поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.11.2013 Тарих

Кырым һәм Идел-Урал татарлары арасындагы багланышлар (ФОТО)

...Кырым темасы – минем өчен яңа түгел, чөнки шактый еллар инде Кырымга барып йөрим, андагы татарлар белән аралашам. Моңа республикабызның мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә 50 елдан артык гомерен биргәннән соң, 1998 елда Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, остазым Җәвид Абдураим улы Котдусовның Ак Мәчет (Симферополь) шәһәренә күчеп китүе сәбәп булды.

Кырым татарлары – дөньяда геноцидка иң көчле дучар булган милләтләрнең берсе. 1783 елда Россия империясе кул астында калгач, Кырым ханлыгы бетерелә һәм бар яктан да югалту гына кичерә. Патша хөкүмәте тарафыннан кырым татарларын ярымутраудан кысрыклап чыгару сәясәте башлана. Шуның нәтиҗәсендә алар Төркиягә, Балканга һәм башка чит җирләргә мөһаҗирлеккә китә. Бер үк вакытта Кырым ярымутравын колонизацияләү үткәрелә. Кырымга Россиянең үзәк губерналарыннан руслар агыла. Шулар белән бергә әрмән, болгар, төрек, немецлар да килеп төпләнә, ә татарлар саны кимегәннән кими. Әлеге процессның кульминацион ноктасы Бөек Ватан сугышы елларында – кырым татарларының ирләре Ватан азатлыгы өчен көрәшкәндә, 1944 елгы депортация (геноцид) була, хатын-кызлар, картлар һәм балачагалар туган җирләре Кырымнан куыла. Шуның нәтиҗәсендә кырым татарларының 46,2% һәлак була, депортациянең беренче елларында гына да вафат булучыларның 70%ын балалар тәшкил итә. Бу еллардагы сәясәтнең аерым элементлары бүген дә тормышка ашырылып тора.

«Акчура» җәмгыяте Ялтадагы башка милләт вәкилләре белән дә уртак тел табып, дус-тату яши. 18 майда – кырым татарлары депортацияләнгән көндә – Кырымдагы барлык татарларның бер милләт булып дус-тату яшәүләре аеруча ачык күренә. Аларның фаҗигасе – бөтен милләт өчен зур фаҗига. Бу кайгылы кара датага 2014 елның 18 маенда 70 ел тула.

Украинада 73 мең казан, урал, себер татары яши. Симферополь (Ак Мәчет) шәһәрендә Идел-Урал ассоциациясе филиалы эшләп килә. Егерменче елларда инде Ак Мәчеттә Казан бистәсе булган. Казан татарлары арасыннан Кырым мәдәниятенә үзләренең өлешен керткән шәхесләр бик күп. Партизаннар хәрәкәтләрендә катнашучылар да шактый булган. Ә инде 1944 елда кырым татарларын илләреннән куганда, 6 меңнән артык казан татарын сөргенгә җибәрүләре турында мәгълүмат бар. Бу турыда Рәфыйк Мозаффаров үзенең энциклопедиясендә яза һәм аларның бер өлеше хәзер Кырымга кайтып, күбесе кырым татарлары белән кушылып, гаилә корып яши. Аларны кырым-казан татарлары дип йөртәләр.

Кырым һәм казан татарлары арасында үзара элемтәләр элек-электән даими булган. Ләкин аны яшергәннәр, халыкка белдермичә, бер-берсенә каршы куйганнар. Депортация вакытында кырым татарлары өстеннән куелган комендантларның күпчелеге казан татарлары булган. Бу – ике халыкны бер-берсенә каршы кую өчен махсус эшләнелгән сәяcәт. Идел татарларының статуссыз калуы, ташламалары булмавы да моңа дәлил.

Хәзер Кырымда үз илләренә кайткан кырым татарларын урнаштыру, аларны җир һәм торак белән тәэмин итү, туган телләренә дәүләт теле статусы бирү, югары дәүләт органнарына үз вәкилләрен сайлау, милли кадрлар әзерләү, мәдәниятне торгызу һәм башка бик күп мәсьәләләрне тормышка ашыру көн үзәгендә тора. Кырымлылар белән аралашып, күп нәрсәне үз күзләрең белән күргәч, аларның чын мәгънәсендә ватанпәрвәр, культуралы, безнең белән чагыштырганда, күпкә оешкан, дус, бердәм халык икәненә инанасың. Әйтергә кирәк, кырым татарлары югары белемлелек буенча Кырымда яһүдләрдән генә калыша. Менә шушы кешеләр бик кечкенә хезмәт хакына эшкә ялланып һәм очраклы хезмәтләр хакына җан асрарга мәҗбүр...

Кырым мәдрәсәләре һәм мәчетләре


Кырым мәдрәсәләрен берничә типка бүләргә була. Иң танылганнары – Бакчасарай мәдрәсәләреннән Хан мәдрәсәсе, Орта, Зынҗырлы, Карасу базар, Керчь, Сары-Әмин шәһәрләре һәм авыл мәдрәсәләре. 1783 елда Хан биләмәсендә 35 мәдрәсә, 1867 елда – 23 (Төркиягә 5 миллион халык эмиграцияләнгәч), ә инде 1893 елда 84 мәдрәсә эшләгән. Шуларның иң танылганы – 2006 елда Төрек фирмасы USRA – Төрек Республикасының халыкара хезмәттәшлекне үстерү идарәсе тарафыннан реставрацияләнгән Зынҗырлы мәдрәсәсе. Ул 1500 елда төзелә. Ни өчен «зынҗырлы»? Аны икенче төрле «Чылбырлы мәдрәсә» дип тә йөртәләр. Бакчасарайның Хан сараеннан ерак түгел, Салачик дип аталган җирдә Зынҗырлы мәдрәсәсен төзеткән хан Миңлегәрәй Хаҗигәрәй улы: «Фән һәм мәгърифәтчелек алдында бөтен кеше баш ияргә тиеш», – дип әйткән. Шуңа да мәдрәсәгә кергәндә, ике якка ачыла торган ишек өстенә беркетелгән чылбыр-зынҗыр аша беркем дә баш ими керә алмаган, фәнгә хөрмәт йөзеннән «Белем Әхрамы»на баш иеп керергә тиеш булганнар.

Урта гасырларда Европада Зын­җырлы мәдрәсәсен кырым та­тар­ларының милли университеты итеп ка­бул иткәннәр. Бу уку йорты Кырым ханлыгының Үзбәк мәдрәсәсе традицияләрен дәвам иткән. Үзбәк хан мәдрәсә-мәчете, Бакчасарайның югары уку йорты барлыкка килгәнче, ике гасыр буе мәгърифәтле кырым элитасын әзерләгән. Зынҗырлы мәдрәсәсендә дә илаһият фәннәре белән бергә астрономия, физика, риторика, математика, фәлсәфә, тарих кебек дөньяви гыйлемнәр укытылган. Заманында әлеге мәдрәсә Европада колледжлар һәм университетлар системасын барлыкка китерүгә һәм үстерүгә этәргеч ясаган.

Кырым татарларының күренекле җәмәгать эшлеклеләре, галимнәре мәдрәсәне үстерү һәм камилләштерү өчен күп көч куялар. Алар арасында күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, педагог, нашир Гаспралы Исмәгыйль Мостафа улының (1851-1914) роле бәяләп бетергесез. Ул 1868-1871 елларда Зынҗырлы мәдрәсәсендә шәкертләргә белем бирә, 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы булганда да, мәдрәсәне ярдәменнән ташламый. Ә инде 1883 елдан Исмәгыйль Гаспралы наширлегендә һәм мөхәррирлегендә Бакчасарайда дөнья күргән «Тәрҗеман-Переводчик» газетасы Идел-Урал буйларында да тарала башлый. Ул әлеге газета аша гомумтөрки тел булдырырга һәм барча төрки дөньяны берләштерергә омтыла. Газетаны чыгару эшендә Сембер губернасы Зөябаш авылында туган, И.Гаспралының хатыны, беренче татар хатын-кыз журналист Акчурина Зөһрә Әсфәндияр кызы (1862-1903) да зур роль уйнаган. «Тәрҗеман» газетасын нәшер итүгә Сембер сәүдәгәрләре һәм эшкуарлары Акчуриннар акчалата ярдәм дә иткән. Күрүебезчә, бөтен төрки дөньяга мәшһүр «Тәрҗеман-Переводчик»ның дөньяга танылуында безнең Идел буе татарларының роле бәһасез. Шул ук 1883 елдан мәгърифәтче И.Гаспралы тарафыннан яңа ысул белән укытыла торган җәдиди мәдрәсәләргә нигез салына һәм алар өчен дәреслекләр нәшер ителә. Зынҗырлы мәдрәсәсендә дә укыту җәдитчелек ысулы белән алып барыла башлый. Дөньякүләм мәшһүр әлеге мәдрәсәдә Идел-Урал буе татарларының да гыйлем алуы һәм укытуы мәгълүм.

Октябрь инкыйлабыннан соң большевиклар кырым татарларының «милли университет»ын ябалар. Башта мәдрәсәне шифаханә мәктәбе итеп тоталар, соңрак коммунистлар фиркасе фәрманы белән мәдрәсә бинасы складка әверелдерелә. Ә аның тирәсендәге аерым-ярдәмче бүлмәләрне психик авырулар өчен интернат итеп файдаланалар. Мәдрәсәдә сакланган уникаль китаплар урлану нәтиҗәсендә, гасырлар буена җыелган мәдәни, әдәби мирас юкка чыгарыла. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң большевиклар «Кырым – кырым татарларыннан башка» сәясәтен үткәрә – күп кенә мөселман гыйбадәтханәләрен, матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен юкка чыгара. Хәтта Зынҗырлы мәдрәсәсе биләмәсендә җирләнгән кырым татарларының юлбашчылары И.Гаспралы һәм А.Озенбашлының рухын рәнҗетүгә дә барып җитәләр...

Алупкадагы мәчетнең язмышы да гыйбрәтле. Аны җирле мөселманнар XVIII гасырда ук төзегән. Мәчеткә тирә-як авыллардан гына түгел, бөтен Кырымнан, хәтта Санкт-Петербургтан ял итәргә килгән кунаклар да йөри торган була. Вакытлар үткәч, бу урынга князь Воронцов кызыга – мәчет урынында зур Сарай барлыкка килә. Ә гыйбадәт йортын яңаны төзиләр. Севастополь (Акъяр) юлында урнашкан мәчет Ватан сугышы елларында немецлар тарафыннан җимерелә.

Тагын бер мәчет – Ялтада, А.П.Чехов йортына каршы бинада була. Аның тышкы ягында гарәп хәрефләре белән «1884 ел» дип язылу шул елда төзелгәнлегенә ишарә ясый. Хәзер биредә музыка мәктәбе эшли.

Ялта каласының бүген мөселманнар гыйбадәт кыла торган мәчете Төркиядән килгән мөгаллим Хаҗи Муса җитәк­челегендә төзекләндерелә. Мәчет каршында инде ун елдан артык мәдрәсә эшләп килә, анда гарәп теле һәм ислам нигезләре өйрәтелә. Шәкертләргә Хаҗи Мусадан соң Төркиядән килгән мөгаллимнәр – Хөсәен әфәнде Каракош, Мехмед хуҗа Дагъли белем бирә. Мәчеткә кырым татарлары белән Идел-Урал татарлары да бик актив йөри. 2011 елда «Акчура» оешмасыннан 7 якташыбыз мәдрәсә тәмамлау турында таныклык алды. Мәчеттә ифтар кичәләре дә уздырыла. Олы яшьтә булуына карамастан, мәдрәсәдә белем алган якташыбыз Җәмилә апа Хисамова да дини бәйрәмнәргә, йолаларга багышланган чараларга Коръән укырга чакырыла. Бүген мәдрәсәдә балалар өчен дә курслар эшли.

Ялта шәһәрендә гыйбрәт алырлык урыннар байтак. Без бөтен шәһәр манзарасы күренеп торган мөселман зиратына да бардык. Биредә, нигездә, кырым татарлары, ә соңгы елларда исә Идел-Урал татарлары да җирләнә. Кырым һәм Идел-Урал татарлары берләшеп, бу борынгы зиратның урынын, шәһәр җитәкчелегеннән рөхсәт алуга ирешеп, үзләренә калдырганнар.

Таштагы язмалар кырым һәм казан татарлары телендә гарәп хәрефләре белән язылган, шунда ук Коръәннән аятьләр уелган, ай куелганнары да байтак. Кайбер кабер ташларының арткы ягына мөселман бизәкләре дә уелган.

Каберлекнең эченә кергәч тә, игътибарны уң якка тезелгән кабер ташлары җәлеп итә. Сталин кырым татарларын илләреннән кугач, каберлекне трактор-бульдозерлар белән сөрдереп, ташларын Алупка каласына мәдәни бина төзү өчен ташыганнар. Бу бинаның бары тик кабер ташларыннан гына төзелгәнлеге билгеле. Бина төзелеп беткәч, әлеге эшкә кулы тигән бәндәләрнең төрле сәбәпләр белән үлүе, яисә чирләве турында мәгълүматлар бар.

...Севастопольдәге Акъяр җамигъ мәчетенә нигез салган Исмәгыйль хәзрәт Мөхәммәдрәхим улы Сергач ягының иң күренекле татары була. Ул 1841 елда Сембер губернасы Курмыш өязе Яңа Мөчәләй авылында мулла гаиләсендә туа. Үз төбәгендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә белем алганнан соң, авылда әтисе урынына указлы мулла булып кала. Яңа Мөчәләйдә дәүләт казнасы хисабына финанслана торган рус-татар мәктәбе ача. 1881 елда Исмәгыйль хәзрәтне Новочеркасскка имам итеп чакыралар. Өч ел эчендә ул монда мәчет һәм мәктәп бинасы төзетә, үзе ир балаларны, хатыны кызларны укыта. 1885 елда Севастопольгә күченә һәм биредә имам буларак, мөселманнарны оештыручы, бер мәхәлләгә берләштерүче, рухи юлбашчыга әйләнә. Әдәбият галиме Мәсгуд ага Гайнетдин язуынча, Исмәгыйль хәзрәт татарның җәдит мәктәпләренә кадәр үк мәктәп сис­темасын яңарта башлаган алдынгы мәгърифәтчеләреннән берсе булган. Акъяр шәһәрендә мәчеткә нигез салучы һәм аны төзү эшләрен башлап йөрүче дә Исмәгыйль хәзрәт була. Мәчет төзү 1894 елда Кырымда Левадиядә патша Александр III вафат булуы һәм аны Петербургка озатыр өчен Севастопольгә алып килү вакыйгаларына турыдан-туры бәйләнгән. Нәкъ менә Исмәгыйль хәзрәт җитәкчелегендәге мөселманнар делегациясе үлгән патша рухына дога кылыр өчен һәм аңа ядкәр итеп, Севастопольдә мәчет салу тәкъдиме белән хакимияткә мөрәҗәгать итә. Хөкүмәт үз карамагындагы Кырым ислам институтлары вакыфыннан 14 мең акча бирү турында карар чыгара. Мәчет төзү өчен бу акча гына җитмәгәнлектән, Исмәгыйль хәзрәт, ике мәртәбә Идел буйларына китеп, акча җыеп кайта. Улы Йосыфны да, Төркия мәдрәсәләрендә укытып, 1902 елда үз янына мулла итеп урнаштыра һәм мәчет төзү мәсьәләсен бергәләп кайгырта башлыйлар. 1908 елда мәчет өчен җир бирәләр, төзү эшләре башлана. Әтисе 1911 елда хаҗ сәфәрендә вафат булгач, Йосыф хәзрәт аның эшен дәвам итә...

Йосыф Исмәгыйль Хаҗи улы Рәхимов 1870 елда шулай ук Сембер губернасының Яңа Мөчәләй авылында туа. Йосыф авыл мәктәбен тәмам­ла­ганнан соң, Буа мәдрәсәсендә укый, аннан гыйлем алуын Истанбулда дәвам итә. Ул бәләкәйдән бик зиһенле булуы белән аерылып торган, төрле телләрне һәм фәннәрне өйрәнүгә сәләте белән сабакташларын таң калдырган. Йосыф Истанбулдагы уку йортын тәмамлаганда, 6-7 телдә иркен сөйләшкән, медицинаны һәм башка фәннәрне яхшы белгән. Истанбулга эш белән килгән танылган татар мәгърифәтчесе, «Тәрҗеман-Переводчик» газетасы мөхәррире Исмәгыйль Гаспралы аны Севастопольгә әтисе янына хезмәт итәргә кайтырга күндергән. Йосыф, Идел буена, туган якларына кайтып, Фатыйма дигән гүзәл кызны кәләшлеккә алып килгән дә Севастополь өязе казые эшенә җиң сызганып тотынган. Ул 1909 елдан мәчет каршындагы мәктәптә мөгаллим булып эшли, соңрак Севастополь татар халык мәктәбе директоры була. Хәзрәт мәктәбендә дини дәресләр белән бергә математика, физика, химия фәннәре дә укытылган, дәресләр татар, рус, фарсы, француз телләрендә алып барылган. Йосыф Исмәгыйль улы үзе балаларга тарих һәм география фәннәрен укыткан. Мәктәптә кырым татарлары белән бергә казан татарлары да белем алган.

1914 елның 20 апрелендә мәчетне рәсми рәвештә тантаналы ачу мәҗлесенә шәһәр түрәләре, руханилар килгән. Тантанада хәтта император Николай IIнең дә катнашканлыгы мәгълүм. Яңа мәчеткә мулла итеп тәгаенләнгән Йосыф хәзрәткә ул Романовлар династиясе тәхеткә утыруның 300 еллыгына чыгарылган альбом бүләк иткән, балаларының башларыннан сыйпаган (кызганыч, бу альбом дәһрилек чорында юкка чыга). Шулай итеп Кырым халыклары арасында «Рәхим бәй» дип йөртелгән Йосыф хәзрәт мөселманнарның мәгърифәтчесенә әйләнгән.

Мәчет ике балкон белән күпкырлы челтәрле манарадан гыйбарәт. Төп керү ишеге аркасына «Александр III истәлегенә» дип язылган. Мәчет проекты шәһәр архитекторы А.М.Вейзен һәм Г.Н.Долин тарафыннан, Каһирәдәге әл-Әзһәр мәчетенә һәм университетына охшаш типта Мисыр һәм Төньяк Африка архитектура үзенчәлекләрен саклап, Мисыр-мәмлүк стилендә төзелгән.

Мәчет Кара диңгез флоты хәрбиләре һәм җирле мөселманнар өчен хезмәт иткән. Тагын шунысы да мөһим: Кара диңгез флотында 30 елдан артык ахун булып торган Мөхәммәдзаһир Җамалетдинов та безнең төбәк татары – Казан губернасы Спасс өязе Яңа Чаллы авылыннан (хәзерге Әлки районына керә).

Россия мөселманнарының хаҗ сәфәре юлы Севастополь аша үтү сәбәпле, мәчеткә кереп намаз уку күркәм гадәт булган. Шулай ук Бохара әмиренең дә 1912-1915 елларда хаҗ юлында Йосыф имамда кунак булып, аңа атлас чапан бүләк итүе турында мәгълүматлар бар.

1930 еллардан мәчетләрне юкка чыгару, аларны ябу аерым план белән алып барыла, Йосыф хәзрәт һәм аның гаиләсе өстеннән дә күзәтү, эзәрлекләүләр көчәя. 1937 елның 2 октябрендә Йосыф Рәхимов кулга алына һәм Севастополь төрмәсенә ябыла, ә 1938 елның 10 февралендә аны атарга дигән хөкем карары чыгарыла. 1956 елда Фатыйма Рәхимова СССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына иренең эшен яңадан карау хакында мөрәҗәгать иткәч, Йосыф хәзрәткә бирелгән үлем җәзасының 10 ел төрмә белән алыштырылганлыгы, аның 1943 елның 19 февралендә төрмәдә йөрәк өянәгеннән вафат булганлыгы ачыклана. Ул 1957 елның 5 февралендә генә реабилитацияләнә. Йосыф хәзрәт – үз нәселләрендәге уникенче буын дин әһеле, кызганычка каршы, соңгысы була...

1938 елның 24 июлендә Севастополь шәһәре Советы Президиумының карары нигезендә, мәчет гыйбадәтханә буларак халыкка хезмәт итүдән туктый, әмма аның ике балконы белән күпкырлы челтәрле манарасы саклана. Бөек Ватан сугышы вакытында Севастополь шәһәре җир белән тигезләнгән дияргә була. Бары тик өч бинасы – мәчет, шәһәрнең «капкасы» булган колонналар һәм Кара диңгез флотының төп бинасы гына исән кала. Фәкать 1948 елда гына Сталин фәрманы белән шәһәрнең уртасындагы мәчет манарасы ике ай буе көрәк-ломнар ярдәмендә җимертелә. Мәчет бинасы Кара диңгез флоты архивы карамагында кала... 1989 елда үзгәртеп кору чорлары башлангач, кырым татарлары туган җирләренә кире кайта башлый. 1991 елдан әкренләп милли үзидарә системасы торгызыла. 1992 елда Севастополь мөселманнары архивның икенче катында җомга намазын укый башлый, ә 1994 елда мәчет тулысынча татарларга бирелә. 1995 елда мәчетне төзекләндерү эшләре башкарыла. 2000 елда Истанбул иганәчеләре ярдәме белән яңа манара да төзелә.

Әдәбият


1. Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – Б.120-124.
2. Кудусов Эрнст. Москва и Крым: Очерк истории взаимоотношений двух наций – великороссов и крымских татар. – Москва, 2002. – 88 с.
3. Джавид Кудусов: материалы, статьи, воспоминания / сост. Ф.Арсланова, И.Ковалева. – Казань, 2009.
4. Али Э. Путешествия по неизвестным страницам истории Севастополя. – Симферополь, 2010. – 112 с.
5. Фесенко А. Севастопольская мечеть: http://new-sebastopol.com/news/sevastopol/Sevastopol_skaya_mechet_
6. Ганкевич В. Ю. Крымскотатарские медресе: http://crimeantatars.com
7. Новая жизнь Зынджырлы- медресе: http://gazeta.zn.ua/CULTURE/novaya_zhizn_zyndzhyrly-medrese.html
8. Юныс М. Альбатрос язмышы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – 383 б.
 



Зынҗырлы мәдрәсәсенең (1500 ел) ишеге реставрациягә кадәр. 2006 ел



Зынҗырлы мәдрәсәсенең реставрациядән соң эчке күренеше



Зөһрә Акчурина. Сембер, 1881 ел



Җ.Котдусовның бабасы Йосыф Рәхимов



1914 елның апрель аенда төзелеп беткән Севастополь мәчете



Ялтадагы мөселман зиратындагы каберташлар



Хан мәчете. Бакчасарай


 

Севастополь мәчете. Төзекләндерелгән бина



Исмәгыйль бәк Гаспралы

Ахыры киләсе санда

 


Филүсә АРСЛАН
Безнең мирас
№ |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»