|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Авариядән соң күзләрен ачкан кыз – ясалма сулыш аппаратында19 апрель иртәсендә Уфага кергән урында теркәлгән авариядә имгәнгән кыз күзләрен ачкан, дип язган идек. Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында аның хәленә ачыклык керттеләр. “Яшь кыз тирән саңгыраулык* халәтендә, ясалма сулыш аппаратында. Аңа инотроплы терапия (Инотроплар – йөрәкнең бөтен организмга кан җибәрү сәләтен яхшырту өчен кулланыла торган дарулар төркеме. Дарулар организм органнарына һәм тукымаларына кислород белән баетылган канны күбрәк юнәлтү өчен йөрәкне көчлерәк кыскарырга мәҗбүр итәләр. Алар еш кына стационар шартларда йөрәк җитешсезлеге, шок һәм операциядән соң булган кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авыруларына ярдәм итү өчен кулланыла. – Авт.) үткәрәләр. Имгәнгән кызның сөйгән егете – канәгатьләнерлек хәлдә”, – диләр министрлыкта.
*Тирән саңгыраулык кешенең аңына зыян килеп, үз шәхесендә ориентацияне саклап, урында һәм вакытта ориентация бозылуыннан гыйбарәт. Йокымсырау күзәтелә. Аралашу авыр, авыру гади җөмләләрне генә һәм берничә тапкыр кабатланганнан соң гына аңлый. Ачык җаваплар алу мөмкин түгел, пациент бер иҗекле җавап бирә (“әйе”, “юк”).
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|