Матбугат.ру коймасы
неужели син Иркэ анламыйсын,ул ирнен сина кузе тошкэнен,сина бит инде 18 яшь тугел шуны да анламаска.
Кигәвен, минеке 6 меңнән дә артмас әле...
Әйтермен җәйгә, исән булсак...
Кеше әйбер өчен яшәми Кигәвен абзый...Шатлан чүп-чардан котылуыңа. Иреккә чыктым диген.Йөрәгеңне тынычландырырга вакыт. Йөрәгең бит һаман, бирегез миңа куласа, мин җирне тәгәрәтеп атам, ди. Йөрәгеңне сакла. Кеше ялгыз килә дөньяга, ялгыз китә...
Яшәү мәгънәсе яшәү.Аннан тәм, ләззәт ала белү. Моны тоя белү өчен үзеңне кешеләргә бирә белергә өйрәнергә кирәк. Иң зур ләззәт шул.
Ооооой, нәрсә искә төште. Безнең аптекага бер ир кереп йөри.60 тирәсендәдер мөгаен.Матур чиста әдәби телдә татарча сөйләшә.Урысча сүзләр кушканга бәйләнә башлады бит абзыем.Сүзне икенчегә бору өчен профессиясен дә сорадым.Тау инженеры ди.Һич кенә туктатып булмый, икенче яктан караганда туктатасы да килми)))Аның тавыш тембрының матурлыгы!!! сөйләгез, сөйлә, мәйтәм, көн озын тыңлап тора алам тавышыгызны дим)))Сүзнең андый җай аласын көтмәде абзыем, кызарды, бик оста абыстай икәнсең дип чыгып китте тизрәк))))
Ни өчен яздым моны. Кеше шулай үзенең кайда кыйммәтле икәнен аңламый)))
Кигәвен абзый, үзегезнең кыйммәтегезне табуыгызны телим.Бу эш беркайчан да соң түгел...
Хе-хе-хе))) сез мин язганны укыганга шатмын. Мин дә сез язганны укып чыктым. Теләсә ни эшли аласыз)))хет шатланыгыз,хет елагыз дигәндәй)))Сез язганнарны уку миндә шушы өч җөмләлек уй-фикер, хис уятты.
Алма, рәхмәт!
Бу очракта мин Кигәвен дип әйтә алмыйм,Әхмәтзәки абый,сез дип эндәшим инде сез яратканча булсын.Әле генә язмагызны укыдым да,ничектер миңа бик моңсу булып китте.Әйе,кеше яши,яши дә, дөнья мәшәкатьләре бн гомернең көзенә килеп кергәнне сизми дә кала.Сез дә нәкъ менә шул урынга барып җиткәнсез икән инде.Утырып уйлар уйлап,тормышта нинди эз калдырдым икән дип нәтиҗә ясар өчен бер тукталыш ясап алу моменты.Сезнең язганнарыгызга күз салсак шул күренә,тормышыгыз заяга узмаган,өч бала тәрбияләп үстереп,тормыш гөлегез бн бергә озын гомер иткәнегез үзе үк зууур бәхет инде ул.Татар халкында сезнең кебекләр(риясыз,эчкерсез,намуслы) күбрәк булса милләтнең юлы тагын да турырак,җиңелрәк булыр иде.
Алай да бик уфтанмагыз әле,тормыш дәвам итә.Авыл җирендә туганнарыгыз булса умарта алып үрчетеп җибәрегез!Ул сезгә җан тынычлыгы да,үзенә күрә бер кул шогеле дә булыр.С/б чын татар.
эй кигэвен
Гаражымны 18 меңгә саттым. Өч балама 6 шар мең бүлеп бирәм.
№37149 да язылган эчтәлекне аңларлык мөмкинлегегез булмаганга, мин гепле түгел.
эш кызгануда тугел,40менене дэ бирерсен кирэк булса,башына тошсэ,медицинанын бушлай булуы турында,эгэр дэ кеше 6-7мен пенсия алса,анысы да кызганыч,рвач эгэр дэ вакытын житсэ 4 милион да коткармас.
хе, син 4 мен акчаны кызганып утырасын. Мина берэунен корсагын ачып караган очен генэ 20 мен алуын эйттелэр.
Э Бит Кигэвен дорес эйтэ,этигэ операция ясатканда акча точно шулай алдылар,хирургка 3 мен,анестез.1мен,лэкин файдасы булмады, операциядэн сон эти улде,яшэсен рэсэйдэге бесплатная медицина.
Минем дэ сатасы бар гаражны.нэкъ синенчэ. Купмегэ саттын?
Строгие рамки - коры, җитди, кырыс,катгый кысалар(га салынган). Үзеңә кирәкле сүзне сайла шуннан. Насыщенность (раствора) - эремәнең туендырылуы, күчерелмә мәгънәдә бай тулы, бай эчтәлекле булу мәгънәсендә.
http://radiostationawards.ru/nominations/volga#station_253
АЛдынгы БИШлектэ-ДҮРТесе башкорт,татар РАДИОсы ! ! !
зинһар, бу сүзләрне җөмлә эчендә генә тәрҗемә итәргә мөмкин.
строгие рамки, насыщенность сузларен татарчага тэржэмэ итэргэ булышыгыз эле.
Гафу, М.ручылар, фикерләремне кичә (Кырым турында) әйттем. Бераз сүрелеп алсагыз да була.
ГАРАЖ САТЫП КАЙТЫП КИЛӘМ
Шатланырга тиешмен дә, нишләптер, моңсулык өстенлек итә.
Үз гомеремдә, дүрт гаражга ия булдым. Өч мотоцикл (Иж Планета, Восход, Иж Планета); өч ярым машина (копейка, Ока, семёрка, Ма - тиз) ала алдым. Алган техникаларым барысы да "нулёвка"(пробег) иде. Ремонтлап газап чикмәдем; чиста йөреп, чиста килеш сатып җибәрә алдым.
"Бакча"ны да үз кулларым белән төзедем.
Бу дөньяга беркем дә мәңгелеккә килми.
60 яшь тулгач, ТатЭнерго бөтен кешене пенсиягә озата иде (хәзер дә шулай икән әле).
60 тулар алдыннан, Оканы сатып, акча өстәп (тегендә-монда баручыларны йөртеп, бераз акча эшләү нияте белән) яңа "Семёрка сатып алдым.
Барып чыкмады. Эштән туктап (пенсиягә озатылып) ике атна узгач, инфаркт булды.
Операция.
Семёрканы саттым. Бакчаны сүтеп алырга (бушлай) бирдем танышларга. Чөнки андагы бакчалар таралып бара башлаган иде. (җәя эчендә генә булса да, Иркәгә әйтүем: Горбачёв бушлай җир биреп, халыкка өстәмә керем булдырырга, ял итәрлек почмак булдырырга мөмкинлек тудырды. Бүген, бүгенге мәганәсез (мәгънәсез) политик-экономик хаоста бакчаларның кирәге юк, алар керем китерми урта кул Рәсәй бәндәсенә).
Соңгы вакытка кадәр сакланып калган, метал дан ясалган (20еллап элек сатып алган идем) гараждагы күп еллар тупланган "байлык, чүп-чар"ны авылдагы дусларга (бушлай) биреп җибәрдем.
Инде: бакчам да, техникам да, гаражым да юк.
Барып, нәрсәдер ясап-көйләп, киләчәк өчен планнар корып утырыр почмагым да калмады.
Гаражның (4 гараж арасындагы иң очсызлысы) аз гына акчасын өч балама бүлеп бирәм, тип-тигез итеп. Нәзерем шулай. Берәрсе кабул итәргә теләмәсә дә, кулларына тоттырачакмын, Аллаһы боерса.
Миңа пенсиям җитә. 12 меңнән артыгырак. 4 мең фатирга, 2 - 3 мең даруга (әле, операцияга барасы бар. Анда да акча сорыйлар икән, анастезиолог һәм хирург кесәләренә. Казанда инвалидтан: 1 мең - анастезиолог; 3 мең - хирург алган. "Чаллыда кыйммәтрәк", - дип сөйлиләр).
Әйтүе ансат ул: "Бирмәгез ул оятсызларга", - диеп.
Әйе, бүген: бакчам да, транспортым да, гаражым да; барып-тикшереп кайтасы урыннарымның соңгысы да (китте) бетте.
Бер яктан - мәшакәтьләр бетте. Икенче яктан - "күкрәп" яшәгән заманнар артта калды.
Гараж сатып, уйланып, кайтып киләм ...
- << Первая
- < Артка
- 344
- 345
- 346
- 347
- 348
- 349
- 350
- 351
- 352
- 353
- 354
- 355
- 356
- 357
- 358
- 359
- 360
- 361
- 362
- 363
- 364
- 365
- 366
- 367
- 368
- 369
- 370
- 371
- 372
- 373
- 374
- 375
- 376
- 377
- 378
- 379
- 380
- 381
- 382
- 383
- 384
- 385
- 386
- 387
- 388
- 389
- 390
- 391
- 392
- 393
- 394
- 395
- 396
- 397
- 398
- 399
- 400
- 401
- 402
- 403
- 404
- 405
- 406
- 407
- 408
- 409
- 410
- 411
- 412
- 413
- 414
- 415
- 416
- 417
- 418
- 419
- 420
- 421
- 422
- 423
- 424
- 425
- 426
- 427
- 428
- 429
- 430
- 431
- 432
- 433
- 434
- 435
- 436
- 437
- 438
- 439
- 440
- 441
- 442
- 443
- Алга >
- Последняя >>