Матбугат.ру коймасы
кем без?
котлау кирәкме?
Татар хатыны
Түземлекләр җиткәч чигенә,
Сынау килгәч туган иленә,
Килеп басты татар хатыны
Көрәш сызыгының чигенә,
Ак яулыгын салып иңенә.
Килеп басты чишмә буеннан,
Чиләкләрен ташлап иңеннән,
Килеп басты яшел болыннан,
Килеп басты алда иреннән.
Аумасын дип, биек манарам,
Терәк булыйм диеп аңарга,
Ялкын булып үзе янарга,
Ватанына кайнар сүз бирде,
Сокландырып бүген һәр ирне.
Күкрәгенә кысып Иманнын,
Җиңеп чыгарына инанып,
Йолдыз булып үзе атылды,
...Халык диңгезнең төбеннән
Берәмтекләп, сөеп җыелган
Сөембикәләре милләтнең
Кан-көрәштө күпме җуелган.....
Исемнәре җырга уелга.
Энҗе калфак, көмеш беләзек.
Калын толым, нечкә бил-нәзек,
Тәлир тәңкә, чиккән кулъяулык
Югалмасын дисәң, шул байлык,
Саклап калыр бары уяулык.
Илләре дә матур илләре,
Ах, кырыс шул заман җилләре...
Саклап калыр гүәл затларын
Арсландай батыр ирләре,
Булатлары, иң тимерләре...
Л.шагыйрҗан
№36944 Чиксез зур рәхмәт Сиңа! Чын ир-егетләр барлыгына горурлык хисе уяттың. Үзеңне дә барлык хатын-кызлар исеменнән үткән бәйрәмнәр белән! Хатын- кызлардан кадер, хөрмәт, наз күреп яшә! Өч малай үстерүче әни.
интернеттан бер хэбэр укыдым эле,Р.Кадыров доброволец чеченнарны жыеп Крымга барырга жыена,тэртип урнаштырырга,рус халкын хэм русча сойлэшуче халыкларны якларга,Россиянен шундый кочле сакчысы,яклаучысы булганда,безнен дэ кунеллэр тыныч Россия очен.
Бәхет ул –котлауга лаек булган хатын-кызларны гына 8 март бәйрәме белән котлау мөмкинлеге булу. Шуңа күрә, әйтәсе килгәнем шул: Бәйрәм белән сезне хатын-кызлар! Барчагызны да!
Гүзәл затлар!
Кадерле кызларыбыз, апа-сеңелләребез! Ихлас күңелдән сезнең барыгызны да Халыкара хатын-кызлар көне – 8 нче март бәйрәме белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Бу күркәм яз бәйрәменә без – яңа гына тормыш юлына аяк басып килүче балалар да, чәчләре чаларган ветераннар да – ел буе әзерләнәбез, дулкынлану хисе белән көтеп алабыз. Янәшәсендә хатын-кыз булган ирләр тагын да көчлерәк, тәвәккәлрәк, игелеклерәк булырга омтыла.
Сез безне игелекле гамәлләргә канатландырасыз, ир-атларның каты йөрәген ягымлылык, өмет чаткылары белән җылытасыз. Бүген сез, ир-атлар белән бертигез дәрәҗәдә, тормышта да, гыйлем һәм хезмәт өлкәсендә дә чиксез югарылыкларга ирешәсез. Сез - һәр эштә үрнәк булырлык профессионаллар. Гаилә учагын сүндермичә тоту, тормыш иптәшләрегезнең, балаларыгызның, туганнарыгызның көнкүрешен тулы канлы итеп тоту да иң беренче чиратта сезнең җилкәгә төшүен исәпләгәндә, сезнең батырлыгыгыз аеруча сокландыра.
Кадерлеләребез! Язның иң гүзәл бәйрәмендә сезгә чын күңелдән шатлык-куанычлар, җылылык телибез. Бу көнне генә булса да, ир-атлар, түземлегегез, йөрәк түрләрегездә яшәүче игътибар-ихтирамыгыз өчен, сезгә берөзлексез рәхмәт сүзләре ирештерсен. Йөзләрегездәге елмаю, җылылык 8 нче иарт көнне генә түгел, ә һәрвакыт сезнең юлдашыгыз булсын. Язның үзе кебек матур, сокландыргыч булыгыз.
Хатын-кыз һәм яз – тормыш башлангычы, нәсел дәвамы, дөнья матурлыгы – гомумән, кешелек дөньясының иң зур кыйммәтләре. Сездән башка тереклек дөньясын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Табигать биргән гүзәл үзенчәлекләрегез нәтиҗәсендә, нинди генә эшкә алынсагыз да, нәрсәгә генә кагылсагыз да, барысы да матурлыкка, ягымлылыкка төренә.
Без, ир-атлар, нинди дә булса уңышларга ирешкәнбез икән, иң беренче чиратта, сезгә бурычлыбыз. Сез безне батырлыкларга дәртләндерәсез, үз көчебезгә ышанычны куәтләндерәсез, уйланылмаган хаталы адымнардан саклыйсыз.
Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!
Админ, сәгатеңне дөреслә әле! 0:11
8март Хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итәм!!!Мручылар уңышлар сезгә,миннән сезгә букет розалар!!!
җәбри, Кигәвендэй "филусыфлар" (узлэренэ нэрсэ кирэк икэнен белми торган)басты доньяны. Главное нэрсэдер сойлэргэ, нэрсэдер селкенгэн сурэт ясарга. Безнен кибет артындада шундый 4-5 филусовлар бар, бераз баш тозэткэч тотыналар мин сина эйтим, Сократ почмака баскан мескен бала кыяфэтендэ кала))))
Тукай премиясе битенэ керегез!
Татар,син саташтыңмәллә? монда филусыфлар сүләшә,ә син матматикадагыдай исбатла дисең.
филәсуфиядә теоремалар юк,нечего доказывать ,филәсуфия батенька!!!
саташма. кигәвен геометрия дәресендә түгел сиңа нидер исбатларга. барда ляляля ди...
Татар,Кигәвен глушителен куймаган мени?
Кигәвен, вот узеннен ук буш суз-юк суз сойлэвенне исбатладын. Буш суз сойлэмэсэн исбатларга кирэк, э синдэ ул юк, бары тик урыслар эйкэнчэ просто "сотрясение воздуха"
Кигэвенгэ андый катлаулы эшлэр кушмагыз эле
Татар, буш сүз - .ук сүз, юк сүз.
Сезнең белән аралашу - .ук ашауга тиң, хушыгыз.
Кигәвен, эйдэ шул "Татарстан Югары Советында кат-кат тикшереп, тәгаеньләгән" алфавит белэн алдагы постынны кабатлап язып курсэт эле, чагыштырып карыйк, кайсысы унайлырак икэн.
- << Первая
- < Артка
- 358
- 359
- 360
- 361
- 362
- 363
- 364
- 365
- 366
- 367
- 368
- 369
- 370
- 371
- 372
- 373
- 374
- 375
- 376
- 377
- 378
- 379
- 380
- 381
- 382
- 383
- 384
- 385
- 386
- 387
- 388
- 389
- 390
- 391
- 392
- 393
- 394
- 395
- 396
- 397
- 398
- 399
- 400
- 401
- 402
- 403
- 404
- 405
- 406
- 407
- 408
- 409
- 410
- 411
- 412
- 413
- 414
- 415
- 416
- 417
- 418
- 419
- 420
- 421
- 422
- 423
- 424
- 425
- 426
- 427
- 428
- 429
- 430
- 431
- 432
- 433
- 434
- 435
- 436
- 437
- 438
- 439
- 440
- 441
- 442
- 443
- 444
- 445
- 446
- 447
- 448
- 449
- 450
- 451
- 452
- 453
- 454
- 455
- 456
- 457
- Алга >
- Последняя >>