поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
03.06.2008

МАТБУГАТ КӨЗГЕСЕ АЧЫЛДЫ. ИНТЕРНЕТТА

Матбугат үсешенә ярдәм итү максатыннан бүген Данил Сәфәров Matbugat.ru порталын даими эшләтә башлый. Тик ул киләчәктә акча кытлыгына очрамасмы?

Кәеф ничек?” газетасыннан мөхәррирлектән киткән Данил Сәфәров үзе яраткан веб-мәгърифәт эшен туктатмый  Интернет турында татарча китап язган һәм газеталарда да шул турыда мәкаләләр язучы егет Matbugat.ru порталын ачты.

Данил Сәфәров аны иганәсез һәм химаясез ачкан. Бары тик ике студент Денис Булатов һәм Алмаз Шәрәфиевнең генә техник ярдәме кирәк булган. Шулай да, киләчәктә Сәфәров үз порталы реклама аша матди файда китерә, проекты үз-үзен аклый башлар дип тә саный. Беренче чиратта ул бу портал белән татар матбугаты һәм аның кызыклы әһелләре турында күберәк сөйләргә, аларны якларга һәм аларга рухи теләктәш булырга тели. “Алар бар, тик төрле-төрле көндәш чыганакларда эшлиләр.Шуңа күрә аларга бер-берсен аңлау, санлау һәм мактау, зурлау җитми”, - ди ул.

Данил Сәфәров матбугат әһелләре эшен шактый авыр һәм татар халкы өчен кирәкле, тик тиешенчә бәяләнмәгән хезмәт дип тә атый. Аеруча гаделлек язучы, дөресне әйтүче журналистларга авыр. Аларны түрәләр дә үз итеп бетерми, кайчакны нәшрият хуҗалары аңламаска мөмкин. Данил Сәфәров үзен дә бәйсез каләм иясе дип атый һәм беренче чиратта үзе кебекләргә терәк булырдай портал коруын сөйли.

Matbugat.ru пәрәвездәге халыкка “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Безнең гәҗит” кебек билгеле татар телле чыганакларда чыккан иң кызыклы күренгән мәкаләләрне дә даими биреп барырга җыена. Алар арасында халыкчаннары да булачак. Шулай иттереп, портал үзенә киң катлам укучыны да тупларга тели. Бу максаттан Matbugat.ru үзенең шәхси хәбәрләрен, мәкаләләрен, әңгәмәләрен дә биреп барачак.

Чыганак: http://www.azatliq.org/content/Article/1106228.html

Амил НУР
Азатлык
№ --- | 10.04.2008

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы