поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.12.2012 Юмор

Ир-атларга әз-мәз киңәш

Сөйгәнеңне (яки булачак хатыныңны, сөяркәңне һ.б.) айлы төндә өенә озатканда, күккә ишарәләп, «Сиңа миллион йолдыз бүләк итәрием!» – дип, берүк шапырына күрмә, соңыннан бик нык үкенергә туры килмәгәе. Мәңге исеңдә тот: хатын-кыз заты туры мәгънәсендә аңлаучан.

* * *

 

Кунаклар алдында боргаланып-очынып сөйләгән хатыныңны берүк бүлдермә. Аның хәленә керә бел. Син көн буе мунча кебек эссе кухняда пешеренеп эшерелгәндә, «җәһәт кенә» матурлык салонына ни өчен генә барып кайтты соң ул – үзен күрсәтү өчен бит!

 

* * *

 

«Балаларның берсе дә минеке түгел бугай...» дип уйлама. Әгәр шулай уйлыйсың икән, димәк, хатының да үзеңнеке түгел.

 

* * *

 

Мужик булсаң, мужик бул – мыжык булма.

 

* * *

 

«Туйдым синнән, җирбит! Син кабахәт белән бер минут та яшәмим. Хәзер үк әниләргә кайтып китәм!» – дип, хатының бик яман тузына икән, син сөенгәнеңне сиздермәскә тырыш. Аның әле кире уйлавы да бар.

 

* * *

 

Беркайчан да өеңә соңлап кайтма. Инде кайбер сәбәпләр аркасында соңга калып кайтасың икән, берүк хатының каршында мескенләнеп, акланып маташа күрмә. Ни сәбәпле соңаруыңны хатының үзе ничек аңлата бит әле. Әүвәл аның вариантын тыңлап кара. Бәлки ул вариант синең өчен кулайдыр?!

 

* * *

 

Кер-мазар яисә табак-савыт юу, тузан суырту, өй җыештыру кебек көндәлек эшләрне һәрвакыт җиренә җиткереп башкар (ышкып ю, кояшка эл, сыгып киптер, ялтыратып сөрт һ.б.). Хатын-кыз чисталыкны, пөхтәлекне бик ярата бит ул.

 

* * *

 

Беркайчан да шыңшыма. Хатының сине болай да эт җан дип тиргәргә генә тора.

 

* * *

 

Кырын эш кырык елдан соң гына беленә икән дип, мәкальне үзеңчә аңлап, шуңа сөенеп, алтмышың тулгач та этлек эшләргә чыгып чапма. Кем белә, син бәлки йөз яшьнең аргы ягына чыгып та шактый гомер кичерерсең әле.

 

* * *

Яраткан хатыныңа гелән-гел «күбәләгем-түгәрәгем» дип җырлап торма, көннәрдән бер көнне күбәләк кебек очып яисә, тәмам түгәрәкләнеп, тәгәрәп китүе ихтимал.

 

* * *

 

Күрше хатыны – шәп, ләкин синең хатының тагы да шәбрәк. Моны мин әйтәм – синең күршең.

 

* * *

 

«Мин көн саен аякларымны хатынымнан юдыртам», – дип, дустына әйтә икән бер ир. Аның сүзләрен ишетеп торган хатыны: «Әле синең икенче хатының да бармыни?» – дип чәчрәп, ире янына килеп баскан ди. Әйтер сүзем шул: мактансаң, өй артына кеше-кара югында чыгып мактан. Әмма анда да хатының тыңлап тормас дигән гарантия юк.

 

* * *

 

Хатыныңа йодрык күрсәтер алдыннан җиде кат уйла, бер кат кис.

 

* * *

 

Өнендә хатынын сирәк күргән – төшендә еш күрер.

 

 

* * *

 

Алтыным яисә хатыным бар дип түгел, алтындай хатыным бар дип сөенеп яшәргә язсын.

 

* * *

 

Бик каты гаепле булсаң да, хатыныңның күзләренә тутырып кара. Фотосурәтнең моңарчы беркемгә дә сукканы юк әле.

 

* * *

 

Ат менәргә иренгән ир ерак китә алмас.

 

* * *

 

Хатын-кызны бүрәнәгә тиңләгән ир-атның үз йорты булмас.

 

* * *

 

Сөям дип сөянне кочакламыйлар. Гәрчә каенны «ялгыш» кочаклаучылар бар.

 

* * *

 

«Мин – трактор, хатын – арба», – дисеңме? Алай өздереп әйтмәле син. Хатын-кыз дигәнең техниканы иярләргә бик маһир ул хәзер.

 

* * *

 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Дөрес түгел. Миңа хәтта бер һөнәр дә күп булып күренә.


Ләбиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»