поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.10.2013 Тарих

И таш, сөйлә... («…Мөселманлардин дога өмид өчен») (ФОТО)

Республикабызның Мамадыш районы җирлегендә гарәп язулы борынгы татар кабер ташлары шактый күп сакланган. Әлеге район – ташъязма истәлекләрнең төрле тарихи чорларга (XIV, XVI, XVII, XVIII, XIX гасырларга һәм XX гасыр башына) караганнары сакланып калган сирәк төбәкләрнең берсе.

Фәнни телдә эпиграфик истәлекләр яки эпитафияләр дип атала торган мондый чыганаклар төбәк тарихын өйрәнүдә һәм, гомумән, халкыбыз тарихын объектив чагылдыруда ифрат әһәмиятле урын били.

Тарихчылар Е.Т.Соловьёв XIX гасырның 70-80 нче елларында, Н.И.Воробьёв 1925 елда, Н.Ф.Калинин 1955 елда, эпиграфист-галимнәр Һарун Йосыпов 1949 елда һәм Фәрит Хәкимҗанов, Марсель Әхмәтҗанов 1970 елларда Мамадыш төбәгенең урта гасырларга караган кайбер ташъязмаларын өйрәнгәннәр һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәргәннәр. Әмма моңа кадәр эпиграфик максатларда Мамадыш районы тулаем өйрәнелмәгән иде, татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрдә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланган тарихи мирас ядкәрләренең зур күпчелеге үзләренең тикшеренүчеләрен көтте.

Без – шушы мәкалә авторлары – 2012 елның яз һәм көз айларында Мамадыш районына фәнни-эпиграфик экспедицияләр үткәрдек. Бу ике сәфәребез – алга таба да дәвам итәчәк зур һәм катлаулы эшнең әле башы гына. Алдагы елларда район җирлегендәге зират һәм каберлекләрне тулаем өйрәнеп, ташъязма истәлекләрнең белешмә-җыентыгын бастырып чыгаруны күздә тотабыз.
Май аенда районның Баскан, Урта Сон, Кече Сон, Түбән Сон, Түбән Ушмы, Югары Ушмы авыллары зиратларында җәмгысе 82 тарихи кабер ташы табылып, исәпкә кертелде, фотога төшерелде, үлчәмнәре теркәлде, текстлары укылды һәм махсус тәртип белән язып алынды. Шундый ук эш-гамәлләребезне октябрь аенда Түбән Шүләнгер, Тугыз, Шәдче, Ямаш, Бөрсет-Сукачы, Үсәли, Югары Кыерлы, Дусай, Олыяз, Тулбай, Түбән Тәкәнеш, Урта Тәкәнеш авыллары зиратларында һәм аерым каберлекләрендә башкардык. Боларындагы эпитафияләрнең гомуми саны 39 булды.

Бу мәкаләдә исә югарыда әйтелгән авыллардагы кайбер ташъязмалар турында мәгълүмат биреп үтәбез.

***
Бөрсет-Сукачы авылы янындагы аерым каберлектә сакланып калган борынгы кабер ташыннан түбәндәге текст­ны укыдык (биредәге язу юллары алдына безнең тарафтан куелган шартлы саннар таштагы язу юллары тәртибен белдерә):

Алгы ягында:

1) калә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә көлли нәфсин заикат-
2) -ел-мәүт калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа мизрагат-
3) -ел-ахир[әт] калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа
4) сәгать фә-әҗгальһа тагать тарих тукуз йөз
5) кырык алтыда зөлхиҗҗә айында Карач угылы
6) Карачура даре фәнадин даре бәкага рихләт
7) ... ... ...сун(?)

Арткы ягында:

1) бу ләүхне анасы ...әч бина ...ды
Уң ягында:
1) калә ән-нәби галәйһиссәлам [1] әд-дөнйа җифат вә талябиһа к[иляб]

Сул ягында:

1) калә ән-нәби галәйһиссәлам... [2]
Бу ташның үлчәмнәре: биеклеге – 120, иңе – 50, калынлыгы – 18 см. Алгы якның иң өске өлешендә һәм язу тирәли шул чор ташларына хас булган бизәкләр уелган, язулар күпертмә рәвештә башкарылган.

Ташның алгы ягындагы 7 нче юлда хәрефләр уалган булу сәбәпле, сүзләрне уку мөмкин түгел. Әмма 6 нчы юлның ахыры «…рихләт» сүзе белән тәмамлануга карап һәм 7 нче юл ахырындагы соңгы берничә хәрефне танып, ул юлда «кылды Хак Тәгалә рәхмәт кылсун» дип язылганлыгын фаразлыйбыз. Ташның арткы ягындагы язуы бик начар таныла. Андагы «анасы» дигәннән соңгы исемнең башындагы иҗекләре ачык күренми. Ә соңгы сүзе «кылды» булырга тиеш.

Әлеге ташъязманың тексты һәм фоторәсеме борынгы болгар-татар ташъязма истәлекләрен өйрәнгән галим Һарун Йосыпов китабында басылган [3]. Ләкин анда алгы ягындагы тексты гына (җиденче юлдан башка) бирелгән. Ян-якларындагы һәм арткы тарафындагы язулар турында берни дә әйтелмәгән. Ихтимал, Һ.Йосыпов бу ташның текстын фоторәсеме буенча гына укыган булгандыр. Шунысын да искәртергә кирәк: аның китабындагы фоторәсемдә язулар яхшы күренә, ә хәзерге вакытка таштагы хәрефләр һәм бизәкләр шактый таушалган инде.
Һ.Йосыпов бу истәлекнең датасын милади ел исәбе белән 1539/40 ел дип билгеләгән. Ләкин һиҗри 946 елның зөлхиҗҗә ае милади 1540 елның апреленә туры килгәнен ачыклау – кыен эш түгел.

Бу кабер ике кат тимер чардуган белән әйләндереп алынган. Берничә дистә еллар элек, чатнап уалган өлешләре таркалмасын өчен, ташбилге тимер кыса белән ныгытылган, өске өлеше түбәсыман итеп калай белән кап­ланган.

***
Дусай авылындагы аерым каберлек тимер койма белән әйләндереп алынган. Шуның эчендә зәңгәр төскә буялган тимер чардуган белән бүленгән ике кабер ташы янәшә тора. Бу ташлар ХVII гасырга карый. Икесенең дә көньяк тарафларында гарәп хәрефләре белән уелган язулары сакланган.

Дусай авылында яшәүче берничә кеше әлеге урында элек зират булган, диде. Бу каберләргә, имеш, юлаучылар, хаҗдан кайтучылар җирләнгән дип әйтелгән сүзләрне дә искә алдылар.

Һ.Йосыповның болгар-татар ташъязма истәлекләренә багышланган хезмәтендә Татарстан районнарында һәм Чувашстанда сакланган XVII гасыр ташлары исемлегендә 22 торак пункт исәпкә алынган [4]. Ул исемлектә Тәкәнеш районының Дусай авылы да бар. Китапта шуннан башка мәгълүмат юк һәм Дусайдагы ташларның ике булуы искәртелмәгән. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның ХVII-ХVIII гасыр татар ташбилгеләрен тасвирлаган китабында да Дусай авылындагы ташларның берсе турында гына мәгълүмат бирелеп, янәшәдәге икенчесе хакында бер сүз дә әйтелмәгән [5].

Байыш суфый улы Дусмөхәммәд каберенә куелган таш. Каберлекнең көнчыгыш тарафындагы бу таш өстән аска таба буйдан-буйга ярылып, язулы ягы берничә урыннан ватылган-кителгән булган. Аны 30-40 еллар чамасы элек цементлы измә белән ябыштырып, реставрацияләп куйганнар. Сакланышы хәзер яхшы хәлдә. Тексты мондый:

1) һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дө-
2) -нйа сәгать фә-әҗгальһа тагать садака калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа сиҗнүн
3) әл-мөэмин вә җәннәтел-кяфир калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа җифәт вә талябиһа киляб
4) тарих мең дә сиксән сигездә дирләр ирде Байыш суфый угылы Дусмөхәммәд хафиз үзе
5) [вакы]тында ошбу билгене мөселманлардин дога өмид өчен күрәрмән дөнйаны вәйран бары
6) бакый ирмәс һәмишә йук карар[ы] кәтәбәһе Килмөхәммәд Ишмән угылы

Ташның үлчәмнәре: биеклеге – 121, иңе – 50, калынлыгы – 20 см. Һиҗри 1088 ел милади исәп белән 1677 елга туры килә. Текст өстендә шул чор ташларына хас булган чәчәксыман бизәк рәсеме уелган, язулары күпертмә рәвештә. Соңгы юлда безнең тарафтан астына сызып күрсәтелгән сүзләр ике юлга бүлеп, вак кына итеп уелган.

Текстта язылган «Байыш суфый угылы Дусмөхәммәд хафиз» дигәнгә өстәмә аңлатма таләп ителә. «Хафиз» сүзе ул чорда мулла мәгънәсендә кулланылган. Димәк, Дусмөхәммәд исемле кеше мулла булган. Ә аның әтисе Байышның «суфый» дигән титулы бу кешенең тагын да зуррак дини дәрәҗәгә ия булганлыгын белдерә.

Дусмөхәммәднең исеме Дусай авылының атамасы булып киткән дияргә ныклы нигез бар. Нәкъ менә XVII гасыр ахырларыннан башлап халык телендә авыл Дусай дип йөртелгән. Ул 1719 елгы архив документында «Деревня Сосновой Мыс – Досаева пустошь по речке Шие...» атамасы белән теркәлгән дә [6]. Әмма аның тагын да элеккерәк чорларда, мәсәлән, XVII гасыр урталарында ук, рус документларында язылган исеме – Сосновый Мыс. ХХ гасыр башларына кадәр русча рәсми кәгазьләрдә шушы исем кулланылган. Авыл атамаларының халык телендә бер төрле, ә рәсми документларда бөтенләй башкача йөртелү мисаллары тарихта еш очрый.

Дусмөхәммәд–Дусай үзгәрешенә килгәндә исә, татарларда элекке дәверләрдә дә озын исемнәрне кыс­картып әйтү гадәте булган. Ягъни Дусмөхәммәд исеме кыскартылып, Дусай дип әйтелгән. Шуның кебек үк, ул чорларда Тукмөхәммәд – Тукай, Рысмөхәммәд – Рысай, Килмөхәммәд – Киләй, Колмөхәммәд – Колай рәвешләрендә кыскартылып йөртелгән.

Шәехмөхәммәд каберенә куелган таш. Көнбатыш тарафтагы әлеге таш өслегенең түбәнге юлларындагы язулары кубып-уалып килә. Гомумән караганда, сакланышы начар түгел. Тексты түбәндәгечә:

1) һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт калә ән-нәби
2) галәйһиссәлам әд-дөнйа сәгать фә-әҗгальһа тагать садака
3) калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа сиҗнүн әл-мөэмин вә җәннәтел-кяфир
4) калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа җифәт вә талябиһа киляб тарих
5) мең дә туксанда дирләр ирде Сабай остабикә угылы
6) Шәехмөхәммәд дөнйадин үтде анасы мөселманлардин дога өмид ө-
7) -чен [күр]әрмән дөнйаны вәйран байры [7]
8) бакый ирмәс һәмишә йук карары

Алгы якның уң як бордюрында вертикаль (өстән-аска таба) уйма язуы:
кәтәбәһе Килмөхәммәд Ишмән угылы

Ташның үлчәмнәре: биеклеге – 140, иңе – 48, калынлыгы – 22 см. Һиҗри 1090 ел милади исәп белән 1679 елга туры килә. Шул чор ташларына хас булган чәчәксыман бизәк рәсеме биредә дә бар, язулар да шулай ук күпертмә рәвештә башкарылган. Текст­та Шәехмөхәммәднең анасы Сабай остабикә исеме күрсәтелгән. Ихтимал, ул Сабагөл, Сафагөл, Сабига кебек әүвәлге татар хатын-кыз исемнәренең берсеннән кыскартылгандыр.

Әлеге ике ташның янәшә торуына карап фикерләгәндә, аларда исемнәре язылган Дусмөхәммәд белән Шәехмөхәммәд кардәш-туганнар булган дип фаразларга да мөмкин.

***
Олыяз авылы янында, элекке зират урынындагы каберлектә ике кат (тышкысы – агач, эчкесе – тимер) чардуган белән әйләндереп алынган, акшарга буялган борынгы кабер ташының тексты:

1) һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт калә ән-нәби галәйһи-
2) -ссәлам әд-дөнйа сәгать фә-әҗгальһа тагать садака калә ән-нәби
3) галәйһиссәлам әд-дөнйа сиҗнүн әл-мөэмин вә җәннәтел-кяфир калә ән-нәби
4) галәйһиссәлам әд-дөнйа җифат вә талябиһа киляб тарих
5) мең дә йөз дә бишдә [8] дирләр ирде Баймөхәммәдкә угылы Дүскә билек
7) куйды ирәнләрдин дога өмит өчен

Сул ягында:

1) дарел-фәнаэ дарел-бәкаййә рихләт кылды Ходай рәхмәт кыл [сун]
Ташның үлчәмнәре: биек­леге – 145, иңе – 53, калын­лы­гы – 19 см. Һиҗри 1105 ел милади исәп белән 1694 елга туры килә. Алгы якның өстендә шул чор ташларына хас булган чәчәксыман бизәк рәсеме уелган, язулар күпертмә рәвештә башкарылган. Арткы якның өстендә дә шундый ук бизәк ясалган, язу өчен юллар бүленеп сызылган. Тик анда бер язу да юк. Мөгаен, бу сызымнар кыйгачрак төшерелгәнгә, ташны уючы икенче ягына язарга карар иткән булгандыр.

Фидакяр милләттәшләребез ташъязманың текстын хәзерге хәрефләргә күчереп, аерым тактага язып, чардуганга беркеткәннәр.

***
Югары Ушмы авылы зиратында XVII гасырга караган ике кабер ташы сакланган.
Дүскәй морза угылы Йармөхәммәд морза каберенә куелган таш. Тексты:

1) һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт калә ән-нәби
2) галәйһиссәлам әд-дөнйа сәгать фә-әҗгальһа тагать садака
3) калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа сиҗнүн әл-мөэмин
4) вә җәннәтел-кяфир калә ән-нәби галәйһиссәлам
5) әд-дөнйа җифат вә талябиһа киляб тарих мең дә
6) йөз дә алтыда дирләр ирде Дүскәй морза
7) угылы Йармөхәммәд морза дога өмид өчен куйды
Бордюрда вак уйма хәрефләр белән:
8) тарих мең дә йөз дә ... йыл вафат

Сул ягында:

1) кәтәбәһе Колмөхәммәд Килмөхәм­мәд угылы йазылды ошбуңар изге дога кылсун

Уң ягында:

1) дарел-фәнадин дарел-бәкайә рихләт кыйлды Ходай рәхмәт кылсун
Ташның үлчәмнәре: биеклеге – 130, иңе – 46, калынлыгы – 20 см. Өске өлешенә чәчәксыман бизәк рәсеме уелган, язулар күпертмә рәвештә башкарылган. Һиҗри 1106 ел милади исәп белән 1695 елга туры килә.

Бу ташның тулы булмаган тексты моңа хәтле Һ.Йосыпов хезмәтенең кушымтасында өлешчә басылган [9]. Китапта бу ташъязманың кайдагы икәнлеге билгесез (Надгробная надпись. Место находки неизвестно) дип күрсәтелгән. Һ.Йосыпов әлеге ташъязма текстын СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы китапханәсендәге «Болгар-татар эпиграфикасы альбомы»ннан алуын белдергән.
Әлеге китапта ташъязманың 1-5 юлларындагы текстлары тулаем бирелеп, 6 нчы юлдагы «ирде» дигән сүздән соң күпнокталар куелган, аннан соң «морза» сүзе язылган һәм 7 нче юлда «угылы», күпнокталар һәм «морза» сүзе генә басылган. Шулардан соңгы мәгълүматлар, ягъни ташъязмадагы кеше исемнәре һәм бордюрдагы, шулай ук уң һәм сул якларындагы текстлары бөтенләй юк.

Һ.Йосыповның шушы китабында бирелгән ХVII гасыр ташъязмалары сакланган торак пунктлар исемлегендә Мамадыш районының Ушмы авылы күрсәтелгән [10]. Ләкин бу исемдәге авылларның кайсысы – Түбән Ушмымы яисә Югары Ушмымы икәнлеге әйтелмичә генә, «Ошма» рәвешендә язылган. Шулай ук анда ташларның ике булуы да тәгаен белдерелмәгән.

Һарун Йосыпов китабында бирел­гән бу ташъязма текстын Марсель Әхмәтҗанов та үз хезмәтендә үзгә­решсез кабатлап бастырды [11]. Текст М.Әхмәтҗанов китабында «Кай­дан табылуы турында мәгълүм булмаган ХVIII йөз татар ташбилгесе тексты» буларак бирелгән. Китап авторының бу очракта ХVII гасыр диясе урынга «ХVIII йөз» дип язуы техник хата. Чөнки үзе үк ташъязмадагы һиҗри 1106 елның милади 1694/1695 елга туры килүен язган.

Бу ташка уелган «Дүскәй морза угылы Йармөхәммәд морза» исемнәре тарихта билгеле Кара бик нәселенә нисбәтле икәнлеген ачыкладык. Бу исемнәр Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» китабында басылган Кара бик шәҗәрәсендә теркәлгән [12]. Анда: «Кара бик – ...Пәйке морза – Дусмөхәммәт морза – Ярмәк морза...» рәвешендә язылган. Шул ук шәҗәрә текстлары М.Әхмәтҗановның «Нугай Урдасы» исемендә чыккан ике китабында да бар [13]. Ике төр язма чыганакта (эпитафиядә һәм шәҗәрәдә) язылганнардан аңлашылганча, таштагы Дүскәй исеменең тулы варианты – Дусмөхәммәд, ә Ярмәк исеменең тулы варианты Йармөхәммәд булган.

XVII гасырның икенче яртысында куелган аерым төр татар кабер ташлары калып-үлчәмнәре, бизәлешләре, текстлары белән үзара бик охшаш. Кайберләрендә (безнең исәпләүләр буенча, уннан артыгында) ташны уйган останың исеме күрсәтелүгә нигезләнеп, алар, гадәттә, Килмөхәммәд Ишмән угылы исеме белән бәйләп карала. (Бу исем алда тасвирланган Дусай авылындагы ике ташъязмада да теркәлгән.) Безгә билгеле булган, әлеге останың исеме язып куелган мондый ташларның иң әүвәлгесе 1671 ел, соңгысы 1687 ел белән даталанган.

Югарыда тасвирланган 1695 елгы эпитафиядә исә ташны уючы буларак Килмөхәммәднең угылы Колмөхәммәд исеме күрсәтелгән. Димәк, улы атасының игелекле хезмәтен дәвам иткән. Бу факт белән бергә тарихыбызга тагын бер хаттат, ягъни таш уючы оста исеме өстәлде. XVII гасырның соңгы чорында куелган, бизәлешенә һәм текст язылышына кайбер аермалыклар хас булган ташъязмалар нәкъ менә Колмөхәммәд Килмөхәммәд угылы тарафыннан эшләнгән дияргә нигез бар.

 Аталы-уллы әлеге таш уючылар белән бәйле мөһим яңалык та ачык­ланды. Колмөхәммәд (Колмәк), аның атасы Килмөхәммәд (Килмәк), Кил­мөхәммәднең атасы Ишмән (Ишмөхәммәд) исемнәре, ягъни бу өч буын да югарыда әйтелгән Кара бик нәселенә карыйлар [14]. Ишмән (Ишмөхәммәд) белән Дүскәй (Дусмөхәммәд) морза бертуган, ә аларның уллары Килмөхәммәд белән кабер ташында исеме язылган Йармөхәммәд ике туган кардәшләр булган. Бу морзалар нәселе тарихта Байкиевләр (Бакыевлар, Бигиевләр) фамилиясе белән мәгълүм. 1678 елгы архив документында Божа авылында Азя (Азлы) морза Дүскәев һәм Килмәк морза Ишмәмәтев исемнәре язылган [15]. Казан өязенең 1647-1656 еллардагы теркәү кенәгәсендә исә әлеге нәсел вәкилләренең исемнәре һәм биләмәләре түбәндәгечә күрсәтелгән: «За служилыми мурзами за Ишмаметем да за Доскеем Бакеевыми деревня Ошма на реке Ошме... За служилыми мурзами за Ишмаметем да за Доскаем Бигеевыми сельцо, что была деревня Буж на речке Бужевке...» [16]. Ә йомышлы татар Бәйкәй морза Бигиевнең Арча юлындагы Божа авылында биләмәләр тотуы, аның ата-бабаларының Казан ханлыгы дәвереннән үк шушында хуҗа булуы 1602-1603 еллардагы теркәү кенәгәсендә язылган [17].

Әптәҗ мулла кызы Җофарсолтан (Йармөхәммәднең хатыны) каберенә куелган таш. Тексты:

1) һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт
2) калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа сәгать фә-әҗгальһа тагать садака
3) калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа сиҗнүн әл-мөэмин вә җәннәтел-кяфир
4) калә ән-нәби галәйһиссәлам әд-дөнйа җифәт вә талябиһа әл-киляб
5) тарих мең дә йөз дә сикездә ирде Әптәҗ мулла кызы Җофарсолтан (?)
6) Йармөхәммәд хәлале куйды дога өчен

Ташның үлчәмнәре: биеклеге – 123, иңе – 50, калынлыгы – 20 см. Һиҗри 1108 ел милади исәп белән 1697 елга туры килә. Шул чор ташларына ясала торган чәчәксыман рәсем бу ташта да бар. Язулар да шулай ук күпертмә рәвештә. Әптәҗ – Габделҗәлил яки Габделҗәмил исемнәреннән кыскарган булуы мөмкин.

Югары Ушмы авылы зиратында XIX һәм XX гасырларга караган гарәп язулы ташлар да шактый күп. Шуларның берсе – 1867 елда вафат булган Мөхәммәдсафа муллага улы Нигъмәтулла (1840-1928) ясап куйган кабер ташы турында язмыйча булмый. Чөнки аның бизәкләре дә, өслекнең язу юлларына бүленеше дә, текстындагы кайбер гыйбарәләр дә XVII гасырныкыларга бик охшатып уелган. Ә алгы өслек тирәли төшерелгән кайма бизәк (чәчәк-үсемлек орнаменты) Казан ханлыгы дәвере традицияләрен кабатлый. Мәсәлән, мондый үрнәкне алда тасвирланган Бөрсет-Сукачы авылы эпитафиясендә күрәбез.

***
Мәкаләбездә Мамадыш төбәгендә сакланган эпиграфик истәлекләрнең берничәсенә генә тасвирлама бирү дә шактый ук кызыклы нәтиҗәләргә китерде. Борынгы ташъязмалар – бабаларыбыздан калган рухи мирас хәзинәләре, кыйммәтле тарихи чыганаклар. Галимнәрнең бурычы – аларны өйрәнүне алга таба да дәвам итү, ә халкыбыз әлеге истәлекләрне кадерләп саклау, югалтмау, киләчәк буыннарга тапшырып калдыру чарасын күрсен иде.

Әдәбият һәм искәрмәләр


1. Бу урында чәчәк рәсеме уеп ясалган. –
Авторлар искәрмәсе.
2. Язуның моннан соңгы өлеше тимер белән капланган. – Авторлар искәрмәсе.
3. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – [С.292-293]. – Табл.63.
4. Шунда ук. – Б.27.
5. Әхмәтҗанов М.И. ХVII-ХVIII гасыр татар ташбилгеләре. – Казан, 2011. – Б.60-61.
6. Россия дәүләт борынгы актлар архивы. – 350 фонд, 1 тасвир, 160 саклану берәмлеге, 125 б.
7. Бу сүз ташта шулай уелган, дөресе «бары» булырга тиеш. – Авторлар искәрмәсе.
8. Бу сүз ташта «бишд» дип уелган, ягъни соңгы хәрефе язылмаган. – Авторлар искәрмәсе.
9. Юсупов Г.В. Күрсәтелгән хезмәт. – [Б.331]. – Текст 11.
10. Шунда ук. – Б. 27.
11. Әхмәтҗанов М.И. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 70-71.
12. Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре: 1 т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – Б.29-32.
13. Әхмәтҗанов М.И. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – Б.31-32; Әхмәтҗанов М.И. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.242-243.
14. Әхмәтҗанов М.И. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – Б.31-32.
15. Россия дәүләт борынгы актлар архивы. – 1209 фонд, 1 тасвир, 6453 (II) саклану берәмлеге, 1021,1021об. битләр.
16. Писцовая книга Казанского уезда 1647-1656 годов. – Москва, 2001. – С.214, 382.
17. Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов: публикация текста. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1978. – С.134-135.

Сүзлекчә


әд-дөнйа җифәт вә талябиһа киляб – бу дөнья – үләксә, аңа этләр мохтаҗ
әд-дөнйа мизрагат-ел-ахирәт – бу дөнья – ахирәтнең иген кыры
әд-дөнйа сәгать фә-әҗгальһа тагать – бу дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр
әд-дөнйа сиҗнүн лил-мөэмин вә җәннәт лил-кяфир – бу дөнья – иманлылар өчен зиндан, кяферләргә – җәннәт
билке – билге (таш мәгънәсендә)
даре фәнадин даре бәкага рихләт – фани дөньядан бакый (мәңгелек) дөньяга күчте
калә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә – Мөбарәк һәм Бар нәрсәдән өстен Аллаһы әйтте
калә ән-нәби галәйһиссәллам – Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйтте
кәтәбәһе – моны язучы
көлли нәфсин заикател-мәүт – һәр җан үлем ачысын татыр
күрәрмән дөнйаны вәйран бары бакый ирмәс һәмишә йук карары – дөньяны җимерелеп бетә торган итеп күрәм – ул мәңгелек түгел – Аллаһының мондый әмере юк
ләүхне бина кылды – ташны ясатып куйдырды
һуәл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт вә көлли хәййе сәйәмүт – ул (Аллаһы) мәңге үлемсез, ә һәр тереклек үлә




Дусай авылындагы каберлектә Байыш суфый угылы Дусмөхәммәдкә куелган кабер ташы 1677 ел


 

Дусай авылындагы каберлектә Сабай остабикә угылы Шәехмөхәммәдкә куелган кабер ташы 1679 ел



Олыяз авылы янындагы аерым каберлектә Баймөхәммәд исемле кешегә угылы Дүскә куйган таш 1694 ел



Бөрсет-Сукачы авылы янындагы аерым каберлектә Карач угылы Карачурага куелган ташъязма 1540 ел 

Югары Ушмы авылы зиратында Дүскәй морза угылы Йармөхәммәд морза каберенә куелган таш 1695 ел

Югары Ушмы авылы зиратында Әптәҗ мулла кызы Җофарсолтан каберенә куелган таш 1697 ел

Югары Ушмы авылы зиратында Мөхәммәдсафа муллага улы Нигъмәтулла ясап куйган кабер ташы 1867 ел

Раиф Мәрданов, филология фәннәре кандидаты, ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре,
Ирек Һадиев, ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары

 


Раиф МӘРДАНОВ, Ирек ҺАДИЕВ
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»