поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.05.2014 Мәдәният

Бишенче фасыл (Эдуард Мостафин турында)

Ул – үз дөньясын, үз кыйбласын ачкан шагыйрь. Аңа җәмгыять кысаларына сыешып яшәү җайсыз булгандыр. Шарль Бодлерның очыштагы горур кошы «Альбатрос» кебек, елгыр кешеләрне аралап, җирдән атлап йөрергә аңа канатлары мөмкинлек бирми иде.

Гел читләшеп йөрү дә туйдыра, күрәсең, каләмле шәхесләр төркеменә килеп кушылса, аның әйткән сүзе сәеррәк тоела, җепкә килми, елмайса, елмаюы – мыскыллы ирен кыйшату кебек, уртак мыскалга туры килми, кыскасы, килешми иде аңа «очышын җуеп» гадәти кешеләр арасына төшү мисалы.

Ул – тумыштан шагыйрь иде. Күкләр фәрештәсе аның бишегенә каурый канат салып киткәндер. Сабый чакта, теле ачылганчы ук, шул сәмави канатка кулын тидергән, һәм инде каурыйны төшендә дә, өнендә дә эзли-эзли ул дөнья буйлап килә; бу күңел серен беркемгә дә ачмаска кирәклеген белә, фәкать шигъри сүзгә генә ышана, таяна, туган тел олылыгы каршында гына ул, изүен ачып, эчкерсез калу бәхетенә ирешә алгандыр.

Язмыш белән без бәхәстә мәңге,
Язмыш белән мәңге алышта.
Язмышыңнан өстен булам, дисәң,
Чигенмәскә өйрән карыш та.

***
Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнварында Башкортстанның Краснокама районы Кәс авылында (Касево) дөньяга килә. Сауз авылында тәрбияләнеп үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Яшьли каләм тибрәткән егетне шагыйрьләр Мәккәсе – Казан үзенә тарта. Монда килеп ул университетның журналистика бүлегенә укырга керә. Бер-ике ел укыгач, аның романтик рухлы тынгысыз җаны киңлеккә сусап алгысына башлый.

Бала чактан бәйсез күңелемдә
Ике теләк яшәделәр тигез:
Беренчесе аның күктәге кош,
Икенчесе – ерактагы диңгез.

Ераклыклар дәшә, дигән чор бит бу. Университет бинасының ак колонналарын «аерып» чыга да, егетебез, язмышын ирекле җил иркенә куя. Максим Горький сыман, босяк булып, ил гизәргә үк адарынмаса да, шактый җирләр күрә: Уралда, Урта Азиядә туктала, Игарка портында эшләп ала:

Давыллары, янгыннары булды,
Ташкыннары алып агызды...
Язмыш чикләвеген учка кысып
Чәрдәкләдем читтә ялгызым.

Тумышыннан рәссам таланты бирелгән шагыйрь дала киңлекләрен дә, ак чалмалы тауларны да, күкрәп аккан елгаларны да, шомлы тайгаларны да үз күзләре белән күреп, сурәтле сүз хәзинәсенә җәүһәрләр туплый бара. «Дулкыннар камыр басалар, комнарны ашый-ашый», «Ак якалы акчарлаклар җилфердәшә, җим эзләп», «Чү, сайрама, аксак чикерткә!», «Көтүченең чыбыркысы телеп үтте бу таңны», «Каргаларның тавышыннан чатный күкләр», «Кояш йоклый күктә әлсерәп». Болар – искиткеч чагыштырулар, табышлар, сурәтле күңел җимешләре. «Кайгыларын чәйни-чәйни, тәрәзәгә этләр өрә», «Йомылган кысыр болытлар шытмаган уҗым төсле», «Күзләреңдә ике диңгез талып ята, сөяр-сөймәс». Бу бит табигатьнең тере күзәнәкләрен күрә алып, аны шигъри тукымада нәкышли белү, яисә гадәти соклану гына түгел, бу бит – «Идегәй» дастанында әйтелгәнчә, «Акылы уйга бай» затның бәгырендәге тойгыларын сурәткә салу, җан авазы.

Әйе, Эдуард Мостафин шигырьнең тышкы сурәтен җимереп, шуны яңалык дип сискәндерү белән мавыкмады. Мондый «яңалык» Европа шигъриятен күптән инде таптап үткән, шаукымы ХХ гасыр башында русның сүз сәнгате аша татар шигъриятенә дә бәреп кергән иде (Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуйларны хәтерлик).

Ул – шигъриятнең төш-ядрәсен уятып, эчке хасиятенә егәрле сүз кертә алды, көтелмәгән гыйбарәләр, кыю образлары белән шигырь дигән көйле-кысалы-үлчәмле шәкелнең офыгын киңәйтте, сәнгати рухын көчәйтеп, кеше җанына якынайтты. Көтелмәгән тансык сүз белән җәлеп итеп, үзен яраттырды.

Такташ, Әхмәт Фәйзи, Роберт Әхмәтҗанның шигъриятендәге образлылык, табигать арфасының нечкә кылларын чиртә белү осталыгы аңа йогынты ясаганмы, әллә инде Европа поэзиясенең рус теле аша кергән үрнәкләреннән илһам алып югарырак ботакларга үрелгәнме? Әмма шунысы бәхәссез, Эдуард Мостафин шигъри телебез ирешкән милли казанышларыбыз гөмбәзенә үз табыш-тәлгәшләрен тезеп, җете төсләрдә балкыта алды. Аның поэзиясе шигъри теленең саллылыгы белән аерылып тора. Иманы – олы язмышлы халкының җан тибешенә көйләнгән. Ашинәдән туып кыйтгаларга таралган төрки дөньяның асыл символы – бүре образы – аның шигырьләрендә юкка гына еш кабатланмый.

Еллар аша борылып карыйм да... Учымда истәлекле китап ята. 1979 елда без, берничә егет – «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясеннән җыентыклар чыгарган идек. Исе, төсе, тәме беренче мәхәббәт кебек бик кадерле иде ул китапның. Барыбызныкын да укып чыктым да... Эдуард Мостафинның аҗаганлы, яшенле, тирән офыклы шигырьләре минем «кикрик»не шиңдерде; уймак кадәр уйлап, мунча төннегеннән генә «җиһанга» карап язам икән ләбаса! Менә бу киңлек, менә бу саллылык, ичмасам, сүз егәреннән күңелем сыгылып килде. Үзен күргәч, котлап, кулын кыстым:

– Иң шәп шигырьләр – синеке!

Әйттем дә, бик якыннан аралашмаган, кырыс йөзле шагыйрем берәр тупас сүз ычкындырмасын тагы дип, сагаеп та калдым. Эдуардның кысылган ирен читләрендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю саркып алды:

– Синнән мондый сүзне көтмәгән идем, рәхмәт, – диде.

Әллә ничек, күз алдында юашланып калды. Икенче Туфан, дип уйлап куйдым мин аңа карап. Куе чәч. Шакмак­лы ияк белән тәмамланган озынча йөз. Маңгай астыннан караган, моңсулык өртелгән күзләр. Буе, рәвеш-кыяфәте белән ул чынлап та Хәсән Туфанның яшь чактагы сурәтләренә чат охшап тора.

Эдуардның тәүге китабы «Елның бишенче фасылы» дип атала иде. Нигә бишенче? Табигатьтә дүрт кенә фасыл икәнне сабый да белә, югыйсә. Шагыйрь үзе, Пушкин кебек, көзләргә гашыйк икәнен дә яшерми:

Бер ялгызым керәм Сентябрьгә:
Туң баланнар яна таң булып.

«Чыкма язга, алданырсың, ада­шырсың. Син, шагыйрем, тик көзләрнең кандашысың», – дип яза ул.

Ниһаять, ул җиде елдан соң «Туасы көн» дигән китабында шундый исемдәге шигырен яза – «Бишенче фасыл» – аның үз дөньясы; үз кыйб­ласы, үз кәгъбәсе икән. Ә бәлки... дүрт фасылга сыеша алмаган җан дөрләведер...

Җитмешенче елларда ул Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укыды. Еллары, чоры нинди иде бит! Евтушенколар плеядасының олы мәйданнарны, стадионнарны шигъри сүзгә бөтереп алган шаулы дәвере. Андый исерткеч шаукым, шагыйрьмен дигән шагыйрьгә йокмый кала димени! Институтта аралашырга да кызыклы шәхесләр җитәрлек. Үзебезнең Разил Вәлиевнең дә шунда укып, «дөньяны үзгәртергә» адарынган чагы. Рус шигъриятенә икенче Есенин килә, дип шау уяткан Николай Рубцов (1936-1971), «Мин әтинең баш сөягеннән шәраб эчтем», дип сискәндереп язган Юрий Кузнецов (1941-2003) белән дә ул шул чорда аралашып кала. Тәне белән дә, җаны белән дә чын рус милләтенең шагыйрьләре булган шундый шәхесләр белән аралашу – Эдуард Мостафинга да кыю сүз дәрте уянуга йогынты ясагандыр.

Европаның әдәбияты, сәнгате белән нык кызыксынган шагыйрь буларак, ул хыялында Парижның Монпарнас урамындагы атаклы кафеларда Франсуа Вийон, Шарль Бодлер, Пикассо, Ван-Гог кебек талант ияләре белән тәмәке төтене һәм йөзем шәрабе тәменнән хозурланып бер генә утырмагандыр.

Ә чынбарлыкта... Эңгер төшүгә өметсез караңгылыкка чума торган Казаныбызда, «якты киләчәккә» таба карусыз барып яткан сүрән халык арасында аңа кысан булгандыр, Җаны тарыккандыр.

Шуңа да ул бер-берсен макташып, үзләре хакында легенда тудырып, оя-оя оешкан шагыйрьләр өереннән читтәрәк булды. Юл башында, бик иртә макталуның соңы хакында уйланган бер шигыреннән өзек китерик:

Күпкә җитәрме ялкының,
Бик иртә атлап киттең.
Козгыннар чукый башласа,
Тәнеңдә бармы итең?

«Дан кебек корттан сакларлык бармы синең иманың?» – дип ул, гүя, офык артындагы елларга үрелеп, кисәтеп куя...

Каләм ияләре дә нурдан яратылмаган, тамак ялына эшләргә туры килә. Эдуард Мостафин исә беркайчан да бер генә урында басылып эшләмәде. Гелән вакыт аның үз ихтыярында иде. Узган гасырның җитмешенче елларында әле, тарихи мисалларга ишарә ясап, чын шагыйрь – ихатасыз, дәрвиш, сәях, ярлы сукбай, ирекле булырга тиеш, дигән караш яши иде. Кайчак­ларда «Эт кебек шыңшыйсы килә, бүре кебек улыйсы килә», – дип язган Эдуард Мостафинга да үз иреген бөтен нәрсәдән өстен кую, «тукайлану» ят түгел иде. Шагыйрьгә бар да кичерелә, дип яши торгач, ул хатынлы килеш хатынсыз, фатирлы килеш фатирсыз калды. Бу хакта улы Идегәйгә багышланган мондый юллары бар:

Сорарсың: кемдә ялгышлык,
Кайсыгызда соң гаеп?
Белерсең, улым; җаваплар
Килми канатын җәеп.

Мин аның тормыштан зарланганын, ачылып киткәнен хәтерләмим. Кайсыдыр кинотеатрларда рәссам-бизәүче булып эшләп йөргәнен ишеткәнем бар иде. Заманында Саба газетасының редакторы булып эшләгән Тәлгат Нәҗмиевнең истәлек-язмасын укыгач, шаккатып калдым. Эдуард Мостафинны район газетасына хәбәрче итеп эшкә алган булган икән бит ул! Беренче көнне үк аны ерак бер авылга командировкага җибәргәннәр. Язасы кешесе хәлле, романтик, хикмәтле сүзгә сусаган булган, ахрысы, Эдуардны җибәрәсе килмичә, «ду» килеп бәйрәм итәләр болар. «Шаг влево, шаг вправо – расстрел» тәрбиясе алган Тәлгат Нәҗмиев, әлбәттә, моны кичерми, райком табаны астында чыга торган газета әсирлегеннән, үзе дә сизмичә, азат итеп, шагыйрьне коткарып кала.

Узган гасырның 90 нчы елларында, кан белән яулап алынмаган сүз ирегеннән болагайланып, поэзиядә тамак ярып кычкыру, шикле батырлык, күсәк болгаулар матур әдәбият көзгесен челпәрәмә китергән иде. Кем-кем, хәтта Эдуард Мостафинга да моның әрсез җиле тия язды, әмма ул барыбер тонын каралтмады, сүзгә зыялы мөнәсәбәтен, чама хисен саклый алды.

Әдәбият хәзинәсендә аның өч китабы калды. «Уйлар» һәм «Чулман төбәге» дип исемләнгән поэмаларының жанрын ул, тыйнакланып, «фрагментлар» дип атаган. Тагын ике поэмасы – «Мин бәләкәй чакларда» һәм «Батырша» – халкыбызның гыйбрәтле язмышы, аның тарихи үткәне, бүгенгесе хакында тирән фәлсәфи уйларга этәргән вакыйгаларга корылган. «Һәр кешедә, Идел кебек дулап, типте ул чак йөрәк», «Үз иманым миңа мең терәк» ...

Диңгез булып алдансам да, түзәрмен,
Таулар булып алдансам да, күнәрмен,
Урман булып алдансам да, бирешмәм,
Шагыйрь булып та алдансам, үләрмен... –

дип язган ул бер шигырендә. Әмма ул алданмады. Киресенчә, үзенең кабатланмас каләм иясе, шигърият каланчасының югары кимәлендә урын алган талант иясе икәнен раслады. Язу, иҗат эшен кәсеп итү, урындык биләү именнән өстен күргән, чын шагыйрьлек иманына тугры калган, затлы каләмле шәхес иде ул.

Ил таркалган, халыклар әсәренгән, кыйблалар буталган, иман тапталган чорда (1997 ел) ул кинәт кенә бу дөньядан юкка чыкты. Күкләр иелеп алдымы, «каплан кырда сөякләр яткан» дала-чүлләр буйлап, Туфан эзләреннән шәрык тарафына чыгып киттеме; ни уйларга да белмичә, чарасыз калдык. Сагыныгыз әле мине дә, дип югалып торыр да, кайтып төшәр беркөнне, ул инде бөтенләй икенче, кадере арткан Эдуард Мостафин булыр, дип ышанып көттек без аны.

Коръәндәге «Шагыйрьләр» дигән аять юкка иңдерелмәгән. Шагыйрьгә кул салган явыз бәндәләргә Ходай аяу­сыз җәзасын ниятләгәндер.

Исән чагында аның башыннан сыйпарга заманның бер уч җылысы җитмәде.
Хәер, аның хакында үлде, дип әйтергә дә тел бармый. Китте... Гаип булды... Югалды... Аннан соң инде, дүрт фасылын җир йөзенә таратып, ел арты еллар узды.

Бишенче фасыл гына әйләнеп кайтмый һаман.

Бишенче фасыл

Көлтә-көлтә шигырь язармын дип,
Язны көтсәм, көтсәм тилмереп,
Кояш күптән ташкыннары белән
Дастан язган кышны җимереп.

Шаулатырмын җәйне үземчә дип,
Июнь ае кебек дәртләндем.
Урманнарга керсәм, урман сузды
Поэмалар язган дәфтәрен.

Көз аенда, дидем, җырлар җырлап,
Тутырырмын иген кырларын.
Миңа кадәр казлар каурый белән
Язып киткән легендаларын.

Кыш хакына гына булсын, диеп,
Бер көй яздым, белми башканы, –
Ап-ак җилләр яланнарга чыгып
Бөек симфония башкарды.

Дүрт шагыйрьдә кунак булдыммыни –
Дүрт төрле җыр һәр дүрт фасылда.
Моңым белән үз дөньямны корган
Мин бишенче фасыл, асылда.

Кайт, диярсең, Зөһрә

Әгәр китсәм Байрон иленә –
Бездәгедәй асыл томандыр.
Томан кызы кояш төшкәнче
Салкын чыкта битен югандыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Һейне иленә –
Кар өстендә болан эзедер.
Зәңгәр күзле Рейн кызы да
Мәхәббәтен әле эзлидер.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Лорка иленә –
Гитаралар төнлә моңлыдыр.
Испан кызы, кара толымың
Күз яшеннән генә дымлыдыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Данте иленә –
Тауларына болыт кунадыр.
Тау кызы бер карашы белән
Күңелеңә кереп чумадыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Аралап бир миңа


Ак көчекләр килә ак дөньяга,
Күбәләкләр – зәңгәр канатлы...
Урман дәшә әнә кочак җәеп...
«Йөрмә, көчек, борын канатып.
Анда – ерткыч, анда төннәр шомлы...»
Тыңламады, китте... «Кал, бала!»
Адаштырдың, урман, шул көчекне
Күбәләгең белән алдалап.
...Бүреләрең белән бергә хәзер
Уйлыйдыр ул төнне каршылап.
Кешеләрдән киткәч, күптән инде
Эзләреңә куйды кар сылап.
Бураннарда калып яфрак елый,
Үләннәре үкси изелеп.
Ак көчекне бер ач ерткыч иттең...
Урман, шулмы синең изгелек!
Кешеләр бит ышаналар сиңа:
Урман, күрсәт изге көчеңне –
Бүреләрдән аралап бир миңа
Күбәләкләр куган көчекне!

Ван-Гог


Сары кояш. Сары яңгыр.
Сары болыт. Сары җир.
Сары урам буйлап атлый
Сары уйлы сары ир.
Бар да сары. Сөю сары,
Тоташтан көз язмыш та.
Сары карлар сарылалар,
Сары икән бу кыш та!
Җитте, җитте, тукта, хыял!
Ялган бит болар, ялган!..
Ван-Гог булып ач күзеңне –
Кып-кызыл кояш янган.
Париж өстендә ап-ак кар,
Булонда ап-ак имән.
Карт аббат та, күзен йомып,
Ап-ак җөббәсен кигән.
.....................................

Өстәлдә сары чәчәкләр,
Сары хәмер савытта.
Даныннан авыз да итми
Бер гөнаһсыз даһи ята
Париж кадәр табутта.

Соңгы көне җәйнең

Шулай итеп, җәйнең соңгы көне
Китеп бара минем тормышымнан;
Йөрәк сыкрап, тетрәп куйды хәтта,
Язмышыма керер көзге шомнан.
Бөрешеп куйдым шәрә агачтай,
Белгәнгәме көзнең холыкларын;
Синең карашың да тараталмас,
Күкне сарып алган болытларын.
Көзләр калыбына сәлам бүген
Моңаерга әвәс күңелемне;
Иртән генә күзәтермен инде,
Сары яфрак баскан тын күлемне.
Урманнарга барып йөрмәм инде, –
Сискәндерер аның шәрәлеге.
«Былтыр» да юк анда... Шаяртырга
Таба алмам тиле Шүрәлемне.
Китеп барды җәем. Көз дә үтәр, –
Бер җылатыр мине, бер моңайтыр;
Бәрелер дә күңел болытларга,
Шигырьләргә тулып моңы кайтыр.

Саташкан йолдыз

Күк кабыгы шартлады да,
Аның төше – таң туды;
Күк читендә ялгыз йолдыз –
Төннән калган кан табы.
Сүнәр-сүнмәс, янар-янмас
Нәни генә бер җисем;
Күк сүзлеген актарып та
Тапмадым аңа исем.
Бер ялгызы тора күктә –
Ярышмый Кояш белән;
Төннән калган моңлы матдә,
Бу минем йолдыз, беләм.



Камил Кәримов төшергән фоторәсем. Сулдан уңга Эдуард Мостафин, Марсель Галиев, Рашат Низамиев, Госман Садә, Флүс Латыйпов, Нәбирә Гыйматдинова, Илдар Юзеев һәм Роберт Миңнуллин. 1975 ел, май ае. «Идел» яшьләр лагере 


Марсель ГАЛИЕВ
Безнең мирас
№ |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»