|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2024 Шоу-бизнес
Алсу елый-елый гафу үтендеҖырчы Алсу Наталья Подольскаяның "Ваша Наташа" тапшыруына килгән иде. Ул 2019 елда кызы Микелланың "Голос " шоуында җиңүе нәтиҗәсендә чыккан гауга өчен елап гафу үтенде. "Мин кешеләрнең аңлавын телим", - диде ул. Ул вакытта оештыручылар аномаль тавышлар саны аркасында тикшерү үткәрә һәм смс-хәбәрләрнең "накрутка"сы фактын исбатлый. Ачыклануынча, Алсу үз язылучыларыннан тавыш бирүләрен сораган булган, аның 2 миллион подписчигы бар. Шушылар билгеле булгач, кызның җиңүе юкка чыгарыла.
"Мин халык алдында гафу үтенергә телим, кешеләрнең аңлавын телим, бу планлаштырылмаган эш булды. Беркем дә моны көтмәде һәм гауга теләмәде. Без барыбыз да балаларыбызны яратабыз. Бу гадел дә, минем яктан дөрес тә булмады. Мин Микелла алдында да, һәркем алдында да гафу үтенергә телим", - дип белдерде җырчы.
Фото: мк.ру
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|