Matbugat.ru RSS

Җырчы Ләйлә Галиева «фонограммага җырлый» дигән сүзләрне суд аша хәл итәргә җыена
17.08.2026 Шоу-бизнес

Популяр җырчы Ләйлә Галиева социаль челтәрләрдә таралган видеолар аркасында хокукый чаралар күрергә җыенуын хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Шыгырданда мәҗлестә чыгыш ясаган вакытта төшерелгән видеоларда аның «фонограммага» җырлавы турында чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат таратыла.

Җырчы социаль челтәрләрдәге язылучыларына бу мәсьәләне халык алдында бәхәскә кермичә, хокук кысаларында хәл итәргә теләвен белдергән.

«Социаль челтәрләрдә Шыгырданда мәҗлестә чыгыш ясавым турында видеолар төшерелгән. Аларда чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат таратыла, шул исәптән мин “фанерага”, “фонограммага” җырлый дигән», — дип язган Ләйлә Галиева.

Җырчы үзенең тере тавышка башкаруын раслаучы видеолар булуын да әйткән.

Ләйлә Галиева сүзләренчә, видеолар авторына судка кадәрге шикаять җибәрелгән. Ул видеоны социаль челтәрдән алып атарга һәм таралган мәгълүматны кире кагарга тиеш. Җырчы шулай ук әлеге хәлгә бәйле барлык материалларның суд өчен теркәлүен хәбәр иткән.

Ләйлә Галиева үз язмасында Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 152нче маддәсенә, Җинаять кодексының 128.1нче маддәсенә һәм Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.61нче маддәсенә нигезләнеп дәгъва әзерләнүен белдергән. Ул шулай ук Шыгырдандагы мәҗлестә булган һәм аның чыгышын тере тавышка башкаруын раслый алган кешеләрне үзе белән элемтәгә керергә чакырган.

--- | 17.08.2026

Шагыйрә Гөлүсә Батталованың проза китабы чыкты (ФОТО)
17.08.2026 Яңа китаплар

Татарстан китап нәшриятында шушы көннәрдә яңа китаплар чыкты. Шуларның берсе – Гөлүсә Батталованың “Чыра” дип исемләнгән китабы.

Әдәби мәйданга шагыйрә буларак килеп кергән Гөлүсә Батталованың соңгы елларда иҗат ителгән проза әсәрләре укучыны ихласлыгы, халык һәм милләт гаме белән сугарылган булуы, татарның милли кодын саклаган рухи дөньясына яңача карашы аша җәлеп итәчәк.

--- | 17.08.2026

Популяр артистлар элек һәм хәзер (ВИДЕО)
17.08.2026 Шоу-бизнес

Рәшит Ваһапов фонды Раяз Фасыйхов, Иркә, Гүзәл Уразова һәм башка популяр артистларның тәүге чыгышларын һәм аларның бүгенге көндә нинди булуларын барлаган.

“Кемнең тавышы бер дә үзгәрмәгән? Ә кемне, киресенчә, танырлык та түгел?” – дигән сорау белән, артистларның төрле чорда төшкән видеоларын безгә дә тәкъдим итә Рәшит Ваһапов фонды.

--- | 17.08.2026

Безнең хисләр кичә генә өйләнешкәннәрнеке кебек
17.08.2026 Шоу-бизнес

Җәвит Шәкиров белән хатыны Зөлфия белән мәхәббәте турында.

Җәвит Шәкиров белән хатыны Зөлфия белән мәхәббәте турында!

Беребез генә кибеткә чыгып китсәк тә: «Кайт инде, бергәләп чәй эчәбез», - дип шалтырата башлыйбыз. Безнең хисләр кичә генә өйләнешкәннәрнеке кебек. Аллаһыга шөкер, мәхәббәтебез бик көчле һәм ныклы. Арада көнләшү юк. Тормыш болай да авыр, көнләшү белән дә мәш килсәң, ни кала? Җәвитнең башкага күз атмавын да төгәл әйтә алам. Ул - минсез, ә мин ансыз тора алмыйбыз.

- Ә шулай да Җәвит абыйга бик нык үпкәләгән чагыгыз булдымы?

- Булды. Мин самолетта очарга бик куркам. 1995 елда Когалымдагы гастрольдән соң самолетта бик куркыныч кайтканнан соң, башка утырмам дип, үз-үземә сүз биргән идем. Ул очкычның ишекләре фанера, урындыклары селкенеп тора, кыскасы, авария хәлендә иде. Җиргә утырганда, койрыгы өзелеп төшеп калыр дип курыктык. Аллаһыга шөкер, исән-сау кайттык.

Бер елны Җәвит, миңа әйтми генә, үзенең туган көненә Турциягә юллама аган. Миңа берничә көн кала гына хәбәр итте. Башта шаяртадыр дип уйладым. Баксаң, ул чынлап та билетлар алган икән һәм чемоданын да җыя башлады. «Самолеттан куркам, бармыйм» дигәнгә бик ачуланды. Минем ай-вайга карамыйча, әйберләрен алды да аэропортка юл тотты. Балалар белән аптырашта калдык.

Чыганак: Татарлар/Казан/Татарстан

Лиана Ханмурзина

--- | 17.08.2026

Уфада 16 яшьлек кыз пычак белән ике кызга һөҗүм иткән - алар авыр хәлдә
17.08.2026 Хәвеф-хәтәр

Бу хәл Зеленая Роща микрорайонында була. Зыян күрүче апалы-сеңелле кызларның берсенә 12 яшь икенчесенә — 16, яшүсмерләрне хастаханәгә салганнар, алар реанимациядә.

Һөҗүм итүче-16 яшьлек кыз, аны тоткарлаганнар. Зыян күргән кызларның 10 яшьлек энеләре пычак белән коралланган кыздан качып, күршеләрен ярдәмгә чакыра алган. Әмир (исеме үзгәртелде) фатирдан йөгереп чыга һәм барлык ишекләрне шакый башлый. Кешеләр аңа ишек ача һәм ашыгыч ярдәм белән полиция хезмәткәрләрен чакырта.

Хокук саклаучылар адекват булмаган яшүсмерне тоткарлаган, хәзер мотивларны ачыклыйлар. Табиблар ашыгыч рәвештә операцияләр үткәргәннәр.

Апаларының олысы бик авыр хәлдә, кечесе — авыр, тотрыклы хәлдә. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хәлне министр шәхси контрольгә алган.

Лиана Ханмурзина

--- | 17.08.2026

Аю авыл урамнары һәм балалар мәйданчыгы буйлап йөргән
17.08.2026 Экология

Башкортстанның Баймак районы Югары Яекбай авылында аю авыл урамнары һәм балалар мәйданчыгы буйлап йөргән.

Бу турыда Российская газета яза.

Аюны биредә яшәүче Рәмзилә Кулгарина төшергән. Хатын-кыз сүзләренчә, моңа кадәр аюларның авылга килү очраклары булмаган.

Белгечләр билгеләп үтүенчә, соңгы вакытта кыргый хайваннар популяция арту аркасында кешеләр янына килә башлаган.

- Аларны шулай ук кешеләр калдырган калдыклар да җәлеп итә. Аюларның ис сизү сәләте бик яхшы, алар берничә километр ераклыктагы исләрне сизәләр һәм аларга таба баралар. Аюларның популяциясе арта, бу шулай ук аларны гадәти яшәү урыннарыннан китәргә мәҗбүр итә, - дип сөйләгәннәр БР Экология министрлыгында.

Фото: Рәмзилә Кулгарина

--- | 17.08.2026

Марат Кәбиров Нәфкать Нигъмәтуллин турында әдәби әсәр язган
17.08.2026 Шоу-бизнес

Хезмәттәшебез язучы Марат Кәбиров Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольләрдә йөреп кайткан. Бу хакта ул МАКС каналында хәбәр итте.

«Унбиш елга якын сәхнәгә басмый торганнан соң, узган елның августында Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин белән гастрольләрдә йөреп кайткан идек. Ул быел да чакырды һәм мин ризалаштым. Нәфкать абыйның тамашачысы үзгә аның, затлы тамашачы, алар шигырьне дә, юморны да аңлыйлар, араларында минем китапларны укучылар да җитәрлек.

Туймазыдан башланган гастроль Башкортостанның бик күп төбәкләрен эченә алып, Малаязда тәмамлана. Заллар тулы, халык искиткеч әйбәт кабул итә.

Мин монда концертлардан тыш вакытларда үземнең эшне дә дәвам итәм — яңа әсәрләр язам. Тиздән алар сезгә дә тәкъдим ителер, минем сайтны күзәтеп барыгыз.

Мин бик күп еллар элек Нәфкать Нигъмәтуллин турында әдәби әсәр яза башлаган идем. Ул китап та тәмамлану алдында», – дигән Марат Кәбиров.

--- | 17.08.2026

Балык Бистәсендә «Бистә шәле» хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивале узды
17.08.2026 Мәдәният

15 августта Татарстанның Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештырды. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узган фестиваль, «Иске Казан түгәрәк уены» конкурсы белән берләшеп, Татарстанның 20 районыннан, Башкортстан, Марий Эл республикалары, шулай ук Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән килгән халык традицияләрен саклаучылар өчен җәлеп итү ноктасына әверелде.

Тантаналы бүләкләү чарасы бәйрәмнең үзәк вакыйгасы булды. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов тарихны саклауның һәм осталыкны буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Дания Галиева (Балтач авылы), Гөлчирә Ханнанова (Күгәрчен авылы) һәм Миңсылу Галимова (Яңа Арыш авылы) Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Төп конкурс номинациясендә — «Креатив шәл»дә Казаннан Салават Мөхәммәдияров Гран-при яулады, Балык Бистәсеннән Мәдинә Миндубаева - беренче, Балтач авылыннан Алсу Вафина – икенче, Күгәрченнән Гөлүсә Мөкриева өченче урынга лаек булды.

Фестиваль мәйданчыкларында параллель рәвештә эшлекле һәм интерактив программа тәкъдим ителде. Кунаклар өчен кулдан ясалган эшләнмәләр һәм милли камыр ашларыннан торган «Бистә кабартмасы» күргәзмә-сәүдәсе эшләде, анда татар ризыкларын әзерләү процессы күрсәтелде. Катнашучылар шәл бәйләү, чабата үрү, себерке һәм каз каурыеннан кулинар пумалалар үрү буенча мастер-классларны карады. Моннан тыш, орчыктан йомгак урау традицион бәйгесе уздырылды, аның нәтиҗәләре район туган якны өйрәнү музее фондларын тулыландырачак. Бәйрәмне хөрмәт итеп, республикабызның танылган мәдәният эшлеклеләре, шул исәптән халык артисты Сәкинә Минханова һәм балалар язучысы Алинә Бикмуллина да килгән иде.

Рекордлы шәлнең үзәк мәйданга чыгарылуы һәм буыннар дәвамчанлыгын символлаштыручы халык җыры астында масштаблы бию чараның югары ноктасы булды. Программаның иҗади өлешен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, җырчы Асылъяр һәм Балык Бистәсе кызы Зөһрә Вәлиуллина чыгышлары тәмамлады. Фольклор ансамбльләре җитәкчеләре фестивальне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм әлеге инициатива өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, киләсе елда да кунакчыл Балык Бистәсе туфрагына әйләнеп кайтырга әзер булуларын белдерде.

Фото: tatar-congress.org

--- | 17.08.2026

Татарстанда +20 градус җылы һәм яшенле яңгырлар көтелә
17.08.2026 Җәмгыять

Бүген Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы һәм ә температураның күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава, урыны белән яшенле яңгырлар явачак.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны-урыны белән секундына 14 метрга җитәчәк.

Салкынча төннән соң, көндез җылытып җибәрә -  Татарстан  +15..+20 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: Матбугат.ру

--- | 17.08.2026

«Йөрәгемнең тагын бер чите кителде»
16.08.2026 Язмыш

Алар хәзер зиратта өчәү янәшә яталар – әби, әни һәм кызлары.

Моннан 11 ел элек яман чирдән вафат булган хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова янына бер елдан әбисе җирләнде. Ә берничә көн элек әнисе Минзифа да бакыйлыкка күчте. Алсу арабыздан 37 яшендә китеп барды, әбиләре 88 дә вафат булды, Минзифа апага 74 яшь иде. 50 елдан артык Питрәч районының Шәле авылында татар теле һәм әдәбияты укыткан, озак еллар мәктәпне җитәкләгән укытучының кинәт кенә китеп баруына беркем дә ышана алмый әле.

Каләмдәшебез Алсуга яман чир диагнозы куелгач, Минзифа апа кая барылып бәрелергә дә белмәде. Баласын ничек тә яшәтәсе, гомерен озайтасы килде ананың. Бергәләп озак көрәштеләр, әмма язмыштан узмыш юк шул. Сынау арты сынау килсә дә, көчле рухлы була белде. Алсу вафатыннан соң аның рухын яшәтеп, өйләренең икенче катында кызы истәлегенә музей ясады ул. Кызын сагынганда, гел шунда менеп сөйләште, хәсрәтен басарга тырышты. Күз яшен кешегә күрсәтмәде, җиренә җиткереп Алсуны искә алу кичәләре дә уздырды, ел саен ашын үткәрде. Кыскасы, сер бирмәде. Читтән караганда, Минзифа апа безгә генә шулай күренгән икән ул. Ә йөрәгендә яра, аннан әлегә кадәр саркып кан аккан.

– Бар дөнья өчен янып яшәде минем Минзифам. Һәр укучысы язмышы өчен дә борчыла иде. Ә инде Алсуның авыруы һәм аны югалту бөтенебезне дә ачы хәсрәткә салды. Минем йөрәгемнең бер чите Алсуым белән, икенчесе җаныкаем белән китә. Үз хәлемне үзем генә беләм. Әле яшәрбез, тигез картаербыз, гомерләребез озын булыр кебек иде. Минзифаның әнә шулай бер мизгелдә китеп баруын күңелем кабул итми, – ди ире 80 яшьлек Хәмит абый. – Соңгы елларда сәламәтлеге бик какшады. Бала хәсрәте эзсез югалмады. Минзифа кан басымы күтәрелеп тилмерде. Кайчак көненә өчәр тапкыр ашыгыч ярдәм чакырта идек. Үләсе көнне бер дә зарланмады. Мин өйдә юк идем. Ул кышка дип япкан банкаларны базга төшергән. Әнә шуннан менә алмаган. Инсульт булган. Мин күргәндә, исән иде әле ул. Казанга алып киттеләр. Табиблар коткарып калыр дигән идем. Тик булмады.

Минзифа апаны тикшергәч, Казан табиблары кызлары Лилия белән Әлфиягә бер дә сөенечле хәбәр әйтми. Өмет юк, диләр. Озак та үтми, Минзифа апаның вафаты турында хәбәр җиткерәләр.

– Бу хәбәрне ишетүгә әтигә ничекләр әйтәсе булыр икән, дидек. Аның өчен бик борчылдык. Алар бит безгә матур тормыш өлгесе булды. Гел икәү бергә, киңәшеп яшәделәр. Әти әнине бик яратты, – ди Лилия. – Әнинең юклыгын күңелем гел кабул итми. Безнең әби – әнинең әнисе 88 яшенә кадәр яшәде. Әтинең дә нәселендә озын гомерле кешеләр бар. Безнекеләр дә озак яшәр дип өметләндем. Октябрь аенда әнигә 75 яшь тулган булыр иде. Әти белән әни гел безнең шатлыкларга сөенеп яшәделәр. Әле бер ай элек кенә кече улымны өйләндердек. Бөтенебез бергә җыелып бәйрәм иттек. Монда гына кебек, кайтыр төсле тоела.

Минзифа апаны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында 1973 елда 1 нче сыйныфка укырга кергән укучылары да бар иде. Алар бөтен сыйныфлары белән килгәннәр.

– Без – Минзифа апаның беренче укучылары. Безне укыта башлаганда 22 яшьлек яшь кыз иде. 10 ел безгә белем бирде. Шулкадәр яраттык без аны. Укырга сагынып бара идек. Кирәк чакта усал да булды, гадел дә иде, кирәк чакта җил-давылдан саклады. Сүзе туры иде аның. Авыл мәктәбе яшәсен өчен күп көч куйды. Андый укытучылар сирәк инде ул хәзер, – ди Исламия Гарифҗанова. – Сыйныф җитәкчебезне бик хөрмәт иттек. Гел хәлен белешеп тордык. Вафаты турында ишетүгә бөтенебез дә диярлек кайттык. Йөрәкләр урыннан кузгалды, әйтерсең әниебезне югалттык.

Лилиянең кодагые Расиха аның үлеме турында ишеткәч, бөтенләй өнсез калдык, ди.

– Без Минзифа кодагый белән электән дус идек. Минем кызым, аның оныклары буй җитте. Шунда ул үзе миңа, әйдә әле, Расиха, Гөлназны Лилиянең улы белән таныштырып карыйк, диде. Теләге кабул булды бит, кодагыйларга әйләндек. Бик ачык йөзле, кешелекле иде. Бөтенебез өчен зур хәсрәт бу, – ди ул.

Шәле егете Мансур Вәлиев тә, Минзифа апаның төпле киңәшләре тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте, ди.

– Бер генә әйтә иде ул. Әмма дөрес итеп. Мин аны һәрчак тыңладым. Нинди генә эштә эшләсәм дә, Минзифа апаның киңәшләре ярдәм итте. Әле дә, үзем инде ир уртасы булсам да, мин аның сүзенә гел колак сала идем. Шулай кинәт кенә китеп баруына йөрәк әрни. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә сабырлык телим, – ди ул.

Аны озатырга килүчеләр шактый иде. Якын иткән кешеләре күп булды Минзифа апаның. Хәер, ул үзе дә бик кунакчыл иде. Кайчан кайтып кермә, чәе кайнаган, бәлеше пешкән булыр иде... Янып яшәде дә сиздерми генә китеп барды.

Гөлгенә Шиһапова

--- | 16.08.2026

Илсөя Бәдретдинованың тормышы турында китап дөнья күрәчәк
16.08.2026 Шоу-бизнес

Аны журналист Гөлнара Сабирова яза. Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, аның әлеге китапны язу өчен нәкъ менә Гөлнара Сабированы сайлап алуы юкка гына түгел.

«Бу зур, матур, тарихи әйбер булачак. Минем эчемне, тышымны, узган гомеремне белгән кеше буларак, китапны 100 процент барып җитәрлек итеп яза белгән кеше бары тик Гөлнара Ильяcовна гына», – ди җырчы.

Лиана Ханмурзина

--- | 16.08.2026

АКШның дөнья сәяхәтчесе 10 елдан соң Түбән Камага кабат килгән
16.08.2026 Җәмгыять

Түбән Кама дөнья буйлап сәяхәт итүче америкалы Шах Хакның маршрутына кабат кергән. Бу хакта НТР хәбәр итә.

Чыгышы белән Һиндстаннан булган АКШ гражданины 40 елдан артык сәяхәт итә. Ул дөньяның барлык континентларында диярлек булган. Түбән Камада Шах Хак күптәнге танышы — җирле велоактивист Рәис Шәеховта кунакта булган. Сәяхәтче шәһәрдә бер атна чамасы булып, аның урамнары һәм истәлекле урыннары белән танышкан.

Шах Хак Түбән Камага беренче тапкыр моннан 10 ел элек килгән. Ул вакытта «Семья» паркы урынында урман булган. Бу юлы сәяхәтче шәһәрдәге үзгәрешләрне күреп, Түбән Каманың тагын да матурланганын билгеләп үткән.

«Миңа Түбән Кама ошый, чөнки биредә бик тыныч. Шәһәр бик яшел, матур парклар бар. Түбән Кама Хьюстонга охшаган, монда да химия производстволары күп. Моннан тыш, миңа күлләр һәм Кама елгасы булуы ошый», — дип сөйләгән ул.

Шах Хак дөнья буйлап 23 яшеннән сәяхәт итә, хәзер аңа 65 яшь. Ул Хьюстонда, Техас штатында химия производствосында эшләгән, соңрак Аляскага күченеп, көллияттә профессор булып хезмәт иткән. Аның өч баласы бар. Шулай да сәяхәтсез тормышын күз алдына китерә алмый. Илдән илгә ул самолетта, поездда һәм юлдаш машиналарда йөри. Түбән Камага да ул Казаннан Кама елгасы буйлап килгән.

Сәяхәтченең Түбән Камага икенче тапкыр килүе очраклы түгел. Аның белән шәһәрдә яшәүче Рәис Шәехов моннан 10 ел элек Каучсерфинг программасы аша танышкан.

«Ул вакытта мин рус телен белми идем, Россия картасын да белми идем. Билгеле бер маршрутым юк иде, бер урыннан икенче урынга йөрдем. Биредә Рәисне очраттым, ул миңа кунарга урын бирде. Ул бик яхшы, ярдәмчел, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — дип искә алган Шах Хак.

Америкалы Россия буйлап сәяхәт иткәндә кайбер кыенлыкларга юлыгуын да әйткән. Аның чит илләрдә куллана торган банк картасы биредә эшләми, яңа SIM-карта алырга туры килгән. Тел белмәү дә кайбер очракларда кыенлык тудыра. Шул ук вакытта Шах Хак Россияне сәяхәт иткән илләр арасында иң куркынычсызларның берсе дип саный. Аның сүзләренчә, башка илләрдә шәхси әйберләре урланган очраклар булган, Россиядә исә мондый хәлгә юлыкмаган.

Түбән Камадан соң сәяхәтче Казанга юл тотачак. Аннан Мәскәүгә, Поляр түгәрәк артына — Мурманскига, соңрак Санкт-Петербургка һәм Финляндиягә барачак. Соңгы юнәлеше — АКШ.

--- | 16.08.2026

Данир Сабиров әбисе Зинаида Ефимова турындагы истәлекләрен сөйләде
16.08.2026 Шоу-бизнес

Данир Сабировның әбисе Зинаида Петровна Бакалы районының Яңа Маты авылыннан. Данир әбисенең керәшен булганын аның үлү турындагы таныклыгындагы исемен күргәч кенә белеп ала.

«Минем биографиямдә зур урынны әби белән бабай (әнинең әти-әнисе) алып тора. Алар икесе дә артист булган кешеләр. Әби җырлаган, бабай баянда уйнаган. Заманында алар агитбригадалар белән концертларда йөргәннәр, шунда танышып, кавышканнар да. Бабайга гашыйк булмаслык мени? Бөдрә чәч, зәңгәр күз... Баянда уйный — первый парень на деревне! Тик, кызганыч, әбигә аның белән гел рәхәт булмады. Мескенкәйнең түзгәннәре... Зөфәр бабай эчәргә ярата иде. Эчеп ята да шулай... төнге икедә уянып әбидән яңа пешкән аш сорый иде. Әби пешерә, кайда барсын?! Аннан чыгып китә иде малларын карарга, сыер саварга. Бабайга эчәргә кирәк булса, соңгы тавыкны булса да сатып, яртысын таба иде. Бик кызгагыч, әмма, миңа калса, 90нчы еллар өчен бу нормаль күренеш иде.

Әби бик яхшы кеше булды. Мин аны шундый яраттым. Соңгы акчасына безгә денди уенчыгы алып биргәнен әле дә хәтерлим. Бар чир дә нервыдан диләр бит... Әби күпне түзде, күпне күрде. 1999 елда 52 яшендә әбидә яман чир таптылар. Рак пищевода. Бу хәбәр безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Диагнозны ишеткән көннән әни көн-төн елый башлый...

Ул вакытта медицианасы да шулкадәр көчле булмагандыр, бәлки чире дә берничек тә җиңәрлек түгелдер... Диагнозы да соң куелгандыр... Казанга операциягә дип алып бардылар, «Ачып ябу гына була», — дип, ясап та тормадылар. Бик авырды, хәтере начарайды, алмашына башлады. Әби тазарак гәүдәле булды, авырганда, ашый алмагач, бөтенләй коры сөяккә калды. Май аенда чирле икәнен белдек, ә 15нче октябрьдә инде ул бакыйлыйкка күчте. Үләчәген белеп торган булсак та, «Үлде!» — дигән хәбәрне алу авыр булды. Әбинең чын исемен үлгәннән соң гына белдем. Ул Бакалы районының Яңа Маты авылыннан. «Зилә» дип йөрттеләр инде аны. Үлү турындагы таныклыгындагы исемен күргәч телсез калдым: Ефимова Зинаида Петровна. Керәшен булган икән! Әби үлгәч бабай эчүен беразга ташлап торды. Аның да ашказаны белән проблемалары бар иде. Операция ясатты ул да. Хәтерлим, әбине җирләгәннән соң көрәш буенча ярышка бардым. Моныңчы гел җиңелә идем... Шунда мин: «Әби, синең өчен җиңәчәкмен», — дип теләк теләп бардым. Шулай булды да. Көрәштәге беренче җиңүем әби үлгәннән соң булды.

Зинаида Петровна бик яшьли, 53 яшендә үк мәңгелеккә күчкән. Ә әтиләре аннан калып, ялгызы гына 8 ел яшәгән.

Фото М. Гәрәевадан.

Чыганак: «Туганайлар».

Юлай Низаев

--- | 16.08.2026

Кыярның «гомер»ен ничек озайтырга?
16.08.2026 Киңәш-табыш

Җәй урталарында кыяр бик тиз үсә. Җыеп кына бетер! Ә менә августта хәлләр кискен үзгәрә: түтәлдәге яшелчә азайганнан-азая. Инде картая башлаган үсентеләрнең уңыш бирүчәнлеген ничегрәк озайтырга? Хуш исле кыярлары белән сөендерүне дәвам итсен өчен нишләргә?

Агроном Нияз Әхмәдуллинның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Сортына кара

Киңәшләрнең кайберсе киләсе сезонга тәгаенләнгән, шуңа күрә иң элек – колакка киртләп кую өчен дип уйларга кирәк. Кара көзгә кадәр түтәлдән кыяр өзәргә хыяллансагыз, утыртканда, начар һава шартларына, төрле авыруларга бирешмәүчән сортлар һәм гибридларны сайлагыз. Аларга, мәсәлән, Кураж F1, Мурашка F1, Эльбрус F1, Лорд F1, Сибиряк F1, Верные друзья F1 керә.

Җылы су

Җәйнең беренче яртысында кыярга иртән дә, кичен дә су сибәргә мөмкин булса, икенче яртысында кагыйдә үзгәрә. Төннәрен салкынайта башлаганлыктан, күп дым гөмбәчек авыруларына китерә. Шуңа күрә яшелчәгә иртән җылырак су сибәргә тырышыгыз. Салкынча көннәрдә еш сипмәгез.

Тукландыру

Кыяр сезон дәвамында туфрактагы туклыклы матдәләрне бик күп сарыф итә. Шуңа күрә аларның запасын кайгыртырга кирәк. Моның өчен микроэлементлар һәм минераллардан торган әзер «коктейль» сатып алырга, яисә аны мөстәкыйль рәвештә әзерләргә мөмкин. 10 литр суга 25 грамм калий тозы, 35 грамм аммиак селитрасы һәм 45 грамм суперфосфат (монысын башта бераз гына кайнар суга салып эретәсе) салып болгатырга һәм үсентеләрнең төбенә сибәргә. Яисә 10 литр суга 2–3 грамм бор кислотасы өстәп, яфракларына бөркергә.

Игътибар! Үсентене ашлаганда, туфракның дымлы булуы кирәк. Яфракларына, кояшта зыян килмәсен өчен, иртән иртүк яки болытлы көндә сибәргә.

Авыруга каршы

Көннәр суыта башлауга, гөмбәчек авырулары баш калкыта. Менә хәзер үсентеләргә биофунгицид яисә суган төнәтмәсе сибәргә мөмкин. 10 литр суга 2–3 уч суган кабыгы салып, өч көн тотарга да, сөзеп, түтәлгә шуны бөркергә кирәк.

Яшәртү

Август урталарында үсентеләрнең очында гына кыярлар берән-сәрән күренә башласа, астагы яфракларын өзеп, сабагын терәгеннән ычкындырыгыз һәм төбеннән спираль рәвешенә китереп бөтерегез. Өстен туфрак белән каплап, тукландырыгыз. Мәсәлән, тирес эремәсе белән. Үсемлеккә яңа тамырлар җибәрү мөмкинлеге бирәчәк бу. Озакламый яңа үрентеләре пәйда булачак һәм кыярлары да күренә башлаячак.

Кыяр өскә бәйләп куелмаса, сабагын берничә урыннан туфракка батырып, тимерчыбык белән беркетегез. Болай эшләгәндә дә үсенте, яңарып, кыярны күбрәк бирә башлаячак.

--- | 16.08.2026

Искечә ярату: ни өчен яшьләр яучыларга мөрәҗәгать итә?
16.08.2026 Ир белән хатын

Ярдәм кулы һәрвакыт кирәк. Хәтта үзеңә тормыш иптәше эзләгәндә дә. Бүгенге яшьләрнең фикере әнә шундый. Шуңа күрә гаилә кору үзәкләренә һәм яучы-димчеләргә мөрәҗәгать итүче яшьләр саны арта. Һәр эштә мөстәкыйль булырга яраткан яшьләр ни өчен яучылардан ярдәм көтә? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Искелек калдыгы

Яучылык турында әнә шулай дип уйлаучылар бихисап. Ник дигәндә, бүген димләгәнне көтеп тормыйлар, егет белән кыз үзләре табыша бит. Бераз очрашып йөргәннән соң, егет тәкъдим ясый да ата-анасы белән таныштыра. Ике як җыелып сөйләшә дә, никах һәм туйны да үткәреп куялар. Шуның белән эш бетте. Әмма үткәнгә әйләнеп кайтсак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта нәкъ менә димче килү, димләү белән башланып киткән.

– Кыз урлау турында бүген китаплардан гына укып беләбез. Сугышка кадәр гаиләләр, башлыча, нәкъ менә кыз урлап төзелгән. Татарстанда әлеге күренеш юкка чыкты, әмма димләү яши әле. Хәер, аны да искелек калдыгы дип атаучылар шактый, чөнки ул үз эченә элеккеге йолаларны алмый инде. Гадәттә, бер кеше кияүгә чыга алмый йөргән кызын дустының өйләнмәгән улына димли, – дип сөйләде тарихчы Рәшид Әмишев. – Элегрәк яучы итеп авылда дәрәҗәле, оста сүзле, үтемле итеп сөйли белгән һәм ышандырырга сәләтле берәүне юллый торган булганнар. Бу, гадәттә, өлкән яшьтәге әби булган.

Яучы әби якын-тирәдәге егет һәм кызлар турында мәгълүмат, имеш-мимешләрне җыйган. Аның гаиләсе, мал-мөлкәте турында кызыксынган. Шулай итеп, һәр яктан да бер-берсенә туры килгән яшьләрне тапкан ул. Байны – бай, урта хәллене үз дәрәҗәсендәге белән кавыштырган. Хәзер исә яучылардан башканы таләп итәләр.

– Дәрәҗәле, фатирлы һәм машиналы тормыш иптәше эзләп мөрәҗәгать итүчеләр күп, – ди Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, яучы Наилә Җиһаншина. – Авырлыкларны бергә җиңгәндә генә гаилә нык, канатлар пар була бит. Ни өчен элек гаиләләр таркалмаган? Һәр авырлыкны бергә үткәннәр чөнки. Йортны бергә төзегәннәр – нигезеннән алып түбәсенә кадәр икәү күтәргәннәр. Берәү дә: «Моның кесәсе буш, моның әтисе бай түгел», – димәгән. Бергә-бергә тормыш корганнар. Шулай бер вакыт егеткә кәләш эзләдем. «Минем бернәрсәм дә юк. Тик миңа яхшы тәрбия бирделәр, белем бирделәр. Иң зур байлыгым – минем чиста күңелем», – диде ул. Бер ел буе кәләш эзләдем аңа. Матди байлыгы булмагач, кызлар бу егеткә игътибар да итмиләр иде. Бик авырлык белән генә таптым. Соңыннан гына беленде: кияү егетебез миллионер икән бит! Үзeнeң байлыгын миннән дә яшергән хәтта.

Татарстанда яучылар күп түгел. Осталарын бармак белән генә санарлык. Наилә Җиһаншина фикеренчә, оста яучы психолог та, юрист та, журналист та, дипломат та, педагог та булырга тиеш. Кешеләрнең холкы төрле, алар белән уртак тел табу осталык таләп итә.

– Элегрәк бездә рухи кыйммәтләр беренче урында иде. Әгәр дә кияүгә чыктың икән, син ничек тә гаиләңне сакларга тиеш. Әти-әниләребез дә безгә шуны сеңдерде. Хәзер кызы кияүгә чыкканда, анасы: «Ошамаса – кайтырсың», – дияргә дә күп сорамый, – дигән фикердә яучы.

Бүген дә яучыларга мөрәҗәгать итүчеләр бар барын, әмма бу исемлектә яшьләр саны күп түгел. Яучылардан ярдәм көткән 50 яшьлек ир һәм хатыннар арасында, сирәк булса да, 20–25 яшьлекләр очрый. Яучы фикеренчә, аларны бәхетле гаилә кору теләге берләштерә.

«Күз тиюгә ышаналар»

– Безгә югары белемле, яхшы хезмәт урыннарын биләүче, аякта нык басып торучы егет-кызлар килә. Аларның вакытлары кысан, чөнки һаман эш, уку белән мәшгульләр. Шундый тыгыз графикта мәхәббәткә урын аз кала, күрәсең, безгә мөрәҗәгать итәләр. Яшьләре дә төрле: 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр, – дип башлады сүзен «Рухи-мәгърифәт гаилә төзү үзәге» оешмасы һәм «Гаилә» мәчете каршындагы «Адәм белән Һава» гаилә кору һәм саклау үзәге директоры Диләрә Зәйнуллина.

Яшьләр ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында яхшы белә. Үзәккә килгәч тә, бу хакта ачык сөйли. Берәүләр өчен – булачак пары белән бер юнәлештә хәрәкәт итү, икенчеләре өчен гаилә кыйммәтләренең туры килүе беренчелектә. Ә танышу сайтларындагы фотосурәт һәм кыскача тасвирлама гына әлеге үзенчәлекләрне ачып салмый, шуңа да «Үз тиңемне эзлим» ише интернет-кушымталар популярлыгын югалта бара.

– «Үз кешемне очратырга телим» дигән гади генә җөмләнең дә асылына төшенергә кирәк. Тәҗрибәле яучылар бу хакта ишетеп кенә белми. Алар танышырга теләгән һәркем белән күрешеп аралаша, аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә ала. Өстәвенә безнең үзәктә «Син һәм Мин» дип аталган очрашу кичәләре дә уза. Бу – бөтенроссия проекты. Ул Казанда, Чаллыда эшли. Татар үзәкләре белән аны Самарада, Мәскәүдә дә уздырдык. Бирегә ир-егетләр һәм кызлар җыела. Гадәттә егетләр һәм кызлар саны тәңгәл килә. Башта егетләрне, кызларны танышуга әзерлибез, аларга вәгазьләр сөйләнә, – дип уртаклашты Диләрә ханым.

Очрашу кичәләрендә парларын табып, гаилә коручылар аз түгел. Мисалга, быел февраль аенда танышкан парлар 10 майда инде никах укыткан. Әмма үзәкнең төгәл статистикасы юк.

– Кызганычка, һәр килгән кешегә шалтыратып өлгерә алмыйбыз. Әмма гаилә коруларын үзләре хәбәр итүчеләрне теркәп барабыз. Проектыбыз аша гаилә коручылар арасында сабыйлары туучылар да шактый. Димәк, эшебезең файдасы, нәтиҗәсе бар, – ди ул. – Ә гаилә корган парларның кайберләре гаиләләрен күрсәтергә, үзләре хакында сөйләргә теләми. Бәхет тынычлыкны ярата, дигән шигарьгә таяналар, күрәсең. Күп парлар күз тиюгә ышана. Бүген матур, бәхетле гаилә, бер-берсен аңлаучы парлар – сирәк күренеш. Бу бәхет, мәхәббәт, бәрәкәт гаилә эчендә сакланырга тиеш, аны чит күзләрдән саклау кирәк.

Тозакка эләкмә!

Революциягә кадәр яучы иң дәрәҗәле кешедән саналган. Үзенең хезмәте өчен ул түләү генә түгел, ә кәшемир шәл дә алган әле. Шәл саны аның осталык дәрәҗәсен билгеләгән. Бүгенге яучылар – гадәттә, профессиональ психологлар. Әмма араларында, мәкальгә буйсынып, «ятып калганчы атып калыйм әле» диючеләр дә бар. Игъланнар сайтында соңгылары аеруча да күп. Шуның берсе белән без дә элемтәгә чыктык.

Үзен «Фея Зоя» дип атаучы ханымның эш тәҗрибәсе 30 елга якынлаша. Анкетасына ышансаң, шушы еллар эчендә ул 250 дән артык парны кавыштырган. Зур гына бер авыл кадәр. Таныштыру һәм кавыштыру гына түгел, ә ныклы гаилә нигезен төзү – төп максаты әнә шундый.

– Алдан фаразлау сәләтем көчле. Кешеләр – ачык китап. Бары тик язулары гына төрле. Укыр өчен вакыт та, тәҗрибә дә кирәк. Ә алар миндә җитәрлек. Укымышлысын да, машина һәм фатирлысын да табып бирәм, – дип хәбәргә чыкты ул.

Заманча яучыларга мөрәҗәгать итү анкета тутырудан башлана. Үзең турында мәгълүмат бирәсең, аннары хыялыңдагы тормыш иптәшен сурәтлисең. Шәхси яучылар ярдәме белән эшләгәндә, анкета тутыру бәясе 500 сумнан башлана. Синең һәм булачак тормыш иптәшеңнең психологик портретын ясау, сезнең туры килү һәм килмәвегезне ачыклау 4500 сумга төшәчәк. Ә инде беренче күрешүне оештыру бәһасе – 2000 сум. Кыскасы, шәхси яучыларның гомуми хезмәте 10 мең сумнан башлана. Бик тәҗрибәлеләрнеке берничә йөз мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Шуңа күрә яучыларга мөрәҗәгать итүнең күләгәдә кала торган ягы да бар. Зур шәһәрләрдә үз парын эзләүче ялгызаклар мошенниклар тозагына эләгергә мөмкин. Андыйлар, гадәттә, халыкны җәлеп итү өчен, социаль челтәрләрдә бер көнлек сайтлар булдыра, «иң яхшы кияү һәм кәләш» базасы өчен алдан түләү ала һәм юкка чыга. Юрист Рамил Хәсәншин фикеренчә, ел саен ким дигәндә 10–15 кешедән шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр керә.

– Ни кызганыч, Россиядә никах хезмәтләре базары җайга салынып бетә алмый. Шуңа күрә кеше үз хокукларын яхшырак белсен иде. Акча биргәнче, агентлык бурычларының төгәл исемлеге белән танышу зарур. Әгәр, «сез кавышачаксыз» дип, 100 процент гарантия вәгъдә итәләр икән – качыгыз. Никах – акчалы хезмәт түгел, ә кешенең мөнәсәбәте ул. Тәҗрибәле яучы очрашуны сыйфатлы оештыру өчен генә җавап бирә, ә сезнең хисләр белән идарә итә алмый, – дип кисәтте ул.

2026 елның апрелендә Мәскәүдә яшәүче бер хатын, яхшы ир табам дип, никах агентлыгына 500 мең сум күләмендә акча түләгән. Аңа өч ир-ат белән очрашу оештырганнар. Берсенең өйләнгән булуын ачыклаган хатын агентлыкны судка биргән. Суд аның дәгъвасын кире каккан, чөнки агентлык килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәгән. Хатынга бары тик 180 мең сум акчасын гына кире кайтарганнар.

Фото: Татар-информ

Рәйдә Фәезова

--- | 16.08.2026

Ирләр йөрүе турында…
15.08.2026 Ир белән хатын

Ирләрнең хыянәте турында уйларымны язып карыйм. Минем ир дә йөрде. Әлегә бар да тыныч кебек, әмма күңел барыбер ышанмый. «Берникадәр вакыт узгач, тагын кабатламасмы?» дигән шик гел эчтән ашый. Күңел тынычланмый, хәтта «чыгып китмәс микән?» дигән уйлар да керә.

Иң кызганычы — ул йөргәнен танып, үзе гафу үтенмәде. Ә менә аның белән йөргән хатын гафу үтенде. Гафу иттемме, юкмы — үзем дә аңлап бетермим. «Ни өчен?» дигән сорау һаман йөрәкне тырный.

Әле ул хатын да әллә нинди матур түгел иде. Кайчак: «Нәрсә эшләтә ул андый хатыннар ирләрне? Ничек алар гаиләнең җимерелүеннән курыкмыйлар? Ничек җавап бирергә туры киләчәген уйламыйлар?» — дип уйлыйм.

Монда кем гаепле? Ирме? Минме? Әллә гаиләгә кереп йөргән хатынмы? Әлбәттә, ир-атның үз сайлавы һәм җаваплылыгы бар. Әмма хыянәтне кичерү дә җиңел түгел икән.

Бер минем ир генә йөрмәгән бит инде… Шундый хәлләрне ишеткән саен, үземнеке дә искә төшә. Уйдан китми. Ятсам да, ул хыянәт арабызга кереп ята.

Аллаһы Тәгаләдән бары тик сабырлык һәм күңел тынычлыгы сорыйм. Яшьләр узды инде, аерылып, каядыр чыгып китәрлек көч тә, теләк тә юк.

Бәхетле булыгыз, парлылар! Гаиләдә ышаныч, хөрмәт һәм тугрылык беркайчан да югалмасын.

Чыганак: «Подслушано татарлар».

--- | 15.08.2026

Бал кортлары турында 5 кызыклы факт
15.08.2026 Могҗиза

14 августта, Бал Спасы билгеләп үтелә. Шул уңайдан энтомолог Владимир Карцев «Комсомольская Правда» басмасына бал кортлары турында күпләр белмәгән кызыклы фактлар белән уртаклашкан.

Бал кортлары уйлый белә. Баш миенең кеше һәм хайваннардагы кебек зур ярымшарлары булмаса да, алар гади логик мәсьәләләрне чишәргә һәм кирәкле чәчәкне сайларга өйрәнә ала.

Аларның үз навигаторы бар. Бал кортлары азык табу урыннарын истә калдыра, төрле ориентирлардан файдалана, хәтта Җирнең магнит кырын һәм күктәге поляризацияләнгән яктылыкны сизә ала.

Кайберләре ял да итә. Галимнәр күзәтүенчә, бал кортларының якынча 20 проценты азык эзләүгә һәр очышта кушылмый. Бу колониядә энергияне саклау өчен үзенчәлекле «резерв» ролен үти.

Бал бик озак саклана ала. Археологлар борынгы Мисыр каберләрендә меңнәрчә ел элек салынган бал тапкан. Мөһерләнгән һәм дым керми торган шартларда балның бик озак вакыт бозылмыйча саклануы мөмкин.

Умарта агуы да өйрәнелә. Галимнәр бал корты агуындагы мелиттин матдәсенең төрле авыруларга каршы мөмкинлекләрен тикшерә. Әмма аның дәвалау нәтиҗәлелеген раслау өчен өстәмә клиник тикшеренүләр кирәк. Бал кортларының тормышы — әле дә галимнәр өчен серләр белән тулы дөнья. Аларның кайбер сәләтләре хәтта кешенең үз мөмкинлекләрен дә искә төшерә.

--- | 15.08.2026

13 яшьлек кыз ташландык бинада һәлак булган
15.08.2026 Хәвеф-хәтәр

Забайкалье краеның Борзя шәһәрендә 13 яшьлек кызның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта төбәкнең Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 августта бер төркем яшүсмер ташландык бинага качышлы уйнарга кергән. Уен вакытында кыз караңгы бүлмәдә яшеренгән һәм яктырту булмаганлыктан ачык лифт шахтасына егылган.

Яшүсмер алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү комитеты ата-аналарга балаларның буш вакытын контрольдә тотарга һәм аларга ташландык биналарда йөрүнең куркынычы турында даими аңлатырга киңәш итә.

--- | 15.08.2026

«Элита» предлагает решения для улучшения генетики стада
15.08.2026 Җәмгыять

Каждое хозяйство имеет индивидуальный запрос на улучшение тех или иных качеств животных – здоровье конечностей, длина сосков, низкая соматика, вымя для робота и так далее…

Отталкиваясь от запроса клиента, специалисты АО «ГПП «Элита» формируют четкий рабочий процесс, основной целью которого является сделать ваше стадо более прибыльным.

Подход к работе состоит из нескольких ключевых моментов:

- Аудит фермы и проведение бонитировки
- Обсуждение полученных результатов и дальнейшей работы с зоотехником-селекционером хозяйства
- Правильный подбор быков-производителей, подходящий под требования хозяйства и исключающий инбридинг
- Дальнейшая работа с воспроизводством от осеменения до отела и в послеродовом периоде.

АО «ГПП «Элита» - одно из крупнейших предприятий России по производству и реализации семени быков-производителей с богатейшим опытом селекционно-племенной работы. Сегодня основная задача компании – производство высоко фертильного семени быков-производителей мировой селекции из США, Канады, Германии, Нидерландов и других стран.

Узнать подробнее об услугах, предоставляемых АО «ГПП «Элита» можно на сайте elitaplem.ru и по телефону 8 (800) 550-77-54 (бесплатно по России).

Реклама. АО «ГПП «Элита». erid: 2VtzquZzm2K

--- | 15.08.2026

Бүген Татарстанда яңгырлар һәм +10..+15 градус кына җылы була
15.08.2026 Җәмгыять

Шимбә көнне, 15 августта, республикада аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя. Көндез һава +10..+15 градус җылы булачак.

Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя. Көндез башкалада +12..+14 градус җылы булачак.

| 15.08.2026

Төнлә Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде
15.08.2026 Хәвеф-хәтәр

Төнлә Казанда ракета һөҗүме куркынычы режимына бәйле рәвештә сиреналар яңгырады.

«Игътибар! Һава тревогасы! Пилотсыз һава суднолары һөҗүме куркынычы. Үзегез белән шәхси саклану чаралары, азык-төлек һәм су запасы, шәхси документларыгызны алыгыз. Утны сүндерегез, күршеләрегезне һава тревогасы турында кисәтегез. Якындагы саклану урынына барыгыз һәм «һава тревогасы гамәлдән чыгарылды» сигналына кадәр шунда торыгыз», - дип хәбәр ителде тавыш көчәйткеч аша.

Татарстанда «Ракета һөҗүме куркынычы» режимын 15 августта 3.10 сәгатьтә игълан иттеләр.

Соңрак Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителде.

Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы әле саклана.

--- | 15.08.2026

“Яңа татар җыры”нда Юнысовлар да булачак (ВИДЕО)
14.08.2026 Мәдәният

Айдар һәм Алмаз Юнысовлар җырлаганда тыныч кына утырып булмый, гел биисе килә.

“Юнысовлар “Яңа татар җыры”ның гала-концертында сәхнәне гөрләтәчәкләр әле. Егетләр концертта нинди җыр белән сөендерерләр икән? Тиздән белербез”, – дип серле генә хәбәр итә Рәшит Ваһапов фонды.

--- | 14.08.2026

Татарстан Мәскәүдә «Россия тәмнәре» фестивалендә үз брендларын тәкъдим итте
14.08.2026 Җәмгыять

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ВДНХда V илкүләм «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале мәйданчыгында булды, анда Татарстан җитештерүчеләре экспозициясе белән танышты. 13 августта башланган фестиваль 23 августка кадәр дәвам итәчәк.

Программага ярминкә, ресторан йорты, мәдәни чаралар, кулинария һәм иҗади мастер-класслар кертелгән.

2025 ел нәтиҗәләре буенча фестивальдә Россия Федерациясенең 75 субъекты һәм 374 җитештерүче катнашкан иде. Чарага 1,5 миллионнан артык кеше килгән, ВДНХ мәйданчыгында 80 тоннадан артык продукция сатылган.

Быел Татарстан Республикасыннан 36 катнашучы кертелгән, болар - азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр. Алар Казан шәһәреннән һәм республиканың 11 муниципаль районыннан.

Татарстан Республикасы төбәкнең бай кулинария традицияләрен чагылдыра торган милли продуктларның киң ассортиментын тәкъдим итте. Алар арасында - "Икмәк-кондитер комбинаты" АҖнең традицион чәкчәге, «Клмай Калинино» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының тәмле сөт продукциясе, "Камамбер" ҖЧҖнең йомшак сырлары һәм "Эмиз" ҖЧҖнең файдалы ЭМИЗ виноград эчемлеге һ.б.лар бар.

Традицион ризыклардан тыш, Татарстан стендында хәзерге заман җитештерүчеләренең продукциясе: "КӘҮСӘР"АХҖКның кош һәм ат итеннән әзерләнгән деликатес ризыклары тәкъдим ителде.

“Россия тәмнәр” - Татарстан җитештерүчеләре өчен үз продукциясен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү, яңа партнерлар табу һәм сату базарларын киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Без республикабызның бай традицияләре белән горурланабыз һәм аларны фестиваль кунаклары белән бүлешүебезгә шатбыз”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Шулай ук фестиваль кысаларында Россия халыкларының мәдәни мирасының күптөрлелеген һәм аның заманча яңгырашын ачучы бай мәдәни-күңел ачу программасы узачак. Кунакларны мастер-класслар, кулинария тамашалары, артистлар чыгышлары һәм башкалар көтә.

--- | 14.08.2026

Машина йөртүче гаишникларны 15 меңгә сатып алмакчы булган
14.08.2026 Авто

Хокук бозучы суд каршына РФ Җинаять кодексының "Ришвәт бирү" маддәсе буенча гына түгел, өстәвенә аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен хокукларыннан мәхрүм итү яный.

Салават шәһәрендә Монтажников урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары " Нива”ны  туктаткан һәм машина йөртүче белән аралашканда, ул исерек дигән шик туган. Алар машина йөртүчегә тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр, ләкин ул ГАИ хезмәткәрләрен 15 мең сум ришвәт белән сатып алырга булган. Тәртип сакчылары ришвәтне кабул итмәгәннәр һәм хокук бозуны теркәгәннәр. Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов билгеләп үткәнчә, җаваплылыктан качуның мондый омтылышлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең өзлексез видеофиксацияләү системаларын мәҗбүри куллану нәтиҗәсендә даими рәвештә ачыклана.

Лиана Ханмурзина

--- | 14.08.2026

Монтажчы 8 нче катның лифт шахтасына егылып һәлак булган
14.08.2026 Хәвеф-хәтәр

Уфада Айская урамындагы төзелештә 8 нче катның лифт шахтасына егылып монтажчы һәлак булган.

Уфаның Айская урамында төзелеп килүче 26 катлы йортта фаҗига була. Субподряд оешмасының 1992нче елгы монтажчысы лифт шахтасына 8 нче каттан егылып төшкән.

ЕДДС мәгълүматлары буенча, коткаручылар гәүдәне тартып алган, ләкин ир-ат ашыгыч ярдәм килгәнче җәрәхәтләрдән үлгән.

Булган хәлнең шартлары ачыклана. Уфа коткаручылары биеклектә хәвефсезлек техникасын төгәл үтәргә чакыра.

Лиана Ханмурзина

--- | 14.08.2026

Кама Тамагында алма бәйрәме узачак
14.08.2026 Мәдәният

Иртәгә Кама Тамагы районының Красновидово авылындагы Горкий музеенда “Яблочный спас” дигән традицион фольклор фестивале узачак. Фестиваль кысаларында “Тәмле алма” бәйгесе дә оештырыла.

Фестивальнең максаты – республика районнарындагы халык коллективларының, шулай ук славян халык әсәрләрен башкаручы башка үзешчән коллективларның иҗади потенциалын үстерү, халык бәйрәме атмосферасын булдыру, халыкны фольклор сәнгатенә җәлеп итү.

Инде күп еллар дәвамында “Красновидовода “Яблочный спас” бәйрәме славян халкы сәнгатен һәм рухи культурасын популярлаштыра, халык традицияләрен саклый, үстерә, үзешчән коллективларының башкару осталыгын арттыра, төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтә.

Фестивальдә фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, һөнәрчеләр үз осталыгын күрсәтәчәк.

--- | 14.08.2026

Динә Латыйпова: «Урамдагы йомычканы гаилә учагына салырга ярамый»
14.08.2026 Шоу-бизнес

Матур җырлары белән генә түгел, гадилекләре, сабырлыклары белән дә яраттыра белде алар. Буа районында яшәсәләр дә, Казан сәхнәсендә нык басып тордылар. Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бүген дә игътибар үзәгендә.

Җырлыйлар да, парлап мәҗлесләр дә алып баралар. Беренче кассеталары чыккач, алар ни өчен Казаннан оялып кайтып киткән? Гаилә ныклыгы кем кулында? Динә Латыйпова белән әңгәмәдә хатирәләрне искә алып, артист тормышының кызыклы якларын барладык.

– Сез бүген дә бик актив, концертларда да чыгыш ясыйсыз, мәҗлесләр дә алып барасыз. Ул кадәр көчне каян аласыз?

– Хәзерге заман ритмында, тормыш агымында булырга кирәк бит. Ул шулкадәр тиз бара, аз гына артка калсаң да, йомычка кебек кырыйга барып төшәсең. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез дә булышадыр. Рафаэль белән кулга-кул тотынышып тормыш агымыннан калышмаска тырышабыз. Әле һаман да чакырып торалар. Бүген дә Рафаэльнең җырларын тыңлыйлар, мин язган әсәрләрне укыйлар икән, моңа безнең дә уңай җавабыбыз, мөнәсәбәтебез булырга һәм без эшләргә тиеш.

– Бүген дә популяр булу сере нәрсәдә?

– Рафаэльнең җырлары, күрәсең, халыкка якын. Аның тормыш турындагы, икәү башкарган мәхәббәт хакындагы җырларны бүген яшьләр дә яңартып җырлый. Менә шул безне һаман популяр итәдер. Моның өчен без халыкка рәхмәтле. Бервакыт: «Җитте, туктыйк, сәхнә матурлыкны ярата, китик инде», – дип тә уйладык. Ләкин чакыралар да, тагын чыгып китәбез. Быел минем юбилеем уңаеннан концерт оештырдык, халык кассадан билет алып җыелды. Кемдер көтә, безгә кул чаба икән, димәк, иренмәскә, эшләргә кирәк. Сүз дә юк, хәзер инде яшьләрдәге тизлек белән чабып бара алмыйбыз, җиңел дә түгел. Интернет заманасы, анысын да белергә кирәк.

– Халыкка таныла башлаган вакытларны искә төшерик әле.

– 1996 ел иде бу. Рафаэль башкарган җырлар белән кассета яздырдык. Мин дә ике җыр җырладым. Аңа кадәр җырлаганым да юк иде. Кассета чыгаруга да үзебез өчен, гаилә өчен дип кенә тотынган идек. Ул «Онытма мине, онытмам сине» дип аталды. Студиядә чыгардык һәм ул тарала башлады. «Әйдәгез, тагын кассетагызны чыгарабыз», – дип шалтыраттылар. Буада яшибез, Казанга базарга килдек. Һәм шунда, кая барма, бөтен нокталарда Рафаэльнең җырларын әйләндерәләр. Без оялабыз, качабыз. Базардан кирәкле әйберләребезне дә алмыйча кайтып киттек. Ул вакытта, җырлары яңгыраса да, Рафаэль белән Динәнең базарда йөргәнен кем белә, кем таный инде? Үзебезнең «йолдыз» икәнебезне менә шулай Казан базарында йөргәндә аңлап кайттык.

– Ул вакытларда районда яшәгән кешеләрнең кассета чыгаруы үзе бер батырлык иде инде ул. Мондый идея кемнең башына килде?

– Рафаэльнең җырлавын мин 1984 елның көзендә белдем. Медицина училищесында укыган чак, комсомол секретаре да идем. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан уку йортында төркемнәр арасында ярыш узды. Рафаэльне кызлар сценарий язарга, безгә аны куярга булышырга чакырды. Ул Толымбай авылы клубында эшли иде. «Иртәгә дә киләм», – ди. «Рафаэль абый, сез көн саен килә аласызмы соң? Хатыныгыз ачуланмасын», – дим. «Мин әле өйләнмәгән», – ди. Безнең төркем ярышта җиңеп чыкты. Волгоградка юллама белән бүләкләделәр. Бәйрәм уңаеннан дискотека оештырдылар. Рафаэль ул көнне озата кайтты. Мин хөрмәт йөзеннән: «Бар, абый, кайтып кит әле», – димәдем. Шулай капка төбендә сөйләшеп калдык. Ярышка әзерләнгәндә ул «Уйнагыз, гармуннар» дигән җырны җырлап күрсәткән иде. Йомшак тембры күңелемә үтеп керде. «Сез шундый матур җырлыйсыз», – дим. Ул авылда да үзешчән сәнгатьтә катнашкан, чыгыш ясаган. Без өйләнешкәч тә концертларда катнаша иде, ә мин алып бардым. Бервакыт шундый уй туды. Кешеләр гаилә альбомнары ясый, кызларыбызга Рафаэльнең җырлары истәлеккә калыр, кассетага яздырыйк, дидем. Иганәчеләр дә таптык, кассетаны чыгардык. Ни өчен ул кассета популяр булды? Чөнки Рафаэльнең үзенә генә хас тембры, үз юнәлеше бар, халык аны якын итте. Безгә шундый чор туры килде: бөек җырчылар җырлаган сәхнәгә чыгып баса алдык. Алар безгә аяк чалмады. Әлфия апаның Рафаэльгә әйткән киңәше бүген дә хәтеремдә. «Энем, син җырларыңны «ә»ләштереп бетермә, «а»лаштырып бетер», – дип, күкрәктән ничек сулыш алырга кирәклеген күрсәтте. Кеше бөек булган саен үзеннән соң атлап килүчеләргә юл бирә.

– Буада яшәп, Казанга йөрүләре җиңел булмагандыр. Хуҗалык, игезәк кызлар. Тормыш мәшәкатьләре белән иҗатны бергә алып барырга ничек өлгерә алдыгыз?

– Продюссер эшен үз җилкәмә алдым. Буа–Казан юлында йөри торган кызыл поезд бар иде. Төнлә белән шуңа утырып чыгып китәм. Ул көне буе бара. Районнан торып ничектер эшләргә, төркем тупларга да кирәк. Ә Рафаэль балаларны карауны үз өстенә алды. Ул аларны укытты, тәрбияләде. Мин өйгә төнге сәгать 11 дә генә кайтып керә идем. Ләкин без бер-беребезне аңлап, кулны-кулга тотынып эшләдек.

– Димәк, гаиләнең аты сез?

– Юк, аты – Рафаэль, мин – дилбегәне генә тартып баручы. Алга бара торган атның дилбегәсен генә тартып баруы рәхәт бит ул. Аты шәп булды.

– Сезнең гаилә ныклыгын иҗат дөньясында нәрсә саклап кала алды?

– Урамдагын эчкә кертмәү. Аны бусаганың бу ягына кертергә ярамый. Урамнан кергән йомычканы гаилә учагына салырга ярамый. Безне менә шул саклап калды.

– Сезне узган еллар белән чагыштырып карасак, шундый үзгәрдегез. Тагын да чаярак, усалрак та. Бу – тышкы битлекме, әллә...

– Юк, бу – тышкы битлек түгел, замана таләбе, тормыш тәҗрибәсе. Кешенең эчке дөньясын күрә башладым. Яшьрәк чакта аңлап та бетермисең. Хәзер бит йомшак булсаң, таптап та китәләр. Шуңа күрә үзең, якыннарың өчен каршы тора алу көче барлыкка килә. Хатын-кызда резервлар бар бит ул, шуны кайвакыт чыгарырга туры килә. Мин кеше янына барып беркайчан да тавыш чыгармыйм. Мине, якыннарымны тешлиләр, чагалар икән, дөреслек безнең якта булганда, еланга әверелә алам. Ә инде дөреслек безнең якта булмаса, юл бирә белергә кирәк. Усаллану ул – кайтаваз.

– Социаль челтәрләрдә дә пычрак сүзләр бик күп ява бит. Сез андагы гайбәтләр, кимсетүле сүзләргә игътибар итәсезме?

– Бу өлкәдә эшләмәсәм, ул пычрак дөньясында бөтенләй утырмас идем. Ләкин безнең эш шуны таләп итә. Ул гайбәтләрне язучыларны безнең режиссерлар дип кабул итәм. Алар синең җитешмәгән ягыңны күпертергә, уңышлысын юкка да чыгарырга мөмкин. Ә син үзеңчә нәтиҗә ясап алга таба дәвам итәсең. Интернет кешегә эчендәге ачуын чыгарырга, әйтә алмаганын шунда әйтергә мөмкинлек тудырды. Мин үз исеме белән язганнарны һәм социаль челтәрдә бите булганнарны укырга тырышам. Бу кем икән дип кереп тә карыйм. Билгесез булып, битлек артына качып язганнарны укымыйм. Үзебезгә генә түгел, башка артистларга язганнарны да укыйм. Бервакыт мин белгән кеше бер артистка әшәке сүзләр язган. Шалтыраттым да: «Ник син шулай эшлисең?» – дим. «Яздым әле, нигә ул минем кадәр дә җырлый алмый, ә сәхнәдә», – ди. Үзенең тавышы булса да, бәлки ялкаулыгы комачаулагандыр, бәлки башка сәбәп – сәхнәгә чыга алмады. Дәрәҗәле, бәхетле кеше беркайчан да начар сүзләр язып утырмый. Аның моңа вакыты да юк.

– Сез соңгы елларда әдәби әсәрләр дә яза башладыгыз. Нәрсә этәрде?

– Кечкенәдән шигырьләр яздым. Рафаэльгә дә күп җырларның сүзләрен иҗат иттем. «Сиртмә кое», «Ике кызым – ике җимешем», «Гомер көзе» җырлары шундыйлардан. Яшь чагында күбрәк мәхәббәт җырлары язылса, хәзер тормыш турында. Ә әдәби әсәрләр язу ковид чорында башланды. Бервакыт бер ханым белән автобуста барабыз. Тәрәзәдән берәүнең бакчасында мәк чәчәкләре үсеп утырганы күренә. «Нинди матур чәчәкләр», – дим. Шунда теге хатын-кыз: «Мәк чәчәкләре язмышымда тирән эз калдырды», – диде дә, үзе дә сизмәстән, мәхәббәт кыйссасын сөйли башлады. Ул хатирә аннары онытылып торды. Бер заман үзебезнең бакчада да мәк чәчәкләре атты. Шуларга күзем төшүгә, теге ханымның сөйләгәннәре хәтердә яңарды һәм мин социаль челтәрләрдә шул турыда язып куярга булдым. Халык аны шулкадәр яратып кабул итте. Әлеге мәхәббәт кыйссасы, яза-яза, романга әйләнде. Китап итеп чыгаруны сорый башладылар. Уемда да юк иде. Шулай итеп бастырып та чыгардык. Кешеләр бер-бер артлы үз язмышларын сөйли башлады һәм мин инде бүген дүртенче китабымны әзерлим. Ул «Бирнә» дип атала. Миңа аларны чыгаруда, иганәче буларак, Рафаэль ярдәм итә.

– Сез бит хәзер никах мәҗлесләре дә алып барасыз. Төрле гаиләләр, төрле язмышлар белән очрашасыз. Язу өчен темалар җитәрлектер. Мондый мәҗлесләрдән соң нинди уйлар туа?

– Кайвакыт канатланып, кайвакыт уйланып кайтасың. Элегрәк мәҗлесләрдә йолалар, гадилек бар иде. Хәзер алар шоуга әйләнде. Туйлар, никахлар – ике якның туганлашуы, йолаларны күрсәтү бит ул. Күбрәк русчага әйләнеп бара. Никахыңда да авыз тутырып татарча сөйләшмәгәч дип, йөрәк әрнүе белән кайтасың. Туйлар, мәҗлесләр үз кыйммәтен югалтмасын иде. Безнең вакытта гармун тартып җырлашып утырулар, уеннар белән уза иде бит. Хәзер ресторан никадәр ялтыравыклырак, чәнечкең никадәр кыйммәтлерәк, кәләшнең күлмәге нинди, кунаклар нәрсә киеп килгән, нинди артистлар чакырылган? Алгы сызыкка ешрак менә шулар чыга. Милләтнең матурлыгы – гадилектә.

– Үзегез дә – әби белән бабай. Оныкларыгызга балаларга биреп бетерә алмаган тәрбияне салырга тырышасызмы?

– Менә әле генә сөйләп үткән йөрәк әрнеткеч нәрсәләр үзебезгә дә кайтып кала. Әби безгә коймак пешереп ашата иде. Әни дә безнең кызларга коймак, пәрәмәч пешереп ашатты. Ә без: «Әйдә, балам, тиз генә бургер ашарга барып киләбез», – дибез. Кызганыч, дөнья куабыз. Оныкларга безнең аша бирелергә тиешле тәрбиядән шулай ук читтә калабыз. Бу – безнең дә зур гаебебез. Дөнья куабыз бит. Бәлки башкача да яшәп булган булыр иде... Ләкин читтә дә каласы килми.

Энҗе Шәйхетдинова

--- | 14.08.2026

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Мәчет салдырып кына гөнаһ кимемәс»
14.08.2026 Дин

Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале. Әмма кайчак «мин мәчет салдырдым әле», «мин шуның кадәр сәдака бирдем әле» дип, шапырынырга яратабыз. Ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүебез белән мактанабыз.

Ә игелекле гамәлләрең турында мактанып сөйләү гөнаһмы? Гөнаһлардан арыну нияте белән яхшылык кылу дөресме? Шул сорауга җавап эзләп, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, күрсәтеп сәдака бирергә ярыймы?

– Башкалар күрсеннәр, белсеннәр дип, игелекле эш башкару – зур гөнаһ ул. Гамәлләреңне Аллаһы Тәгалә күрә дә, белә дә. Кемгәдер үрнәк булып, игелекле гамәл кылганың хакында сөйләргә ярый, ләкин аның максаты мактану булмасын. Ниятең дөрес булса, Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур савап алырсың. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Адәм баласы яшерен килеш, кешегә күрсәтмичә бер игелек кылса, уң ягындагы фәрештәсе аңа 700 әҗер язарга мөмкин. Әгәр шуны бер генә кешегә сөйләсә, әҗернең 699 ы шул вакытта ук сөртелеп, бергә генә кала. Тагын да мактанып йөрсә, шул берсе дә сөртелеп, сул як фәрештәсе «рия кылды» дип язып куячак», – дигән. «Рия» төшенчәсе «күрү» дигәнне аңлата. Адәм заты бу дөньядагы мәртәбәсен белсеннәр өчен, изге гамәлләрне дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен түгел, ә башкалар өчен кыла. Коръәндә «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезнең сәдакаларыгыз турында кешеләргә сөйләп, чәчеп йөреп, әҗер-савабын югалта күрмәгез. Ул рия кылган гөнаһлардан саналыр».

– Кайберәүләр, фәләнгә булыштым, ярдәм иттем, дип сөйләп, социаль челтәрләргә урнаштыра. «Мин сәдака бирдем, сез дә кушылыгыз», – дип чакыра. Болай эшләү дөресме?

– Алда әйткәнемчә, барысы да кешенең ниятеннән тора. Ул чын йөрәктән яхшылык кылып, башкаларны да шушы ният белән игелекле гамәл кылырга чакыра икән, гаеп юк. Тик борын чөеп, масаеп, мактанып йөрер өчен эшләнгән игелекләр, бирелгән сәдакалар Аллаһы Тәгалә каршында тузан бөртегенә дә тормый. Шул уңайдан Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «Кыя һәм ташлар өстендә яткан туфракны яңгырлар ничек юып төшерсә, сезнең мактануларыгыз һәм масаеп йөрүләрегез биргән сәдакаларыгызны юкка чыгара. Үзегезнең сәдакаларыгызны мактану, масаю белән юкка чыгармагыз», – дигән. Тагын бер хәдисендә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр», – дигән.

– Сер түгел: игелекле гамәл кылганнан соң аның нәтиҗәсен дә көтәбез. Имеш, менә сәдака биргәнбез икән, яхшылык килергә тиеш. Болай уйларга ярыймы?

– Игелекле гамәлебезнең нияте Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын. Ул – Күрүче һәм Яхшырак белүче. Һәр гамәлнең әҗер-савабын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә һәм шуңа ирештерә. Кешенең игелек кылуы – Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итүе, жәлләмичә сәдака бирүе биргәне өчен берни көтмәве. Фәкыйрьлектә азга канәгать, бай хәлендә исә ихтыяҗы булганнарга ярдәм итүе дә – шул исемлектә. Бер хәдистә: «Бел, акча билгеле бер максатларда кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яратылган. Сарыф итү кирәк булганда акчаны сарыф итмәү саранлык була, ә кирәк булмаганда сарыф итү исраф дип атала. Алар икесе арасындагы уртача юлны алып бару гына мактаулы санала», – диелгән. Шул урталыкка ирешү өчен кулың белән биреп, йөрәгең-күңелеңнең шуңа риза булуы кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Кулыңны үз муеныңа бәйләмә (саран булма); кулларыңны җәеп тә җибәрмә (артыгын юмартланма да). Ахырда (саран дип) сине ачуланырлар, (малыңны туздырып) син бичара хәлдә калырсың», – дигән.

– Кайберәүләр гөнаһлардан арыну өчен мәчет тә салдыра. Ә мәчет салдырып кына гөнаһ кимиме?

– Мәчет-гыйбадәтханә – намаз уку урыны ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Бер кешегә «Әссәламегаләйкем» дип әйтсәң, ә ул сиңа «Вәгаләйкемәссәлам» дип кулын бирсә, шуның белән күп гөнаһларыгыз сөртелә», – дигән. Намаз, Коръән уку, рөкүгъ, сәҗдәгә китү күп гөнаһлардан азат итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр сезнең яннан чип-чиста елга акса һәм көнгә биш тапкыр шул елгага кереп юынсаң, тәндә кер калмас. Шуның кебек көнгә биш вакыт намаз укыган кешенең күңелендәге гөнаһлары юылып бара», – дигән. Мәчеттә укылган намазларның савабы аны салдырган кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Әмма мәчет салдырып кына гөнаһлардан арынып булмас.

– Хәрәм белән хәләл акчаны ничек аерырга? Мисалга, кеше хәләл көче белән дуңгыз үстереп саткан акчага игелекле гамәл кылса, шулай ук савабы булырмы?

– Бүген хәләл белән хәрәм дигән төшенчә арасында аерма күренми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт көненең бер галәмәте булыр: хәләл мал белән хәрәм мал буталыр», – дигән. Хәләл белән хәрәм акчаны аеру авыр. Хәләл мал бары тик хәләл сәүдәдән керә. Дуңгыз караудан кергән акча хәләл була алмый. Ә менә сарык үстереп сатсаң, әлбәттә, хәләл саналачак. Хәмер, тәмәке сатсаң да, хәләл түгел. Җиләк-җимеш, яшелчә белән сәүдә итеп табыш алсаң, хәләл.

– Калебеңдә иман булмаса, яхшылык эшләүдән ни файда?

– Кешенең кылган һәр эше аның калебенә бәйле. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер сәхәбәсе: «Йөрәк – тәннең патшасы, башка әгъзалар – аның гаскәре. Патша гаскәргә ни кушса, гаскәр шуны кыла», – дигән. Шуңа да күңелебезгә иман нуры иңдереп, бары тик яхшы уй-фикерләр белән яшәргә өйрәник. Күңел, калеб нинди – гамәл шундый. Күңелем чиста минем, дип бозыклык юлында йөрүчеләр үзләренә бертөрле аклану эзли. Иман һәм игелекне иң беренче калебкә кертү тиешле. Шул очракта гына кылган гамәлләребез безгә файда китерәчәк.

Коръән аятьләре

«Сәдакаларыгызны ачык итеп бирсәгез, яхшы булыр. Сәдакаларыгызны фәкыйрьләргә яшертен бирсәгез, сезнең өчен тагын да хәерлерәк булыр. Шуңа күрә, Аллаһ гөнаһларыгызның бер өлешен ярлыкар. Сез ни генә эшләсәгез дә, Аллаһ барысыннан да хәбәрдар». («Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 271 нче аять).

«Әй, мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга сәдака бирегез...» – дип әйтте («Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 254 нче аять).

«Игелектән үзегез өчен нәрсә әзерлисез, Аллаһ хозурында шуны (дөньяныкы белән чагыштырганда) яхшырак һәм савап ягыннан артыграк табачаксыз. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле». («Мүзәммил / Бөркәнүче» сүрәсе, 20 нче аять).

Рәйдә Фәезова

--- | 14.08.2026

Ришат Төхвәтуллин: Алияне әлегә роддомнан чыгармыйлар
14.08.2026 Шоу-бизнес

Шушы көннәрдә Төхвәтуллиннар гаиләсе үз социаль челтәрләрендә шатлыклы вакыйга белән бүлеште: алар икенче тапкыр әти-әни булды.

Кичә Алия Карачуринаны бала табу йортыннан чыгарырга тиеш булганнар, тик кызганыч, аның температурасы күтәрелгән.

«Барысы да яхшы, куркыныч түгел. Алия бик борчыла торган кеше, бар нәрсәне йөрәгенә якын ала. Ару да үзенекен иткәндер, кинәт кенә температурасы күтәрелде. Көтәбез», – дип сөйләгән Ришат үзенең социаль челтәрләрендә.

--- | 14.08.2026

Таиландта тагын бер кыз югалган: аны коллыкка эләккән диләр
14.08.2026 Хәвеф-хәтәр

19 яшьлек студент кыз Таиландта югалган.

Югалыр алдыннан кыз бөтен җыелган акчаны алып, туганнарына аны эзләмәскә кушкан.  Гаиләсе аның коллыкка эләгүенә ышана.

Аня Түбән Новгородта икенче курста геодезистлыкка укыган. Акчага сак караган, әти-әнисе биргән акчаны да счётка сала барган.  Хәтта абыйсына да ярдәм иткән – 350 мең  сум биреп торган.

Май уртасында кыз бурычын кайтаруны сораган, булган бөтен акчасын җыйган һәм юкка чыккан. Берничә көннән әнисенә  хәбәр килгән: “Минем белән барысы да яхшы, мине урламадылар, хыялымны тормышка ашырам, шулай булгач, эзләмәгез”. Ата-ана полициягә гариза биргән. 19 майда Аня Кытайга очып киткән, 21 майда – Таиландка.  Туганнары урлауда шикләнәләр.

Без элегрәк язганча, узган ялларда Мьянма белән чиктә кыйнау эзләре булган 19 яшьлек русияле хатынны тапкан иделәр.

Чыганак: MASH

Лиана Ханмурзина

--- | 14.08.2026