Азнакай
Сено лугавая 4ц 89874227660
Азнакай районы Кэкре елга авылыннан Элфирэ (1960 елгы сатучы булып эшлэгэн,Алфира) исемле кешене эзлим. Белучелэр юкмы. Минем номер:89393384284
ПРОПАРЕННЫЕ КЕРАМЗИТНЫЕ-БЛОКИ
ЛЮБОЕ КОЛИЧЕСТВО
ДОСТАВКА БЕСПЛАТНО
89518932291
Заменитель цельного молока 89053174424
миншина суфияне белучелэр юкмы икэн?
азнакайда курэзэче Голнаранын телефон номерын яза алмассызмы
89625751843.
Азнакайда 80че елларда мэдэният булеген житэклэгэн Рэизияне табырга ярдэм итсэгез бик рэхмэтле булыр идем. Эгэр узен укысан 89374774847, йэ узеннен номерынны жибэр зинhар...котэм. Уфадан Салават.
80нче елларда район мэдэният булеген житэклэде, табарга ярдэм итсэгез бик рэхмэтле булыр идем, эгэр узен укысан. 89374774847шалтырат зинhар,йэ булмаса узеннен телефон номерынны жибэр Уфадан Салават
Азнакай битен ябарга гына кирэк инде... админга позор!
Тагын сөрттеңмени? Кадалып кит, куштан сайт. Язар өчен башка сайтлар да бар
1.Картофелесортировка
2.Картофеоеуборочный комбайн.
3.Окучник
4.Фреза окучник.
5.Культиватор 4птс
6.Плуг ПЛН-4 . 2 шт Д сабаны
7.Каток
8.Бороны 50 шт. Тырмалар .
9.ОПШ-15. агу сипкеч
10.Зил самосвал с документом.
11. печэн.
телефон. 89600648841. 89586214250
Ищу девушку на подселение в 1-комнатную квартиру (к девушке) в районе Даурская В квартире есть все необходимое. Рядом магазины, остановка тоже рядом,метро Цена: 16+КУ. Все вопросы в личку
Тел 89376235005
Фоат Садриев:
«Авылның вөҗданы кырыс»
Без нинди чорда яшибез? Бер урында таптанудан котылу чарасы бармы? Авыл тормышының өстенлекләре һәм халыкның үзәгенә үткән хәлләр турында Мөслимдә яшәп иҗат иткән олпат язучы Фоат абый Садриев белән сөйләштек.
– Ялкауландыкмы, битарафландыкмы? Хакимияттә, мәсәлән, халык битарафланды, җыелышларга да йөрми, дип зарланалар.
– Мин бу мәсьәләдә хакимияткә капма-каршы фикердә. Халыкның эчендә дөрләп ут яна. Ләкин җыелышка барып ул утны чыгарудан берәр файда бармы соң? Берәр әйбернең үзгәргәне бармы? Элек колхозның отчет җыелышы да бик җанлы уза иде. Без әле мәктәптә укучы балалар гына. Ул көнне мәктәптән кайту белән клубка йөгерәбез. Анда урын юк, бөтен авыл җыелган. Балалар сәхнә алдына чүгәли. Монда бөтен кешенең йөзенә бәреп тәнкыйтьлиләр. Ревкомиссия отчеты тыңлана. Колхоз милкенә зарар салган – нишләтәбез, дигән сорау куела. Китә бәхәс. Бер кеше тора да, түләтергә дисез, аның биш баласы барлыгын уйлыйсызмы соң, ди. Ничек түләтәбез, ничек булган бу хәлләр – боларның барысына да җавап табыла, мәсьәлә энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. Кайбер елларда җыелыш ике көнгә сузыла. Бусы – отчет җыелышы булды. Моннан тыш ата-аналар җыелышы, комсомол, партия, профсоюз, бригада җыелышлары була иде. Боларда халыкның әйткән сүзе күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашып барды. Әкрен-әкрен булса да. Узган гасырның 60-70 нче елларында халык, дөрестән дә, җыелышка йөрми башлады. Чөнки отчетны 10-15 минут тирәсе укып чыгалар, анда мөһим проблемалар күтәрелми. Берәрсе торып тәнкыйтьләргә тотынса, ул кешене җыелыштан чыгарып җибәрүнең төрле алымнары кулланыла. Шулай итеп халык үзен тыйганны аңлады.
Әйдәгез үткәннәрдән бүгенге көнгә кайтыйк. Бер генә мисал китерәм. Наил Шәрифуллин Әсәйдәге (Азнакай районы) хәлләрне «ВТ» газетасында ике мәртәбә барып язды. Икенчесендә төнге уникедә, авыл халкы Яңа елны каршы алырга җыенганда сыерларны талап алып китәләр. Бу хәл бит кулаклар заманында да булмаган. Ә без XXI гасырда яшибез. Авыл башлыгы полициягә шалтыратып өлгерә һәм... ярдәмгә чакырган полиция сыерларны төяргә булыша. Гафу итегез, бу хәлгә район башлыгы нинди бәя бирә? Нишләп ул читтә кала? Мәсьәлә иң кирәкле кешегә төртелгәч кенә туктый. Журналист “глава” белән сөйләшә алмаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасыйм Усманов, исә, “Сыерлар мәсьәләсендә безне каршы тормаска кушып югарыдан кисәттеләр”, – дигән. Кем кушкан? Бу сорауга җавап юк. Ник шушыннан соң халык җыелышка килсен? Урсайны да талап алып киттеләр, чиратта – Чалпы. Ә бит Азнакай районын тоткан өч авыл турында сүз бара. Шушы Әсәйне талап киткән кешеләр минем туган авылымны да талап китте. Минем пай җирем бар анда. Безгә хәбәр итүче, сораучы булмады. Мин җиремне бирмәдем. Димәк, ялган протоколлар язылган. Кемгә саткан ул аны, нәрсә эшләткән – очына чыгып булмады.
Шушындый хәлләрдә авыл кешесе үзен хуҗа итеп, авылның язмышында роль уйный алучы шәхес итеп тоя аламы соң? Җир кешесе һәр нәрсәдә ачыклык таләп итә. Авылның вөҗданы кырыс: ул йә хуплый, йә кире кага, йә хөкем итә. Шушы хәлләргә авыл өчен җан аткан булып ялкынлы чыгышлар ясаучы бер җитәкче дә дәшмәде бит. Исәпләсәң, исләрең китмәле.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА. («Ватаным Татарстан», 7.07.2017 ел, 6 бит).
Бүген генә Ульяннан кайтып төштем. Юлда йөргәндә күз юлда булса да кырларга күз төшми калмый. Элгәрерәк елларда Татарстан чиген чыккач та күзгә ташланган буш җирләрне күреп кызгану хисе уяна иде. Авыл баласына буш җир күрү кыен. Кечкенәдән кырда трактор, комбайн арасында кайнап үсү олгайгач та эзен югалтмаган ахырысы. Бу баруда анда буш җирләр күренмәде. Киресенчә, үзебезнең якка чыккач, күкерәп утырган бодай басулары урынына сап-сары рапс басулары күзгә ташлана. Җиргә хуҗа булып алган зур компанияләргә, кыйммәтле рапс сатып, күпләп керем алу отышлырак күрәсең. Авыл кешесенә ул рапстан бернинди дә файда юк. Аның оны - көрпәсе, саламы да күзгә күренми. Чөнки, сугып алу белән турыдан-туры стратегик май ( ракета ягулыгы) алу өчен заводларга җибәрелә. Азнакай районында кырлар күпчелек сарыга буялган. ( яки буш калган). Мал булмагач, нигә соң ул арыш-бодай диделәр ахыры. Республикада алда баручы печән хәзерләүче хуҗалыклар арасында да районның исеме юк. Мал булмагач, печән-саламы да кирәк түгел инде аның... Авыл хуҗалыгы белән берлектә район җитәкчеләренең дә кирәге шуның кадәр генә булып кала бармый микән соң алга таба? Аның каравы "Маяк" гәҗите, район телевиденисе тапшырулары саен алар рәсеме. Яраталар да үз рәсемнәрен күреп сокланырга. Соң, алар шуның өчен куелган бит инде ул вазыйфа башкарырга! Аларның ничек атлавына кадәр белеп тору, кемгә кереп чәй эчүләре миңа ниемә кирәк? Мин шуның өчен алты йөз тәңкәмне түләп язылырга тиешме ул гәҗиткә? Безнең глава кебек Татарстан президенты да яктыртылмый гәҗитләрдә. Аннан нигә гәҗиткә язылмый бу халык дип уйчан чырай чыгарып, оешмаларга башлык имзасы белән хат төшерәләр. Янәсе, язылырга тиешсез!!! Беркем берни дә тиеш түгел. Гәҗит ул көзге. Анда барысы да яктыртылырга тиеш. Карасы да, агы да. Бездә бары агы гына. Кайтуыма ярты еллыкка гәҗит килгән, тагын шул ук чырай...
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>