поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Матбугат.ру коймасы

№37914 / 24.04.2014 18:01:49

Хе, менә сиңа елак - ярдәм. Син бит, сеңлем, элек Гадел сүз нигы белән яза идең, шулаймы?

№37913 / 24.04.2014 17:50:09

Энҗебикә язган(карманы юу турында): "Әниең моны үзе өчен эшләгән инде. Син дә эшләргә тырыш"

Мин әниемнең бу тормышта бик күп авырлыклар күреп, бер көн рәхәт, тынычлык күрмичә бу дөньядан вакытсыз китүе турында язган идем. Туганда ул да гөнаһсыз сабый булып тугандыр. Бәлки, син уйлаганча нәсел-нәсебенең гөнаһлары өчен җавап биргәндер дип әйтәсем килгән иде. "Син дә эшләргә тырыш" - син дә әниеңнең юлын үтәргә тырыш дигән сүзме бу. Юк, әнием минем өчен әүлиягә тиң булса да, ул күргәннәрне кичерәсем килми минем, юк.

Сез бит башка кешеләр турында ҮЗ КАЛАНЧАгыздан торып фикер йөртәсез. Менә мин шулай яши алам бит әле, димәк, бүтәнннәр дә яши алырга тиеш дисез. Башкача яшәүчеләрдән чирканасыз хәтта. БОМЖлар БОМЖ булмас иде, башка гаиләдә тусалар, башка шартларга эләккән булсалар.. Сез дә, гафу, Энҗебикә була алмаган булыр идегез. Сезне Энҗебикә итәр өчен ШАРТЛАР булган, димәк!

№37912 / 24.04.2014 17:16:29

Куклэрдэ язылган тэкъдиренне берничек тэ узгэртэ алмассын,коферлегене куып утырма,тэкъдиремне узгэрттем дип йоручелэр узлэренен нэкъ тэкъдир буенча яшэулэрен анламыйлар.

№37911 / 24.04.2014 08:58:28

ярдәм итегезгә

интекмә, бәбкәм, булмый икән ташла бу эшеңне

№37910 / 24.04.2014 08:01:27

Түбәндәгеләрне укыгач, күптән түгел укылган бер цитатаны искә төшердем:

"Үзең беләсең бит, хатын-кыз халкын бар нәрсәдән дә махрүм итеп була, үпкәләми ул аңа, ләкин үзенә юк акылны башкаларга бирүне тыя башласаң кара тавыш чыга."

№37909 / 24.04.2014 00:23:33

ярдәм итегез, ))) бер мәлгә син миңа кемнедер хәтерләтеп тә куйдың әле.)))
Кармага килгәндә, ул бит төзәтеп булмаслык нәрсә түгел. Мөселманнар аны үзгәртеп булмаслык тәкъдир диләр. Ләкин тәкъдирне дә үзгәртергә мөмкин. Моның өчен үзеңә генә үзгәрергә, алдарак сөйләнгән һәм әле бик күп телгә дә алынмаган барлык негативтан арынырга кирәк. Әниең моны үзе өчен эшләгән инде. Син дә эшләргә тырыш.

№37908 / 24.04.2014 00:07:48

Соң булса да, беркадәр җавап бирергә тырышып карыйм.)))
Менә моңа тагын бер кат игътибар ит әле:
"Башкалардан көлүгә килгәндә, юк, киресенчә, мин алар өчен дә борчылып утырам әле, гәрчә алар өчен чыгыш ясап керү симәнке чиртүгә тиң булса да."
Куян күк чыгыш ясарга кан калтырап торганыңны белә торып, башкалар өчен чыгыш ясап керү симәнке чиртүгә тиң буламы соң инде? Бу бит әлеге дә баягы теге тынгысыз уйлар галәмәтеннән килә. Син үзең никадәр киресен исбатларга маташсаң да, подсознание бит алдамый. "Яхшы чыгыш ясаучылар" дисең син. Ә ни өчен соң әле синеке начар булырга тиеш ди? Чыгыш ясаучылар синнән кай җирләре белән өстен ә? Шул турыда яхшылап киртеп куй әле син һәм үзеңне башкалардан ким куярга тырышма. Кабатлап әйтәм: залда да синең кебек кешеләр утыра ич. Син алар чыгыш ясаган моментында ук бәя биреп барганга шулай тоела гына ул. Бәя бирмә, теләсә нәрсә сөйләсеннәр, тыңлап кына утыр. Яисә үзең тыңла, ләкин тыңламаган итен дә, үз чыгышыңны гына кайгырт. Шул чагында башкалар да сиңа бәя бирәләр дигән уйлардан арынырсың. Залда да синең кебек үк кешеләр утыра, сиңа яхшы чыгыш ясаган кебек тоелганнары, ышан бу турыда уйлап та карамыйлар хәтта. Алар бары үзләре турында гына уйлыйлар, башкаларда эшләре юк. Шуның белән оталар да. Үз эшеңне генә башкару турында уйларга кирәк, бүтәннәрне тикшермәскә, моның чыгышы яхшы булды, тегенеке начар булды дип кайгырмаска, аңлыйсыңмы? Төртелеп калган икән, бу аның проблемасы, кызганма. Башкалар моны шулай тиеш дип кабул итәләр, кайгырмыйлар. Син үз өстеңә бөтен җир шарында яшәүчеләр турында кайгыртучанлык, күзәтү урнаштырмаган бит, алар өчен җавап бирмисең, үзең өчен генә җавап бирәсең. Шуңа күрә бары үзеңне генә бел, үзеңне генә кайгырт. Үзеңне кайгырту - ул үзең турында яхшы фикердә булу дигән сүз, киресенчә түгел. Үзеңне-үзең мысленно гына ешрак макта, иркәлә, матур сүзләр белән юат. Әгәр моны син эшләмисең икән, моның өчен сиңа моны беркем эшләми, хәтта синең якыннарың да. Әгәр шулай ешрак кабатласаң, менә монысы парадокс, башкалар да сине мактый башлаганнарын күрерсең. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Гап-гади тормыш законнары бу. Моны аңлаган кеше генә сирәк.

№37907 / 24.04.2014 00:04:23

Бик зур рәхмәт, барыгызга да, менә бит сезнең әле бу арада үзегезнең чыгыш ясыйсыгыз да юктыр, бәлки, күпме кеше, вакытын кызганмыйча, үзенең ярдәмен, фикерен калдырды))
Бер сайтта "залдагыларны шәрә итеп, я булмаса унитазда утыра торган итеп күз алдына китер" дип киңәш биргәннән иде хәтта. Мин, Иркә кушканча, бар залны бер кеше итеп җыеп куярмын булмаса))

№37906 / 23.04.2014 23:43:07

ярдәм итегез,))) менә кечкенә вакытта сәхнәдә шулай хис итә идем))) Сәхнә аска ишелә, үзем аваммы-очаммы кебек иде)))))

Ул чыннан да халыктан курку)))Аерым-аерым кеше булып күз алдына киләләр әле алар)))Әнә тегендә фәлән апай, тегендә теге абзый))))
Шунлыктан ике объект калуны гына репетицияләргә кирәк. Ншкъ менә репетиция вакытында конкрет йөзләр булмый, ниндидер бер күп кешеле залны, массаны гына күз алдына китреп була. Реалда булмагач, ул куркытмый да. Аннары шул хәләтне кабатлыйсың гына. Үзеңә дә кызык булып китә аннары.

Паузалар кирәк инде ул, анысы аның инде икенче мәсәлә.Ничек матур итеп уку дип атала.Анысы абзацларга карап була инде аның. Нинди текст тагын. Монотон булмасын инде һәрхәлдә.Дулкын-дулкын...

№37905 / 23.04.2014 23:33:02

"Аннары чыгыш ясар алдыннан, тирән сулыш алып, озынрак паузалар ясарга курыкма. Син озын пауза ясаган арада эчтән кенә үзеңне кирәкле руслога тоташтырып калырга тырыш"

Энҗебикә, бу киңәшең минем өчен түгел бөтенләй))) Чыгыш ясар алдыннан минем йөрәк минутына 260ны тибә башлый, аны һичничек озын паузага күчереп булмый. Шулай йөрәк тибеше иң көчле тибә торган фазага җитеп, туктаган да кебек була әле) Гомумән бөтен уйлау-фикерләү процесслары туктап кала шул минутта, тик курку хисе генә юкка чыкмый(((

№37904 / 23.04.2014 23:24:46

Әхмәтзәки агай дөрес,мин язганнарны кыскартсаң шулай килеп чыгар иде. Мин ничегрәк эшлисе икәнен генә яздым.

Юк, Энҗебикә, ул энергетикага бәйле.Миңа сәхнәдә, күп кеше алдында мине суыралар кебек. Мин - интраверт.Мин үземне бик уңайсыз хис итәм.Ә менә приват, кара-каршы кеше белән сөйләшүне яратам. Шунлыктан залны нәкъ менә бары бер кеше дип хис итәргә кирәк.Үзеңә үзең йозак куйган сыман.Кайсы кшеләр - экстраверт. Аларга күп кеше каравы, булуы кирәк, алар шулай тулылана.

Әйтик, мин реалда мыру публикасыы очрашсам, мин авыз да ачмыйча тыңлап утыручылар арсында булыр идем. Реалда озак тыңлап утырырлык публика җыю кыен. Мөмкин дә түгелдер бәлки. Озак итеп мин юмор гына тыңлый алам, ха-ха-ха килеп. Миңа классташларым дәгъвә белдергәннәре бар, син Мәгъфүр белән генә сөйләшә идең дип.Ә мәрхүм Мәгъфүр, әти, минем бер апам кебек юктан юмор ясый алучы иде.

№37903 / 23.04.2014 23:14:32

Ләкин алдан әйтелгәннәр әле бөтенләй үк өмет юк икән дигән сүз түгел)))
Әнә Иркә дә язып куйган икән, колак сал. Ул гадәттә проблеманың икенче ягыннан торып бик файдалы киңәшләр бирә. Миңа аның чыгышы, гадәттә, шуңа күрә ошый да.
Хәзер кайберләрен үземнән чыгып, конкрет киңәшләргә күчәм.
1. Залдагылар сине яраталар, синең чыгышыңны һәрчак көтеп алалар, көлемсерәүләре сиңа теләктәш булу йөзеннән аларның йөзләрендә чагылыш таба, чөнки син бик оста итеп иң кирәкле, файдалы нәрсәләр турында гына сөйлисең. Алар синең үз эшеңнең остасы булуыңны беләләр, бәялиләр, бик күптәннән хөрмәт итәләр, син аларга һәрчак кирәк. Никтер син генә бит киресен исбатларга маташасың. Бу җимергеч уйларыңны башыңнан чыгарып ташла, үзеңне башка көйләүләргә күчер.
2. Залда утырган иң якын танышыңа я дустыңа сөйлим диеп уйла. Бүтәннәрне күз уңаеннан сызып тор, янәсе алар сине күрмиләр дә ишетмиләр дә. Әгәр бу киңәш ярамаса,
3. Публиканы дәһшәтле бер көч итеп тоярга тырышма. Анда да синең кебек кешеләр утыра ич. Гади бул, иң әүвәл публикага эчкерсез елмай, аларның һәрберсен дустың, ерактагы танышың итеп күр. Ышан, алар моны сизәчәкләр һәм сиңа карата аеруча мәрхәмәтлерәк булачаклар: син үзең публиканы шул ешлыкка көйләп өлгердең. Аннары чыгыш ясар алдыннан, тирән сулыш алып, озынрак паузалар ясарга курыкма. Син озын пауза ясаган арада эчтән кенә үзеңне кирәкле руслога тоташтырып калырга тырыш, ягъни уеңнан гына ике арага "күзгә күренмәс электр чыбыклары тоташтыр", шулар аша энергия йөреп торырга, энергия алмашы булырга тиеш. Иркә моны публика белән контакт урнаштыру дип атаган.
4. Чыгышыңны тагын бер карап чык, кирәкмәгән урыннарын сызып ташла, кыскарак тотканың яхшы. Әгәр күңелдән хәтерләсәң, язмаңа күз төшереп алу да җитә. Иң яхшысы: кармыйча хәтердә калганнарны сөйләп чыгу. Чыгыш барышында да озынрак паузалар( 5 секунд) алып, хәтереңне барларга тырыш.
5. Чыгышыңны югары ноталарда ымсындыргыч итеп төгәллә һәм Карнегины укы.

№37902 / 23.04.2014 23:13:13

Әхмәтчәки,

№37901 / 23.04.2014 23:06:49

ярдәм итегез"!!! №37886 га,

Ярдэм гә өстәп әйтәм: "Сәхнәгә чыгасың икән, чыкканда ук: җырчы булсаң - күңелең җырлап чыксын; драма артисты икәнсең - сәхнәгә чыкканчы ук рольгә кер. Уңышлар!"

№37900 / 23.04.2014 22:52:30

Кинәш
№37897 / 23.04.2014 22:35:21

Курку, шикләнү балачактан килә дигәнең белән килешәм мин. Мин - авыл баласы, без бит "кеше нәрсә әйтер" дигән лозунгны алга куеп үстек. Кеше янында болай дип әйтсәм, бу киемемне киеп чыксам көлмәсләрме диебрәк. Шуңа да бала чагымда җырлый белүемне дә, шигырь-хикәяләр язгалавымны да яшерә идем.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»