бик ерак урнашкан Яңа Тинчәле (Буа районы) авылына бер төркем язучылар килгән булган. Әнием алардан, имзаларын куйдырып, ике китап алып калган. Аяз Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләр»е һәм Атилла Расихның «Ике буйдак» әсәрләре безнең этажеркага шулай менгән.
Караулар (3119)
Йолдыз ШӘРӘПОВА | Шәһри Казан
28.03.2010 Могҗиза
МӘРХҮМНЕҢ ҖАНЫ... МӘЧЕДӘ? МӘРХҮМНЕҢ ҖАНЫ... МӘЧЕДӘ?
Танышымның кайнанасы ярты ел эчендә яман шештән үлеп китте. 50 яшь аңа әле яңа гына тулган иде. Инде дистә еллар группада булган инвалид ире, олы яшьтә булсалар да, исән-сау әти-әнисе калды. Бу апа үлгән көннән башлап танышларымда сәер хәлләр күзәтелә башлый. Кичке сәгать уннарда ханым мәңгелеккә күзләрен йома. Балалары һәм туганнары бу авыр кайгыны күтәрергә үзләрен алдан әзерләп куйсалар да, һәркем тыела алмый елый башлый. Шул вакытта барысы да мәет тирәсендә йөргән ап-ак йонлы, бик чиста песине күреп алалар. Берәү дә бу мәченең кайдан һәм ничек шәһәр фатирына килеп керүен абайламаган. Кем белә, бәлки ул ишектән берәрсенә ияреп кергәндер. Уллары бу ыгы-зыгыда ни булганын да аңламаган хәлдә мәчене сыртыннан тотып коридорга ыргыта. Башка берәү дә ул турыда искә алмый.
Караулар (3670)
Лилия ӘХМӘТОВА | Шәһри Казан
26.03.2010 Мәгариф
ӨМЕТСЕЗ ПРОЕКТ ӨМЕТСЕЗ ПРОЕКТ
Апрель башыннан мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәне укытыла башлый. Әлеге проектны тикшерү барышында Татарстан үз сүзен ишеттерә алды: укучылар үзләре теләгән дин мәдәнияте нигезен йә этика нигезләрен өйрәнәчәк. Әмма шушы ыгы-зыгы арасында вузларга бер генә диннең – православиенең үтеп керүен сизми калганбыз. Гәрчә югары даирәләрдә моңа өч ел буе әзерлек эшләре алып барылса да. Бу мәсьәлә узган атнада «Татарстан – Яңа Гасыр» каналының «Җиде көн» тапшыруында күтәрелгәннән соң, халыкның колагы шомрайды: Татарстан вузларына да православие керәчәкме? Шул уңайдан Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең әнә шул хактагы фикерләрен белештек. Кызганычка, эш графигы тыгыз булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министры үз фикерен җиткерә алмады.
Караулар (3736)
Нәүбәһар КӘБИР | Шәһри Казан
25.03.2010 Җәмгыять
ЯҢА ПРЕЗИДЕНТКА ХАТ ЯҢА ПРЕЗИДЕНТКА ХАТ
Бүгеннән башлап Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җавап бирә. Дөрес, ул инде 1998 елдан бирле, ягъни Премьер-министр вазифасына керешкәннән алып, республика тормышында иң зур рольләрнең берсен уйный. Үткән елның декабрендә РФ Президенты Дмитрий Медведевка тәкъдим ителгән кандидатлар «өчлеге»нә кергәннән һәм Россиянең «беренче» кешесе аны хуплаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов исеме массакүләм мәгълүмат чараларында тоташтан «җемелди» башлады. Үзебезнең матбугатта тәфсилле язмалар күренмәсә дә, рус журналистлары кичәге Премьер-министр турында энәсеннән алып җебенә кадәр ачыкларга һәм шуны халыкка бәян итәргә тырышты. Хәзер Татарстандагы балигълык яшенә җиткән кешеләрнең һәммәсе дә диярлек аның биографиясеннән хәбәрдардыр, мөгаен. Сезнең хакта таралган: «Ул иртә таңнан төн җиткәнче баш күтәрми эшли, өстәлгә башын салып кына черем итеп ала икән», – ише гайбәтләргә без дә теләп кушылдык.
Караулар (4101)
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН | Шәһри Казан
19.03.2010 Җәмгыять
ФАТИР – ВЕТЕРАНГА, Ә КАЛГАННАРГА – КӨТӘРГӘ...  ФАТИР – ВЕТЕРАНГА, Ә КАЛГАННАРГА – КӨТӘРГӘ...
Ветераннарның торак шартларын яхшыртуга кагылышлы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, күпләр үзләренең фатирга мохтаҗ икәнлекләренә яңа төшенә башладылар диярсең?! Хәер, күп очракта ветераннар түгел, балалары, оныклары «уянып» киткәндәй булды. Сугышта катнашканнарны торак белән тәэмин итү ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына йөкләнде. Тик менә аның кадәр фатирны каян алырга? Бер түрәбез: «Казанда 100 фатир табып булмыймыни? Чират торучылар бер-ике ай көтеп торыр, иң мөһиме – ветераннарны кайгыртыгыз», – дигән фикерне белдергән. Чарасызлыктан, узган ел бюджет өлкәсендәгеләргә, предприятиедә эшләүчеләргә уйнатылган фатирларны ветераннарга бирә башладылар. Бу күпләрне гаҗәпкә калдырды. «Ни өчен бу шулай, без кайда яшәргә тиеш, исәп счетына күпме акча күчердек ләбаса», – дип борчыла халык. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директорының җәмәгатьчелек белән эшләүче киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллинга мөрәҗәгать иттек.
Караулар (3902)
Эльвира МОЗАФФАР | Шәһри Казан
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar