поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.12.2012 Дин

«Кеше фәкать үзен бар кылучы Аллаһыныкы гына»

Моннан ун ел элек, мин мәктәп укучысы булган чорда, 1 нче канал «Йолдызлар фабрикасы» дип аталучы җыр проекты ачып җибәргән иде. Хәзерге яшьләр теле белән әйтсәк, ул вакытта бу, мөгаен, иң текә «реалити-шоу» булгандыр. Кем ничектер, безнең буын шулар белән «чирләде». «Круто ты попал на ТВ» дип җырлаша-җырлаша, «Йолдызлар фабрикасы»ның беренче чыгарылышы ахырына да якынлашты. Нәтиҗәдә рус эстрадасында эшчәнлек алып барырга хокук алган ике квартет – «Корни» егетләре һәм «Фабрика» кызлары төркемнәре барлыкка килде.

Тик озакта үтмәде, «Фабрика» төркеме квартеттан триога әйләнеп калды, ә төркемдәге кызлар арасында иң чибәре, иң кыска чәчлесе, йолдыз-егетләр «кояшкай» дип йөрткән блондинка Маша Алалыкинаның «йолдызы» кинәт сүнде. Кайчандыр вокал сыйныфы буенча джаз импровизацион көллиятен тәмамлаган кыз, 2003 елда «йолдыз» булуны Мәскәү дәүләт лингвистика университетында укуын тәмамлау өчен корбан итә, ә тагын бер елдан аның Катя исемле кызчыгы дөньяга килә. Кырыс шоу-бизнес кагыйдәләре аңа «Йолдызлар фабрикасы» исемен кулланып, сәхнәгә чыгу мөмкинлеген тыя.

«Иманлы сүз» сәхифәсенә бу хакта язуның ни катнашы бар дип, мине сүгә башларга да өлгергәнсездер инде. Һич язмас идем, тик сәбәбе бар. Күптән түгел Сарытау мөфтияте гамәлгә куйган «Ансар.ру» мәгълүмати-аналитик сайтына кереп, кызыклы гына язмага тап булдым һәм үземә ачыш ясадым. Баксаң, машалла, кайчандыр шәрә фотосессияләрдә катнашып йөрүче Машабыз инде күптәннән Мәрьямгә әйләнгән һәм хиҗап киеп йөри башлаган икән.

Кызның хәзерге язмышы белән кызыксыну мине интернет челтәренә кереп яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрде. Нәтиҗәдә «Христианствомы яки исламмы» дип аталучы сайтта (oneislam.ru) «Мәрьям» белән оештырылган интервьюга тап булдым. Ислам диненә килүе хакында Маша болай сөйли:

– Мин бары юл аркылы гына чыктым. Машалла, Аллаһ шулай теләгән. Башта мин иремә ияреп кенә динне кабул иттем һәм бу хакта берәү дә белмәде. Интернет аша тыңлап, «Фатыйха» сүрәсен ятладым, ничек намаз укырга икәнен өйрәндем, тик кызганыч, ул чакта намазга басмадым. Ә бу кышны башка шәһәрдә яшәүче якын кешем авыр хәлгә эләкте – комада ятты. Мин нишләргә дә белмәдем, тик ничек тә булышу юлын табарга тиеш идем. Шул чак тәүге кат Аллаһтан ярдәм сорадым, дога кылдым. Икенче көнне телефон шалтырады һәм ахирәтемнең тавышын ишеттем: «Рәхмәт. Мин сине күрдем. Син миңа бик ярдәм иттең», – диде ул. Мин елап җибәрдем. «Үз-үзеңә генә ышанырга була» дигән тәрбия алганлыктан, элек кемнән дә булса ярдәм сорауны түбәнчелек дип саный идем. «Барысына да үз тырышлыгың белән ирешергә» девизы белән яшәдем. Тик нәрсәгә ирешергә соң? Башка үз-ишләреңнән өстенлеккәме? Галимнәр әйтүенчә, күктәге йолдызларның яктылыгы безгә йөз яки мең ел дәвамында килеп ирешә. Анда җитү өчен күпме вакыт кирәк? Ә бит алар артында башка галактикалар да бар әле. Ә монда бер бөҗәк икенчесеннән яки бер төркем бөҗәктән өстен булырга тели. Тик күпме югарырак менсә дә, ул барыбер әйләнә-тирәдәге иң танылган бөҗәк кенә булып кала бит. Кеше үзе дә сизмәстән нәрсәгәдер бәйле була, кемдер үзен иҗатка, иргә яки хатынга багышлый, яраткан шагыйренә «баш ия», кытай фарфорына, шахматка йә булмаса гитарасына табына. Тик «гыйбадәт кылу» дигән сүзне ишеткәч, читсенеп карыйбыз һәм көлеп җибәрәбез... Бу бит фанатлык, янәсе! Ә метрода барганда бирелеп «Спорт экспресс» газетасына табыну йоласы, барлык футболчыларның фамилияләрен ятлау яки кием-салымга, парфюмериягә, акчага, данга мөкиббән китү... Болар барысы да акылсызлык булып тоелмыймы?! Аның каравы кеше кешенеке дә, газетаныкы да, рок-төркемнеке дә түгел, фәкать үзен бар кылучы Аллаһыныкы гына. Аллаһы Тәгалә тарафыннан фикер йөртергә һәм анализ ясарга сәләт бирелгән кешеләр, ахыр чиктә үзләренең берәр вакыт үлеп кенә китү өчен мал табып, ашап-эчеп яшәмәвен аңларга тиеш. Чөнки шулар өчен генә яшәүдән дә мәгънәсезрәк тормыш юк.

– Ислам контекстында, Шәригать рөхсәт иткән формаларда иҗатыгызны дәвам итәргә уйламыйсызмы?

– Гайсә пәйгамбәр укучыларыннан: «Балта күп утын яруы белән горурлана алырмы яки шатланырмы икән?» – дип сораган. Ул бит бары кеше кулындагы корал гына. Кеше дә, ни эшләвенә карамастан, Хак Тәгалә кулындагы корал гына булып кала бирә. Бөтен тормыш, һәр һөнәр – иҗат, бары тик бу процесста үз урыныңны гына төгәл белергә кирәк. Ә үз урыныңны белү өчен «ишетү аппаратын» чистартырга кирәк. Аны чистарту буенча кулланма, ул – Шәригать.

– Кремльгә Элтон Джон концертына барып кайтуга ничек карар идегез?

– Анда бармас идем, ә менә «Рәйхан», Сами Йосыф, Йосыф Ислам (Кэт Стивенс) концертына рәхәтләнеп барыр идем. Яки табиб дипломы була торып, перкусия уйнаучы дустым Форат концертына барыр идем.

– Бүгенге шоу-бизнеска мөнәсәбәтегез нинди? Ни өчен сез бу өлкәне ташларга булдыгыз?

– Һәркем эзләгәнен таба. Кем берни дә эзләми, шуңа иң өстә ни ятса, шул эләгә. Әгәр күзне йомып, кулны сузсак һәм беренче эләккән нәрсәгә ябышсак, ул шоу-бизнес булыр. Сез ризыкны авызыгызга алганчы аңа күз саласызмы, әллә корсак тутырам дип нәрсә тыксагыз да барыберме? Рухи азык та шуның сыман. Ә ирекле җәмгыять, «бөтен нәрсә ярый һәм рөхсәт ителә» дип кабул итү концепциясе – бүгенге җәмгыятьнең нигезе. Бу концепция шоу-бизнеста аеруча да киң кулланыла, тик минем өчен бу инде кызык түгел. Минем күзаллауда ирек ул башка нәрсә, ул – югарырак үргә ирешү өчен, үзеңне дөнья ваклыкларыннан чикләү.

– Ислам кабул итүегез турында белдерүдән курыкмыйсызмы? Дусларыгыз ни дияр? Дин кардәшләрең кабул итмәс дигән шөбһә юкмы? Интернетта бит сезнең әллә нинди фотоларыгыз бар...

– Мин күптән интервью бирмим, әмма үземнең «Реалити-шоу»га нокта куясым килә. Кеше күз алдында булса, ул үз гамәлләре өчен зур җаваплылык йөртә. Фотоларга килгәндә, мин аларның кайберләренә үзем дә, «Әстәгъфирулла, Аллаһ кичерсә ярар иде», димичә карый алмыйм... Күкләрдә тәүбә итми гайбәт сөйләүчеләргә караганда, тәүбә иткән гөнаһлының шатлыгы артыграк була.

PS.: Иманга килеп, дин юлына басып, үзләренең элеккеге профессияләреннән баш тартучы сәхнә, эстрада кешеләре татарлар арасында да шактый. Мәсәлән, ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз дә заманында Кәрим Тинчурин театры артисты булган, бүгенге көндә шунда ук эшләүче, «Бәйрәм белән, кызлар!» спектаклендә стриптиз күрсәтеп, фахишә булып кыланучы аферист ролен башкарган Лия Вильданова да хиҗап ябынган икән. Бер заман «Казан егетләре» төркеменең солисты Вәли дә хатыны Гөлназ белән «Мәхәббәт» дуэты төзеп җырлый башлаган иде. Соңрак ул, «Хатыннарның тавышы да гаурәт» дигән сылтау белән, консерваториядә белем алучы хатынын ирләр каршында җырлаудан туктатты, ә үзе Азат Адиев белән «Казан егетләре» төркеменнән аерылып чыгып, «Райян» төркеме төзеп җибәрде. Моннан берничә ел элек, сәхнәгә яңа аяк басып, «Без ике фәрештә», «Әйдә ялындыр» ише җырлары белән тамашачы күңелен яулаган Эльнара Нурмөхәммәтова да сәхнәне калдырып, хиҗап ябынды. Алла насыйп итсә, киләчәктә, бәлки, алар да «ШК» укучысына сүзләрен ишеттерер. 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»