поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2013 Җәмгыять

«Ватанпәрвәрлек хисе кече Ватаннан башлана» (Түгәрәк өстәл)

Россия тарихы буенча урта мәктәпләр өчен «камил рус телендә, эчке каршылыклары һәм ике яклы шәрехләүләре булмаган» бердәм тарих дәреслеге язу идеясен РФ Президенты В.В.Путин 2013 елның февралендә Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында әйтте.

Дәреслекнең концепциясен әзерләү эшен РФ Дәүләт Думасы рәисе С.Е.Нарышкин җитәкчелегендә Россия тарих җәмгыяте башкара. 2013 елның 27 февралендә җәмгыятьнең идарә рәисе С.М.Шахрай җитәкчелегендә дәреслек төзү мәсьәләсе буенча утырыш уздырылды, анда дәреслекнең темалары, максат-бурычлары тикшерелде. 2013 елның 25 апрелендә РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан Россия тарихы дәреслегенең бердәм концепциясе һәм үткән вакыйгаларга рәсми бәясе булырга тиеш, дип әйтелде. Казан (Идел буе) федераль университеты мөрәҗәгате нигезендә, Казанда Россия тарих җәмгыятенең бүлекчәсе төзелде. Шулай итеп, Татарстан тарихчылары да бердәм Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең «Тарихи-мәдәни стандарт» дип аталган документына тәкъдимнәр кертү эшенә җәлеп ителде.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, бу документны камилләштерүгә юнәлдерелгән фикерләрне туплап, концепцияне әзерләүче эшче төркемгә юллады. Октябрь башында Мәскәүдә, килгән тәкъдим-теләкләр нигезендә, тулыландырылган «Ватан тарихы» яңа укыту-методик комплекс концепциясенең проектын тикшерү буенча киңәшмә уздырылды. Хәзер әлеге документны камилләштерү соңгы этапка керде. Агымдагы елның 1 ноябрендә документ РФ Президенты Администрациясенә тәкъдим ителергә тиеш. Шул уңайдан 9 октябрь көнне «Чын мирас» журналы редакциясе бу мөһим документны камилләштерүдә фикер-тәкъдимнәрен керткән галимнәрне «түгәрәк өстәл»гә чакырды.

Катнашалар: Рафаиль Хәкимов – ТР ФАнең вице-президенты һәм академигы, тарих фәннәре докторы, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, Искәндәр Гыйләҗев – ТР ФАнең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының татарны өйрәнү кафедрасы мөдире, Илдус Заһидуллин – тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, Марат Гыйбатдинов – педагогика фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе.

Илдус Заһидуллин. Әзерләнә торган бердәнбер «Ва­тан тарихы» дәреслеге урта һәм өлкән буын вәкилләре тарафыннан еш кына Совет тоталитар җәмгыятенең бер элементы, төрле фикерләрне кысу юнәлешендә ясалган адым буларак кабул ителә. Совет чорында бердәнбер «Ватан тарихы» дәреслеге ул, патриотик һәм тәрбия ягыннан караганда, мөһим чара булган. Ләкин, шуңа да карамастан, СССР таркалды, бердәм «Ватан тарихы» дәреслеге дәүләтнең сакланып калуын тәэмин итә алмады. 

Россия һәм рус халкы тарихын гына өйрәнүче яшь буында, кече Ватан тарихын белмәгән һәм аның белән горурланмаган очракта, Олы Ватанга мәхәббәт тәрбияләп булырмы икән? Тагын бер мөһим сорау: Россия Конституциясендә дәүләтнең Федерация икәнлеге язылган шартларда, бердәнбер «Ватан тарихы» дәреслеге булырга тиешме икән? Методик яктан караганда да, сораулар туа: гуманитар профильле урта мәктәпләрдә тарих буенча тирәнтен язылган альтернатив дәреслеккә ихтыяҗ бар. Милли респуб­ликаларда региональ компонент белән бердәнбер Ватан тарихы дәреслеге ничек «килешер»? Алар арасында фикерләр каршылыгы бар бит.

Без илдә Ватан тарихын укытуның өч дәверен беләбез: империя чоры, Совет еллары һәм хәзерге заман – соңгы чирек гасыр. Бу чорларда Ватан тарихы мәктәпләрдә ничек укытылган икән?

Марат Гыйбатдинов. Әгәр дә без империя чорындагы дә­реслекләрне карасак, бу дәвердә бердәнбер дәреслек булмаган. Шулай да, төрле авторлар язган дәреслекләрнең концепцияләре бер булган диярлек. Аларда, нигездә, рус тари­хына басым ясалган, рус дәүләтчелеге тарихы гына өйрәнелгән. Кайберләре мәдәнияткә тәфсиллерәк урын бирсә дә, нигездә, ул рус мәдәнияте тарихы булган. Әлбәттә, төбәкне өйрәнү дәреслекләре дә басылган, әмма алары да шовинистик рухта язылган. Мәсәлән, Спасскийның «Очерки по родиноведению. Казанская губерния» (1912) исемле китабында шундый юллар бар: «В Казани везде можно встретить эти странные фигуры татарского бабья». Бу инде хатын-кызга гына карамый, ә татар халкына булган гомуми карашны аңлата. Автор фикеренчә, татарлар – сәер, тупас, кыргый һәм мәгърифәтсез, мәдәниятсез халык, алар бары тик Россия дәүләтенә кереп, Европа, христиан мәдәниятенә тап булганнан соң гына, бәхеткә ирешә. Шундый ук фикер-карашлар белән башка авторларның да дәреслекләр язуы мәгълүм. 

 Революциядән соң мәктәпләрдә тарих укыту берникадәр туктап тора, бары тик 1934 елдан гына тарих яңадан предмет буларак кайтарыла башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң халыкларның рухы күтәрелү һәм шуның нәтиҗәсе буларак, үз тарихларын яза башлаулары да моңа яңа этәргеч биргән. Шул сәбәпле тарих дәреслекләренә мөнәсәбәтле яңа карарлар да барлыкка килә. Союздаш республикаларда тарих язуда берникадәр иркенлек күзәтелсә дә, 40 нчы еллар ахырында республикаларда язылган дәреслекләргә яңа басым башлана. Мәсәлән, СССР Фәннәр академиясе әгъзалары «Казах ССР тарихы» дәреслегенә бәяләмә биргәндә, Казахстанны Россия империясенә кертүне негатив яктан күрсәтергә ярамый, бу тискәре күренеш түгел, ә прогрессив юнәлеш, дип әйтәләр. Гомумән, бу елларда Россия халыкларына субъект буларак түгел, ә бары тик объект буларак кына карарга дигән концепция барлыкка килә. Димәк, кайбер халык – «тарихлы халык», аларның үз тарихы бар, ә кайбер халык «тарихсыз халык» дигән фикер туа. Аларның Россия империясенә кергәнче бернинди милли тарихы булмаган һәм бу тарихны өйрәнергә хаклары да юк дигән караш алга сөрелә. Әмма, бер яктан, рәсми идеологиягә ияреп, интернационализм тәрбияләү һәм «Совет – төрле милләтләр гаиләсе» дигән фикерләргә алар күз йома алмаган. Шуның нигезендә «СССР тарихы» дәреслекләрендә Урарту дәүләте тарихы кебек аерым кисәкләр генә булган, әмма төп тема – рус тарихы, рус дәүләтчелеге тарихы. Хәтта безнең региональ уку әсбабы – «ТАССР тарихы» китабында да шундый җөмлә бар: «Казанны алу ул прогрессив күренеш булган, чөнки, Россия дәүләтенә кергәч, татар халкы киләчәктә Бөек Октябрь революциясенең җимешләренә ирешә алган». Акка кара белән шулай язылган.

Искәндәр Гыйләҗев. Ул заманда: «В плане исторической перспективы», – дип әйтәләр иде. 

Марат Гыйбатдинов. 1990 еллар безгә ирек бирде, тарих укыту да регионнарның үз карамагына гына калды, төрле төбәкләр үз тарих дәреслекләрен язды. Кайберләре шәһәр тарихы – «Москвоведение», «Петербург тарихы», ә кайберләре төбәк тарихлары – «Урал тарихы», «Себер тарихы» дәреслекләрен иҗат итте. Безнең «Казановедение» дәреслеге дә әзерләнде, әмма ул мәктәпләргә кертелмәде. Үзебезнең дәреслекләрдә милли тарихны да, региональ тарихны да бергә кушып язып карадык. Барлык экспертлар да, тәнкыйтьчеләр дә безнең дәреслекләрдә тарихи чынбарлыкка каршы килә торган бер генә факт та күрмәде. Алар бары тик исламга зур басым ясала, татар халкы тарихы күпертеп, матурайтып, горурланып языла, диделәр. Шуның кебек эмоциональ күренешләрне генә гаеп иттеләр, әмма ялган фактлар, вакыйгаларны фальсификацияләү дигән әйберләрне тапмадылар. Кызганыч ки, хәзерге яңа Федераль дәүләт стандартлары һәм «Мәгариф турында» яңа закон кабул ителү белән, безнең милли-төбәк компоненты бөтенләй юкка чыгарылды, хәтта исеме дә бетте. Хәзер федераль һәм мәктәп компонентлары гына калды. Ул компонентлар эчендә инвариатив һәм вариатив өлешләр, ягъни мәҗбүри булган, барлык мәктәпләрдә укытылырга тиешле сәгатьләр һәм сайлап алырга мөмкин булган өлешләр генә калды. Биредә мәктәпләргә бик зур мөмкинлек бирелә. Әмма кайсы гына мәктәптә артык сәгатьләрне татар халкы тарихына бирәләр икән? Хәтта рус тарихына да бирмәячәкләр, чөнки бу сәгатьләр чит телләргә, информатика дәресләренә һәм БДИга әзерләнүгә китә. Шулай итеп, формаль яктан карасак, әгәр дә ата-аналар теләсә, мөмкинлекләр дә, сәгатьләр дә бар. Белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларында: «Һәрбер бала үз халкы тарихын, җирле тарихны, үз төбәгенең милли үзенчәлекләрен белергә тиеш», – дип язылган. Әгәр дә стандартларны укып карасак, ул йөрәккә май булып ята. Әмма чынбарлыкта, мәҗбүри сәгатьләр бирелмәү сәбәпле, стандартларның бу таләпләрен тормышка ашырып булмый. Бүген без татар тарихына гына түгел, ә дөнья тарихын укытуга да зыян килүен беләбез, чөнки укытучылар БДИга потка табынган кебек табына, алар балаларны БДИга әзерләргә мәҗбүр. Ә БДИда татар тарихы гына түгел, дөнья тарихы да юк диярлек. Шул сәбәпле укытучылар, дөнья тарихын да читкә куеп, төп басымны Россия тарихына гына ясый.

Ә хәзерге бердәм тарих дәреслеге турында әйткәндә, ул, гадәт буенча, ашыгыч эшләнде. Өстән әмер килгәч, тиз генә ниндидер бер концепция проекты төзеп, бернинди киңәшмәләр, фикер алышулар уздырмыйча... Бигрәк тә монда, методистлар, укытучылар белән киңәшләшмәделәр. Бер дәреслектә Россиянең йөзләгән милләте тарихын тулаем яктырту мөмкин түгел. Механик рәвештә татар, башкорт, чечен һәм башка милләтләрнең тарихыннан берәр кисәкне ябыштырып, ниндидер бер курс ясау – бу бер уйдырма булып чыгачак һәм аның бернинди дә киләчәге булмаячак дип уйлыйм.

Илдус Заһидуллин.
Без бүген Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең проекты турында сөйләшәбез. Бу инде икенче документ. Аның беренчесен – Бердәм Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең «Тарихи-мәдәни стандарт»ы дип аталганын – тикшерү 1 июльдә башланды. 25 сентябрьдә Мәскәүдә бу документны тикшерүгә багышлап уздырылган киңәшмәдә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаиль Сибгат улы Хәкимов та катнашты. Агымдагы елның 26 октябренә кадәр Ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенең проектына тәкъдимнәр кабул итү дәвам итә. Рафаиль әфәнде, Мәскәүдәге киңәшмәдән алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде.

Рафаиль Хәкимов. Мин эксперт буларак, Тарих институты исеменнән тәкъдимнәремне керттем. Башка институтларның һәм интернет аша укытучыларның да тәкъдимнәре булды. Без тәкъ­дим иткән зур гына төзәтмәләрне игътибар белән кабул иттеләр. Алтын Урданы йомшартып бирделәр. Бу кыргый дәүләт түгел, ул зур империя, рус тарихын ансыз аңлап булмый, дигән карашлар кабул ителде. Кабул ителмәгән өлешләрнең дә сәбәпләрен аңлатырга тырыштылар. Сөйләшкәндә, ихтирам белән тыңлыйлар, ә дәреслек нәрсә булып чыгар, әйтүе кыенрак. Киңәшмәдә милли республикалардан Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре генә катнашты, әйтерсең, бу проблема башка милләт вәкилләренә гомумән кагылмый.

Минем чыгышымда төп тема толерантлык һәм милләтара дуслык турында иде. Халыклар, бу дәреслекне укыгач, бер-берсе белән сугышмасын, тату гына яшәсен иде, дидем һәм мисал да китердем. Әйтик, 1552 елда Казанны Явыз Иван яулап алу сюжеты. Без бу вакыйганы, ике милләтне бер-берсенә кара-каршы куймыйча, дөрес итеп аңлатып бирергә тиешбез, чөнки бүгенге Казанда ике як буынның да вәкилләре яши. Күп мәсьәләләрне, фәнни хезмәтләргә таянып, объектив анализламасаң, чишеп булмый. Шул ук вакытта бер дәреслек язып кына, бөтен кешенең дә аны гына кабул итүенә ышанырга ярамый, чөнки интернет бар, барлык яшьләр фәкать интернетны гына укый.

Россия тарихына күз салсак, евроцентризм ачыктан-ачык күренеп тора. Гомумән, Россия нинди дәүләт соң? Ул Европа дәүләтеме? Евразия дәүләтеме? Аның бит территориясе Европаны гына түгел, Азия белән Себерне дә үз эченә ала. Дәреслекләрдә Себер тарихы Ермак белән башлана. Аннан элек бу җирләрдә нәрсә булган соң? Кеше яшәгәнме, юкмы? Аны бит Ермак басып алган? Басып алгач, анда дәүләт булган дигән сүз. Әлеге дәүләтләр тарихы төшеп кала. Кечкенә генә бер төбәктән – Новгородтанмы, Киевтанмы (әле анысын да ачык кына әйтмиләр) – Рус дәүләте башлана. Ул дәүләт киңәя-киңәя, хәзерге Россия барлыкка килә, дигән фикерне дәреслеккә кертергә омтылалар. Славяннар килгәнче, хәзерге Россия территориясендә Һуннар империясе, Төрки каганлыгы, Хәзәр илләре кебек төрки-татар дәүләтләр булган. Без һич кенә дә Россия дәреслегендә моны кире кага алмыйбыз. Безнең бу фикерләребез дә өлешчә кабул ителде.

Шулай ук милли төбәкләрне «окраина», «периферия» дип кимсетмәү тәкъдимен керттек. «Үзәк» кая да «окраина» кайда соң? Бу бит шулай ук бәхәсле мәсьәлә.

Әмма зур мәсьәлә ачык калды: Россия дәүләте тарихы ул биредә яшәүче барлык халыкларның тарихымы, әллә русныкы гынамы? Әгәр дә русныкы гына дип чагылыш тапса, ул, Киевтан яки Новгородтан башланып, колонизация, башка халыкларны яулап алу, кушу тарихы дәреслеге генә булачак. Моның инде бернинди мәгънәсе булмаячак. Бу – Н.М.Карамзинга кире кайту дигән сүз. Әлеге мәсьәләне ничек итеп чишәргә икәнлеген әлегә алар тәгаен хәл итә алмыйлар.

Марат Гыйбатдинов. Әмма алар бит колонизация дип тә әйтергә теләмиләр.

Рафаиль Хәкимов. Заманында В.О.Ключевский, яшермичә: «Россиянең тарихы – колонизация тарихы», – дип ачыктан-ачык язды. Дөрес, галимнәр безне тыңлый, алар белән уртак тел табуы ансат. Бу 7 томлык татар тарихының 5 томын туплаганда да ачык күренде. Әлеге томлыкларны язуда 300дән артык галим катнашты. Аларның да күбесе – чит төбәкләрдән һәм төрле милләт вәкилләре. Әлеге томлыкларда язылганнар безнең генә фикер түгел, ә объектив, бүгенге тарих фәнендәге фикер. Дәреслек төзегәндә, алар бу фикерләрне тәнкыйтьли дә, кире кага да, кабул итә дә алмыйлар.

Илдус Заһидуллин. Мин «Тарихи-мәдәни стандарт» белән бүген тикшерелә торган яңа документны чагыштырып чыктым. Яңасында мөһим үзгәрешләрнең берсе – «XIII-XV гасырларда Евразия халыклары һәм дәүләтләре» дигән бүлек барлыкка килгән. Күрәбез, Алтын Урда чоры аерып чыгарылган. Биредә Алтын Урданың дәүләт буларак төп аспектлары чагылыш тапкан.

Беренче вариантның ашык-пошык эшләнгәнлеге күренә, ә яңасында аерым бүлекләрне киңәйтеп эшләгәннәр. Биредә хәтта Россия тарихын да яңа чорларга бүлеп карау күренә. Моңарчы ил тарихы Октябрь инкыйлабына һәм аннан соңгы чорга бүленсә, хәзер 1914-1922 елларны «Россия Бөек тетрәнүләр елларында» дип аерым бүлек итеп аерып чыгарганнар. Без биредә Европа тарихы белеменә якынаюны күзәтәбез. Европада, белүебезчә, тарихның яңа дәвере 1914 елдан – Беренче Бөтендөнья сугышыннан башлана. Документта XVI-XVIII гасырлар, ХХ йөз башы, Бөек Ватан сугышы һәм 1990 еллардан соңгы дәвер шактый баетылган, ә XIX гасыр, 1920-1930, 1945-1980 еллар үзгәрешсез, элеккечә калган диярлек.

Рафаиль Хәкимов. Җыелышта XIX гасыр тарихы һәм Сталин чоры буенча шактый тәнкыйди фикерләр булды. Аннары яңа вариантка күп кенә шәхесләрнең исемнәре кертелгән. Ә бит дәреслек зур булмый, барлык исемнәрне анда кертү мөмкин түгел. Кертсәң дә, аңлатып бетереп булмый. Мәсәлән, анда Жириновский исеме кергән, аны гына аңлатыр өчен дә күпме урын кирәк.

Илдус Заһидуллин.
Минем фи­керемчә, шушы кадәр тик­ше­ренүләрдән соң да, әле бу документ һаман да камил түгел. ХIX гасыр – Россия империясе чәчәк аткан чорны һәм Сталин дәверен эшләп бетерү зарур, чөнки бу чорларның бүгенгә кадәр тәэсире бар.

Без тикшерә торган документ галимнәр даирәсендә генә өйрәнелә. Галимнәр алар бер-берсен аңлый. Ә дәреслекнең сәяси яктан нинди үзгәреш кичерәсен без төгәл генә әйтә алмыйбыз.

Киев Русеның халыкара мөнә­сәбәтләре турында язган урыннарда Көнчыгыш Европа юк. Көнчыгыш Европа булмагач, Бөек Болгар, Хәзәр каганлыгы, Идел буе Болгары дәүләтләре дә төшеп кала. Әйтерсең, безнең Идел буе төбәкләренең дәүләтчелек тарихы булмаган. Болар бит бик мөһим әйберләр. Шул ук вакытта күчмәннәр цивилизацияләре дә чагылыш тапмаган. Киев Русе оешканчыга кадәрге вакытка ике генә бүлек бирелгән. Аларда Һун, Кимәк каганатлары, финнар белән аланнар да юк. Киев Русена кадәрге күчмәннәр тарихы да чагылдырылса, яхшы булыр иде.

Рафаиль Хәкимов. Даланың төшеп калуы турында да мин үз чыгышымда әйттем. Алар үзләренең хаталарын таныды һәм концепциягә кертәчәкләрен белдерде.

Илдус Заһидуллин
. Борынгы чор буенча янәдән берничә фикер әйтәсем килә. Документка Идел сәүдә юлы кертелгән, ләкин Евразия төрле халыкларның аралашу мәйданы буларак каралмаган. Тагын бер шаккатмалы күренеш – документ Россия дәүләтчелеге һәм мәдәнияте тарихы булып килеп чыккан, русларның этник тарихы, аларның милләт буларак оешу тарихы ачылмаган.

Россиянең төрле дин һәм халык вәкилләреннән торганын күрсәтү өчен, барлык бүлекләргә дә «Россия халыклары» дигән бүлекчәләр кертергә кирәк. Совет чоры буенча һәр этапка «Халыклар һәм республикалар...» дип куярга кирәк, чөнки Совет чорында республикаларда да искиткеч зур эшләр башкарылган. Бу мәсьәләнең гамәли ягы да әһәмиятле. Бүген безгә бик күп мигрантлар килә: казахлар, үзбәкләр, таҗиклар... Аларның ата-аналары Советлар Союзын төзүдә катнашкан, аның азатлыгын яклап Ватан сугышында кан койган. Әлеге милләт вәкилләре хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург калаларында бихисап, ә балалары монда белем ала. Объектив бәяләгәндә, СССР мөселман республикаларын үстерү өчен зур эшләр эшләде. Бүген аларның икътисади потенциалы Советлар чорындагы башлангычларга нигезләнгән. Бу аспектлар да исәпкә алынмаган, аларны бүлекләр итеп аерып чыгару сорала.

Программада «Россия мәдәниятенең көмеш гасыры» дигән бүлек бар. Игътибар итегез: Россия мәдәниятенең! Монда ХХ гасыр башы турында сүз бара. Руслар өчен бу шулай, ә бит татар халкы өчен ХХ гасыр башы «алтын» чор булган. Чувашлар, марилар өчен Совет дәвере «алтын» чор. Ничек инде монда Россия мәдәниятенең «көмеш» гасыры турында сүз алып барырга мөмкин? Бу бит яңа миф тудыру дигән сүз! Ни өчен шулай килеп чыккан соң? Монда бары тик исемне генә алыштырганнар, ә эчтәлек буенча сүз бары тик рус мәдәнияте турында гына бара. Терминологиягә бәйле мәсьәләдә дә шундый ук күренешләр күзәтелә. Анда «җәдитчелек», «конфессиональ дәүләт», «феодаль дәүләт», «диния нәзарәте» дигән терминнар юк. 1861 елгы реформага кадәрге чордагы вакыйгалар бары тик сәясәтне сурәтләүгә генә кайтып калган, икътисад турында язылмаган. Хәтта крепостное право сүзеннән дә качканнар. Уңайсызланганнармы шунда... Ә бит крепостное право хокукый термин гына түген, ул – икътисади һәм социаль мөнәсәбәтләр дигән сүз. Икътисади проблемалардан башка тарихны язып булмый.

Шәхесләр мәсьәләсенә килгәндә: Н.И.Ильминский төшеп калган, югыйсә, бүгенге рус булмаган халыкларның мәктәпләрендә укыту аның сис­темасына нигезләнгән. Тюрколог­лар, көнчыгышны өйрәнүче галимнәр юк. И.Гаспралы, Й.Акчура, Топчебашев, Агаев төшеп калган, ягъни ХХ гасыр башындагы төрки халыкларның лидерлары чагылыш тапмаган. Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар турында әйткән дә юк инде. XIX гасыр буенча тагын бер-ике әйбергә тукталасы килә. Беренче вариантта милли халыкларның тормышы «Милли һәм дини сәясәт» дигән бүлектә чагылыш тапкан иде. Аны хәзер «Империя җирләре һәм Россия халыклары» дип исемләгәннәр, ләкин регионнарны гына тасвирлап биргәннәр, ә халыкларның исемнәре юк. Поляклар да, яһүдләр дә, әрмәннәр дә, татарлар да һ.б. да... Барысы да аерым төбәк исемнәре белән алыштырылган. Бүлек «...Россия халыклары» дип атала икән, аның исеме җисеменә туры килергә тиеш.

Тагын бер мөһим әйбер: «Идарә итү системасы» дигән төшенчәне дә төшереп калдырганнар. Мин моны махсус эшләгәннәр дип уйлыйм, чөнки Россия империясендә идарә итү системасы күптөрле булган. Анда рус төбәкләре – губерналар да, чик буйларында хәрбиләр идарә иткән өлкәләр (областьлар) дә, наместничестволар, комитетлар да булган. Польша патшалыгының Россия белән мөнәсәбәтләре конфедерация мөнәсәбәтләренә тиң булса, Бөек Финляндия кенәзлеге белән мөнәсәбәтләр, хәзергечә әйткәндә, федератив мөнәсә­бәтләргә корылган. Ә Бохара белән Хива ханлыклары, вассал буларак, Россиягә сәяси яктан буйсынганнар, әмма салымнарны үзләрендә калдырганнар. Менә бу төрлелек – дәүләт төбәкләрендә яшәүче халыкларның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, эчке вазгыятьне кору – гомумән, як­тыр­тылмаган. Документны укыган кеше Россия империя чорында фәкать унитар дәүләт булган дип күз алдына китерә. Ул хәтта СССРның оешуын да сәер, көтелмәгән күренеш булган дип уйларга мөмкин. Ә бит федератив төзелеш башлангычлары империя дәверендә үк салынган, калыплашкан була.

Искәндәр Гыйләҗев. Марат Гыйбатдинов бу мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнә, Рафаиль Сибгатович әлеге концепцияне төзүдә катнашкан, мәскәүлеләр белән килешүләр, сөйләшүләр алып барган шәхес, Илдус Котдус улы инде берничә ай бу мәсьәләнең казанында кайный. Мин, дөресен генә әйткәндә, концепция проектын кулыма узган атнада гына алдым. Шунлыктан карашым әле яңа гына җитлегеп килә.

Беренчедән, бердәнбер дәреслек булырга мөмкинме? Юкмы? Шик бар! СССР чорында безнең бердәнбер дәреслек бар иде. Хәзер дә безгә бердәнбер дәреслек тәкъдим итәләр һәм, табигый, без аны кабул итәргә тиеш булабыз, чөнки башка вариант юк. Әлеге дәреслекнең эчтәлегенә мөмкин кадәр тәкъдимнәр кертергә тиешбез – бу дәреслекне Россия Федерациясендә яшәүче барлык халыкларга яраклы итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләнең гамәлгә ашуына бераз шикләнеп карасам да, концепция белән танышканнан соң, миндә яхшы фикерләр дә туды, чөнки уңай омтылыш монда күренеп тора. Менә сезгә бер фраза китерәм: «Задача учебно-методического комплекса: сформировать представление об основных этапах развития многонационального Российского государства». Авторлар Россия тарихын безнең илдә яшәүче башка милләтләр һәм территорияләр тарихы дип карый... Минемчә, бу омтылыш бик уңай күренеш!

Ләкин концепция әлегә дәреслек түгел. Уңай омтылышлар бар дип, һич тә тынычланырга ярамый! Чыннан да, кайбер әйберләр текстта бик кыска гына искә алынган, ә дәреслектә ул ничек яктыртылыр һәм аңа нинди бәя бирелер – монысы билгесез. Шул исәптән дәреслек язылган вакытта да без бу процесстан читтә калырга тиеш түгел һәм үз фикер-тәкъдимнәребезне әйтергә тиеш дип уйлыйм.

Миңа әлеге концепциядә нәрсә ошап бетмәде соң? Барлык ваклыкларга да тукталып, һәр детальне санап торасым килми, шәхесләрдән кемне искә алырга, кемне төшереп калдырырга да мөмкин икәнен яңадан утырып тикшерергә дә була. Бер мисал белән генә чикләнәм: татарлардан ХХ йөздә Салих Сәйдәшев һәм Муса Җәлилдән кала беркем дә искә алынмаган! Бу болай булырга тиеш түгел!

Рафаиль Хәкимов. Әле беренче вариантта алары да юк иде. Хәтта Чыңгыз Айтматовны да без тәкъдим иттек.

Искәндәр Гыйләҗев. Ә XVII йөзгә әллә кемнәрне, әллә нинди монахларны кертеп бетергәннәр, хәтта арасында мин ишетмәгәннәре дә бар. Шәхесләрне һәм терминнарны искә алганда, без шуны аңларга тиеш: дәреслекнең күләме чикләнгән һәм бөтен нәрсәне дәреслеккә кертеп бетереп булмый. Без теге яки бу шәхесне кертергә кирәк, дип әйтербез. Ә бит әлеге шәхесләрне, аларның тарихи рольләрен ничек тә булса аңлату шарт. Менә монда ниндидер нигезле һәм аңлаешлы чикләүләр булырга тиеш, чөнки рус тарихчылары концепция текстында, минемчә, икенче дәрәҗәдәге шәхесләрне дә санап чыккан. Бу шәхесләрне бөтен милләтләрнең мәктәп укучылары белергә тиешме? Без аларга мохтаҗмы соң?

XVI йөз – минем иң яраткан темаларымның берсе. Казанны яулап алу – ул Рус дәүләтенең сыйфатын үзгәрткән гаҗәеп тирәнтен борылыш. Онытмыйк: шуның нәтиҗәсе буларак, күпмилләтле, күпдинле Россия дәүләте барлыкка килә. Вакыйгасы искә алынуын алынган, ләкин бу күренешнең чын әһәмияте ассызык­ланмаган. Без әлеге мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә тиеш, чөнки Россия дәүләте шушы вакыттан гына башланып китә, аңа кадәр ул Киев дәүләте, соңрак Мәскәү дәүләте, аннан соң гына күпмилләтле, күпдинле Россия дәүләтенә әверелә. Кайбер төшенчәләргә дә тукталасым килә. Хронологиядә 1552 ел турында: «Взятие русскими войсками Казани» дип язылган. 1556 ел: «Присоединение к России Астраханского ханства». Биредә мин булган вакыйгаларны бераз йомшартып күрсәтергә омтылышны күрәм. Болар бит барысы да сугыш, кан кою, яулап алу. Кайвакытта тарихны артык йомшартырга кирәк тә түгелдер. Тарихны аңлатканда, бер яктан икенче якка чайкалу зыян гына китерә. Үткәннәрне үзгәртеп булмый, әлбәттә, аларны бары тик мөмкин кадәрле тыныч һәм объектив аңлатырга теләк булырга тиеш. Менә бу мәсьәләләр дә мине сагайтты.

XVIII йөздә дини сәясәтнең үзгәреше һәм эволюциясе, минемчә, рус һәм татар тарихы өчен бик әһәмиятле. 1730-1740 еллардагы репрессияләр, Яңа керәшен конторасы, Лука Канашевич эшчәнлекләре... Аннан, ниһаять, Әби патша чорында бераз уңай якка үзгәрешләр... Концепциядә бу сюжетлар бик кыска бирелгән, ләкин бит болар милләтләр тарихында мөһим әйбер, аларга махсус тукталырга, махсус аңлатырга кирәктер. XIX йөздә җәдитчелек юк… Югыйсә, җәдитчелек – бөтен Россия империясендә яшәүче мөселман халыкларының тормышын үзгәртеп җибәргән күренеш!

Гомумән алганда, бу концепциядә уңай омтылыш сизелә, тик барыбер европоцентризмга гына түгел, русоцентризмга йөз тоту ачык ярылып ята. Ничек кенә тырышсак та, ничек кенә Рафаиль Сибгатович Мәскәүләргә барып йөрсә дә, без русоцентризмнан берничек тә котыла алмыйбыз. Ярый, хуш, бердәм дәреслек булсын да, ди, ләкин ватанпәрвәрлек хисе, гомумән, зур илгә мөнәсәбәт кече Ватаннан башлана. Шунлыктан тарих фәнен укытуда милли-төбәк компоненты булырга тиеш. Аңа ничек кире кайтырга? Монысы инде зур мәсьәлә. Гомумән, мәктәптә тарих дәресләренә сәгатьләр бик аз бирелә. Икенче Бөтендөнья сугышына – ике дәрес, Беренче Бөтендөнья сугышына – бер дәрес. Шушы кыска гына сәгатьләр эчендә әлеге темаларның бөтен нюансларын, кискен борылышларын, фаҗигаләрен балаларга ничек аңлатып бетерергә мөмкин? Шуңа күрә вариатив юнәлештә булса да, мәктәпләрдә төбәк, милләт тарихлары, һичшиксез, укытылырга тиеш. Әлбәттә, бердәм дәреслек тә булсын, әмма милли-төбәк компонентының кире кайтарылуы шарт.

Марат Гыйбатдинов. Әйткәнемчә, милли-төбәк компонентын мәктәпләргә кертү мөмкинлеге бар, әмма аның өчен ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эшләргә кирәк. Әгәр дә бүген 10-20 ата-ана директорга килеп: «Безнең балаларга татар тарихы, татар мәдәнияте кирәк!» – дип әйтә икән, директорның моңа каршы килергә хокукы булмый, чөнки канун буенча, өстәмә сәгатьләрне нинди фәннәргә бирү мәсьәләсе ата-аналар белән киңәшләшеп хәл ителергә тиеш. Кызганычка каршы, бүген ата-аналар моның белән кызыксынмый.

Искәндәр Гыйләҗев. Аларга БДИ нәтиҗәсе кирәк....

Рафаиль Хәкимов. Ата-аналар үзләре дә тарихны белми бит...

Марат Гыйбатдинов. Бу очракта республикабыз хакимияте дә ярдәм итәргә тиеш. «Диннәр тарихы» һәм «Этика» дәресләрен сайлаганда, ата-аналар үз фикерләрен әйтте, хакимият тарафыннан да аңлату эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, классларда мөселманнар белән христианнарны аермаска, дигән төпле фикергә килделәр.

Искәндәр Гыйләҗев. Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә тарих белән кызыксыну, тарих фәненең әһәмиятен аңлау юк. Күпчелек тарихның нәрсә өчен кирәклеген дә аңламый, гомумән, гуманитар фәннәрнең нигә кирәклеген белми...

Илдус Заһидуллин. Дин белән бәйле тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Чыннан да, концепция проектын­да чиркәүнең миссионерлык эше күренми. «Россия XVI гасырда» исемле бүлектә XVI йөзнең икенче яртысы турында сүз барган урында «Русская православная церковь» һәм «Мусульманское духовенство» дигән җөмләләр бар. Казанны яулап алгач, мөселман руханилар катлавы калмый... Монда «мусульманское духовенство» дип түгел «Миссионерская деятельность Русской православной церкви» дип язылырга тиеш, чөнки хәзерге керәшен татарларының гына түгел, ә мари, удмурт, чуваш, мукшы халыкларын да христиан диненә тарту шушы вакыттан башланып китә.

«Россия империясе ХIХ-ХХ гасырларда» дигән бүлектә «РПЦ и основные конфессии: иудаизм и ислам» дип язганнар. Ә бит чынлыкта дәүләтнең диннәргә карата мөнәсәбәтен чагылдырган һәм империядәге конфессияләр арасындагы система – «православие, инославие, иноверие» яктыртылырга тиеш. Башкача эшләгәндә, дәреслек рус тарихы гына булып калачак.

Искәндәр Гыйләҗев
. ...һәм христиан дине тарихы!

Марат Гыйбатдинов. Әмма дәреслекнең күләме, санитар нормалар дигән әйбер бар. Рафаиль Сибгатович, бу концепциягә без бүген керткән тәкъдимнәр кабул ителерме, алар дәреслектә чагылыш табарлармы?

Рафаиль Хәкимов. Миңа калса, бу – сәяси мәсьәлә. Тарихчылар аның белән килешер иде, алар белән уртак тел табуы авыр түгел! Сәяси күзлектән караганда мәсьәлә, четереклерәк... Безнең тәкъдимнәр кертелгән концепция проекты Россия Федерациясе Президенты Администрациясенә биреләчәк. Монда инде үз фикерләрен тарихчылар гына түгел, ә сәясәтчеләр дә белдерә. Шунлыктан ТР Дәүләт Советы, ТР Президент Аппараты, Татар милли-мәдәни автономиясе безне якларга һәм үз фикерләрен әйтергә тиеш дип уйлыйм. Әлегә ни өчендер алар читтә тора... Мин чыгышларымда да: «Без үз эшебезне эшләдек, хәзер сез фикер белдерергә тиеш», – дип әйттем. Әмма Татарстан Дәүләт Советындагы һәм РФ Дәүләт Думасындагы республикадан сайланган депутатларыбыз сүлпәннәр. Һәрберсе үз хәле белән мәшгуль... Безнең тәкъдимнәр кабул ителеп, уңай дәреслек язылу мәсьәләсе шик уята...

Марат Гыйбатдинов. Әгәр дә безнең тәкъдимнәр белән әлеге дәреслек язылса, бу Россиядә тарих гыйлемен укыту, дәреслекләр язу системасында яңа бер этап булыр иде. Без Россия тарихын Евразия тарихы яссылыгында карасак, андагы үзенчәлекләрне, уникальлекне, шул исәптән охшаш булган якларны да күрә алыр идек. Әмма концепциядә Европа белән Азия аерым, ә Россиянең үзенчә уникаль, беркемгә дә охшамаган юл белән барганы күзәтелә.

Искәндәр Гыйләҗев. Гомумән, идеаль дәреслек юк ул. Мин күптән түгел генә Германиядә булып кайттым һәм андагы тарих дәреслекләре белән кызыксындым. Алар ярты ел буе борынгы кешеләрне, аннары ике-өч ай грек тарихын укыйлар һәм XVIII йөзгә күчәләр. Менә сиңа бөтен тарих!

Рафаиль Хәкимов. Германиядә хәл җиңелрәк, анда һәрбер төбәкнең үз стандартлары, сайлау мөмкинлекләре бар.

Марат Гыйбатдинов. Без һаман да баланың башына мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат сеңдерү турында уйлыйбыз. Ул Куликово сугышы кайчан булганлыгын, императорларны, хәрби лидерларны белсен, дибез... Әгәр дә инде укучы сугышның алшартлары һәм нәтиҗәләрен дә әйтеп бирә алса, «биш»ле куярга була. Ә Германиядә мондый максатлар куелмый. Бәлки бөтен фактларны, нечкәлекләрне тарихчы гына белергә тиештер? Германиядә методистлар, галимнәр: «Тарихны укыту балага нинди файда бирәчәк?» – дип карый.

Искәндәр Гыйләҗев.
Төп файда – баланы уйларга өйрәтү.

Марат Гыйбатдинов.
Әлбәттә. Хәтта шундый фикер дә бар: «Тарих укытуның мәгънәсе – балаларны газета-журнал һәм башка мәгълүмат чараларын укырга өйрәтү». Димәк, син теге яки бу информацияне укып, андагы фикерләрне аңлы рәвештә кабул итәргә, анализларга тиеш буласың. Европада мәгълүмат кабул итүчене генә түгел, ә фикер йөртүче, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерүчене әзерлиләр. Әйтик, алар феодализмның нәрсә икәнлеген өйрәнә дә аны башка илләр мисалында чагыштырып карый. Шулай итеп, тарих укытуда дөрес максат кую да бик мөһим, чөнки интернет мәгълүмат белән тулы, ә аны анализлый белергә кирәк. Теләсә нинди датаны, вакыйганы интернеттан да табарга мөмкин.

Рафаиль Хәкимов
. Аннары дәреслекләрдә бик борынгы тарих белән мавыгу ни дәрәҗәдә файда китерә икән? Аның бүгенге көн белән бәйләнеше булмаса, укучыга белеп бетерү нигә кирәк? Ә Алтын Урда дәверләре, Казан яулап алыну чорлары белән вазгыять башкача. Болар турында бар кеше сөйли, әдәби әсәрләр язалар, опера-балетлар куялар. Миңа калса, һуннар, кимәкләр турында бер җөмлә белән генә әйтү җитә, ә тәфсилле сөйләү белгечләр өчен генә кирәк.

Марат Гыйбатдинов
. Нинди генә дәреслек булмасын, һәр укытучының башында үз концепциясе бар, һәм ул үз юлы белән дәрес бирә ала.

Искәндәр Гыйләҗев. Нигездә, күп нәрсә шәхестән тора, ә дәреслек ул бары тик ориентир гына.

Марат Гыйбатдинов.
Әлбәттә, дәреслекләр бик әһәмиятле, әмма без укытучылар әзерләү системасын таркатмаска тиеш. Кызганычка каршы, инде ул таркалып бара... Күп кенә җитәкчеләрдә шундый иллюзия бар: менә дәреслек язылды, ул дөрес, камил китап була һәм укытучы бу китап белән балаларга «чын тарих»ны өйрәтә, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, балалар мәктәптән камил шәхесләр булып чыгалар... Әмма чынбарлык бөтенләй башкача булырга мөмкин.

Искәндәр Гыйләҗев.
Мин еш кына үземнең мәктәптәге укытучыларымны искә төшерәм. Әгәр дә алар булмаса, мин, гомумән, тарихи эзләнүләргә кереп китә алыр идемме икән? Укытучы бит бары тик дәреслекне генә кабатламый һәм кабатларга тиеш тә түгел. Дәреслек балаларга мәгълүматны искә төшерер өчен генә кирәк, күп әйберне укытучы бирә.

Марат Гыйбатдинов.
Аннары тагын бер кимчелек бар. Шул ук хөкүмәт кабул иткән документлар да бер-берсенә каршы килә. Мәсәлән, әле генә кабул ителгән Белем бирүнең Федераль Дәүләт стандартында балалар укытуда вариативлык булырга тиеш, дип язылган. Димәк, бердәнбер дәреслек ул стандартка каршы килә. Ничек инде бердәнбер дәреслек булганда, вариативлык була ала? Каршы килмәсен өчен, ул дәреслеккә төрле фикер-карашларны кертергә кирәк, ә болай эшләгәндә, берничә томлы дәреслек язылырга мөмкин. Бу проб­леманы традицион карашлар кысаларында хәл итү мөмкин түгел. Шуңа күрә искергән методлар һәм алымнар кысаларына яңа эчтәлек салабыз, дип маташу уңышсыз. Яңа дәреслек эчтәлеге буенча гына түгел, методлары да, төзелеше буенча да яңа булырга тиеш.

Илдус Заһидуллин.
Йомгаклап түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. Беренчедән, концепция, чыннан да, империя һәм Совет чорындагы дәреслек төзү традициясен дәвам итә. Икенчедән, аның концепция проектын эшләү төркеменә РФ субъектлары Фәнни үзәкләреннән галимнәрне җәлеп итмәделәр. Өченчедән, шушы бердәнбер дәреслек киләчәктә тагын берничә вариант булып үзгәрер, камилләшер дип уйлыйм. Профильле уку йортлары өчен аерым, милли республикалар өчен җирле үзенчәлекләрне искә алган дәреслекләр дә булыр дип ышанасы килә.

9 октябрь, 2013 ел  


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН һәм Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»