Азнакай
Йомгак
Узган чакта гомер юлыннан
Миңа очрады озын күперләр.
Ул күперләр аша бик күпләр
Ничәмә ничә тагын үтерләр.
Сайладым мин юлны үземчә,
Җиңел булсын диеп үтергә.
Ә язмышым сорап тормады
Үз йомгагын бирде сүтергә.
Кергән чакта куе урманга
Сүтеп барсаң юлың билгеләп,
Чыгу юлың була бик җиңел
Йомгак була сиңа зур терәк.
Тормышта бит йомгак ул башка
Сүткән саен бара зураеп.
Өзелә кайчан, очы югала
Син каласың ялгыз моңаеп.
"Матбугат.ру" татарда чыккан өр-яңа китаплар турында язып торачак. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=5481
Молодцы Азнакайлылар!!! Менэ бу 2 кондэ бераз яза башладыгыз. Н.Эхмэтнен шигырьлэре бик ошады!:
Хыял ....Брови длинные густые, речи длинные пустые... Син ??? га сорау биреп кара әле. Минем грамота да юк, акыл ягыда саерак.
махатма, синең грамоталык та белемең дә чамалы икән, кеше язганын да игътибар белән укый алмыйсың, анда синең тәхелең турында сүз бармый. Ә индуслар милли конгресс тарафтары булган хөрмәттән башлыклары И.Гандиның әтисе Гандига Индусларның Бөек духларының кушылган исеме аталган. Син аның каян чыкканын үзең дә белмисең икән әле. Үзең белмәгәнне ничек алмак кирәк. Синең турда мин яхшырак фикердә идем, алдым исә кайттым...
Хыял,Мин президент Р. Миннханов урынында булсам, Азнакайга килгәч,халык белән кечкенә кысан клубта, аерым каста кешеләр белән очрашудан баш тартыр идем. Анда җыелган халык болай да зомби кебек, президент сүзе кирәк түгел. Алар болай да кушканны эшли торган күндәм, яңалык булмасын,искечә генә барсын дип котлары чыгып тора торган халык (телеэкраннан залны яхшы күргәнсездер). Икенчедән, залда бер генә русста булмаган аудиториядә яндырып саф татача сөйләр идем.... Өченчедән, Азнакайда эш урыннары булдырабыз дигән булып, һаман сату нокталарын арттыруны туктатыр идем. Олы супермаркетлар ачабыз,эш урыннары арта дигән шигаръны куллануны тыяр идем, чөнки, олы супермаркетлар эш урыннарын киресенчә киметүгә генә китерә. ЧП һәм АҖләр ачам дигән кешегә сату ноктасы ачу урынына үзе эшләп чыгарып сата торган мини заводларга гына рөхсәт бирдертер идем. Ә андый кешегә акчалата ярдәм итү турында уйлар идем. Бүген Азнакайның үзәк урамы, Стамбул урамы кебек, беренче катлар кибеткә әйләнеп беткән. Дүртенче, моңынчы очсыз бәягә сатып бетерелгән бина һәм объектларга кабаттан ревизия ясатып, үз бәясенә кире кайтартыр идем, акчасын кайтарып түләмәсәләр бигайбә... кире бирәләр, ә кайтарган акчага Азнакай бюжетында шактый гына акча туплана. Ул акчага Актүбәдә замаында Р.Ишкаев ачкан мини заводлар кебек мини заводлар сатып алдыртыр идем. Менә сиңа эстәмә эш урыннары. Юкса, бүген күрше башкортсандагы Бүздәк районында эшләнгән ничә генә төрле яшелчә ашларын кулланмыйбыз. Алар эшли, ә бездә ни өчен юк? Митрәйдәге кәҗәләр сөтеннән ничә генә төрле сөт ризыгы эшләп чыгарып була? Зиннур ул кәҗә сөтен нишләтеп кенә бетерер икән? Чыгарса, шешәгә тутырып сөт сатар. Ә аннан кымыздан башлап, сыр ризыкларының гына да әлләничә төрен эшләп була. Ә аны эшләү өчен мини завод кирәк....
Теликтан еш сөйли торга яһүд Вассерман әйтмешли, киләсеседә тагын нәрсә дә булса сөйләрмен...
Н.Әхмәт
яз әле шигырләреңне,хаман шул бер балык башын чәйнәп ятасыз Сез Азнакайлылар,зарланмыйча эшләгез дә эшләгез инде, эштә туйдырмыймыни соң ул политика дигән әйберләр, монда бераз күңеллерәк нәрсәләр турында языгыз әле,..укырлык дим...
Хыял. Яхшы сорау, молодец!! Сүз шәһәр турында барса - бөтен Рәсәйнең нефть өлкәсендә җитәрлек итеп оборудование чыгарырлык итеп “Нефтемаш” заводын үстерер идем. Нефть чыгарудуда, техниканы кулланудада бездә тәҗрибә күп. Андый олы предприятие булган җирдә авыл хуҗалыгы да артта калмый
Бишбармак,махатма,17 һәм башкалар Рөстәм Миннеханов урынында булсагыз Азнакаебызны үстерүдә сез нинди эш башкарыр идегез?
СОРЫ КОРТлар Азнакайда юк. Без беребез дә СОРЫ КОРТ булып башкалар эшләгәнне ашап, баеп ятмыйбыз.
СОРЫ КОРТларны син башка урында юлла, яме!
17 ка admin нәрсә уйлыйдыр, призедент янында кайнаган кеше язган булып чыга бу.
Минем никка килгәндә бераз ошашлык бар галимнең исеме белән, бу очраклы хәл. Мин аны бер вакытта да баш хәреф белән язмадым. Минем син күтәреп чыккан олы мәсәләләргә кушыла алмый, белемем дә чамалырак. Шул монда күренгәннәргә пародия язып бераз күңелне күтәрәм, бу серый дөньяда.
Бишбармак, алай ук кырыс, ачулы кыланырга кирәкмидер Индусларның Бөек акыл иясенә каршы,...тикмәгә генә индуслар лидерлары И.Гандига Махатма дип исем кушмаганнар. Кешенең акыллы фикере, туры сүзе өчен җитмеш ел халык сөргендә черде...Миңа калса, шулай ук ЕРлар бүген властьта утыра, бөтен козер үз кулларында, ник тормышны яхшырту өчен тагын алты ел кирәк соң? Законнарның ник берсе дә эшләми? Кем эшләтергә тиеш соң аларны? Акланырга акыллары җитә, ул чорд вакыт җитмәгән...Хәзер менә вакыт килеп җиткән. Кемне ышандырырга җыеналардыр, моңа минем ышаныч аз гына да юк.Бүгенге квартплата кәгазьләрен карадыгызмы соң? тагын иң азы мең ярым чамасы арткан. Ни өчен? Путин сайлауга кадәр артмаска тиеш дигән иде. Кем тыңлап торган аны? Булырдайның б...н билгеле диләр. ЕРлрның майтарган эше халык файдасына түгел, калын букчалы кешеләр мәнфәгатен кайгырты һәм кайгыртачак. Азнакайда хезмәт хакының уртача хезмәт хакын күргәч егылып китә яздым. Авылларда ничә сум акча алалар соң? Кем түләсен аларга шул кадәр акча? Уртача хезмәт хакы төшенчәсе дә күзгә төтен җибәрер өчен югары даирәләр тарафыннан уйлап чыгарылган уйдырма гына. Р.Миннеханов та ни дә булса завод кебегерәк нәрсә төзеп эш урыннары булдырырга кирәк диде. Аның кирәк икәнен бар да белә. Ник моңынчы һаман урыныннан кузгалмый? Ил җитәкчесенең башы авыртырга тиеш монда иң элек. Эшсезлектән җитәкчеләр оста файдалана. Эш урыны кирәк булса эштән куа, теләсә ничек басым ясый. Сиңа Бишбармак Тукай сүзләре белән генә әйтәсе килә, "Китмибез без, бездә анда мондагыдан эш кыен..." Әмма үз илебездә, шулай ук Азнакаебызда тәртип урнаштырырга көчне кызганмаячакбыз. Соңгы чыгарылыш "Честное слово Казань"ны укып карагыз.
Синең язганны аңлый алмадым, бәлки минекен аңларсың.
Җавап- ₢אפפעףןצ ؏سرןמפםضئزط ʩʧʦʥʫ ῥῧῴῐῗῡ ₥₫ℓ₴
махатма син гел гайбат кена язып ятасын айме. соры корт. эшка ере тинтак. миннеханов килде барлык выстывкаларны карады бик айбат бэтен кеше б.н исанлашеп сэйлаште китканда рахмат айтеп сэйлашеп китте. ЕРсайларга кирак. сина россиядаге татарстандагы азнакайдагы тормыш ошамый икан сыпырт россиядан. ана африкага бар маймыллар фермасына кэтуче кирак ди. аллага шэкер тормыш рахат сугышлар юк дип яшарга кирак. бэтен чит илда сугыш бара бит. просто эшларга кирак. мин президент булсам сезнен кебек пычрак эчле кешеларне улат базына терелай ташлатыр идем аяк кулларыгызны байлап.
Журналистларны фейс контроль белән үткәргәнгә бик рәнҗеп язганнар әле. Мин аптырыйм, ничек аларның аяк киемнәрен салдырып ялан тәпи кертмәделәр икән. Ачулары килгәндә алар ботинкаларын салып трибунага томыралар бит.
Бүген олы кунак шәһәр клубында булып китте. Хәтта аның булуын Россия Татарстан каналыннан күрсәттеләр. Охранасынының кыланышларыннан гайрәтең чигәрлек булды. Кергәндә журналистларның удостоврение карточкаларын йөзләренә терәп чагыштырып карадылар. Шуның белән үзләренең эш күрсәтүләре микән? Тыныч кына килеп китсәләр халык белми дә калыр иде. Болай шаулап, почмак саен полисай бастырып хөрмәт урынына, халыкның гайрәтен генә чигерделәр. Бүгенге ЕРларның демократисе шуннан нык күренә инде. Пожалуй сайлау вакытында "бүгенге демократия" өчен тавыш бирмәмен кебек.
- << Первая
- < Артка
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- 134
- 135
- 136
- 137
- 138
- 139
- 140
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- Алга >
- Последняя >>