поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 

«МАТБУГАТ.РУ»ДА ФИКЕР АЛЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

«МАТБУГАТ.РУ»ДА ФИКЕР АЛЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ 

1. Комментарий язганчы ныклап уйлагыз. Һәр язган сүз өчен сез үзегез җаваплы, сайт администрациясе түгел.  

2. Оппонентыгызны хөрмәт итегез. Һәр кешенең үз фикере бар. Һәм ул аны әйтергә хокуклы. 

3. Тәнкыйть хуплана. Әмма ул конструктив һәм тема буенча булырга тиеш. (Шәхеснең керен чайкау, аталарын яки балаларын барлау, темага кагылышы булмаган фактлар казып чыгару, имеш-мимешләргә таянып фикерләү, “ахмак”, “надан”, “тиле” сүзләрен куллану – конструктивлык  билгесе түгел.) 

4. Юридик таләпләргә җавап бирми торган постлар сайт администраторлары тарафыннан бетерелә. (Мәсәлән, суд карары булмаган килеш кешене җинаятьче дип атау, коррупциядә гаепләү, яла ягу, милләтара низаг чыгарырга тырышу, революциягә өндәү һ.б.).  

5. Юридик таләпләрдән тыш әхлакый таләпләргә җавап бирми торган постлар бетерелергә мөмкин. (Кешене кимсетү, аның исемен махсус рәвештә үзгәртеп язу, янау, каргау, шантажлау һ.б. Комментарий сөртелгәч: “монда цензура икән!”, “сез куркак!”, “сезгә кем түли?”, “сайт татарга каршы эшли!” кебек бәргәләнүләргә сайт администрациясе тыныч һәм битараф карый).  

6. Әгәр кем дә булса “башка кермим!”, “башка язмыйм!” дип чыгып китә икән, артыннан “таш атып” калмагыз. (Һәм борчылмагыз да. Гадәттә, алар башка исем белән яза башлый, яисә бераз вакыт узганнан соң үз исемнәре белән “яңадан туа”). 

7. Шәхес, балалар, милләт, дин мәсьәләләренә кагылышлы комментарийлар язганда аеруча зур җаваплылык сорала. 

8. Сүгенү сүзләре язу тыела. (Сүгенү сүзендә бер-ике хәрефне йолдыз белән алыштырып кына ул сүгенү сүзе булудан туктамый). 

9. Спам һәм флуд тыела. (Администраторлар тарафыннан бер бетерелгән комментарийны икенче тапкыр язу мәгънәсез. Бу – вакытны бушка үткәрү).  

10. Алдан килешмичә, реклама язу тыела. (Шул ук вакытта “Матбугат.ру” тәкъдим иткән рекламага карата  лояль булуыгызны үтенәбез. Реклама булмаса – “Матбугат.ру” да булмас иде). 

11. Татар җөмләләрен татар хәрефләре белән язу хуплана. (Шулай да, әгәр мондый мөмкинчелек юк икән, “ә” урынына “э”, “ү” урынына “у” куллану да зур гаеп түгел). 

12. Фактик, мәгънәви, орфографик, стилистик хаталар өчен сайтны, язма авторларын һәм комментарий язучыларны тәнкыйтьләү хуплана. (Тик тенхик хаталрада  хәреф чүлпәү  – акылыллык билгесе саналмый).  

13. Уен-көлке, шаян сүз, төртмә тел белән язу хуплана. Әмма алар низаг чыгуга сәбәп булмаска тиеш. (Киресенчә, юморны киеренке бәхәсне җиңеләйтү, кешеләрне дуслаштыру  өчен файдаланыйк). 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе