поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2012 Юмор

Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан

Минем иң куркыныч дошманым – үзем.

 

Бибәл Норел

 

ТМИН (Туфан Миңнуллин)

 

Сезнең авылның аңгыралары арасында яшәп акыллы булып булмый.

 

* * *

Сезнең авылның кайбер кешесе белән сөйләшкәннән соң, борча белән кандаланы икесен берьюлы кочаклап үбәрдәй буласың.

 

* * *

Сезнең авылга барган идем, урам тулы исерек, аек булуымнан оялып кайтып киттем.

 

* * *

Сезнең авыл эте белән ятсаң, борча тешләп уятыр.

 

* * *

Сезнең авылда һәр шагыйрьнең үз Дантесы бар.

 

* * *

Сезнең авылда алабута аш булды, буклы балык баш булды.

 

* * *

Сезнең авылда чыккан закон безнең авыл өчен түгел ул, агай-эне.

 

* * *

Сезнең авыл мәткәсе безнең авыл агаен шундый итеп суырып үпкән, – алтын тешен йолкып алып йоткан.

 

* * *

Сезнең авылныкы – сезнеке, безнең авылныкы – безнеке.

 

* * *

– Сезнең авыл кызлары шәһәргә килеп төшкәннең беренче көнендә нишлиләр?

 

– Чәчләрен кистереп ташлыйлар да исемнәрен йә Гуляга, йә Раяга, йә Фаяга алыштыралар.

 

* * *

Безнең авыл кешеләренең намусы кендектән югары, сезнекеләрнең кендектән түбән.

 

* * *

Сезнең авыл егетләре латарый откан, ахры, исәнләшмәгән дә булалар.

 

* * *

Сезнең авыл әтәче дә, безнең авыл әтәче дә йомыркадан чыкканда чебеш булганнар.

 

* * *

Сезнең авылның сатлыкҗаннары үзләренең бәяләрен яхшы беләләр.

 

* * *

Сезнең авылның мужикларына әйтәм: акыллы булырга тырышыгыз, ахмаклыгыгыз күбрәк күренә.

 

* * *

Сезнең авыл кешеләре бигрәк мескеннәр икән – дошманнарыбыз юк, дип мактаналар.

 

* * *

Сезнең авыл кызының күз карашыннан күңелем кытыкланганга түзә алмадым...

 

* * *

Сезнең авыл кешеләренең вөҗданын кычкырып кына уятып була.

 

* * *

Сезнең авыл күлендәге балыкларны йөзәргә безнең авыл бакалары өйрәткән.

 

* * *

Сезнең авылның ирләре, иреннәрдән үбә алмас хәлгә җиткәч, кул үбеп юаналар.

 

* * *

Сезнең авыл эте чакырган кунакны безнең авыл мәчесе озатып куйган.

 

* * *

Сезнең авылда хатыннар күбәйгән саен, безнең авылда кызлар кими бара.

 

* * *

Сезнең авыл кешеләре яңгырдан куркып суга сикерүчеләр.

 

* * *

Сезнең авылның кешеләре баеган саен хәерчеләнәләр.

 

* * *

Сезнең авыл кызларының өсләрен япмый калдырганнар.

 

* * *

Сезнең авылның тавыгы суга керми дип, безнең авылның балыгы судан чыксынмыни.

 

* * *

Сезнең авыл ишәгеннән егылганны безнең авылда атка атландырмыйлар.

 

* * *

Сезнең авыл егетләренең йөрәгенә гашыйк була-була сөял чыккан.

 

* * *

Безнең авыл чебене – балга, сезнең авылныкы тизәккә куна.

 

* * *

Безнең авыл кешеләре әдәп саклап утырганда, сезнең авыл әдәпсезләре бәхетебезне урлап киткәннәр.

 

1990

 

Ләбиб ЛЕРОН

 

Һәр кешенең үз төсе бар

 

(Пародия)

Һәр чәчәкнең үз төсе бар,

Һәр чәчәкнең үз исе...

 

Кушымта:

Алмагачта ак чәчәк лә,

Күк сиреньдә күк чәчәк шул…

Безнекеләр диярлекләр

Кемнекеләр, дигәндә.

Син дигәндә – мин идәндә...

 

(Зифа Нагаева сүзләре. Гөлназ Сираева репертуарыннан.)

Һәр кешенең үз төсе бар,

Һәр кешенең үз исе.

Матурлыкта, мәхәббәттә

Бәндәкәйләрнең көче.

Кушымта:

Кытайларда сары тән лә,

Негрларда кара тән шул.

Сөйгән ярым, ак тәнеңне

Мин барыбер яратам.

Синекеләр, диярлекләр –

Кемнекеләр, дигәндә.

Син – идәндә, мин – идәндә,

Рәхәт кулың тигәндә.

Кушымта:

Бигрәк татлы, бигрәк тәмле

Алдагы ризык-ашлар.

Синең ир бар, минем – хатын,

Сау гына булсын башлар.

 

Туфан җыры

«Ант» дидем мин, «Ант» дидем,

«Ант»ны бар да көттеләр,

Җиде ел буе төзедем,

Җиде елда сүттеләр.

 

ИСКӘРМӘ: бу эпиграмма-шаяру «Чаян» журналында 1936 елның май ае санында (№8) басылган. «Ант» дигәндә, биредә шагыйрьнең шул елларда (1935) «Совет әдәбияты» журналында дөнья күргән поэмасы күз алдында тотыла. Әлеге эпиграмманың авторы мәгълүм түгел.

 

«Шагыйрь Туфан ике сәгать буенча шигырь сөйләде һәм, залда утыручыларга туп-туры карап, сез минем шигыремә дә, минем «Ант»ыма да ышанмагыз, бары минем йөрәгемә генә ышаныгыз, диде. Һәм, соңгы сүзе итеп, мондый декламация сөйләде: «А... ул минем йөрәгем... Ул әле язның җилкәсен байтак шрапнельләп йөрер!» ( Бу өзек-шаяру «Миндә бер гаеп тә юк» дигән язмадан алынды. Язма авторы Кош псевдонимы белән бирелгән. «Чаян», 1936 ел, № 8.)

 

Кем язганын әйтегез

 

Француз язучысы, философ, тарихчы Вольтерның (1694-1778) укый-яза белми торган хезмәтчесе бервакыт аңардан үзенең авылдагы туганнарына хат язып бирүне үтенә. Язып бетергәч, Вольтер хатны кычкырып укып бирә дә:

 

– Тагын ни дә булса өстәргә кирәкмиме? – дип сорый.

 

– Кирәк, мсье, – ди хезмәтче. – Хатның шома язылмавы өчен гафу үтенергә һәм аны сез үзегез язган икәнен дә өстәп куярга кирәк.

 

Искиткеч хәл

 

Бер вельможа бүлмәсендә Вольтер уннан артык парик күрә.

Искиткеч хәл бит бу! – ди атаклы философ, чын-чынлап исе китеп. – Башы юк кешегә ничәмә парик кидергәннәр!


Сәхифәне Ләбиб ЛЕРОН әзерләде
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»