поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Матбугат.ру коймасы

№36390 / 06.02.2014 23:16:24

Иртәгә 7 февральдә Язучылар берлегендә Г. Камалга багышланган кичә була.Кичке 5тә башлана.

№36389 / 06.02.2014 23:13:56

Соры корт№36382 темасын дэвам итеп, кешедэ рак барлыкка килугэ неандертальлэр гены сэбэпче http://www.utro.ru/articles/2014/02/04/1172931.shtml?utm_source=gisme

№36388 / 06.02.2014 22:59:00

Әлһәмдүлилләһ! Менә бит кемгәдер кирәк булды. милэш, чын татар, Аллаһ сездән разый булсын!

Бер район үзәгендә ике катлы шәхси йортка җылыту системасы ясаган идек. Коаксал торба буенча шалтырата. Үзенең хәлләрен сораган идем. "Малай сездән соң көн саен иртә-кич тәһәрәт алып аятел-көрси, кыска 5 аят укып дога кылам бит хәзер. Хатын: "Әллә кайчан киләселәре калган" дип әйтә" ди.

Эштән кайткач безнең янга кергәндә хәмер исе килгәли иде. Мәшшаллаһ, менә кеше яхшы якка үзгәргән.



№36387 / 06.02.2014 22:19:47

RIM,№36378,монысы өчен аерым рәхмәт!

№36386 / 06.02.2014 22:04:01

Рэхмэт Рим , эниемнен узара аралшып-сойлэшеп йоргэн вакытларын да ( исэн вакытын да ), кызым «Лә иләһе илләллаһ»ның шартлары ничә? -дип сойлэп киткэне хаман да колак тобен дэ ...

№36385 / 06.02.2014 21:07:31

Рәсәйдә булса бу шигер "экстремистик" булыр иде.

https://www.youtube.com/watch?v=xeLpwQ0vb6w

№36384 / 06.02.2014 20:30:51

дэулэт пенсионерлардан шулай котыла.

№36383 / 06.02.2014 20:18:50

Бу чиновник халкында, чак кына булса да акыл бар микән?
Имеш ВОВ ветераннарын кайгырталар. Барысына да 9 майга кадәр медосмотр үтәргә кирәк. Соң, ул мескен ветеранның иң яшь дигәненә дә, ким дигәндә 86 яшь бит инде. Күбесе өчен, ятактан бәдрәфкә барып килү дә зур проблема. Ә монда, барлык тар юнәлештәге медицина специалистларына күрнеп чыгарга кирәк. Андый нагрузкага түзә алмыйча, поликлиника коридорында вафат буса, кем җавап бирергә тиеш була икән инде...

№36382 / 06.02.2014 20:01:22

Европеоидларда 20% чамасы неандертальләр гены:

http://www.nkj.ru/news/23705/

№36381 / 06.02.2014 19:31:52

Күчереп кенә язса бер хәл иде,Бөрчә. Ни күчергәнен дә аңламыйча күчерә бит әле ул.

№36380 / 06.02.2014 19:04:02

RIM, вәгазне дин галиме булган кеше кыска һәм аңлаешлы итеп сөйли, синең кебек су юлы озынлыгында язмый, укып бетерә торган түгел. Син боларны да каяндыр күчереп язгансың ахрысы.

№36379 / 06.02.2014 18:57:56


Джастина Бибер концертына билет оту нияте белән Ислам кабул итү дөрес булмый.

قال رسول الله صلى الله عليه و سلم:

* 1إِنَّمَا الْأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى فَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَرَسُولِهِ فَهِجْرَتُهُ إِلَى اللهِ وَرَسُولِهِ وَمَنْ كَانَتْ هِجْرَتُهُ لِدُنْيَا يُصِيبُهَا
أَوِامْرَأَةٍ يَنْكِحُهَا فَهِجْرَتُه ُ إِلَى مَا هَاجَرَ إِلَيْهِ*
"Кешеләр кыла торган гамәлләрнең Аллаһы Тәгалә та-рафыннан игътибарга алынулары, дәрәҗә һәм мәртәбә-ләре аларның ниятләренә күрә, һәр кешенең үз гамәле бә-рабәренә булган өлеше нияткә карап була. Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүленең ризалыгын ният кылып һиҗрәт кылучы-ларга Аллаһ һәм Рәсүле өчен һиҗрәт кылу савабы була. Дөньяви максат өчен яки берәр хатынга өйләнү нияте бе-лән һиҗрәт кылучыларның алачак өлешләре дә үзләренең дөньяви максатларына җитү яки шул хатынга өйләнүдән гыйбарәт була".1
Риваятьләргә күрә, бер кеше Мәдинәгә һиҗрәт кылган бер хатынга өйләнү өчен, мөселман булып, Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ягъни, аның һиҗрәт кылудан максаты Рәсү-лүллаһ янында яшәү түгел, бәлки шул хатынга өйләнү бу-ла. Рәсүлүллаһ, аның ниятен белгәннән соң, мәзкүр хәдис шәрифне сөйли. Хәдистә "һиҗрәт кылу" кебек бер гамәл аерып зекер ителсә дә, максат исә гомуми булып, һәрбер гамәл, кирәк тән гамәле һәм кирәк тел гамәле булсын, ки-рәк аз һәм кирәк күп булсын, нияткә карап йөрүне бел-дерү. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек була.
Гыйбадәтләрдә ниятне дөресләү бик мөһим нәрсә, чөнки алар нияттән башка игътибарсыз калалар. Ният, күңел гамәле булганлыгы өчен анда рия булырга мөмкин түгел. Хәтта җәннәт белән җәһәннәмдә мәңге калу да нияткә күрә диючеләр бар. Ягъни, мөэмин кеше җәннәттә мәңге калса, дөньяда вакытында мәңге мөэмин булуны ният иткәнлеге һәм бер кеше тәмугта мәңге янса, дөньяда вакытта һәмишә карышып торуны ният кылганы өчен бу-ла. Үкенү бар гөнаһларны юкка чыгарса, ният юк эшләр-не бар итә.
Һәрхәлдә гамәл-гыйбадәт һәм башка нәрсәләрнең ру-хы нияттер. Кеше малын урлау нияте белән үз малын алу-чы кеше гөнаһлы булып, үз малын алу нияте белән кеше малын алучы кеше шәригатьтә гаепсез санала.
Нияткә карап бер гамәл өчен бик күп савап яки бик күп гөнаһ булырга мөмкин. Мөбах (тыелмаган да, кушыл-маган да) эшләргә ният сәбәпле савап яки гөнаһ языла. Фәкать хәрам һәм фарыз эшләрдә ниятнең хәле башкача. Ниятем яхшы дип хәрам эшне кылырга ярамаганлыгы ке-бек, ният бозыклыкны сылтау итеп фарыз гамәлләрне дә калдырырга ярамый.
"ҖКШ"

Иман кәлимәсенең 7 шартын туры килергә тиешле.

№36378 / 06.02.2014 18:55:00




С.: «Лә иләһе илләллаһ»ның шартлары ничә?
Җ.: Аның шартлары җиде:



Беренче шарт - «Гыйлем» (Белү)

«Лә иләһә илләллаһ»ның беренче шарты «гыйлем», ягъни Аллаһыдан башка бернинди гыйбадәт кылынырга тиешле зат юк икәнен тану, белү.
«Гыйлем» түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1. Аллаһның исемнәрен, сыйфатларын һәм Аның кыла торган эшләрен һәм Аңа гына бөтен мактау догалары хас икәнен тану.
2. Аллаһы Тәгалә Ул - бу дөньяны һәм дөньядагы бөтен кешеләрне, кояшны, айны, бөтен йолдызларны Үзе генә яраткан һәм аларны хәрәкәтләндереп, әйләндереп торучы да Үзе генә икәнен тану.
3. Аллаһның бөтен җан ияләрен Үзе генә нигъмәтләп, тәрбияләп торувын һәм дөнья белән ахирәт нигъмәтләре дә Аның кулында икәнен белү.
4. Аллаһы Тәгалә Үзе генә әҗер һәм савапны бирүче икәнлеген һәм Үзенең әүлияләренә, дусларына ярдәм итүче икәнлеген һәм Аңа гына бөтен гыйбадәтләрне кылырга кирәк икәнлеген белү.
5. Аллаһы Тәгалә Үзе генә камил, кимчелексез, ә Аңардан башка нәрсәләр барысыда кимчелекле, бөтен кешеләр һәм хайваннар Аңа мохтаҗ икәнне тану.
Болар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә әмер итеп боерды:
«Аллаһыдан башка бернинди иләһеләр юк икәнен бел». («Мөхәммәд», 19)
Мөселманнарга, иң беренче «лә иләһә илләллаһ» тәрҗемәсен һәм мәгънәсен белү шарт булып тора. Әгәр аның мәгънәсен белмәсәләр, аның бернинди файдасы да булмый. Мисал өчен: сиңа берәү, син белмәгән, аңламаган ят телдә, тормыш кирәк-яраклары өчен иң файдалы нәсыйхатләрне 3-4 сәгать буена сөйләп утырса, син аны тыңлап файдалана аласыңмы? Әлбәттә, юк. Шуның шикелле үз авызыңнан чыккан сүзләрне колагың белән ишетеп, аның мәгънәсен белмәсәң, аңламасаң, аның да файдасы булмый. Шуңа күрә «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен шаһитлар алдында әйткәндә, аның мәгънәсен дә белеп әйтергә кирәк икән, кардәшләр.
Икенче шарт - «Якыйн»(Шикләнмәү)
«Лә иләһә илләллаһ»ның икенче шарты- «якыйн». «Якыйн» дигән сүз «шикләнмәү» дигән мәгънәне аңлата. Ягъни «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсеннән чыккан мәгънәләргә бер дә шикләнү ярамый.
Әгәр дә берәү аның мәгънәсенә шикләнер булса, аның иманы иманга саналмаганы хакында безгә Аллаһы Тәгалә хәбәр итә: «Хәкыйкатьтә мөэминнәр Аллаһыга һәм Аның рәсүленә иман китереп ышанганнар һәм соңыннан бер нинди шик тотмаганнар». (Хүҗүрат, 15)
Шикләнмичә иман китерүчеләр генә хак мөселманнар була. Әгәр берәү, ошбу кәлимәләрдәге мәгънәләргә шикләнер булса, Аллаһы Тәгалә аны иманлы мөселманга санамый.


Өченче шарт - «Сыдкъ» (Дөрөс әйту)

«Лә иләһә илләллаһ»ның өченче шарты – «ялганламыйча әйтү». Ялганлап әйтүчеләр алар монафикълар. Монафикълар – эчтән кәфер, тыштан «мин, мөселман»,-дип әйтеп, үзләренең көферлекләрен яшереп йөри торган кешеләр.
Монафикълар «лә иләһе илләллаһ» кәлимәсен эчләреннән калебләре белән әйтмиләр.
Аллаһы Тәгалә аларны шуңа күрә мөселманнардан санамый. Бу сүзләргә Коръәндәге дәлил:
Кешеләр арасында «Аллаһыга һәм кыямәт көненә иман китердек»,- дип әйтүчеләр бар, ләкин алар иман китереп инанучылар түгел. Алар Аллаһны һәм иман китергән мөселманнарны алдарга тырышалар. Әмма алар үз-үзләрен генә алдыйлар. Үзләре шуны аңламыйлар. Аларның йөрәкләрендә көферлек, шикләнү авыруы ята. Аллаһы Тәгалә аларның авыруларын арттырыр, ялганнары өчен аларга әрнетүче, үзәк өзгеч газап булачак. (Бәкара, 7-8)
Монафикълар иман кәлимәсен ялганлап кына әйтәлә, ягъни алар мөселманнарга: «Без иманлы, без дә сезнең кебек мөселман», – дип әйтеп йөрсәләр дә, Аллаһы Тәгалә аларны мөселманнардан санамый һәм аларга бик көчле газап булачагы хакында хәбәр бирде.

Дүртенче шарт - «Инкыяд»(Итагать)

«Лә иләһә илләллаһ»ның дүртенче шарты- «инкыяд».
Нәрсә соң ул инкыяд? Инкыяд – гарәп сүзе, татар теленә «итагать итү», «буйсыну» дип тәрҗемә ителә, ягъни «Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсенә буйсыну.
Ничек соң аңа буйсынып була? Җавап итеп сезгә «Лә иләһә илләллаһ»ның мәгънәсе белән таныштырган идек. Аның мәгънәсе «Аллаһыдан башка бернинди иләһеләр юк»,- дип әйттек. Шулай булгач, без бер Аллаһыга ышандык дигән мәгънә чыга. Син бит иман кәлимәсен әйтеп Раббыңны, иләһе - бары тик Аңа гына гыйбадәт кылынырга тиешле зат,- дип таныйсың, ягъни «Әй Раббым Аллаһ, Син мине яраттың һәм мине ризыкландырып, тәрбияләп торасың, мин Синең колың, мине Син җир өстенә гыйбадәт кылыр өчен яраткансың, Синең бөтен әмерләреңне мин үтәргә ант итәм»,- дип мөселман өммәтенә керәсең.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Аңа итагать кылмаучы, буйсынмаучыларга кыямәт көнендә бернинди дә ярдәм юк,- дип хәбәр бирә : «Сез газап килмәс борын Раббыгыз Аллаһыга итагать итегез, Аңа буйсыныгыз. Әгәр дә сез дөньяда Аңа итагать итмичә, буйсынмыйча яшәсәгез, җәһәннәм газабы килгәч, сезгә анда ярдәм булмас».(Зумәра, 54)
Дөньяда яшәгәндә Аллаһка итагать итмәүче, Аңа буйсынмаучы, биш вакыт намаз укымаучы һәм башка әмер иткән гамәл гыйбадәтләрен үтәмәүчеләр кыямәт көнендә җәһәннәмгә төшәчәк.

Бишенче шарт - «Ихлас»

«Лә иләһә илләллаһ»ның бишенче шарты – «ихлас». Ихластан морад Аллаһы Тәгалә ул Үзе генә иләһтер. Аңардан башка бернинди иләһеләр юк,– дип чын күңелдән иман кәлимәсен әйтү.
Җир өстендәге кешеләрнең барысына да Аллаһы Тәгалә бер Үзен генә иләһе итеп санарга әмер итә. Бу сүзләргә дәлил: «Җир өстендәге кешеләрнең берсенә дә, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылырга,– дип әмер бирелмәде. Бары тик Аллаһның Үзенә генә чын күңелдән, Аның өчен генә гамәлләрне кылырга боерылды». (Бәйинә, 5)

Алтынчы шарт - «Кабул»

«Лә иләһә илләллаһ»ның алтынчы шарты – «кабул». Арабызда күп кешеләр наазларын да укыйлар, уразаларын да тоталар, ләкин Аллаһның кайбер аятьләрен кабул итмиләр һәм шуның белән алар иманнарыннан колак кагалар. Иман кәлимәсе таләп иткән нәрсәләрне үзләренең хөседлекләре яки тәкәбберлекләре аркасында кабул итмәүчеләр булсалар, аларның хөкеме дә кәферләрдер.
Мәккә мөшрикләре дә тәкәбберләнделәр.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә бу хакта хәбәр бирә: «Дөреслектә Аллаһыдан башка иләһләр юк. Сез бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, – дип әйтелсә дә, алар тәкәбберләнделәр һәм: «Без бу җенләнгән, акылдан шашкан Мөхәммәднең сүзенә карап иләһеләребезне (потларыбызны) ташларбызмы әллә? Юк, без аның сүзенә карап беркайчан да иләһеләребезне ташламыйбыз»,-диделәр».(Саффәт, 35-36)
Алар, җир-күкләрне, җәннәт-җәһәннәмне яратучы Аллаһыга дә һәм шулай ук бер үк вакытта сыннарга да гыйбадәт кылдылар.
Пәйгамбәребез аларга «Бер Аллаһның Үзенә генә гыйбадәт кылыгыз»,-дигәндә, алар Аның сүзен кабул итмәделәр. Шуның өчен аларны Аллаһы Тәгалә киләчәктә мәңгелек җәһәннәмгә салачак.

Җиденче шарт - «Мәхәббәт»

«Лә иләһә илләллаһ»ның җиденче шарты - мәхәббәт. Мөэмин мөселманнар иман кәлимәсен яратырга тиешләр. Кем Аллаһы Тәгаләне яратмый, Аның динен дә яратмый, ә андый кеше берничек тә мөэмин мөселман була алмый.
«Лә иләһә илләллаһ» кәлимәсен яратырга кирәклегенә Коръәни Кәримдә дәлил бар: «Кешеләр арасында Аллаһыдан башкаларны иләһеләр итеп алучы (тиң тотучы) кешеләр бар, алар шул иләһеләрен нәкъ Аллаһны яраткан шикелле яраталар. (Бәкара, 165)
Бу аятьтә мөселманнар Аллаһы Тәгаләне яратырга тиешләр дигән ишарә бар һәм алар Аны яратырга тиеш тә.Әйе, кайбер кешеләр бу шартларны бигрәк тә безнең якларда белә алмыйлар, алар өйрәнмәгәннәр. Аларның хәле ничек дип сорар булсагыз, аларга өйрәнергә кирәк. Остазлар, китаплар булмау сәбәпле өйрәнмәгән булсалар гозерлеләр. Ләкин намазларын торгызып башка фарыз-вәҗепләрне үтәп торган кешеләрне без шартларын санап бирә алмау сәбәпле кәферлеккә чыгармыйбыз, алар иманлылар инша Аллаһ, җәннәт әһелләре булырлар дип өмет итеп яшибез. Ләкин аларга бу гыйлемне өйрәнегә кирәклеген исләренә салып торабыз.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөйләде:Муса (г.с.): «Әй Раббым, Син миңа аның белән Сиңа хәмде-сәнәләр, шөкраналар кылып, мохтаҗлык вакытымды Синнән ихтыияҗларымны сорый торган догалар һәм зекерләрне өйрәт әле, дип сорады. Аллаһы Тәгалә аңарга «Әй Муса «лә иләһе илләллаһ» дип әйтеп сора диде. Шуннан соң Муса (г.с.) Аллаһыга «Әй Раббым, «лә иләһе илләллаһ»ны бит Синең бөтен колларың да әйтә, миңа аерым бер хас, бик олы доганы өйрәт, ул доганы мин укып Синең ризалыгыңа ирешермен, дип тагын сорады. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аңарга «Әй Муса, әгәр җиде кат күк һәм күкнең Миннән башка кыручылары һәм җиде кат җир үлчәунең бер тәлинкәсендә булсалар, ә «лә иләһе илләллаһ» үлчәүнең икенче тәлинкәсендә булса «лә иләһе илләллаһ» басачак», дип Аллаһы Тәгалә Муса (г.с.) әйткән. (Әбү Сәгид әл-Худрийдан)
Тәүхид кәлимәсенең бик олы икәне аңлашыла, ул исә җир белән күкләрдән, күктәге бөтен йолдызлардан, галактикалардан һәм гарше-көрсидән дә авыррак. Әлбәттә, аның кыйммәтен, аның әҗерен ничек тә күз алдына китереп булмый, чөнки күкләрнең, андагы йолызларның, галактикаларның гарше-көрсинең микъдарын белеп булмый, ә тәүхид кәлимәсе искитәрлек нәрсә икәне аңлашыла. Әгәр дә аны бер кеше ихлас күңеленнән җиде шартын тутырып әйтсә, аңарга Кыямәт көнен бер нинди куркынычлык һәм җәһәннәм газабы янамаячак.
Без бу хәдистән җиде кат күк һәм җиде кат җир бар, ул күктә төзүче фәрештәләр бар һәм Аллаһның иманны үлчи торган мизаны бар икәнен белдек һәм бу безнең иманыбыз тагында куәтләнергә сәбәп булып тора. Иманыбыз куәтләнү ул безгә гөнаһлардан саклануга сәбәп була.

С.: Бу хәдиснең бу бүлеккә нинди бәйләнеше бар?
Җ.: Без бу хәдистән тәүхид кәлимәсенең җир-күкләрдән дә авыр икәнен белдек. Әгәр бер кеше ихлас куңеленнән ялгаламыйча ошбу кәлимәне әйтсә, ул кешенең иманы аны җәннәткә кертә. Бу тәүхид кәлимәсенең фазыйләте, олылыгы түгелме? Әлбәттә олылыгы. Менә тагын бер хәдис:Әнәстән, ул болай дип әйтте:
– Мин пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) сүзләрен ишеттем, ул Аллаһның кешегә әйткән сүзләрен сөйләде. «Әй адәм баласы, әгәр син җирнең эче тулы, гөнаһ-хаталарны кылып минем яныма Кыямәт көнне килеп мине очратсаң һәм син тәүхид әһеленнән булсаң, Мин сиңа җирнең эче тулы кадәр мәгъфиратләремне бирер идем,» – ди Аллаһы Тәгалә.
Аллаһның мәрхәмәтлеге һәм фазлы рәхмәте бик киң һәм Аның каршында тәүхид сәвапларының хәзинәләре бик күп. Әгәр кеше Аңарга гына гыйбадәтләр кылса Ул аның бик олы гөнаһларын да кичерүе мөмкин.


"Иман дәресләре"

№36377 / 06.02.2014 18:14:48

"Создать возможность перевода ЕГЭ на языки обучения школ" https://www.roi.ru/10478

№36376 / 06.02.2014 15:01:06

Үрмәкүч, синең булдырганыңны чамалыйлардыр...

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»