поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 

Матбугат.ру коймасы

№35923 / 12.01.2014 20:25:39

Көтүче, күзеңне ачыбрак укы әле, №35916 / 12.01.2014 14:26:38 гә "утар" сүзенең мәгънәсе аңлатылган анда, ягъни , син әйткәнчә - "калхузник" ихатасы.

МРУда троян!!!!!!!!!!!!!!! Өченче тапкыр керәм, өченче тапкыр ТРОЯН күрсәтә. Админ, бер- бер хәл күр!!!

№35922 / 12.01.2014 20:06:18

Кара әле,, Р.Фәхретдин Ислам дөрес түгел дими, ә бу гамәл Исламда юк ди.

№35921 / 12.01.2014 19:22:25

Бездә хәзер бөтен нәрсәне дә Америкадан күреп эшлиләр. Америкада хәле җиткән кеше бездәге кебек күп катлы йортлардагы квартираларда яшәми, аерым особнякларда яшиләр, бөтен кеше машинада йөргәч, урамнарында тротуар да юк икән. Шуны күреп бездә дә коттедҗлар салырга керештеләр. Тик андагы халык йорт янында газон һәм чәчәкләр үстерә, ә бездә кишер, чөгендер, бәрәңге үстерәләр.

№35920 / 12.01.2014 18:54:06

бөрчә, белмәгәч саташып утырма инде,акыл сатып. ранчо хайваннар тотып яшәүче "калхузник" була. бу каттеҗҗҗҗ .

№35919 / 12.01.2014 18:43:34

бөрчә, шәхси йорт белән аерым йортның аермасы бар, упшым то.))) Күпфатирлы йорт та кемнеңдер шәхси милке булырга мөмкин.

№35918 / 12.01.2014 17:57:01

Дорес тугел №35916 / 12.01.2014 14:26:38
Хәтерем ялгышмаса, утар урысчага хутор (татарчадан урыслашкан шул ук утар) буларак тәрҗемә ителә. Инглиз телендә (Мин белгеч түгел, ялгышсам төзәтерсез) ранчо, ферма (farme) мәгънәсендә бирелә.

№35917 / 12.01.2014 14:55:37

RIM, Риза Фәхретдин татарлар исламны кабул итеп алып, аңа кадәр буыннар тоткан исламга каршы булган икән. Яхшылабырак юллап кара әле. патша охранкасы агенты булуы, я карагрухчылар белән элемтәсен таба алмассың микән. Юк исә, татарны татар буларак саклап калган дингә каршы шул кадәр үҗәтләнеп язмас иде.

№35916 / 12.01.2014 14:26:38

шул борчэ, шэхси йорт булса - личный коттедж булыр иде, коттеджнын шэхси булмаганы да бар бит. Коттедж бэлки утар дип тэржемэ ителэдер?

№35915 / 12.01.2014 14:21:26

Корыч: Мәүлиден-нәбине (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзерге заманда Русия мөселманнары да кылалар, мәүлид мөнәсәбәте илә мәдрәсәләрдә тәгътыйл дә була. Бу сәнә галимнәр арасында бу тугрыда низаглар күренгәләде. Бәгзеләр өммел-мөэминин Гайшәдән (разыяллаһу ганһа) риваят кылынган: “Мән әхдәсә фи әмринә һәзә мә ләйсә минһү фәһүә раддун” (Безнең бу динебезгә аңа катышы булмаган нәрсә уйлап чыгарса, ул эш кабул булмас) хәдисе илә дәлилләп мәүлид гамәлләре мәрдүд диделәр. “Кырык хәдис”нең бишенче хәдис шәрхендә “Фәтхел-мөбин” авторы Әбү Шәмә дигән заттан күчереп моны яхшы бидгаткә керткән. Безгә кирәк нәрсә фәкат шул гына: мәүлид хакында сәхабәләр әсәре бармы? Әсәр сәхабә булса нинди бидгаткә кергән? Искә алынган Әбү Шәмәнең кем икәнлеге мәгълүмме; мәгълүм булса шуның хакында азгына булса да язсагыз иде. “Шура”да бастырып безнең шигебезне таратуыгызга өметләнәбез.
Шура: Мәүлиден-нәби хакында 3 нче том 1910 елда “Шураның” 69 нчы битендә ошбу җөмләләр бар: “Һиҗрәттән соң өч гасыр үтте вә шушы мөддәт эчендә Ислам әһле мәүлид бәйрәмләре ясау түгел, хәтта аның исеме дә булмады. Хафиз ибн Хәҗәр:

(Мәүлид уздыру нигездә бидгат эш, өч изге борынгы буыннан күчерелмәде. Ләкин шулай булса да ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса - ул вакытта яхшы бидгат була, юк исә, булмый) димештер.
Хакыйкәттә сәхабәләр вә тәбигыйннар гасырында мәүлид бәйрәме ясау булса иде, мәүлид көне Корбан вә Фитр гаетләренең көннәре кебек билгеләнеп калган булыр, сира язучылар да мәүлид көне хакында бу дәрәҗәдә каршылык кылмаган булырлар иде. Риваятләргә күрә иң элек мәүлид бәйрәме ясаучы Ислам хөкемдары Ирбил падишаһы булган Күкбүре булды (630 елда вафат). 3 нче том “Шура”дан күчергән сүзебез ошбудыр.
Соңгы номер “Шура”да биографиясе язылган Фәдәкыйның остазы Салих
Йәмәни үзенең бер әсәрендә ошбу эчтәлекле сүз сөйли: “Мәккә Мөкәррәмәдә
булган бидгатләрнең иң зурларыннан мәүлид бәйрәме ясаудыр. Пәйгамбәребезгә сәхабәләрнең ихлас вә мәхәббәтләре һәр кемнең ихлас вә мәхәббәтеннән артык идеүз араларында пәйгамбәребезнең булуы өчен әйтеп булмаслык дәрәҗәдә шатланалар иде ввә ләкин шәргат чикләрен саклау турысында кайгыртучанлыклары камил булу
сәбәпле мондый бәйрәмнәр ясамадылар. Мондый бәйрәмнәр Тәүрат вә Инҗил әһелләре тарафыннан уйлап чыгарылды. Бу Мәккә халкы рәҗәп вә шәгъбән айларында да бәйрәм ясыйлар. Монда торуыбызга өченче ел, һаман да яңа бәйрәмнәр чыгып торадыр”.
Мәүлид бәйрәмен ясауны гыйбадәт вә дини бер гамәл дип санаса, бу эш, шөбһәсез, бидгатьтер. Безнең гаҗиз фикеремезгә күрә бидгатьнең яхшысы юк. Мөхтәрәм шәригат иясе бәян кылуына туры килгәнчә – “Һәр бидгать адашудыр”. Пәйгамбәребезнең сүзенә каршы һич бер адәмнең сүзен кабул итмибез. Расүлүллаһ сүзеннән вә аның хөкеменнән башка сүзләрне вә хөкемнәрне танымыйбыз. Вә әгәр дә мәүлид гамәлен дини гыйбадәт вә шәригать тарафыннан әмер ителгән гамәл дип санамаса, ул вакытта бер мөбах эш кенә булып каладыр. Мөбах эшне кылудан әлбәттә тыю юк. Сүзнең кыскасы ошбудыр: адашу булган бидгатькә керү ихтималы булуыннан, мәүлид бәйрәмен дини эш дип кылырга ярамый. Әмма дөняви вә гадәти һәм мөбах эшләр җөмләсеннән шәригат хөкемнәренә күрә тыю күрелми. Шуның өчен бу мәсъәлә хакында низагъ кылулар муафыйк эш түгел. Бәйрәм ясаучыга да, ясамаучыга да кагылырга урын булмаса кирәк. Һәр кем үз инануына күрә гамәл кыла бирсен. Мөбах булган нәрсәләрнең ният һәм вәсилә булу кеби”.


Риза Фәхретдин
Чыганак:
“Шура” журналы, 1914 нче ел. 2 номер, 56 бит.

№35914 / 12.01.2014 14:04:37

Республика күләмендә мәүлид бәйрәмнәре үткәрелә
10 гыйнвар, 2014 - 17:27
1827305.jpg

Мөселманнар бу көннәрдә зур бәйрәм – Мәүлид кичәсен билгеләп үтә. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе – дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган көне.

Пәйгамбәребезнең туган вакыты милади исәпнең 571 елына туры килә. Мәүлид – рабигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре арасындагы кичә.

Мөселман галәмендә зур көн

Беренче тапкыр Мәүлидне һиҗри хисап белән 600 елда уздырганнар. Аны күркәм гамәлләре белән абруй казанган Әрбил дәүләте башлыгы Әбу Сәгыйд Күкбури бине Гали Биктәкин оештырган. Әлеге ихлас гадәт бөтен илләргә таралып, мөселманнарның көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән. 922 милади елда безнең ата-бабаларыбыз үз теләкләре белән иман-ислам юлына баса. Шулай итеп, Идел буе мөселманнары инде күп йөз еллар буена хәлләреннән килгәнчә Мәүлидне олылап, хөрмәтләп килә. Пәйгамбәр туган көндә фәкыйрьләргә, ятимнәргә ярдәм итү, мәчетләрдә җыелып, Мөхәммәт пәйгамбәрнең могҗизалы тормышы, аның миссиясе турында вәгазьләр тыңлау, туганнарны-кардәшләрне җыеп мәҗлесләр ясап, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның шәфәгатен өмет итү традициясе әле дә дәвам итә.

Әйтергә кирәк, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә республика имамнары өчен «Хузур» нәшрият йорты нәшер иткән «Шура» журналының чираттагы өченче саны Мәүлидкә багышланды. Әлеге дини альманахта пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә багышланган, Мәүлиднең асылы аңлатылган, Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә хәнәфи мәзһәбенең дәлилләре китерелгән шактый язмалар урын алган, имамнар өчен җомга вәгазьләре тупланган.

Мәгълүм булганча, Казан татар-мөселманнары арасында электән ислам дөньясында күренекле дин әһелләренең «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе» китаплары популярлык казанган. Мәүлид кичәләрендә шигъри һәм чәчмә формадагы дини-дидактик эчтәлекле җыелма әсәрләрдән торган ул китаптан Пәйгамбәргә багышланган әсәрләрне укыганнар, андый чыгышлар җирле халык авыз иҗаты җимешләре – мөнәҗәтләр белән үрелеп барган. Быелгы Мәүлидкә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге «Мәүлид» китабы бастырды, аны мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров төзеде. Татарстан Диния нәзарәте «Мәүлид ән-Нәби 2014» бәйрәмен 12 гыйнварда бабаларыбыз исламны кабул иткән изге Болгар җирендә үткәрәчәк. Республиканың гына түгел, ә бөтен Россия мөселман дин әһелләре, дәрәҗәле кунаклар, мөхтәсибләр, имамнар катнашында ул яңа Ак мәчеттә булачак.

Мәүлид аша Исламга чакыру

Район мөхтәсибәтләрендә, авыл мәчетләрендә төрле күркәм чаралар ай буена дәвам итәр дип көтелә. Арчадан соң Татарстанда мәхәлләләр саны буенча икенче урында торган Кукмара районында (70кә якын мәчет исәпләнелә) да мөселманнар Мәүлидне көтеп ала. Зур Сәрдек, Байлангар, Олыяз авыллары бу юнәлештә башкаларга үрнәк булырлык. Бүгенге көндә 370 шәкерткә белем биргән Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин Мәүлид аша Исламга чакыру мөһимлеген әйтә. «Мәүлид бәйрәме ул – безнең күпгасырлык традиция, истәлекле дата. Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре оештыру – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат. Исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр тарату өчен җыелган җыелышлар хуплана», – дип сөйли Ришат хәзрәт.

Саба районының Кече Кибәче авылында исә Мәүлид көнне һәр өйдә хуҗабикәләр үз гаиләләрен милли тәм-томнар белән сыйлый. Үзгәртеп кору елларыннан соң авылда яңа мәчет үз ишекләрен ачкач, Корбан, Ураза гаете кебек олуг дини бәйрәмнәр белән беррәттән, Мәүлидне дә авыл халкы бергәләп каршыларга тырыша. 90 хуҗалыклы авылда әлегә шәһадәтнамәле имам булмаса да халык мәчет юлыннан өзелми. Яңа мәчетне авылдашлары Гарәф абый Гарипов карап тота – Аллаһ йортын аның туганы Вакыйф абый төзеткән икән. Авыл мөслимәсе Сания апа Әхмәтгаязова сөйләгәнчә, Мәүлид көнендә хатын-кызлар өйдә төрле ризыклар әзерләп, мәчеткә алып бара. «Яңа мәчетнең бөтен уңайлыклары корылган аш-су бүлмәсе бар. Шунда Мәүлид кичәсенә җыелып, Коръән укып, пәйгамбәребез тормыш юлы турында сөйләп, салаватлар әйтелә. Якын-тирә авыллардан да киләләр, – дип сөйли Сания апа. – Теләче районының Туктамыш авылында кайчандыр безнең яклардан күченгән татарлар яши, алар да безнең Мәүлид җыенын калдырмый».

Мөнәҗәтләр – халык мирасы

15ләп мәхәллә исәпләнгән Бөгелмә районында Мәүлид кичәләрен моңлы мөнәҗәтләр бизи. Чәчкә апа Сәлимова җитәкчелегендәге мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкаручы «Мирас» халык фольклор ансамбле чыгышларын без 2013 елда Казанда оештырылган Мәүлид бәйрәмендә хозурланып тыңлаган идек. Шулай ук май аенда «Мирас» әбиләре «Изге Болгар җыены»нда да милли моңнарыбызны Иделсу өсләрендә яңгыратты. Бөгелмә районында үткәрелгән «Зәйтүнә» дигән мөнәҗәтләр-бәетләр бәйгесендә үткән ел «Мирас» ансамбле беренче дәрәҗәле дипломга лаек булды. «Татнефть» берләшмәсе ансамбльнең хезмәтен зурлап, 150 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. Бу акчага «мираслылар» яңа күлмәкләр тектерде.

Шәһәрнең Татар мәдәният үзәге каршында 2001 елның май аенда оешкан «Мирас» ансамбле үз алдына төп максат итеп милли гореф-гадәтләребезне, дини бәйрәмнәребезне, онытыла башлаган мөнәҗәтләребезне, әйтем-такмакларыбызны тергезеп, алар ярдәмендә милләтебезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләүне куйган. Репертуарында инде 18дән артык мөнәҗәт һәм бәет тупланган.

«Мөнәҗәтләрне китаптан да алабыз, үзебез дә чыгарабыз һәм инде газета-журналлардан җыеп барган әсәрләрне дә халыкка җиткерәбез, – дип сөйли Чәчкә апа Сәлимова. – Мин үзем Бөгелмә районының Таллы Бүләк авылында туып үстем. Әбием бик динле иде, совет хакимияте елларында да намазын, уразасын калдырмады. Бәет-мөнәҗәтләргә мәхәббәтне миндә ул тәрбияләде. Бу гүзәл әсәрләрне халыкка ирештерү күптәнге хыялым иде, чөнки аның белән хәзер, бигрәк тә рус шәһәре дигән Бөгелмәдә, беркем шөгыльләнмәде. Мәчет тә безгә теләктәшлек күрсәткәч, шушы ансамбльне эшләтеп җибәрдек».

Чәчкә апа дин нигезләрен дә укыта. 1993 елда лаеклы ялга чыккач, мәчеткә йөреп, дин нигезләрен, гарәп графикасын өйрәнеп, 2006 елдан Татар мәдәният үзәгендә ислам дине дәресләре алып бара. Мөслимәләрен дә әкренләп «Мирас» иҗатына җәлеп итә.

Татар мәдәният үзәгендә «мираслылар» быел Мәүлид кичәсен 11 гыйнварда каршылый. Бәйрәмгә мәктәп укучылары чакырулы, дип яза Татарстан электрон газетасы "intertat.ru".



№35913 / 12.01.2014 11:10:50

ИИИИИИИИИИИ, яратабыз да соң талне чүпләргә! Коттеж инглиз теленнән татарчага шәхси йорт диип тәрҗимә итаелә. Үз йортыма диаими яшәргә күчәм дип язсагыз, бәлки, дөресрәк булыр иде... Коттеж дип язгач, байларча буламы?????????????

№35912 / 12.01.2014 10:35:03

Мәхми,дөрес сукалыйсың.

Нинди рәхәтлек. Кичә матур гына кар яуды. Бүген иртә белән кар көрәргәтотындык. Нинди ак кар,исең китәр. Гараж алдын,ишек алдын кардан азат иттем. Бу рәхәтлекне Казанда татып буламы соң.
Кичә мунча кереп,үлән чәйләре эчеп,кабак бәлеше ашап ял иттек. Шиповник,клюва пешекләп су ясадым. Кибеттә сатыла торган соклар бер якта торсын. Оныкларым урамда,кардан крепост ясап уйныйлар. Шау гөр киләләр.
Унап,эшләп тирләгәч, янә мунча керәбез.
Коттежың булу дөнья рәхәте!
Нинди ял!!

Әти-әниләрегезне онытмагыз,кар көрәргә кайтыгыз. Күрше бабай үзе көри...
Сокро мин дә постоянно торырга күчәм коттежга,кышын җәен.

№35910 / 11.01.2014 21:45:47

**, моның ише очракта, караңгы бүлмәдә кара песине, бигрәктә ул анда булмаса- табу кыен дигән гыйбәрә бар...
Җөнне, кайсы сүрәнең ничәнче аятендә ул язуың, минемдә укып карасы киләәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәәә!

№35909 / 11.01.2014 21:37:44

белемле кешелэр нэрсэ ди? мин узем Коръэн Кэримнен тэфсирендэ хатыны улгэн ир жэннэткэ керэ дигэн сузлэр курмэдем.

№35908 / 11.01.2014 19:26:18

(ир=бөрчә=*)гә, җүләр сатма инде,туйдырдың,рәтле сүзең юк....

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»