поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыш. 30 градус салкын. Төнге сәгать ике. Бер балыкчы боз өстендә утыра, балык чиерткәнен көтә. Берзаман карый: ерактагы йортның түбәсендә бер адәм авызына фонарь тотып, антенна урнаштыра. “Радио җене кагылган кешедер инде, нинди генә фанатиклар юк дөньяда”, – дип уйлап куя балыкчы.

Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
Архив
 
27.11.2026 Шоу-бизнес

Винарис Ильегет - 34, ә Лилия Хәмитова 13 килограммга ябыккан

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова ныклап ябыгу максатына ирешә башлаганнар. Винарис −34, Лилия 13 килограммга ябыккан, һәм алар әле бу күрсәткечләрдә генә тукталып калырга уйламый.

 

— Максатыгыз нинди? Гомумән, ничә килограммга ябыгырга телисез?

— Артык авырлыкның тискәре яклары күп бит: сулыш алырга да кыен, йөрәккә дә көч килә, шулай ук шикәр авыруы ягыннан да кыенлыклар бар. Мин инде 34 килограммга ябыктым, тагын бер ун кило ташласам, җитәр дип уйлыйм. Артык ябыгып китсәм, сөйкемле сөягемне югалтырмын, дим. 100 килограмм кем өчендер бик күп булырга мөмкин, ә минем өчен менә дигән авырлык.

— Ничек ябыгасыз соң?

— Һәркем үзе хәл итәргә тиеш, шуңа күрә бөтен кешегә дә киңәш итмим. Әмма без ябыгуның башка юлын — альтернатив ысулын сайладык. Ике ел ярым шушы юлда инде мин, алай тискәре тәэсирләре булганы юк. Бары тик алга гына барабыз.

— Бу эшкә кем кемне күбрәк этәрде?

— Мин беренче булып ябыга башладым. Соңрак бергәләп ябыгырга кирәк дигән карарга килдек. Хәзер азрак ашыйбыз, ә спорт исә –  ул безнең көндәлек эшебез. Бер дә тик торганыбыз юк: эшлибез, тырышабыз. Иң рәхәте –  ябыккач, яңа киемнәр алу. Матур итеп киенергә яратам инде мин, шуңа күрә һәрнәрсәдә бары тик яхшы якларны гына күрәм.

— Ничә килограмм булсагыз да, сездә үз-үзегездән оялу, читенсенү хисләре юктыр?

— Юк инде, андый уйлар белән читенсенеп утырганым юк. Мин үз аягымда нык басып торучы ир-ат. Хатын-кызлар ягыннан да беркайчан да зарланучылар булмады.

Алинә Айдарова
Шәһри Казан
№ --- | 27.11.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы