Матбугат.ру коймасы
что и следовало доказать)) яшь балалы хатын эчеп йөрми ул)) ялгыш үз нигын куеп җибәргәнне сизми калган сәйлән. аннары төрле ысуллар белән бу хатасын акларга тырышкан. Ә хәзер шыпырт кына карап утыра нишләрләр икән дип. Күпмедер вакыттан соң "мин монда сирәк керәм хәзер, яки бөтенләй керми башладым хәзер, үз исемемне күреп кенә кергән идем. фәлән-төгән дип сәйлән исеме белән язачак. ә гомумән алганда сайттан чыгып тормый ахыры))
Рөстәм Зарипов, "...Сәйләннең әсәре, картларга, тактлы гына, йомшак кына шәкелдә китәргә, яшьләргә юл бирергә вакыт икәнлегенә ым кагу сыман, миңа калса..."
Ә миңа калса, Рөстәм, язучылар берлеге яшьләр белән, хәтта, артык "нянчится". Кая карама, әле бер чара, әле икенче. "Идел" дә яшьләрнеке, гәҗитләр дә, журналлар да бар, яз да яз гына... Без "үскәндә" елга бер тапкыр чыга иде "Идел" альманахы. Бармы ул бездә яшьләр белән картлар проблемасы? Инде ничә әдәби суд булды, Сәйләнгә генә тияләрме? Аннан соң, "суд" бит ул уен, спектакль, шул уен аша әсәргә ниндидер анализ ясала, мин дә үттем аның аша, теттеләр генә тәнкыйть секциясе белән шигърият секциясе, ике сәгать буена, аптырап, елмаеп утырдым, тик бер генә хәрефен дә үзгәртмәдем һәм, ел йомгаклары буенча ул әсәр журналда беренче урынны алды, иң яхшы әсәр буларак. Әгәр дә шунда сынып, язганымны "төзәткәли" башласам, булмый иде. Сәйләнгә дә шуны әйтәсем килә, үз-үзеңә, язганыңа ышанычың бар икән, бирешмә, җәнҗаллы юллар эзләмә, тын гына эшлә, башкаларга ияреп әхлак вә этика кысаларыннан чыкма.
Сезнең алда пеләш башымны иям!
Хәзер аңладым. Исерек башташ Эхем-эхем никларны бутаган икән. Менә сиңа кирәк булса. Шаккатарсың.
Эхем-эхе ,Туган көнең бн котлыйм! Исәнлек-саулык сиңа!
Сезнең алда пеләш башымны иям!)))))
Әстәга, бу пеләш баш нигә Сәйлән исеменнән язган соң әле? Аңламадым.
Сәйлән әйбәт үтүкләгән бит картлачларны...
Шул өсте-өстенә кирәксә-кирәкмәсә үтүкләп йөргәнгә яратмыйлар ич инде Сәйләнне. Шуңа суд карары каты булгандыр.
Менә мруда да иң күп әнчек эт көчекләре чинавына ике кеше эләгә:Сәйлән белән Рөстәм Зарипов.
Иркә белән Авыл апаен да әнчек эт көчекләре эзәрлекләп әллә нишләтеп бетерделәр. Баксаң шул Сәйлән белән Рөстәм Зарипов булгандыр әле.
Эхем-эхе, туган көнеңне иртән үк үткәрә башлагансың бугай, ату шушы вакытта ук йокларга ятмас идең. Ярый, Конститутсия көне белән дә, туган көнең белән дә кайнар котлыйм, тынычлап йокла.
Аныж каравы яңарыш булырые,әдәбиятка яңа сулыш өрелерие , хәзер агым юк, отстой застой ясады. Агым булсын өчен застой ясаучыларны кубару кирәк.
1937еллар түгел дип шатланам...
язучылар союзында берничә генә язучы калырие...
гә һәм Рөстәм Зариповка дигәне төнеп калды
Рөстәм әфәнде! Сезнең фикерне ишетү миңа кызыклы.Ни дисәң дә,мруда оятсызларчв сезне мыскыллауларга карамастан,сабыр гына үз фикерегезне дәлилләп язуыгызны ташламыйсыз.Монда язучыларга кайчан да булса акыл кереп, кешечә аңлаша башлауларына өмет өзми үз фикерегезне җиткерә барасыз.Сез миңа, ишәкне укыта торгач,акыллы җан иясенә әйләнергә мөмкин дигән фаразны исбатларга теләгән киребеткән аспирантны хәтерләтәсез.Сезнең алда пеләш башымны иям!Мин дә ук “суд”ны укыгач,Сәйлән яклаучы итеп Искәндәрне дөрес сайлады микән?-дип уйлап куйдым.Фәнзаман,молодец,ипле һәм төпле яклаган.Аннан миндә, гаепләү ягы сулка алдан ,әзерлек белән килгән,ә яклау ягына судка килгәч кенә Сәйлән әсәрен тоттырганнар дигән шик туды.Дөресен әйткәндә,мин судның журнал вариантына бик ышанмыйм,чөнки анда төрлечә шомарту,төшереп калдыру,фикернең мәгънәсен үзгәртү күренешләре булмый калмагандыр.Анысы безгә билгеле түгел.Әмма анда язылганнарны укыгач та мин:”Бу хатынның теле шулай әйтергә теле ничек әйләнде микән?- дигән уй баштан чыкмады. Ә Сәйлән сабыр икән! Аның урынында үтүкле Хәмдүнә кирәк булган ,югыйсә! Әй,алай дисәң,Сәйлән әйбәт үтүкләгән бит картлачларны...Менә мруда да иң күп әнчек эт көчекләре чинавына ике кеше эләгә:Сәйлән белән Рөстәм Зарипов. Көнләшмәсәләр, урынлы -урынсыз өрмәсләр иде.Так держать!-диясем килә.
Электр энергиясенә әлегә чикләү кертелми:
http://elknews.ru/?page=fullnews&news=11476&category=main
Эхем-эхем, “Идел”нең 11 саныннан Сез тәкъдим иткән әдәби суд материалны табып укыдым. Аңа шәрехләмә бирер өчен Салтыков- Щедрин каләме кирәк. Сәйлән тирәсендәге персонажлар һәммәсе дә нарцисс, үзләрен “гаепләнүче”дән акыллырак, өстенрәк санап кына калмый , берсе хәтта даһилыкка дәгъва кыла...Ул поза, ул тон, вәкарь... Яклаучы ролендәге Сираҗи да гомуми тенденциядән тайпылуны кирәк дип тапмаган. Һәм ул үз вазифасына салкын караган дип саныйм. Зирәк адвокатка хөкемдарларның үзләрен кәҗә калдырырга мөмкинлекләр хәттин ашкан иде. Гаепләүче демогогиясен җебен җепкә сүтүгә керешкәнче, хөкем итүчеләрне селкетеп, тетрәтеп алу кирәк иде, югыйсә. Әйтик, казыйга, Адлер ага Тимергалин тәнкыйтенә таянып,гарәп телен белмәгән килеш Изге Китапка алынуы , шул хезмәтнең әдәби журналда ике ел буе язучыларның яңа әдәби әсәрләре чыгуын бөяп ятуын сәбәп итеп, аны кире кагу омтылышы ясарга мөмкин иде. Аннары гаепләүче уздырган, кыскачасы,” картлар шәп яза, яшьләр яза белми” фикеренә чат ябышып, аның шәхси (гаепләүченең романы бу журналда дөнья күрә), һәм өлкән яшьтәге тар даирә мәнъфәгатьләрен кайгыртуы хакында батырып әйтеп, гаепләүчене бу процесстан читләштерү мәсъәләсен кабыргасы белән кую җае юк түгел иде. Сәйләннең әсәре, картларга, тактлы гына, йомшак кына шәкелдә китәргә, яшьләргә юл бирергә вакыт икәнлегенә ым кагу сыман, миңа калса... Фәнзаман ага яшь авторны алмаш дип санавын һәм аның килүенә ихлас куануын белдерсә, башкаларның реакциясе төрлеч... Язмадан , бәгъзеләр әдәби мәйданны хәтта яшьләр журналы “Идел” өчен дә бушатырга атлыгып тормыйча терсәк тырпайта булып аңлашыла. Тукайның , сүзгә сүз хәтерләмим, ялгышсам, гафу, акчага кәрт сугу турындагы бер шигырендә , “ "бозмасын уен ямен, акчасы беткән кеше, бозмасын яшьләр табынын күптән яше үткән кеше” юллары бар... Әдәби журналлар , алар тирәсендәге ыгы-зыгы хакында язган дип торышлы...
Дөньяда сүзебез бар - үзебез юк
(Акмулла)
Дөньяда үзебез бар - сүзебез юк
(телсез татар)
дорес, Кайда яла ягу күрәсең? Ни бар шуны әйтүне яла ягу дип атау, үзе яла ягу була. Вообщем то, бусы инде Ф.Б. репертуары. Милләт фаҗигасен дә пиарга әйләндерүчедән ни көтеп була тагы???
Ф.Бэйрэмовага яла якмагыз,молодец Фэузия апа,нык тор.
- << Первая
- < Артка
- 466
- 467
- 468
- 469
- 470
- 471
- 472
- 473
- 474
- 475
- 476
- 477
- 478
- 479
- 480
- 481
- 482
- 483
- 484
- 485
- 486
- 487
- 488
- 489
- 490
- 491
- 492
- 493
- 494
- 495
- 496
- 497
- 498
- 499
- 500
- 501
- 502
- 503
- 504
- 505
- 506
- 507
- 508
- 509
- 510
- 511
- 512
- 513
- 514
- 515
- 516
- 517
- 518
- 519
- 520
- 521
- 522
- 523
- 524
- 525
- 526
- 527
- 528
- 529
- 530
- 531
- 532
- 533
- 534
- 535
- 536
- 537
- 538
- 539
- 540
- 541
- 542
- 543
- 544
- 545
- 546
- 547
- 548
- 549
- 550
- 551
- 552
- 553
- 554
- 555
- 556
- 557
- 558
- 559
- 560
- 561
- 562
- 563
- 564
- 565
- Алга >
- Последняя >>