|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2024 Киңәш-табыш
![]() Агроном бакчачыларны ашыкмаска чакыра - җәй нинди булачак?Агроном татарстанлыларны помидор утыртырга ашыкмаска өнди. Владимир Диденко әйтүенчә, элекке заманда халык аларны 10 июньнән соң утырта иде, дип яза “Комсомольская правда”. “Аннары һава торышы үзгәрде, яз җылы була башлады. Хәзер без әкрен-әкрен генә яңадан соңга кала торган кырауларга әйләнеп кайтабыз. Шуңа күрә ашыкмаска кирәк, бигрәк тә ачык туфракка утыртканда. Җылы ярата торган культураларны июнь башыннан да иртәрәк утыртмаска кирәк. Аларга помидор, кыяр, баклажан, борыч, физалис керә" дип кисәтә белгеч.
Ә метеоролог Татарстанда нинди җәй көтеләчәге турында әйтте. Эксперт сүзләренә караганда, июнь һәм август климат нормасына якын булыр дип фаразлана.
Татарстанда озак сроклы фараз буенча, эссе һәм коры җәй көтелә. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Комсомольская правда”га шулай дип белдергән. Галим сүзләренә караганда, июнь һәм август һава температурасы буенча климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Ә менә июльдә, барлык күрсәткечләр буенча, аномаль эссе булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аңа кадәр әле ерак булганга, мондый фаразлар бары тик 67 процентка гына раслана ала. "Нормадан югарырак температуралар күзәтелгәндә, бу, кагыйдә буларак, корылык белән озатыла. Эш шунда ки, җәй көне эссе һава – антициклональ һава торышы, ә антициклоннарда явым-төшем аз була. Daily Lotto Results Моннан тыш, эссе һава торышы дымның парга әйләнүенә китерә", – дип билгеләп үтә Әүхәдиев.
--- |
Иң күп укылган
|