поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.07.2013 Мәдәният

«Бас, кызым Өммегөлсем...» (Гөлсем Исәнгуловага 75 яшь) (ФОТО)

Шулай дип дәшә иде Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Шамил Рәхмәтуллин үз итеп, якын итеп Гөлсемгә. Кемдер шунда җырның: «Идәннәре бөгелсен, баса белми басканнарның үзәкләре өзелсен», – дигән дәвамын әйтеп куйса, Шамил абый: «Өммегөлсем идәнгә басып йөрми, очып кына йөри», – дия иде.

Ә Гөлсем исә төзәтмә кертә:

– «Өммегөлсем» – миннән ике яшькә олы бер апамның исеме. Ул, мич ялкыныннан чәченә ут кабып, янып үлгән. Аның истәлегенә исемен миңа кушканнар. Мин аның өчен дә яшим булып чыга. Шул апамның очып йөргән яшь җаны миңа күчкәндер, мөгаен...

Хәер, алай дисәң, яшьли үлгән туганнарым бишәү... Гомерем үлем белән яшәү арасында узган.

– Узмаган әле...

– Узып бара... Очып та, йөзеп тә, чабып та уза.

...Чынлыкта без белә белгәннән бирле инде үзе дә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән Гөлсем Исәнгулова кирәк чакта очып та, ашыгыч гамәл белән мавыкканда, идәннәр бөгелерлек «дөп-дөп» басып чабып та йөри. Чөнки проблемаларсыз яши алмый ул. Аларны хәл итүдән бигрәк, каяндыр таба да, башкаларны да шул проблемаларга җәлеп итә. Үзенә дә тынгылык юк, якыннарына да. Мин аның «булмады» дип җебеп төшкәнен дә хәтерләмим. Ул һәрчак ниндидер гамәл белән мәшгуль, уе-фикере белән дә, кулы-аягы белән дә.
Әле менә шушы язмаларга керешү алдыннан «очрашырга кирәк иде», диюемә каршы ул: «Эшем күп, сорауларыңны әзерлә дә телефоннан гына шалтырат», – диде.

Сорауларымны әзерләп шалтыраткач: «Мондый сорауларга телефон аша гына җавап бирү тулы булмас, күзгә-күз карашып сөйләшергә кирәк», – диде, бәхәскә урын калдырмый.

...Һәм менә без очраштык. Утырабыз кара-каршы. Әңгәмәдәшем: «Ни сорасаң, шуңа ихлас җавап бирергә әзермен, – ди. – Тик сорауларың ясалма булмасын, үзеңнән акыллы булырга тырышма». Югалып, каушап калдым. Ничектер әңгәмә «оемый»... Бераздан Гөлсем үзе ярдәмгә килде...

– Әйдә, назланып утырма, яз дик­то­фоныңа, мин тәүбәгә әзер, әмма гөнаһларым юк.

– Гөнаһсыз кеше булмас, диләр.

– Без инде алга таба планнар корып яшәү мәшәкатеннән котылган яшьтәбез. Нишлисең бит, абынмаска тырышып, түбән карап, башны иеп кенә йөрергә туры килә хәзер. Көнбагыш та, кояшка таба карап борыла-борыла үссә дә, көзен борылулардан туктала. Башаклар да, тулган саен, җиргә иелә...

– Ә менә син өлгергән башак – һаман горур, һаман башбирмәс. Болай яшәү сәламәтлеккә бәрмиме?

– Чир турында сөйли башласаң, аннан тукталып булмас. Кермик ул темага. Күрәсең бит – үз аягым белән килдем. Фикерләвем дөрес. Кәефем әйбәт. Ник дигәндә, телевизор карамыйм, газета укымыйм... Чөнки берсенә дә ышанмыйм.

– Бер ышанычсыз яшәп булмый бит, Гөлсем!

– Үземә ышанам мин. Мине шул үземә булган ышаныч яшәтә.

– Белем – акыл эше, ышаныч – йөрәк эше...

Бүген намус, дуслык хакыннан әйбер хакы, дөнья малы өстен куелганда «үземә ышанам» дип яшәү – яшәүдән тукталу симптомы кебек тоела. Үпкәләмә, Гөлсем, син туры әйтергә күнеккән кебек, мин дә турыдан-туры сорарга өйрәнгән: «Алдадың син, тормыш, алдадың», – димәссеңме берчак?

– Мине тормыш алдамады. Аны алдыйм дип, без үзебез алданабыз. Гомернең күп өлеше ялганга яраклашып уза һәммәбезнең.

– «Күкрәгемдә күктән биек иде куйган максат, кылыр эшләрем» җөмләсенә ни өстәр идең?

– Берни өстәмим. Чөнки бездәге театрларда эшләүче артист күктән биек хыяллар белән планнар корып яши алмый, ниндине бирерләр дип көтеп ала. Куелган таләпләрне канәгатьләндерерлек башкарып чыкса – аңа тагын роль бирәләр. Мактыйлар, шулай уза артист гомере. Бөке булып. Спектакльләрнең программаларына караганда, игътибарга алсаң, анда бик дөрес языла: «рольләрне башкаралар». Хәзерге артист – башкаручы ул, «исполнитель роли»!

– Димәк, татар артисты «өметләрем табар йолдыз булса, чыгар кояш һаман хыялым», дип әйтә алмый?

– Ник әйтмәсен? Әйтә. Хыял – бер дөнья, чынбарлык – икенче...

– Син театрдан киткәнгә дә ун елдан артык гомер узды. Хыялларың сүнеп, өметләрең өзелеп киттеңме? Сәхнәне сагынулар булдымы? Буламы?

– Узганнар белән генә яшәгән – бәхетсез, киләчәк белән яшәгән – хыялый, көнем бүген тук узсын дип яшәүче – моңсыз-мәнсез.

Өч заманны үзенә сыйдыра алган кеше генә яшим дип әйтергә лаек. Театрдан мин китәргә кирәген сиздем дә киттем. Сагына-сагына... яшим! Сагыш та – күңел байлыгы. Һич үкенмим.

– Алдану түгелме бу?

– Кемнән? Нәрсәдән?

– Үзеңне үзең алдау өчен юк кына сылтау да җитә. Шулай кеше үзен үзе күбрәк алдый, тормыштан күбрәк алдана.

...Шунда Гөлсем, сумкасын актарып, берничә фоторәсем чыгарды.

– «Күргән чакта ачлык, кыенны
Беребезгә беребез сыенды.
Тән җылысы әгәр җитмәсә,
Җан җылысы тоеп җылындык.
Еллар үтте, дәүләт ныгыды,
Тамагыбыз ашка туенды.
Бар өстенә барлык җыелды.
Тик нигәдер күңелләргә күңел суынды».

Кем шигыре икәнен белмим, рифмаларын, бәлки, дөрес тә хәтерләмимдер, әмма күңелләргә күңел суынуы турындагы фикер дөрес. Суындык, сүрелдек... Боз диңгезе эри-җылына, күңелләрдәге «диңгезләр» бозлана бара никтер. ...Минем театрга үпкәм юк. Театр ул фабрика, предприятие, планнар, финанс-бухгалтерия, идеология. Шулай булган, шулай яши һаман. Ничек булса да яшәсен генә театр...

...Актёр кеше үзен үзенең булганыннан югарырак куеп бәяләүчән. Моңа аны дәрте, хыяллары, ниятләре этәрә, күрәсең... Дәрманы җитмичә, әрсезләнергә базмыйча. Хыяллары гамәлгә ашмаса, ниндидер сылтаулар-акланулар табып, һаман үзен яклап, баштагы уеннан кайтмый иҗат әһеле. Мин дә шул кавемнән бит. «Кешегә хас бернәрсә дә миңа ят түгел», – дигән кемдер. Кушылам.

– Вакытлар узудан, тынычланулардан соң үз иҗатыңны «энә күзеннән» үткәреп, анализлап, сыйфат билгесе куйсаң, ничә балл куяр идең?

– Артист иҗатын спорттагыча очколар, баллар белән бәһаләү дөрес булмас. Үзең беләсең, мин күп уйнадым, рольләрне күп бирделәр. Зарланырлык түгел, күбесе баш рольләр булды. Берсен дә харап итмәдем, макталдым, сөелдем, уйнап туймадым, вак интригалардан өстен булдым.

– Синең мактауларга ымсынула­рыңны белмим. Ул сиңа юлдаш түгел иде. Хурлауларга сызлануларыңны да күргән, ишеткән булмады...

– Чөнки минем җаным да, тәнем дә сызланулардан гына тора. Нигә кирәк «показуха»? Беләм: кемдер үсәр өчен үзен яллап мактата... Фу... кермик бу «урманга».

– ...Мактаулар берәүне дә зур итә алмый. Максатчан ихтыяры көчле кешене хурлаулар хур итә алмый. Мин сине көчле ихтыярлы, максатчан кеше дип таныйм. Максатларыңның барысына да ирештеңме?

– Нинди максат? Нәрсә соң ул максат? Безнең чор балалары бер генә максат турында ишетеп үсте: «Наша цель – коммунизм!» Бүтән максатны мин ишетә белмим. Хәер, «коммунизм» дигәне, ышанмасак та, кычкырып әйтә торганы гына иде. Әйтелмәгәннәре, ягъни күңелдә, уйда гына йөри торганнары бик күп иде. Шулардан иң зурысы – туйганчы ипи ашау максаты булгандыр.

– Анысы миңа да таныш. Ачлыкны без дә күрдек, без дә ишеттек.

– Сезнең интегү белән безнекен чагыштырып булмый. Сез – туган авылыгызда, ата-аналарыгыз исән. Безнең әткәй-әнкәй дә юк, туган йортыбыздан да, авылыбыздан да аерылган; бердәнбер таянычыбыз – Әкълимә апабыз төрмәдә. Без – өч сабый корчаңгы баскан чуваш авылында ачлыктан тилмерәбез... Ачтан гынамы?!

...Шунда Гөлсем туктап калды... Тавышсыз гына елап алды... Тынычлана төшкәч, сүзен дәвам итеп, берөзлексез 70 минут сөйләде. Мин аны бүлдерми, диктофонга яздырып бардым. Кайчандыр һәм ничектер ул язма белән (Гөлсемнең тәүбәсе белән) тулы килеш тә танышу мөмкинлеге табылыр... Танылган замандашыбызның гыйбрәтле тормышы, үрнәк булырлык сәхнә иҗа­ты үзе бер олы романлык, фильм­нар төшерерлек оригиналь «кыйсса» икәненә инандым мин аны тыңлагач...

Җырларда җырланган Ашказарга коючы Сукайлы елгасы буена урнашкан Дәүләткол дигән башкорт авылында дөньяга килә Гөлсем. Әтисе Сабирҗан агай авылдагы ике укымышлы кешенең берсе булганлыктан, «большевик» кол­хозының финанс «министры» – бухгалтер вазифаларын башкара. Әнисе Гафифә Ашказар буена урнашкан Мостафа авылыннан килен булып төшкән җиңгәчәй була. Авылның өлкәннәре аны үзләренә кергән һәркемгә чәй эчертеп чыгарырга ярата иде, дип хәтерләгәннәр. Сабирҗан агай гариза я берәр үтенеч язган арада, төче коймак пешереп өлгертүен дә хәтерләгәннәр. Сабирҗан язган «дүкәмитләр», ягъни ышандырырлык дәлилле рәсми кәгазьләр авылда гына түгел, районда да югары бәяләнгән. «Сабир язгач – үтә инде, сораганын кеше алмый калмый», – дигәннәр.

Күрәсең, авылның икенче бер грамотный кешесе Заһретдин белән бергә Зәки Вәлиди командиры булган эскадронда хезмәт итү дә аңа абруй өстәгәндер. Сабирҗан тирә-якта танылган, кайда да сүзе үтә торган булдыклы ир буларак авылдашлары хәтерендә озак саклана.

Әйе, хәтерләрдә генә. Аның кайда күмелүе дә билгесез. Ул – 1943 елның февралендә Сталинград сугышында хәбәрсез-билгесез югалган совет сержанты.

Андый «хәбәрсез югалганнар» «хә­бәр­ле югалганнардан» күбрәк булсалар да, ятим калган балалар өчен бу хәбәр үлем хәбәреннән хәтәррәк була. Чөнки хәбәрсез югалганнарның балаларына детдом да юк, пособие дә бирелми, алар һәркайда кагыла, читләтелә.

...Сабирҗан абзыйның Гафифә җиңгидә елап калган дүрт ятиме нишләсен? Алар үз көннәрен үзләре күрергә дучар ителәләр.

Балаларның иң олысы 16 яшьлек Әкълимә, фельдшерлыкка укуын ташлап, эшкә керергә мәҗбүр була: Стәрле суы буена урнашкан Калкаш авылында салым җыючы булып эшли башлый ул. Бухгалтер кызы бит! Чут төймәсен тарта-сала белә! Озакламый аны Тәтербаш дигән чуваш авылына күчерәләр. Гаиләнең башка әгъзалары да шунда күченеп килергә мәҗбүр була. Хуҗасы сугышта, хатыны белән балалары кан чиреннән үлгән бер йортны ныгытып, тазартып, юып, шунда яши башлыйлар. Асрарга дип тана бозау алып җибәрәләр. Янәсе, сөт булса, яшәп булачак!

...1934 елгы абыйсы Зөбәергә генә читен: ун чакрымдагы татар авылы Тормайга урман аша йөреп укырга кирәк аңа.

Бер кайтуында малайга 6 бүре очрый. ...Ерткычлар аңа карап, Зөбәер аларга карап катып калалар. Китап яисә дәфтәр битен яндырып, ут белән куркытырга кесәсәендә шырпы да юк. Учак тергезгәндә дә күршеләрдән утлы күмер алып чыгып кына тереклек итә авыл халкы ул чак.

«Мине ашарлар да качарлар, әни, апа, Гөлсем белән Альберт нишләрләр», дип уйларга да өлгерми, бүреләр килгән сукмаклары буйлап кире китәләр. Могҗиза! Тимәделәр! Ул исән калды!

«Кызгандылар», дип уйлый Зөбәер, ләкин кузгала да, атлый да алмый, һаман баскан урынында тора бирә ул. Бермәл тәне кызып киткәндәй тоела аңа, эссе булып китә, йокысы килә, сеңлесе Гөлсем тавышы ишетелгәндәй була.

...Ишеткәне бар: бу – туңу, өшү галәмәте! Шул уй аңа көч бирә, уята, ул кайту ягына карап йөгерә-чаба башлый. Караңгы төшкәндә генә өйгә кайтып егыла. Чабатасы тишелгән, киндер ыштаны юеш...

– Әни, абзарны биклә: бүреләр!

– Әнине силсәвиткә чакырттылар, – ди Гөлсем, абыйсының чабата кин­дерәсен чишә алмый интеккәндә.

– Әкълимә апа кая?

– Эштән кайтмады.

...Иртә уңмаган кич тә уңмый, кич уңмаган һич тә уңмый, диләр. Исәнгуловларга, көтмәгәндә тагы бер кара кайгы өстәлә: дәүләт акчасын әрәм-шәрәм иткән дигән сылтау белән бердәнбер туендыручылары Әкълимә апаларын кулга алып, ун елга хөкем итәләр.

Аны коткарып калу өчен, кайларга гына бармый да, кемнәрне генә күрми, кемнәргә генә ялвармый итәк тулы бала белән калган фронтовик хатыны Гафифә җиңгәчәй!..

Әмма күпме генә йөрмәсен, хәлен аңлауга түгел, сүзен тыңлатуга да ирешә алмый Ана.

– Уфада бик шәп адвокат хатын бар икән, төрле буталчык эшләрне дә ачыклап, гаепсезгә хөкем ителгәннәрне төрмәдән коткаруга ирешә, тик хезмәтен кыйммәт бәяли икән, шуңа барып кара, – дигән киңәш бирәләр Гафифәгә.

...Бала – бавыр ите, балаларын ач итмәс, үтермәс өчен, сыер итәргә дип алган бердәнбер малларын – җигәргә өйрәтелгән башмакны ничек кирәк алай сатып акча юнәтә дә, балаларына өч көнлек «боламык» болгатып, Стәрлебашка баручы олаучылар чанасына утырып, соңгы хәтәр сәфәргә юл тота Гафифә...

Нидер сизенеп, Гөлсем әнисенә «китмә» дип ялварса, абыйсы Зөбәер исә башмак-сыерны кызганып елый. Утынга ничек барыр, янәсе. Энеләре Альберт исә һаман ашау җитмәүдән шыңшый.

...Аналары Гафифә түтинең өйдән чыгып китүенә бер айдан артык вакыт үтә. Сабыйлар бетләп, кутырлап бетәләр, корчаңгы йога! Әниләре юк та юк. Күрүче дә, белүче дә, эзләүче дә юк. Бердәнбер дарулары – үзләренең сидеге белән юыну. Абыйсы мәктәпкә киткәч, Гөлсем хуҗалык итә: утын кертә, мичкә яга, суга бара. Күрүчеләр аны кызганалар, елыйлар, ярдәм итәргә үзләренең хәле «хәл».

Сельсоветта утырганнар киңәшеннән бигрәк, ашарга ризыклары калмагач, Гөлсемнең абыйсы Зөбәер Ашказар буенда урнашкан Мостафа авылындагы әнисенең агасы Сынтимер бабасына хәлне аңлаткан хат язып сала.

...Ике атнадан чанасына үгез җиккән бабайлары килеп, Гөлсем белән Альберт­ны үзләренә алып китәчәген белдерә.

...Кышкы юлда үгез җиккән чанада 45 чакрым ераклыктагы Мостафага кайтканда күргән җәфаларын Гөлсем бүгенгедәй хәтерли. (Аларын язарга тасвирларлык сүзләр таба алмыйм.) Зөбәер Стәрлебаштагы милициягә әниләренең хәбәрсез югалуы турында (бозау саткан акчасы өчен үтерелүе соңыннан гына беленә) гариза илтергә вакытлыча Тәтербашта калып тора. Андый-мондый хәбәр килмәсме, янәсе, исәнлегенә өметләнү дә була, билгеле. Юк – килми хәбәр.

...Яз җитә, чәчү чәчелә, кәккүк кычкыра, укулар бетә. Гөлсем сагына дип, Сынтимер бабалары Зөбәерне дә Мос­тафага алып килә.

...Аналары Гафифә туып үскән авыл булса да, Мостафадагы тормышны Гөлсем бүген дә тәмуг газапларына тиң­ләп хәтерли.

Аларның өчесен бергә озаклап асрарга мөмкинлеге юклыгын сәбәп итеп, төпчек бала Альберттан бик тиз котылу җаен таба бабалары: әтисенең сеңлесе Рәхимә исемле солдаткага бүләк итә ул аны. Зөбәер белән Гөлсемне (кул арасына керерлекләр) үз гаиләсенә сыендыра. Бушка икмәк ашап, баш кашып, бет үрчетеп ятмасыннар өчен, ятимнәргә вазифалар да билгеләнә: Гөлсем Ашказардан су ташырга, түтәлләрне сугарырга, өйне җыештырырга, кош-кортны, бәпкә-чебиләрне, бәрәннәрне карарга тиеш. Зөбәер исә бабасы эшләрен эшләргә: утын кисәргә, печән чабарга, такта ярышырга... Ә көз җиткәч, өйләнеп башка чыгарга тиеш була ул бала. Барысы да уйланылган! Гөлсем Зөбәернең өйләнмәс өчен нинди хәйләләр коруын бүген елап түгел, яшь аралаш көлә-көлә сөйли: 41 яшьлек тол хатынга «йортка керергә тиеш»!

Эш авырлыгыннан бигрәк, баба­сының шушы башбаштаклыгыннан ко­тылу максатында малай ФЗӨгә дә барып карый – «без вести пропал» малае икәнсең дип, «нельзя» дип алмыйлар... ике-өч көн җан җы­лысы, миһербанлы караш эзләп-эзләп тә таба алмагач, малай сеңлесе Гөлсем янына, бабай йортына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Үткен зиһенле Гөлсем аңа бабасының серләрен ишетүен әйтә: аларга Зө­бәер­нең киләчәк тормышы түгел, өйләнгәч, бүленеп бирелергә тиеш җир кишәрлеге генә кирәк икән! Әбисе белән бабасының сөйләшүләреннән аңлаганы шул була.

Сигез яшьлек Гөлсем абыйсына туган авылларына – Дәүләтколга кайтырга дигән киңәш бирә, мин түзәрмен, ди. Әйтерсең лә 80 яшьлек дөнья күргән әби киңәше. 14 яшьлек абый кеше, мең михнәтләр узып, авылына кайтып егыла. Аны баласыз инвалид Иркәбай дигән авылдашы үз гаиләсенә сыендыра, улыбыз булырсың, ди, кайтса, Гөлсемне дә сыендырырбыз, ди.

Ә Гөлсем?! Гөлсем ничек яши абыйсыз калгач? Аның игътибары Рәхимә апага «бүләк» итеп бирелгән Альберт энесендә була. Аны күрү теләге белән янып яши ул. Альбертны Рәхимә кемгәдер ияртеп, Дәүләтколга җибәргән икән дә, әмма теге вәгъдәсез бәндә баланы ярты юлда ташлап калдырган, дигән хәбәр сала. Бала югалу хәбәре тирә-юнь авылларга тиз таралса да, эзләүчесе булмый. Дәүләтколга барып ирешә бу хәбәр. Энесе табылуга өметен өзми Гөлсем. Үзен гаилә башы санаган Зөбәер дә, ишетүгә, эшкә тотына. Ат менеп эзләвенең икенче көнендә Сухаревка дигән авылда табалар Альберт энесен. Ерык яланда көтүчеләргә очрап, үзләренә алып кайтканнар икән. Сабыйның кыяфәте генә түгел, сәламәтлеге дә коточкыч була. Оясыннан егылып төшкән җитлекмәгән күгәрчен баласын хәтерләтә ул: йомык күзләр, кәкре аяклар, олы корсак... Чын рахитик! Шулай булганын ишетсә дә, Гөлсем өчен бу – хәтерендә калган иң беренче шатлыклы хәбәр буларак истәлекле.

...Икенче шатлыгы – Әкълимә апасының төрмәдән котылып кайтуы.

Тик ул шатлык озакка сузылмый. Кыйналып, ач торудан, авырулардан акылы алмашынып кайта апалары. Гаиләне җыеп, нигез учагын тергезү урынына, ата йортын очсызга гына сатып җибәрә дә, акчасын тота белми, әрәм-шәрәм итеп бетерә. Энесе Альбертны Мәләвездәге балалар йортына урнаштырырга, Зөбәерне әтиләренең сеңлесе Зәкия апага илтергә һушы җитсә дә, туганнары аңа гомер буе үпкә саклый, шул исәптән Гөлсем бүген дә аңа рәнҗүле, үпкәле. Әкълимәне, юрист егетнең тикшерүләрне яңартуы нәтиҗәсендә, аклыйлар булып чыга. Баксаң – күрәсең, начальниклары Кунафин дигән аферист – бу кызларның, тәҗрибәсезлегеннән явызларча файдаланып, алар җыйган акчаны үзләштергәч, Оренбург ягына качып киткән икән.

...Гөлсем кечкенәдән үз сүзендә нык торучы үҗәт кыз буларак таныла. Анда ышандыру куәсе көчле була. Тик шунысы бар: яшьтәшләре мәктәпкә барганда, Гөлсем әби-бабасының өй эшләре белән мәшгуль булу сәбәпле, укырга керә алмый кала. Бу хәлдә яшәве Уфага – балалар йортына урнашканчы дәвам итә аның. Балалар йортына эләгү үзе бер тарихи кыйсса булганлыктан, Гөлсем яшьтәшләреннән 4 елга соңлап укый башлый. Шулай булса да, ул, яшьтәшләрен ике ел эчендә куып җитә.

Спорт ярышларында, үзешчәннәр чыгышларында, һөнәр үзләштерү түгәрәкләрендә ул – иң өлгере, иң күндәме, иң тырышы. Урын булмаганлыктан («без вести пропавший» кызы), башта сарайда гына кунып йөри Гөлсем. Гадел булганы өчен, балалар йортында тәрбияләнү чорында Гөлсем «Законодательница детдома» дәрәҗәсенә ирешә. Ул вакыттагы радиотапшыруларны, яңгыраган спектакльләрнең һәркайсын тыңлап, иптәшләре белән фикер уртаклашу детдомчыларның күркәм гадәтенә әверелә. Бу эшләрнең башында күпчак Гөлсем йөри. ...Даими рәвештә диярлек башкорт театрларының һәр спектаклен карап баруны оештырганы өчен, ул үзен сыендырган 7 нче детдом директоры Әхмәров абыйга гомере буе бурычлы булуын тоеп яши.

Әмма, иң беренче чиратта, ул абый­сы Зөбәергә рәхмәтле. Балалар йор­тында узган гомеренең һәр минутында абыйсы аңа киңәшче дә, терәк һәм рухландыручысы да була. Дүрт елга соңлап укый башлаган Гөлсемне яшьтәшләрен куып җитүгә ирештергән укытучысы-остазы да Зөбәер абыйсы!

Бүген лаеклы ялдагы полковник Зөбәер Исәнгулов гомере буе үз чорының иң яхшы самолётларында лётчик-испытатель булып хезмәт итә. Әтиләренең хәбәрсез югалуы сәбәпле, аның укуына һәм үсүенә каршы киртәләрне зирәклек, түземлек белән үтеп, ул үз теләге белән уку йортларында белем алырга да, һөнәрендә иң югары күрсәткечләргә ирешергә дә өлгерә. Гөлсемгә абыйсы гомере буе үрнәк шәхес!

Детдом балаларына бүгенге җәмгы­ять­нең тискәре карашы турында уйлаганда, мин гел Гөлсемнәр гаиләсен күз алдыма китерәм. Алар да детдомчылар бит! Ә нинди шәхесләр булып үсәләр?!

Гөлсем, үзе турында сөйләүдән бигрәк, абыйсының тырышлыгы хакында сөйли. ...Тукның уе – хикмәттә, ачның уе – икмәктә, диләр. Тамак туйдырам дип, детдом баласы кухняга эшкә барырга, бәрәңге әрчешергә, табак-савыт юарга, ашы эләкмәсә, исе белән туенырга ашкынып торганда, Гөлсем, үзенең булганлыгы белән, өлешенә тигәне белән канәгатьләнергә күнегә. Сезонына карап, елына бер бирелә торган кием-салым да, срогы узуга карамастан, аныкы уңмаган-тузмаган була.

Гөлсемнең бу сыйфатлары Мәскәүдә укыганда да күзгә ташлана иде, театрга кайтып эшләгәндә дә.

...Бер ел укыгач, Мәдәният министрлыгыннан щепкинчыларга меңәр сум хәйрия акчасы килә. Шул акчага Гөлсем балан кагы төсендә затлы күлмәк алып кия. Мин аны бүген дә шул күлмәге белән күзаллыйм: һәрчак пөхтә, җыйнак, тыйнак, терекөмеш кебек тиктормас.

Абыйсы белән иртә үлгән Альберт (МВД академиясен тәмамлап, МУРда эшләүче лейтенант була энесе) турында канатланып сөйләгәндә, мин, саксызлык күрсәтеп:

– Гөлсем, туганнарыңның кадерле булуын аңладык, үзең турында күбрәк сөйләсәң иде... – дип әйтеп ташладым.

Сабакташым һәм сәхнәдәшем күзләрен «шыр ачып» туктап калды.

– Соң алар турында сөйләү – минем үзем турында сөйләү бит инде ул. Аларны да детдом кеше итте, мине дә, – диде ул.

– Газета-журнал укучыга синең шәхси тормышың кызыклырак...

– Минем шәхси тормышым булмады... Укыганда, җәйге каникул вакытларында сез – ата-аналылар – туган авылларыгызга кайтып китәсез... Ә без – кайтыр җирләре булмаганнар – общежитие саклап калабыз. Ялгыз башың 10 кыз яшәгән бүлмәдә... Сагыш кына – ташламас бүлмәдәш. Бердәнбер көткәнең – яңа абитуриентлар килү. Тормышка шул гына бераз үзгәреш кертеп, төрләндереп җибәрә.

...1959 елда Румыниядән килгән студент Яремчук дигән егет белән танышылды. Кинематографистлар әзерләү институтыннан, диде.

Танышлык мавыгуга, мавыгу өйләнешүгә китереп, бергә яши башладык. 1960 елның июлендә улыбыз туды. Аңа Эмиль дип исем куштык. Шуннан башланды бугай инде... Эмиль безгә иминлек китермәде. Моңа бала түгел, үзебез гаепле идек, әлбәттә. Мавыгуы булса да, ул мәхәббәткә әверелмәгән, күрәсең... Аерылыштык. Мин Исәнгулова булып калдым, ә ул – ярым булып өлгермәгән Яремчук. Аннан соң никахым булмады. Димләүчеләре дә, сораучылары да булды. Әмма театрдан китү шартын кабул итә алмадым. Бердәнбер мәхәббәтем сәхнә иде. Сәхнә өчен мин төрле тәкъдимнәрне ишетмәскә, күрмәскә тырыштым. Әгәр үземә үзем хыянәт иткән чакларым булган икән, җаным үзгәрүдән түгел, каным уйнаудан. Мине әнкәйгә охшаган, диләр иде. Күп бала табып, бала үстереп кенә ятарга тиешле нәселдән мин. Насыйп булмады. Бу үкенү түгел, бу – язмыш. Минем бердәнбер оныгым Алинә дә 10 яшендә суга батып үлде... Бу турыда сөйләү миңа бик авыр, сөйләтмә. Ул минем бердәнбер өметем, ышанычым, киләчәгем иде... Ә улым Эмиль... Эмильнең шатлык бүләк иткәне булмады, инде көтмим дә...

– Нәрсә дә булса көтми яшәп булмый.

– Ә мин беркемнән, беркайчан, берни көтмәскә күнеккән. Дөньяның, тормышның ялганга ялган ялганулардан торышын аңлаганнан түгел бу. Һәркемнең язмышы, көткәне һәм бар булганы шәхеснең үзеннән генә тора, үзенә генә бәйле.

– Гөлсем ханым, синдә һәркем көнләшерлек иҗат тәҗрибәсе. Сәхнә­дән китсәң дә, иҗаттан аерылу авырдыр, калган энергияңне театраль уку йортларында студентлар укытуга багышласаң, акылга муафыйк булыр иде кебек... Ничек уйлыйсың?

– Батулла һәм Шамил Бариев белән бер курс укытып карадым мин. Тандем таба алмадым. Аннары эзләмәдем дә. Вакыт үткәреп, исем күтәрер өчен генә укытып йөрү – холкыма туры килми. Андый «остазлар» барлыгын да беләм. Әмма минем өчен, без – щепкинчылар өчен үзебезнең остазлар үрнәк.

Алар укытучы гына түгел – тәрбиячеләр булганнар. Кая безгә тәрбияче биеклегенә күтәрелү! Ул бик бөек вазифа!

– Артист вазифасы... тәрбияче түгелмени? Син уйнаган рольләр... тәрбия.

– Тимик шул рольләргә, зинһар.

– Алайса уйнамаганнары турында сөйләшик...

– Мәсәлән?

– Мәсәлән, Луиза Сәлигаскәрова роле. Хәсән Туфанның хатыны.

– Аңа багышланган әсәрне белмим.

– Белмәсәң, заказ биреп яздыр да уйна шул рольне.

– Ышанычың өчен рәхмәт, әлбәттә. Еврепидның Медеясе, Ануйның Жаннасы белән Антигонасы минем рольләр иде. Тик, соң инде, соң...

– Иҗат өчен соң, иртә төшенчәләре юк! Син ачылмаган бөре хәлендә...

– Бүгенге тамашачыны ирен көтеп, иренә тугрылыклы яшәгән хатын-кыз образы кызыксындырмый шул.

– Димәк, син бүгенге тамашачыны нәрсә кызыксындыруын беләсең?

– Белгәнгә күрә театрдан үз ихтыярым белән киттем дә. Әмма мин китте дип, театрда иҗади процесс тукталмады. Ул һаман төрләнә бара. Яңадан-яңа сәхнә әсәрләре туа. Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» повестенда Бибинур әби игезәгенең, елый-елый: «Мин үлсәм, елга-сулар, урманнар кала», – дигәненә каршы: «Елга, урманнар үлеп, син калсаң, фаҗига булыр иде», – дип юата. Бер генә үкенечем бар икән: телевидение фондларындагы язмаларым бик аз. Күбесе төшерелмәгән, кайберләрен җуйдырганнар. Кызганыч, аларда тере тарих иде бит... Мәнсезлек идарә итә. Театрда, сәхнә иҗатына гомерләрен биргән шәхесләрнең иҗат турындагы сүзләре, акыл сатып, «мин шулай уйладым, болай уйнадым, шулай дип яздылар, болай дип мактадылар», дип утырулары түгел, аларның тасмага төшерелгән язулары кадерле.

Безнең иҗатның башлангыч чорында телевидениедә тасмага төшерү бөтенләй юк иде. Булгач, башка сәбәпләре табылып, языла алмадык. Островскийның «Свои люди – сочтёмся» әсәре буенча куелган «Агай-эне – ак мыек» язылгач та җуйдырылды. Янәсе, тасма юк! Аны җуйдырып, башканы яздырырга кирәк булган, имеш. Ә кая соң ул башка?

– Димәк, артистның омтылышы тамашачы күңелендә эз калдыруга тырышуга гына кайтып кала? Онытылмас эз!

– Бу омтылыш артистларга гына хас сыйфат түгел. Һәр һөнәр иясе шуңа өметләнә.

– Җуелмас эзем калды дип ышана­сыңмы?

– Аны миннән сорау дөрес түгелдер. Тамашачылар әйтсә генә, хакыйкатькә якын булыр иде җавап. Ә минем үземнең бу сорауга җавабым шул: бер кеше дә дөньяда нинди дә булса эз калдырмый китми.

Хикмәт: озак сакланырлык эзме ул, нинди юлга алып чыгар яки алып чыккан эз?

– Мин әле синең сәхнәгә кабат кайткан эзеңне күрергә өметләнәм. Яблочкина, Турчанинова, курсыбызның рухи җитәкчесе Пашеннаяларны хәтерлә. Яблочкина йөзгә җиткәнче сәхнә тотты түгелме? Шуңа күрә мин сиңа, кабатлап: «Бас, кызым, Өммегөлсем, идәннәре бөгелсен! Баса белми баскан­нарның үзәкләре өзелсен!» – дим. Иҗади гомерең буена син, дөньяга бик азга гына килгәндәй, ашкынып эшләдең, ашкынсаң да, кабаланмыйча, хәтерләрдә сакланырлык тирән эз калдырган сәхнә образлары тудырдың, иҗатыңа таләпчән карадың. Бик авыр көннәреңдә дә үзеңне кызгандыру йомшаклыгына төшмәдең, ялыну, ялварулар сиңа ят булды. Син – мәгърурлык үрнәге! Сине иптәшләрең «каенана» дип йөртәләр. Хурлаудан түгел – зурлаудан. Каенаналы гаиләләрдә тәртип, эш, байлык булыр. Театр – зур гаилә бит ул. Зур гаиләдә каенаналар бик кирәк.



Гөлсем Исәнгулованың әтисе



Гөлсем Исәнгулованың әнисе



“Гүзәлем Әсәл” спектакле (Ч. Айтматов)


“Баһадирлар” (Н. Погодин)



“Баһадирлар” (Н. Погодин)
 


Әхтәм ЗАРИПОВ
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»