поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
03.06.2008

"ВТ"НЫҢ ӨР-ЯҢА САЙТЫ БУЛДЫ

Арбадан бер төшеп калсаң, юлда онытылуың да бар, ди халык әйтеме. Без дә "замана арбасы"ннан калышмаска булдык. Республиканың татар телендә дөнья күрүче бердәнбер иҗтимагый-сәяси газетасы Интернет челтәрендә үзенә лаеклы урын алды – "Ватаным Татарстан"ның яңа сайты дөнья күрде. Хәзер www.vatantat.ruда көн саен "ВТ"ның өр-яңа саны белән танышу мөмкин булачак. Мактану-фәлән түгел: татар газеталары арасында мондый югары дәрәҗәдә эшләнелгән сайтка ия булучылар юк әле.

Сайтта укучыны кызыксындырган барлык язмалар да урын алган. Интернет-газета рубрикаларга бүленгән. Газетада чыккан бөтен язмаларны да әлеге рубрикалар аша эзләп табарга мөмкин. Яңа санның төп язмалары исә сайтның баш битендә эленгән. Сайтның өстенлекле яклары күп. Мәсәлән, анда укучыларыбыз теге яки мәкалә уңаеннан аның авторына үз уй-тәкъдимнәрен җиткерә алачак, сайтта укучылар үзара да фикер алышу мөмкинлегенә ия. Димәк, хатны язып, аның редакциягә кадәр барып җитүен, газета хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелүен һәм бастырылып чыгарылуын көтмичә дә, әйтәсе сүзеңне сайтка чыгарып, аның белән башкаларны шул ук көнне таныштыру мөмкин.

Газета битләре аша республикадагы бөтен яңалыкларны белеп барудан тыш "ВТ" бик күпләрнең якын дусты, киңәшчесенә дә әйләнде. Сүз, әлбәттә, даими чыгып килүче кушымталар турында бара. "Сәламәтлек", "Яшелчә", "Гаилә", "Серле сандык" сәхифәләре интернет-сайтта да үз урынын алды. Моңарчы кушымталарны газетадан чүпләп барырга туры килсә, хәзер һәр кушымта аерым җыентык кебек. Сайт реклама бирүчеләр белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер.

Газета укучылардан еш кына бер үк сүзләр ишетергә туры килә: журналистның исем-фамилиясе артында ул үзе күренми. Сайтта бу кимчелекне дә төзәттек. Биредә сез редакциядә эшләүче бөтен каләм ияләре белән "күзгә-күз карашып" таныша аласыз. "Редакция турында" битендә аларның фотолары янәшәсендә телефон номерлары күрсәтелгән, аларга турыдан-туры электрон хат та җибәрергә мөмкин. Сүз уңаеннан, "Редакторга хат" дигән сылтама сайтның баш битендә үк урнаштырылган. Газета мөхәррире Миңназыйм Сәфәров үзенә сайт аша килгән мөрәҗәгатьләр белән шәхсән танышачак.

"ВТ"ның өр-яңа сайты дөнья күрүе – чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен зур сөенеч. Газета-журналлар еш кына Татарстанның ерак районнарында яшәүчеләргә дә вакытында барып җитми. Шуңа күрә күрше өлкәләр турында әйтеп тә торасы юк. Хәзер исә без дөньяның теләсә кайсы ноктасында яшәүче милләттәшләребез белән турыдан-туры аралаша алабыз.

Әйтергә кирәк, татар матбугаты соңгы вакытта интернет киңлеген бик актив үзләштерә башлады. Күптән түгел генә "дөнья пәрәвезе"ндә татар газеталарын берләштерүче дайджест-портал –www.matbugat.ru сайты да барлыкка килде. Аның хуҗасы – журналистлар даирәсендә яхшы таныш Данил Сәфәров. Әлеге сайтта татар матбугатында дөнья күргән иң яхшы язмалар урын ала. Бер ай эшләү дәверендә ул үзенә зур аудитория туплый алды: көн саен аның эчтәлеге белән йөзләп интернет-кулланучы танышып бара инде. Бу сан гел артырга  охшаган. "Ватаным Татарстан" matbugat.ru белән хезмәттәшлек итәргә алынучы газеталар арасында беренчеләрдән булды. Димәк, безнең белән аралашу һәм уртак газетабызны яхшырту өчен тагын да яңа мөмкинлекләр ачыла.

 

Чыганак: http://vatantat.ru/page965.htm

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.05.2008

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы