поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыш. 30 градус салкын. Төнге сәгать ике. Бер балыкчы боз өстендә утыра, балык чиерткәнен көтә. Берзаман карый: ерактагы йортның түбәсендә бер адәм авызына фонарь тотып, антенна урнаштыра. “Радио җене кагылган кешедер инде, нинди генә фанатиклар юк дөньяда”, – дип уйлап куя балыкчы.

Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
Архив
 
26.11.2026 Дин

Кискән тырнак белән чәчне кая куярга?

“Әбиебез кискән тырнакларын һәм коелган чәчләрен җыеп бара. Аларны кабере янына күмәргә куша. Мондый васыятьне без үтәргә тиешме?” Кафия Зиннурова, Казан

Сорауга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә:

– Тырнакларны кисеп тору, чәчләрне чиста һәм пөхтә тоту – Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сөннәте. Ә киселгән тырнаклар һәм чәчләр белән нишләргә дигәндә, дүрт мәзһәб галимнәре дә, аларны җиргә күмеп кую – мөстәхәб, ягъни хуплана торган гамәл, дип җавап бирәләр. «Әл-Хидая» һәм «Рәдд әл-мухтар» китапларында безнең галимнәр дә аларны күмеп кую хәерлерәк дип саныйлар.

Бу кагыйдәнең нигезе – кешегә һәм аның тәненең өлешләренә хөрмәт күрсәтү, чөнки Аллаһы Тәгалә “Әл-Исра” сүрәсенең 70 нче аятендә: «Без Адәм балаларын хөрмәт иттек», – дип әйтә. Кеше туфрактан яралтылган, шуңа күрә аннан аерылган өлешләргә дә туфракка кайтуы хәерлерәк.

Чәчләрне һәм тырнакларны яндыру, шулай ук аларны кая туры килсә, шунда чәчеп йөртү киңәш ителми. Аларны бәдрәфкә яки тәһарәт алу урынына ташламыйлар.

Күпфатирлы йортта яшәүчеләргә яки җире кышын кар астында калучыларга киселгәннәрне җыеп барырга һәм мөмкинлек чыккач, кеше йөрми торган җиргә күмеп кую рөхсәт ителә.

Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы