|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.11.2026 Дин
«Ашта таратылган тәсбихларым күп җыелды. Аларны ташларга ярыймы?»Укучыларыбыздан килгән сорауларга Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде: — Рөстәм хәзрәт, редакциябезгә Апастан Асия апа шалтыратты. “Коръән ашына баргач еш кына тәсбих тараталар. Алар миндә бик күп җыелды. Тәсбихне ташларга ярыймы икән? Аннары әбидән калган элекке бер тәсбих бар иде, җебе өзелеп, чәчелде. Анысын нишләтергә?
— Әгәр дә тәсбихнең төймәләренә Аллаһы Тәгалә һәм Мөхәммәд (Аллаһының аңа рәхмәте вә сәламе булсын) исемнәре язылган икән, мондый тәсбихне чүплеккә ташларга ярамый. Гади тәсбихне ташларга була, тик бәлки кирәк кешеләр бардыр, файдалы максатларда берәрсенә бирсәгез, хәерлерәк булыр. Әбиегез тәсбихен кабат җепкә җыеп, истәлек итеп сакларга була, һичьюгы яндырырга ярый. Фото: Татар-информ
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|