поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
03.05.2024 Җәмгыять

Халык синоптигы тагын бер куркыныч фараз җиткерде

Бүген республиканың күпчелек районнарында яуган карлар халыкны аптырашта калдырды. Кайдадыр инде чия, алмагач, карлыган куаклары ап-ак чәчәккә төренеп утыра иде. Май башы суыклары аларга зыян салмасмы? Әлеге сорауларны бакчачыларга бирдек.

Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, суыкларны чәчәккә күмелеп “каршылаган” агачларның җимеш бирүләре икеле.
 
– Әлеге генә бакчадан күңелсезләнеп кердем. Бездә чия, алмагач тәлгәшләре кар белән каткан. Чәчәкләре ачылганнар инде туңды. Әгәр мондый суыклар тагын ике көн тора икән, чиясез дә, алмасыз да калачакбыз. Карлыганнар чәчәк атып өлгермәсә дә, бөреләнгәннәр иде инде. Аларга зыяны булмас, дип уйлыйм. Кура җиләкләре дә туңар дип уйламыйм. Бакча җиләге әлегә чәчәк атып өлгермәгән иде, суыкның аларга да зыяны булмас, – ди ул.
 
Озын ялларда кемнәрдер бәрәңгеләрен дә утыртырга өлгерде. Аларга зыяны булмасмы?
 
– Бәрәңгегә зыян килмәячәк. Хәтта тишелеп чыгарга өлгергәннәрне дә суык алмаячак. Тишелгән икән, димәк, тамыр җибәргән, ныгыган дигән сүз. Суган, кишер ише яшелчәләрне дә суык куркытмаячак. Ә чәчәкләргә килгәндә, аларның сортына, төренә карый. Бик нәзберекләре, суыкларга тиз бирешүчәннәре, әлбәттә, зыян күрде, – диде ул.
 
Бакчачы әйтүенчә, башка елларда мондый суыклар булса да, төнлә катырып, көндезләрен җылытып җибәрә торган булган. Тик быелгысында суыклар озакка сузылырга охшаган, ди ул.
 
– Мондый суыклар, кар кырауга караганда да начаррак. Соңгы елларда болай да табигатькә аптырап йөри идем. Суыклар майда ел да кабатлана башлады. Шуңа күрә помидорларны иртә чыгарырга киңәш итмим. Әйтик, быел агач, куаклар чәчәк атканда бер генә бал корты да күзгә чалынмады. Аптыраш..
 
 
Табигатьнең безгә каршы эшләвеме бу? Үзебезнең табигатькә булган мөнәсәбәтнең шундый нәтиҗәсеме? Арча районында яшәүче Рәис Шәкүров исә бу суыкларга сөенә генә. Чөнки авыл хуҗалыгы өчен файдага гына, ди.
 
– Кар яугач, дым була дигән сүз. Икенчедән, ашлыкларга, орлыкларга, агачларга зыян сала торган бөҗәкләр кырылып бетәчәк. Безнең якларда ефәк күбәләге ярты урманны ашап бетереп килә бит инде. Шуңа күрә бу суыкларның файдасы зур. Тагын өч көн барса, тагын да яхшырак булачак, – ди ул. Тик суыкларның чәчәк аткан җимеш агачларына зыянын Рәис абый да раслады.
 
– Безнең якларда җимеш агачлары чәчәк атмады бит әле. Бездә хәтта шомырт та чәчәккә бөреләнеп кенә килә. Аларга суыкның зыяны юк. Бәрәңге белән дә шул ук хәл. 21 көндә генә тишелә бит әле ул. Мондый суыкларда тишелү вакыты бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Аның каравы бәрәңге белән бергә чүп үләне тишелмәячәк. Җир бик әйбәт булып өлгергән инде. Әле мин бүген, суык булуга карамастан, әче торма белән редиска утырттым, – диде Рәис Шәкүров. Халык синоптигы җәен ике тапкыр бик көчле яңгыр явачагын да фаразлады. Бу вакытта хәтта елгалар ярларыннан ташып агарга мөмкин, ди ул.
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.05.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы