Матбугат.ру коймасы
Татар , нигэ Сез шулай барсын да узегезгэ аласыз ??? RIM , язсын , тапкансыз бэйлэнер нэрсэ ,вакыт булганда бик телэп укып барабыз , китаптан уку узенэ , монда кереп куз салып чыгу икенчне ...)
Татар, Ислам турындагы фикерең аңлашылды. Тәңречелеккә чакыручыларга ничек карыйсың? Берсе белән языша башлагач Соры корт белән икегез сүзне икенчегә бордыгыз. Кемнәр соң алар? Сектамы? Адашучылармы? Тәңречелек гомумән нәрсәдән гыйбәрәт?
вольно-наемный МЧС работникларынын зарплатасын 2014 февраленнэн арттыру котэ дилэр дорес булдымысон бу?
Кигәвен №36416 Сиңа ничә тапкыр, Рәсәй биләмәләренең дөньяның алтыдан бер өлешен түгел, тугыздан бер өлешен алып торуын яздылар, һаман аңламыйсың или укый белмисең.
http://www.strana-oz.ru/2002/6/chast-sushi
Россия. Республика Татарстан
Рыбно-Слободский муниципальный район.
Село Урахча
Учитель татарского языка и литературы
Гарипова Зульфира Зульфатовна
Тал елавы
(стихотворение на татарском языке)
Көне – төне талдан тамчы тама.
Тама микән әллә күз яше?!
Аңлый микән әллә дөньядагы
Аянычлы ачы язмышны.
Әшәкелек, үтерүчеләр, эчүчеләр
Басып алды бөтен дөньяны.
Әни кеше чүплекләргә ташлый
Яңа туган нәни сабыйны.
Түрә белән түрә тарткалаша,
Акча түләп берен үтертә,
шул чагында кемдер яшәү өчен,
акча таба алмый тилмерә.
Карт карчыклар зарыгып көтеп ала,
картлык өчен килгән акчаны.
Кәеф- сафа кылып, эчеп- тартып,
үткәрә ул бер- ике атнаны.
Ә соңыннан хәер соранырга,
Чыгып баса юлның чатына.
Тал биектән күреп,әрнеп,
Җил-давыллар белән талпына.
“Әй, кешеләр, нишлисез сез?
Ни кыласыз?”дияр иде булса телләре.
Шушы кадәр олы начарлыкка,
Җир-анабыз озак түзәрме?!
Кайда хаклык,кайда соң дөреслек?
Талның да бит белә киләсе.
Шуңа әрнеп, көне – төне
Тамчы булып тама күз яше.
Чын әниләр кеше булсын диеп,
Тәрбияли һәрбер баланы.
Авылыбызның әнисенә тиңлим.
Яр буенда үскән талларны.
Бу малай мәктәптә кеше үтергәч, Татарстанның барлык мәктәпләрендә ОБЖ, инструктаж буенча тикшерү уздырдылар, кәгазь боламыгын тикшерделәр. Чиновникларның арт саннарын селкетергә бер сәбәп булды, әйтерсең бу малайның коралга ябышуы мәктәптәге кәгазь боткасына бәйле. Бестолковая система, җүнсез илнең мәгънәсез гамәлләре тагын нинди бәлаләр тудырыр. Кигәвен хаклы.
Сукояр №36415
Сез куйган ссылканы укыдым.
Рәсәйдә күпме кеше үтерелә: политик, экономик һ.б. сәбәпләр буенча? Күпме дөресен сөйләүче журналистлар, депутатлар үтерелде? Моны халык күрми-белми дип уйлыйсызмы?
Мин язган №36412нең 5енче юлын укыдыгызмы соң сез?
Рәсәйдә баручы бардакның(беспредельщинаның сәбәпләрен бераз санап чыктым № 36412дә).
әй Кигәвен №36413
Кытай турында әйткәндә, берәр нәрсә белеп, уйлап әйтәсезме? Кытайның җире күпме, табигать байлыклары күпме, халкы күпме? Рәсәйнеке күпме?
Ликбез: Кытай уч төбе хәтле җирдә(яртысы таулы-ташлы) Рәсәйгә карый ун тапкырдан күбрәк халык асрый. Рәсәйгә һ.б. төбәкләргә дөге сата. Бүген кытай экономикасы зур темплар белән үсә бара. Бүгенге кайбер сыйфатсызрак тауарлары(Рәсәй подвалларында ясалган) бетеп, иң сыйфатлы тауарлар Кытайныкы булачак.
Рәсәй биләмәләрендә (СССР) дөньяның алтыдан бер өлеш җир өсте, өчтән бер табигать(җир асты байлыкларын да кертеп) биргән байлыгы бар иде. Ул байлыклар бүген дә бар. Ләкин, халык кулында түгел.
әй Кигәвен,
тоже дөрес хутаришь - сукалыйсыз, сезнең кебекләр күберәк булса: битараф, разыйлар ... - алга таба монысы да булмаска мөмкин. Алар - бүгенге угрылар, капиталистлар ил байлыгын сатып бетереп, чит ил банкларына салып куеп, моннан таеп бетсәләр, киләчәк буын төп башына утырып калачак. Әле, аларның хыяллары бар: җир-суларыбызны да сатып качарга.
Кигәвен,менә укы шул малай турын да!
http://intertat.ru/ru/eto-interesno/item/23849-desyatiklassnik-rasstr
Эйе,эй Кигэвен,намазын укы да шатлан!
Чонки сез бу илдэн,башкалардан алдарак улеп котылачаксыз.
Э калганнарга тагын да авыр булачак...
дөрес хутаришь. әнә кытайда ,коммунистлар булгач,андый хәлләр юк. бар да нищии,барысында ашау кайгысы,бездә корсак тук,эш юк,иртә таңнан төнгә кадәр,крименал дәреслек булырлык фильмнар: след,улицаразбит. фанари,глухарь, санап бетерерлек түгел.
син капиталистларны синең белә минем шикелле җүләр дип уйлыйсыңмәллә. җүләр булсалар шул кадәрле байлык туплый алмаслар иде. синең белә мин җүләр монда...
дыши глубҗе,нервларыңны ватма. мировой эрвәлүсиә ясап маташма! менә 1.02 дан пенсиә арта. шатлан. намазыңны укы сөеклең белән икәүләп. булганына шатлан. алга таба монысы да булмаска мөмкин...
Мәскәү мәктәбендә укучы, үз укытучысын һәм бер милиционерны (полиционер) атып үтергән, икенчесен авыр яралаган. Класташларының кайберләрен үтергән булыр иде, ике полиция хезмәткәре килеп өлгермәгән булса.
Сәбәп нәрсәдә?
Моны безләргә беркем дә әйтмәячәк.
Минем фараз: "Төп сәбәп, капитализм строенда. Капиталистны синең сәламәтлегең дә, эш белән тәэмин ителүең дә; тәрбияле, инсафлы акыллы, белемле булып үсүең дә кызыксындырмый. Капиталистка капитал тупларга гына кирәк. Аңа кирәк булмаганнар ачтан үләме, туңып үләме, җинаять кылып төрмәдә үләме, капитал бароннарының наркотикларыннан үләме, азмы-күпме байлыгын (йорты, акчасы) тартып алу өчен үтереләме? - капиталистны борчымый.
Рәсәй дә, капитализм төзегән булып маташа. Мондагы хәлләр дөнья капитализмыныкына караганда күпкә хөртиерәк.
Халыкны алдыйлар, талыйлар, үтерәләр - капитал туплап калырга тырышучылар.
Тәрбия системасы юк.
Социализм (коммунизм) төзегәндә, КОДЕКС СТРОИТЕЛЯ КОММУНИЗМА - 12 пункттан торган - бар иде. Анда язылган кайбер әйберләрне Библиядән дә, Коръәннән дә таба алырсыз.
Мәскәү мәктәбендә булган бу хәл - чәчәге - беренче звоногы гына. Мәктәп, иң ярлы балаларның да ата яки анасын талый. Мәктәптә "побор"га акча түләмәгән, уртача киенеп йөргән (яхшы укыса бигрәк тә) балаларны мыскыл итү - тоташ күренеш.
Кемнәрне үстерә, тәрбияли бу ил? Мәскәү мәктәбендә булган бу хәл - чәчәге генә. Әгәр дә илдәге: коррупция, үтерү, халыкны талау, ялганлау дәвам итсә; мәктәпләрдә һәм башка дәүләт оешмаларында халыкны "имү" (добровольно- принудительно) дәвам итсә - орлыклар да өлгерәчәк ләбаса, ягъни, Мәскәү мәктәбендә булган фаҗигалардан да куркынычлары булачак.
Әлбәттә, капиталистларны мондый фаҗигалар борчымый, кызыксындырмый.
Үрдәк, күтенә су керә башлагач кына йөзә башлый, дигән әйтем бар.
Соң булмас микән, господа капиталисты?
М.да га , жанын ни тели торле дэн торле темалар, кон саен остэлеп алышынып тора.
Кеше үлсә генә тикшерәләр шул кабәхәтләрне.
http://maga-rso.livejournal.com/293776.html
Чечнядагы хәлләргә кызыкмыйм. Үзең барып карамагач белеп булмый, монда теләсә нәрсә язарга мөмкиннәр.
Мруның бер кызыгы да калмады.
- << Первая
- < Артка
- 390
- 391
- 392
- 393
- 394
- 395
- 396
- 397
- 398
- 399
- 400
- 401
- 402
- 403
- 404
- 405
- 406
- 407
- 408
- 409
- 410
- 411
- 412
- 413
- 414
- 415
- 416
- 417
- 418
- 419
- 420
- 421
- 422
- 423
- 424
- 425
- 426
- 427
- 428
- 429
- 430
- 431
- 432
- 433
- 434
- 435
- 436
- 437
- 438
- 439
- 440
- 441
- 442
- 443
- 444
- 445
- 446
- 447
- 448
- 449
- 450
- 451
- 452
- 453
- 454
- 455
- 456
- 457
- 458
- 459
- 460
- 461
- 462
- 463
- 464
- 465
- 466
- 467
- 468
- 469
- 470
- 471
- 472
- 473
- 474
- 475
- 476
- 477
- 478
- 479
- 480
- 481
- 482
- 483
- 484
- 485
- 486
- 487
- 488
- 489
- Алга >
- Последняя >>