Азнакай
Мисырга барып Мөбәрәкне күрергә өлгерми калдым.Киләсе ел Сабан туен көтсәм сезнең Мөбәрәкне күрергә өлгерми калмам микән соң.
Әй, азнакайлар, бүген - иртәгә (шимбә-якшәмбе)көндезге унда Актүбәдә ралли ярышлары ипподромда уза. Машина чабышы аттан бераз калышса да, ким түгел, килегез!... Бәлки кызышып китеп, үзегез дә машинагыз белән боз өстеннән җилдерерсез. Хәер, машина ярышы дорогое удовольствие шул. Байлар гына ярышырга мөмкин...
Зимагур! Быел ук сабантуйга кайтмый тор әле син. Безнең Азнакайның теге Мисырдагы сымаграк чагы бит. Анда бит Мөбәрәк урыныннан чыгып очкач кына тынычладылар. Әзрәк бездә дә тынычлык урнашсын инде.
сырлы,туган якларга күптән кайткан юк иде, бу сайтка очраклы гына килеп кердем.Их, авылны самолеттан гына булса да күреп килергә иде, дип ничә ел хыялландым. Монда кергәч бөтен район күз алдына килде.Сүзләрегезгә караганда район тормышы нык үзгәргән.Тик яхшы якка сыман түгел.Болай булгач быел Сабан туена кайтмый булмас.Кайтыр кешем булмаса да. Хотя бы гостиница бардыр бит әле?
Әйдә "казанга" Зимагур,чит җирләрдә күп йөреп, анда олтан булып, аларны баетып ятканчы, үз илеңә кайтып солтан бул. Читтән карап, "их-ух" дип ятучылар белән дөнья тулы. Кешене үз туган җире генә күтәрсә күтәрә...
Шулай шул, песекәем, иле белән сөягенә кадәр пычыракка баткан җәмгыять. Моны инде ил президенты үзе танырга мәҗбүр булды. Үзеңнән башка беркемгә ышанып булмый. Больниста кесәләренә акча салмасаң, якын да килмиләр. Ул Казан үзәк больнисына бомба гына төшерәсе. Анда барысының да авызы шапылдап кына тора. Ә бит барысы да шулай икәнен беләләр. Хезмәт хакларын нефтьчеләрнекеннән дә күбрәк арттырдылар бит инде. Җыен күремсез. Безнекеләр дә алардан калышмый. Җитмәсә, җыен пенсионер, утыз ел элек алган багаж белән исендә калган, я булмаса, аптека белән килешүгә кереп, алар әйткән дару биреп утыралар шунда. Яшьләрнең районга кайтмавы, баш врачның булдыксызлыгыннан ул. Кемгә карама, районда урынына ябышып яткан элекеге җитәкчеләр, бер-берсенә терәк булып, италия спрутыннан да катырак, чүп үләне кыяфәтендә берегешкәннәр шул кормушкага. Җырдагы кебек: уңга карасам да юк, сулга карасам да юк... Шуңа да җир өстенә елын-елын да афәт җибәрә торгандыр тәңре
Нинди яхшы сайт бу. Монда якташыңны гына табып калмыйсың, ә таныш булган якташыңның да син белмәгән сыйфатлары белән танышасың.Шулай дәвам итегез.Якташлар турында күп беләсе килә. Сагындыра туган яклар. Менә бит минем сабакташларны "фамилия" белән генә атыйлар.Хәзер минем дә шул "казанда" кайныйсы килә башлады.
"тиешле органнар" да пока шул табактан туена бит."Районда соңгы ун елда җитәкчелек иткән һәр кешенең эшчәнлегенә ревизия ясарга, урланган акчаны кире район бюджетын тулыландыру өчен" кайтарырга, башта "тиешле органнар"ны табактан аерырга кирәк.
Ул элекеге колхоз персидәтелләре, колхозны гомер буе тарттык, илне ашаттык дип, колхозның бар мөлкәтен үзләренеке итеп бетерделәр. Әйтерсең аларны мәҗбүриләп эшләткәннәр. Әгерҗе авылының Ленин юлы колхозы персидәтеле Канәгатъ абзый кебек киткәч тә колхоз пичәтен айлар буе бирмичә йөртәләр. Бер Бәхтиев кенә ничәмә ничә колхозны таратты. Аны бер колхоздан куган булып җибәрделәр, икенче бер нык утырган колхозны таратырга. Совет властен башкача какшатып булмый иде бит. Ахырыда бер Митрәйдән генә унөч яшь кеше гариза язып китеп барды. Алты ай хезмәт хакы түләмәсә түләмәде, үзенә 120 мең айлык хезмәт хакы куйган иде. Ахырыда Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мәһдиев берничә айлык хезмәт хакын кире кассага кайтарып та азапланды. Хәзер ул Бәхтиев кайда бурлашып ятадыр. Юкса, аны күптән таш капчык сагына бит. Шул ук Бакиров, бөтен колхозны тезләндереп китте. Бүген Урсай авылында машина-тракторлар номерсыз чаба. Барысын да үзенеке итеп кесәсенә салып куйган. Әйтерсең Рокфиллер малае, тир түгеп, эшләп алган диярсең. Кемнәрнең кем булуын шуннан ачыклап була. Районда соңгы ун елда җитәкчелек иткән һәр кешенең эшчәнлегенә ревизия ясарга, урланган акчаны кире район бюджетын тулыландыру өчен бик ярап куяр. Моның өчен тиешле органнарга җиң сызганып эшләргә генә кирәк...
Үткен,сезнең әле ике ел гына түләнми икән, башка күп кенә авылларның хезмәт хакын күптән күргәннәре юк инде.Әллә яңа главаның шаукымы булдымы? Хуҗагызның хатыны, яңа глава килгәч, янында чыш-пыш килеп йөргән иде.Главаның бүгенге "ялгышлык"лары ул куйган капкан аркасында түгел микән.Хотя "сырны" бушка ашау теләге булмаса күсе дә капканга эләкми шул.
капканга эләкми инде
Бэйлэнмэгез Уразай башлыгына. Анын һэр банктан алган кредитларын тулисе бар. Мона хокумэт виноват. Списать итэбез дип алдап, купме телэсэ шул кадэр кредит бирде, соныннан тулэмэде. Уразай башлыгы (башы бик эшлэп бетерми, культура работнигы бит) алдан алган кредитны тулэу очен икенчесен алды, аннан анысын тулэу очен оченчесен, шулай итеп муеныннан чумды. Хэзер сезгэ хезмэт хакы тулэсэнме, кредитинмы. Болай да банк коне-тоне остеннэн тошми. Заявление язып таерга уйлаган иде дэ, шул коерыклары тота. Карамалыдагы фермасын, утызар менгэ алган ике кибетен парахалары белэн сатса да ике еллык хезмэт хакы чыкмый. Жэллэгез узен, сез бит кешелэр. Хатыны хэзер администрациядэ эшлэми, Исхаков та юк елаганда жилет итэген биреп тотырга. Бер рэхэтнен, бер михнэте була инде анын. Байлар да бер еларга тиеш...:
Кайсы Диләрә? Урсай магазины директоры Бакирова Диләрәне сорыйсызмы әллә?
Кайсы Диләрә? Урсай магазины директоры Бакирова Диләрәне сорыйсызмы әллә?
Дилара!(Танысаң хәбәр җибәр) Синең хәлләр ничек? Хәзер дә Азнакайның "тоткасы" булып яшисеңме? Тормыш иптәшең,баларың белән бәхетле яшә, син аңа лаек!!!
мин дэ Азнакай р-ны Уразай турында язам.Нинди матур бай хужалык иде .Мухамедьяров таратып бетерде.Инде ике ел хезмэт хакы тулэми.Малына ашатырга кормасы,амбарында икмэге булмасада,район сэхнэсенннэн макталудан тошкэне юк.Чонки рйон житэкчелэренэ кемне дэ булса мактарга кирэк бит инде, прокурор да,житэкчелэр хезмэт хакы тулэмэгэнен белэлэр-увы куз йомалар.Значит шулай кирэк:хэркемнен дэ АШЫЙСЫ килэ.Карамалыдагы сыер торагын евро белэн ремонтлатты,сыерга ана ашарга кирэк иптэш директор!Сыернын соте телендэ анын!Икебез дэ колхозда эшлэгэч акчага кытлык,газ-утка тулэргэ дэ кайдан алырга белгэн юк.Азнакайда ике магазинын бар бит шуларны сатып тулэ!Синен тыгасы килгэнне башаларнын ашыйсы килмиме эллэ!Сабыр канатлары сынар бит,НИЧЕКЛЭР ТЫНЫЧЛАП ЙОКЛЫЙСЫН ИКЭН?!
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>