поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
18.05.2024 Җәмгыять

Улы белән биер дә әле ул - 7 ел түшәктә яткан Ләйсән Фәйзуллинага ярдәм көтмәгән яктан килгән

Мәктәптә дәрес биргән вакытта педагогның башына плафон килеп төшүе, аны паралич сугуы турында язган идек. Ул креслода гына хәрәкәт итә ала.

Мәләвездә яшәүче блогер, "Изгелек планетасы" Бөтенрусия хәйрия фонды вәкиле Сергей Глухов Ләйсән белән башта социаль челтәрдә, аннан якыннан таныша. Укытучыга ярдәм итүләрен сорап депутатларга чыга. Аның Мәскәүдә яшәгән дусы Андрей Макаров билгеле музыкант, шансонье, блогер Владимир Курский белән Мәләвезгә Ләйсән Фәйзуллинаның хәлен белергә килә. Коляскага акча җыю турында игълан иткәннән алып 10 көн эчендә кирәкле күләм җыела. Ике атнадан 700 мең сумлык электр белән идарә ителгән кресло сатып алалар.

Ләйсән ханыма заманча кресло, аңа өстәп компрессорлы ортопедик матрас бирү тантанасына Сергей Глухов, фондның урындагы вәкилләре Фәнир һәм Фәнүр Ишбаевлар, Коммунистлар партиясенең урындагы бүлекчәсе әгъзасы Валентин Серов катнашкан. "Актив тормыш алып барырга ярдәм итә алганыбызга шатбыз, тизрәк савыгыгыз", - ди алар һәм 12 июньдә Владимир Курский катнашлыгында Мәләвездә узачак концертка чакыралар.
 
Ләйсән ханым сәхнәгә чыгып, улы белән биергә, үзаллы кибетләргә йөрергә хыялланган.  Бер теләген Самир улы шул ук кичне гамәлгә ашырган: якындагы кибеткә барып кайтканнан соң ана кеше хис-тойгылары белән уртаклашкан. "Изге кешеләр бик күп, ярдәм кулы сузганнарга рәхмәтем чиксез", - дигән ул.
 
Укытучы Ләйсән Фәйзуллинаның шатлыгын уртаклашабыз, тизрәк савыгуын телибез.
 
фото: "Башкортостаным"
Автор:Резеда Галикәева

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.05.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы