поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
08.06.2008

ТАТАР ЖУРНАЛИСТЛАРЫНЫҢ ШЫПЫРТ БӘЙРӘМЕ

Бүген журналистлар, аеруча татар журналистлары бердәмме, дигән сорауга җавапны бөтен тулылыгы белән әйтә алам: юк! Бер-беребезне белмибез, кемнедер ниндидер түрә я булмаса газетаның, радио-телевидениенең хуҗасы эзәрлекләгәндә күрми дә калабыз. Белгән очракта, шул кирәк иде аңа дип, сөенүчеләр дә юк түгел арабызда. Хәер, чиле-пешле әйбер язып ятучы һәм шул “шедевр”лары белән хозурланып, түрәләргә яраклашып, хакимнәрнең чын ялчысына әйләнеп яшәүче журналистлар гамәле генәдер инде монысы. Андыйларны кыерсытмыйлар. Чөнки алар кирәк.

Менә узган шимбәдә оештырылган журналистларның рәсми булмаган очрашуы үзара танышу, дуслашу максатын куйды. Без бердәм булсак, куәтебез артачак кына бит. Кайсыдыр журналистны кыерсытсалар, ә нигә башкаларга да аны якларга ташланмаска...

Әле яңа гына эшли башлаган, татар матбугатына ниндидер ярыш стимулы кертеп җибәргән, иң кызыклы язмаларны үзенә сайлап бастыручы “matbugat.ru” интернет газетасы хуҗасы Данил Сәфәровның, татар журналистикасы көнен шундый рәсми булмаган шартта билгеләп үтәргә иде дигән теләген мин шундук элеп алдым һәм менә “matbugat.ru” сайтына эленгән белдерү буенча шимбә көнне үзбәк пылавы ашарга “Ош” кафесына 20ләп журналист җыелды. Бик күңелле булды бу очрашу. Рәхәтләнеп сөйләштек, киңәшләштек, әллә нинди зур-зур планнар кордык. Иң мөһиме – даими очрашып торырга булдык. Тиздән татар журналистлары җыелышып, табигатькә чыгарга җыенабыз.

Кыскасы, беренче коймак төерле була диләр, ә безнең бу коймагыбыз төерле булмады.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 20 | 23.05.2008

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы