Матбугат.ру коймасы
Хе, ил башлыкларының байлык җыюына шаккатма, алар дәвалап булмый торган нәфес чире белән чирлиләр. Аларның бу чирләре азганнан аза гына бара. Кызганыч, авырлыгы гади халыкка төшә.
Ул Ил башлыкларының котырып байлык җыйганына шаккатам. Мескеннәр, акча коллары аларны ничек үзләре белән алып китәрләр икән? Иң яхшысы харам малдан котылу бит инде. Иркә юлын күрсәткән әнә. Берәү дә мәңгегә килмәгән, барыбер җавап бирәсе була.
Иркә, беләм, медиклар да бик зарлана. Аларга да тынгы юк. Компьютер дигән нәрсәдән дер калтырап торалар. Дәвалау булмый инде, болай да ярты көн кәгазь тутырып үтә диләр. Ручка белән тизрәк, ә төймәгә баса башласалар, бөтенләй эш харап бит. Диспансеризацияне каян уйлап таптылар, медсестралар шуның белән шөгыльләнә. Алар да врачка әйләнеп беттеләр тәмам.
Сайлаулар ничек узды?
Сөеклем белән аерым-аерым барырга туры килде. Оныкларны: алып барып та, калдырып китеп тә булмый - берсе авырып тора иде.
Сөеклем мәктәп укучыларының бер урнага чиратка тезелеп торганнарын күреп сораган: "Болар монда нишлиләр?"
- Сайлыйлар.
Хәзер сайлауга катнашу хокукы ничә яшьтән башлана ул, кем белә?
Дак, мөгаллимә, мин дә шул турыда...
Бар җирдә дә шул хәл.33 ел яратып эшләгәнне соңгы 2-3 айда эшлисе килми башлады...Кошмар өсте-өстенә өстәлеп тора.
Иркә, дөрес әйтмәдең. Укытучыларның элеккегечә укытасы килә, мөмкинлек юк. Ә балаларның белем алырга теләкләре зур, укытучы кирәкмәгән эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителгән. Җан авазы шул турыда сөйли бит. Җаныкаем, башлангычларда дәрес бирә торгандыр. Киңәш бирәм:
1. Сыйныф сәгате белән ата-аналар җыелышына телдән генә әзерлән, планны тезислар формасында гына яз.
2. Күрсәтмәлелекнең элек кулланганнарын әзерлә.
3. Җыелыш өчен докладыңны да тезислар белән теркә. Карап алырсың да күбрәк өстәп карамыйча сөйләрсең.
4. Балаларны конкурска әзерли тор көн саен.
5. Дәфтәрләреңне тәнәфес араларында мәктәптә үк тикшереп кайтырга өйрән.
6. Эл. журналны көнендә тутырып барырга тырыш.
7. Дәресеңә кеше кермәсә, физминут ясатып тормаска була, күбрәк эш белән шөгыльләнегез.
8. Дәресеңә кеше керәм дисә дә коелып төшмәскә өйрән, дәресеңне ничек бар, шулай уздыр, чөнки синнән артык берәү дә ул дәресне уздыра алмый. Админ анализ ясаганда каршы килмә, барысы белән дә килеш, ярар диген.
Иркә,энтузиастлар заманы ътте инде)))
җан авазы),
сочувствую))))Шулай итеп мәгарифне юк иттеләр.Укытучыларның укытасы, балаларның укыйсы килми...
Ят та йокла, валерианканы кабып!
Минем дә нормальный кешеләр кебек эштән кайткач, "эш"тән ял итәсем килә. Юк, син иртәгә дәресеңне, сыйныф сәгатен, ата-аналар җыелышын ничек үткәрәсеңне уйла, аннан аның планын яз, интернеттан, китап-журналлардан материал җый, күрсәтмәлек әзерлә: кис, буя, ябыштыр, җыелыш өчен доклад, презентация әзерлә, конкурста катнаш, балаларны конкурска әзерлә, дәфтәр тикшер, электрон журналыңны тутыр (интернет эшләсә-эшләмәсә дә)... Эштән кайтышлый аптекка кереп, валерианка, афабозол ишеләрне алырга онытма. Иртәгә дәресеңә директор я завуч, РОНО вәкиле я "Казан кешесе" (һич булмаса "родитель") кереп утырырга мөмкин. Дәресеңдә сингапур технологиясен кулланырга, ЕГЭ, ГИАга әзерләнү ысулларын күрсәтергә онытма. Иң мөһиме: дәреснең иң мөһим урынында бүленеп, физкультминутка ясатып ал)
эшлэп килгэнме ул акча?
Кызганыч, татар нихэтле генэ бай булса да, акчасын миллэт файдасына тотмаячак.
Анысы билгеле инде.
Картлач))) ник сикеренәсең шулай..
Без шатланып бетә алмыйбыз Шәймиев байлыгына. Җитми башласа, менә тиздән налог с продаж түләрбез...
Син дөрес әйтәсең))) мин күз алдына да китерә алмыйм аның хәтлене? Ни эшләр идем??? Көнгә өч тапкыр ашыйм, сәләмәтлек өчен җәяү йөрим. Өчстемә 2-3 елгп бер күлмәк алам, алары да эленеп тора. тузмый, аяк киеме генә туза җәяү йөргәч))))Эшләгән акча аңа җитә)))
Хәтә... Минем акчам булса татар телендә урта белем бирүче мәктәпләр ачар идем. Төгәл фәннәр юнәлешендә.Балаларның кайтып китәсе килмәс иде.Анда билгеләр булмас, бәлки елга бер нәтиҗә чыгару өчен формаль контроль эшләр булыр иде.
Байлык-бер айлык,
Хэерчелек-мэнгелек!!!
Мәктәп яшендәге кыз балалрындагы яулыклар белән көрәшү- радикализм белән көрәшү????
http://www.azatliq.org/content/article/26585667.html
- << Первая
- < Артка
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- 241
- 242
- 243
- 244
- 245
- 246
- 247
- 248
- 249
- 250
- 251
- 252
- 253
- 254
- 255
- 256
- 257
- 258
- 259
- 260
- 261
- 262
- 263
- 264
- 265
- 266
- 267
- 268
- 269
- 270
- 271
- 272
- 273
- 274
- 275
- 276
- 277
- 278
- 279
- 280
- 281
- 282
- 283
- 284
- 285
- 286
- 287
- 288
- 289
- Алга >
- Последняя >>