Матбугатта Matbugat.ru
12.10.2008
“MATBUGAT” КОЙМАГЫ Соңгы елларда интернет тормышыбызга нык үтеп керде. Аның аша туганың яки классташыңны табып та, үзеңә насыйп яр эзләп тә, интернет-кибетләрдән җаның теләгән нәрсәне сатып алып та була. Бихисап электрон сайтлар турында әйтеп тә торасы юк. Интернетта “Matbugat.ru” татар сайты барлыкка килү дә үзенә күрә бер яңалык булды. Берничә ай элек кенә барлыкка килсә дә, шактый ук популярлашып та китте ул. Дайджест формасындагы бу сайт, татар телендә чыгучы күп кенә басмаларның саллы (шул исәптән безнең “Т.Я” газетасының да) материалларын “элә”. Бер карасаң шәп нәрсә – интернетка һәр көнне керүчеләр матбугатны күзәтеп чыга. Тик мондый төр “газетаның” (сайтны үзенә күрә бер газета дисәк тә була) башка ягы да бар: фикер алышу мөмкинлеге булгач, сайт үзенә күрә бер гайбәт оясына, ниндидер уенга кайтып кала...
Филүзә ДӘҮЛӘТШИНА | Татарстан яшьләре
16.08.2008
ЯКТАШЫҢНЫ ТАП Интернет челтәре бүген күп кешегә яңа мөмкинлекләр ача. Берничә минут эчендә син анда теләсә нинди мәгълүмат таба аласың. Дөньяның бер читендә яшәүче танышың белән хәбәрләшү, аны күреп сөйләшү дә мөмкин. Интернетта күп газеталарны укырга була. Татар матбугатында чыккан язмаларның иң кызыклылары белән дә әле күптән түгел генә эшли башлаган www.matbugat.ru сайты аша таныша, аларга бәя бирергә була. Бу проект татар журналистикасын яңа баскычка күтәрде. Аның җитәкчесе, журналистлар арасында яхшы таныш булган Данил Сәфәров белән әңгәмәбез дә сайтта яңа ачылган эзләү, танышу сәхифәсе турында.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА | Ватаным Татарстан
08.06.2008
ТАТАР МАТБУГАТЫНЫҢ ИҢ “ТӘМЛЕСЕ” Соңгы елларда татар телендә чыгучы газета-журналлар саны күзгә күренеп артты. Шәхси газеталар күбәйде. Араларында берничә саны гына чыгып калганнары да бар, әлбәттә. Аннан-моннан материал күчереп бастыру, күпсанлы “йолдызлар”, имеш-мимеш, аш-су һәм файдалы киңәшләр тирәсендә “әйләнү” белән мавыгучылары да күп. Шулай булса да татар матбугатының үсештә булуы шиксез. Исеме һәм абруе булган, дәүләт чыгара торган матбугат чараларында да бизәлеше һәм эчтәлекләре ягыннан үзгәрешләр күзгә чалына.
Алия САБИРОВА | Татарские новости
08.06.2008
17 ЯШЬЛЕК ПРОГРАММИСТ Интернетта Matbugat.ru дигән яңа сайт эшли башлады. Анда татар газета-журналларында чыккан иң кызыклы язмалар эленеп бара. Шул исәптән “Сабантуй” язмалары да. Һәркайсы астында интернет кулланучылар үз фикерләрен язып калдыра ала. Шулай итеп, язма авторы материалын иҗат итеп кенә калмый, ә укучылар белән әңгәмәгә дә керә. Яңа сайтның эшләнешен профессиональ программистлар да ошатты. Алар аны кем эшләгәнен белми, әгәр дә белсәләр, бик гаҗәпләнерләр иде...
Данил СӘФӘРОВ | Сабантуй
08.06.2008
"Ә НИ ӨЧЕН ӘЛЕ ТАТАРДА БУЛМАСКА ТИЕШ?" Интернетта Мatbugat.ru дигән яңа сайт эшли башлады. Анда татар матбугатында чыгып килүче иң кызыклы язмалар эленеп килә. Дөрес, әлегә унлап газетның гына хәбәрләрен күрергә мөмкин. Әмма киләчәктә бу сан тагын да артырга тиеш. Бу турыда безгә сайтның хуҗасы, журналист Данил Сәфәров сөйләде.
Лилия ГАДЕЛЬШИНА | Интертат
08.06.2008
ТАТАР ЖУРНАЛИСТЛАРЫНЫҢ ШЫПЫРТ БӘЙРӘМЕ Бүген журналистлар, аеруча татар журналистлары бердәмме, дигән сорауга җавапны бөтен тулылыгы белән әйтә алам: юк! Бер-беребезне белмибез, кемнедер ниндидер түрә я булмаса газетаның, радио-телевидениенең хуҗасы эзәрлекләгәндә күрми дә калабыз. Белгән очракта, шул кирәк иде аңа дип, сөенүчеләр дә юк түгел арабызда. Хәер, чиле-пешле әйбер язып ятучы һәм шул “шедевр”лары белән хозурланып, түрәләргә яраклашып, хакимнәрнең чын ялчысына әйләнеп яшәүче журналистлар гамәле генәдер инде монысы. Андыйларны кыерсытмыйлар. Чөнки алар кирәк.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ | Безнең гәҗит
08.06.2008
ОТКРЫЛСЯ НОВЫЙ САЙТ, ПОСВЯЩЕННЫЙ ТАТАРСКОЙ ПРЕССЕ Как рассказал ТАТАРЛАР.ру координатор проета Данил Сафаров, Матбугат - в переводе с татарского "пресса". По сути это дайджест-сайт наиболее значимых татарских СМИ в интернете. На сегодняшний день на сайте можно увидеть лучшие материалы таких изданий как "Ватаным Татарстан" "Татарстан яшьлэре", "Шахри Казан", "Азатлык", "Ирек майданы", "Безнен гэжит", "Атна", "Сэхнэ", "Тэмлетамак", "Сабантуй", "Кызыл тан".
--- | Tatarlar.ru
08.06.2008
ТАТАР МАТБУГАТЫ ТУРЫНДА ПОРТАЛ Интернет турында татарча китап язган Данил Сәфәров Matbugat.ru порталын ачты. Matbugat.ru – татар басма матбугатын берләштерүче дайджест-портал. Төп максаты – татар газеталарында басылган иң яхшы язмаларны интернет-җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.
--- | Татар-информ
03.06.2008
"ВТ"НЫҢ ӨР-ЯҢА САЙТЫ БУЛДЫ Арбадан бер төшеп калсаң, юлда онытылуың да бар, ди халык әйтеме. Без дә "замана арбасы"ннан калышмаска булдык. Республиканың татар телендә дөнья күрүче бердәнбер иҗтимагый-сәяси газетасы Интернет челтәрендә үзенә лаеклы урын алды – "Ватаным Татарстан"ның яңа сайты дөнья күрде. Хәзер www.vatantat.ruда көн саен "ВТ"ның өр-яңа саны белән танышу мөмкин булачак. Мактану-фәлән түгел: татар газеталары арасында мондый югары дәрәҗәдә эшләнелгән сайтка ия булучылар юк әле.
--- | Ватаным Татарстан
03.06.2008
ДАНИЛ СӘФӘРОВНЫҢ ЯҢА ПРОЕКТЫ Татар интернет челтәре тагын бер яңа сайт белән тулыланды. Аны www.matbugat.ru сылтамасы буенча табарга мөмкин. Сайтның авторы, хуҗасы һәм бер ук вакытта гамәли хезмәткәрләр ролен үтәүче – Данил Сәфәров. Кинәт кенә басма матбугаттан аның электрон вариантына күчкән журналист белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
--- | belem.ru
03.06.2008
А У НАС СВОБОДНО! Страницы Татнета пополнились новым веб-проектом. 10 апреля начал свою работу дайджест-портал Мatbugat.ru, созданный известным татарским журналистом Данилом Сафаровым и казанским школьником, программистом Денисом Булатовым.
Резеда ГИЗАТУЛЛИНА | Молодежь Татарстана