поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.08.2008

ЯКТАШЫҢНЫ ТАП

Интернет челтәре бүген күп кешегә яңа мөмкинлекләр ача. Берничә минут эчендә син анда теләсә нинди мәгълүмат таба аласың. Дөньяның бер читендә яшәүче танышың белән хәбәрләшү, аны күреп сөйләшү дә мөмкин. Интернетта күп газеталарны укырга була. Татар матбугатында чыккан язмаларның иң кызыклылары белән дә әле күптән түгел генә эшли башлаган www.matbugat.ru сайты аша таныша, аларга бәя бирергә була. Бу проект татар журналистикасын яңа баскычка күтәрде. Аның җитәкчесе, журналистлар арасында яхшы таныш булган Данил Сәфәров белән әңгәмәбез дә сайтта яңа ачылган эзләү, танышу сәхифәсе турында.

 

– Виртуаль дөньяда бер-берсен эзләп табарга ярдәм итүче сайтлар күбәеп китте. "Matbugat.ru"да "Якташыңны тап" сәхифәсе барлыкка килүгә нәрсә сәбәпче булды?

 

– Төркиядән актив язучыбыз Роза Корбан "Matbugat.ru коймасы"нда Яшел Үзән районының фәлән авылыннан бер кешене табарга булышмассызмы икән, дип язып чыкты. Табышырга ярдәм итү сәхифәсе, дөресен генә әйткәндә, шулай туды. Гомумән, татар халкы күп җирләргә сибелеп урнашкан, еракта яшәүче бик якын туганнар белән дә элемтәләр өзелгән булырга мөмкин. Һәрбер район кешеләре өчен аерым форумнар ачтырсаң, эзләп табу күпкә җиңеләер кебек тоелды. Чөнки күбебез үзенең туган җирендә яшәми. Казанга гына да күчеп килүчеләрнең күпме икәнлеген күз алдына китерү кыен. Менә син дә шулай ук. Тугансың бер җирдә, яшисең икенче җирдә...

 

– Димәк, "Якташыңны тап" сәхифәсендә Татарстанның төрле районнарыннан, татарлар күп яши торган чит илләр һәм төбәкләрдән якташыңны эзләп табарга мөмкин...

 

– Бу форум татарларны берләштерү чарасы булып эшләп китәргә тиеш. Әлеге эшнең берничә максатын күрәм. Беренчесе: якташларыңны табу, алар белән аралашып яшәү. Көтмәгәндә файдалы танышлар да килеп чыгарга мөмкин, якташлар бер-берсенә ярдәм итә башлый икән, бу бик яхшы бит. Икенчедән, үз милләтеңнән үзеңә тиң ярны табу да зур проблема булып тора. Шуңа күрә катнаш гаиләләр саны арта. Новосибирскида яшәүче егет, сездә шундый-шундый кыз бармы, дип язып куя икән, булачак хәләл җефетен дә эзләп табуы мөмкин. Бәлки ике татар күрше йортларда гына яшидер. Бу проект димче эшен дә үти. Сезнең газетадагы проект кебек югалган туганнар, классташлар, армиядә бергә хезмәт иткән дусларны виртуаль дөньяда очраштырып булыр дип тә уйлаган идек. Бу проект күп кешеләргә интернет белән ныклап танышырга бер сәбәп тә булсын иде. Чөнки күп кешеләр интернетның нәрсәгә кирәк икәнен белми дә әле. Мин үзем дә анда 15 ел күрешмәгән танышларымны таптым. Безнең сайт кешеләргә шулай хезмәт итә башласа, саваплы булыр идек (көлә). Без матди файда алу өчен эшләмибез.

 

– Якташлар җәмгыятьләренә дә сайт аша бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек туа түгелме соң?

 

– Әйе, Казанда республикабызның һәрбер районына караган якташлар җәмгыяте бар. Кайберләре формаль рәвештә генә эшли. Ләкин һәрберсенә дә аралашып тору шулай ук бер проблемадыр дип уйлыйм. Шалтыратышып, көнен билгеләп, матбугат чараларына белдерү бирү дә мәшәкатьле бит. Ә болай алар сайт аша бер-берсе белән хәбәрләшеп торырга мөмкин. Һәрбер район үз форумын үзе булдырсын иде. Аралашсыннар, планнар корсыннар, үзләрен борчый торган мәсьәләләрне хәл итсеннәр. Ул якташлар җәмгыятенең эшен күпкә җиңеләйтер иде. Минем якташлар җәмгыятенең сайтлары хакында ишеткәнем юк иде әле. Бер сайтта булганда алар бер-берсе белән ярышып та эшли ала. Гомумән, форум туганнар, якташлар табу, татар яшьләрен таныштыру чарасы булыр дип уйлыйм.

 

– "Matbugat.ru" сайтына кергән кеше "Якташыңны тап" дигән сәхифәне күрүгә нишләргә тиеш?

 

– Бердән, сайтка һәрдаим кереп карарга кирәк, чөнки кемнеңдер сезне эзләүләре ихтимал. Әгәр сез берәрсен эзлисез икән, соравыгызны язып куегыз. Югалган кешегез бүген булмаса, иртәгә табылыр. Берәр айдан, бер елдан табылырга мөмкин. Эзләүчеләр бар, табылучылар бар, дип әйтә алмыйм әлегә. Әмма якташлары белән аралашып, үз районнарына гына кагылышлы проблемаларны чишеп утыручылар бар. "Якташыңны тап" дигән сәхифәдә Татарстанның бөтен районнары, шулай ук татарлар күп яшәгән барлык төбәкләр һәм чит илләр күрсәтелгән. Шунда үз районыгыз бүлегенә кереп, аралашуны бүген үк башлый алалар. Районнар үзләренең игъланнарын урнаштырырга мөмкиннәр. Мәсәлән, Сабантуйлар, авыл көне кайчан буласын хәбәр итәргә була. Юл төзи башлау шатлыгын уртаклашу... Быел, мәсәлән, чикләвек күп булды. Нәрсә кызыклы, шул хакта яза алалар. Интернетта конкрет кешеләр табылып сөйләшә башласа, алар фәлән абый ни хәлдә, үлем-китемнәрне сораша башлыйлар.

 

– Аралашу гайбәткә генә кайтып калмасмы?

 

– Интернетта гайбәтсез булмый. Монда тизлек дә үзенекен итә. Интернет аша аралашу теле киләчәктә камилләшер дип уйлыйм. Бу әле өйрәнелмәгән үзе бер тема.

 

Чыганак: http://www.vatantat.ru/page4434.htm

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 169-170 | 15.08.2008

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»