|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
18.05.2024 Шоу-бизнес
Җәвит Шакировның улы юл һәлакәтенә эләккән, аны авыр хәлдә хастаханәгә салганнарҖырчы Искан – Искәндәр Шакиров юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе сөйләгән, «Tatnews tatar» телеграм-каналына сылтама белән «Интертат» хәбәр итә. Авария 11 майда иртәнге сәгать 5тә Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре арасындагы трассада була. Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искан һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелгән. Аларга операциялар ясаганнар, берничә тәүлек реанимациядә үткәргәннәр. Хәзер алар даими дәвалау палаталарында тернәкләнә икән.
Җәвит Шакиров "Интертат"ка хәбәр иткәнчә, һәлакәт таксистның йоклап китүе сәбәпле килеп чыккан. Улының хәле турында ул "хәле яхшы. Барысы да тәртиптә, Аллаһка шөкер. Хәзер инде алып кайталар" дигән.
--- |
Иң күп укылган
|