поиск новостей
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
15.07.2013 Тарих

Архивларда – халык хәтере мирасы. Данил Ибраһимов белән ИНТЕРВЬЮ

Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы 1949 елның 18 ноябрендә Татарстанның Арча районы Иске Кырлай авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. «Татарстан» телерадиокомпаниясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында төрле вазифаларда башкарды. 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

- Хөрмәтле Данил әфәнде, бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагында ничә архив эшли? Аларда нинди төрдәге һәм күпме тарихи чыганак саклана? Гомумән, Татарстан архивлары Идел буе федераль округына кергән башка милли республика һәм өлкә архивларыннан кайсы ягы белән аерылып тора?

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагында биш архив эшләп килә: ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, ТР Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы, ТР Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы, ТР Матбугат дәүләт архивы. Һәр архив махсус юнәлеш буенча документларны барлый, туплый һәм файдаланучыларга җиткерә.

Татарстан Милли архивында саклана торган документларның күпчелеге дәүләт идарә органнары, предприя­тие, оешма, уку йортлары, мәдәният учреждениеләре белән бәйле. Әлеге до­кументларның иң борынгысы XII, кайбер бәяләмәләргә караганда, хәтта Х гасырга карый. Бу – гарәп теле белгече Гамер бине Госман Сибәвәйһинең «әл-Китаб» исемле хезмәте. Ләкин Милли архивта саклана торган күп­челек документлар XIX-XX гасырларга карый. Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы элекке КПССның Татарстан Республикасы комитеты архивы нигезендә оештырылды. Бу архивта, нигездә, 1917 елдан соң сәяси партияләрнең, иҗтимагый оешмаларның документлары туплана. Эш-хезмәт документлары дәүләт архивында банкротлыкка чыккан, ликвидацияләнгән предприятие һәм оешмаларның хезмәткәрләре белән бәйле документлар саклана. Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы фотографияләрне, аудио, видео, киноязмаларны туплый, тасвирлый, саклый һәм файдаланучыларга җиткерә. ТР Матбугат дәүләт архивы (элек ул Татарстан китап палатасы исемен йөртте) республикабызда дөнья күргән китап, газета-журнал, диссертация, буклет, афиша һ.б. басмаларны туплый.

Болардан башка без муниципаль район һәм шәһәр архивларына да оештыру һәм методик ярдәм күрсәтәбез. Бүген Татарстанда 46 муниципаль архив эшләп килә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Архив фонды, ягъни Татарстанның дәүләт һәм муниципаль архивларында даими рәвештә саклана торган документлар 5 миллионга якын саклау берәмлегеннән гыйбарәт. Укучыларга аңлашылсын өчен, шуны әйтәсем килә: «саклау берәмлеге» һәм «документ» төшенчәләре бер-берсеннән аерыла. Бер саклау берәмлеге бер документтан да тора ала, берничә дистә документны да берләштерә ала.

Татарстан архивларының үзенчәле­генә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: Казан 1917 ел революциясенә кадәр суд, хәрби, уку-укыту, почта-телеграф округларының үзәге булган. Бу округлар карамагында берничә губерна була. Шуңа күрә Татарстан Милли архивында саклана торган документларның Урта һәм Түбән Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер, Казахстан, Төньяк Кавказ регионнары тарихы өчен дә әһәмияте зур. Татарстан дәүләт архивларының тагын бер үзенчәлеге – без, башка күп кенә тө­бәкләрдәге кебек, үз республикабыз территориясе белән генә чикләнмичә, бөтен татар халкы тарихына караган документларны эзлибез, барлыйбыз, кайтарырга тырышабыз. Соңгы 15-20 ел эчендә чит ил архивларыннан татар халкы тарихына караган меңнән артык документның копиясе кайтарылды. Болардан тыш һиҗрәттәге күренекле милләттәшләребез Гаяз Исхакый, Шә­фика Гаспринская-Йосыфбәйле тормышына һәм эшчәнлегенә караган шактый документларны кайтаруга ирештек. Гали ага Акыш та үзенең шәхси архивын Татарстан архивчыларына тапшырды. Телгә алынган документлар бүген Татарстан Милли архивында саклана, алар файдаланучылар өчен ачык.

– Сез былтыр Иран Ислам Җөмһү­рия­тендә булып кайттыгыз. Чит илгә сәфәрнең максаты нинди иде, нәтиҗәләре нинди булды?

– Әйе, Иран Милли архивы һәм Милли китапханәсе оешмасы җитәкчелегенең чакыруы буенча, декабрь башында Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең архив документларын фәнни куллану һәм халык­ара элемтәләр секторы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Ильяс Альфред улы Мөстәкыймов белән Иранның башкаласы Таһран шәһәренә барып кайттык. Иран Милли архивында архив эше торышын, Иран коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәндек. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Иранның Милли архив һәм Милли китапханәсе оешмасы арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Меморандумда Татарстан һәм Иран архивчылары арасында тәҗрибә алышу, татар халкы һәм Иран тарихына караган архив документлары копияләре алмашу, уртак документаль күргәзмәләр оештыру, ике якны да кызыксындырган башка чаралар каралган. Шуңа күрә сәфәребез бик уңышлы, бик нәтиҗәле булды, дип әйтергә була.

Форсаттан файдаланып, шуны да искәртәсем килә: Татарстан һәм Иран архивчылары арасындагы мөнә­сә­бәт­ләрне урнаштыруда Иранның Казандагы Баш консуллыгының, аеруча Иран мәдәни атташесы Пәрвиз Касыйми әфәнденең ярдәме бик зур булды. Башконсул Бакыйрнәжад Шаян әфәндегә һәм Касыйми әфәндегә бик рәхмәтлебез.

– Иранда татар халкы тарихына караган документлар күпме? Алар анда ничек эләккән?

– Башта татар-иран мөнәсәбәт­ләренең кыскача тарихын әйтеп үтәргә кирәк дип уйлыйм. Бабаларыбызның – борынгы төрки кабиләләрнең – Иран белән мөнәсәбәтләре безнең эраның VI йөзендә башлана. Төньяк Кавказда һәм Түбән Идел буенда Хәзәр дәүләтенең, Урта Идел буенда Идел Болгарстанының барлыкка килүе бабаларыбыз яшәгән бу өлкәләрнең Иран мәдәнияте хәким булган Урта Азия, Иран һәм Әфганстан белән даими мөнәсәбәтләре урнашуга китерә. Х йөздә Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителгәч, мөнәсәбәтләр тагын да ныгый. Идел Болгарстанында туып үскән шәкертләр һәм галимнәр Бохара, Нишапур, Рәй кебек ислам һәм иран мәдәниятенең танылган мәркәзләрендә укыйлар һәм эшлиләр, мөселман дөньясында танылалар. Шундый олуг галимнәрдән берсенең – табиб Таҗетдин әл-Болгариның «әт-Тирьякыль-кәбир» исемле хезмәтенең безнең көннәргә килеп җиткән бердәнбер күчермәсе Иран Мәҗлесенең (парламентының) китапханәсендә сакланып калган (1997 елда бу чыганакны галимнәр М.Г.Госманов һәм Ә.Б.Халидов бас­тырып чыгарды). Болгар дәүләтенең X-XII йөзләрдә Иран территориясендә урнашкан дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләре дә булган. Бу турыда кызыклы фактлар сакланган. Мәсәлән, XI йөз Иран тарихчысы Әбел-Фазыл Бәйһакый әйтүенчә, 1025 елда Болгар хөкемдары Әбү Исхак Ибраһим бине Мөхәммәд Нишапур өлкәсендә урнашкан Сәбзәвар һәм Хөсрәүҗәрд шәһәрләрендә ике мәчет төзер өчен акча җибәрә.

XIII йөздә Идел-Урал һәм Иран өлкәләре бер дәүләт – Монгол империясе – составына кертелә. XIII йөз ахырында Идел-Урал һәм бүгенге Иран җирләре төрле дәүләтләр (Алтын Урда һәм Илханнар дәүләте) сос­тавында калса да, XIII-XIV йөзләрдә сәүдә, дипломатия һәм мәдәният өлкәсендә татар-иран мөнәсәбәтләре тагын да активлаша. Бу ике дәүләттә дә идарә итү ысуллары охшаш була. Эш кәгазьләренең (мәсәлән, хан ярлыкларының) терминологияләре дә охшаш була. Билгеле булганча, Алтын Урда заманыннан безнең көннәргәчә бик аз эш кәгазьләре килеп җиткән. Шуңа күрә Иранда шактый күп санда сакланып калган илханнарның ярлык­ларын өйрәнеп, галимнәребез Алтын Урданың эчке төзелешен, татар теленең тарихи терминологиясен әйбәтрәк күзаллый алырлар. Татар, үзбәк, казах һәм башка төрки халыкларның уртак мирасын тәшкил иткән, Алтын Урда чорында язылган әдәби әсәрләре – Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»се һәм башка ядкәрләр фарсы әдәбияты үрнәкләрендә иҗат ителә. Алтын Урда таркалганнан соң да татар ханлыклары белән Иран арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дәвам итә. Идел буе Мәскәү дәүләте тарафыннан яулап алынгач, Россия һәм Европа илләре белән сәүдә иткән Иран сәүдәгәрләре Казан һәм Әстерханга килә. ХХ йөз башында татар җәмәгатьчелегендә Шәрык, шул исәптән Иран әдәбияты һәм мәдәнияте, эчке хәле белән кызыксыну арта. Оренбургта чыгып килгән «Вакыт» газетасының мөхбире сыйфатында 1909 елда Иранга Борһан Шәрәф барып кайта һәм үзенең «Иран мәктүпләре» дип аталган очерклар җыентыгын бастырып чыгара. 1934 елда Иранда күренекле татар дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев була, анда ул Иран галимнәре белән аралаша.

Бу фактлар бөтенесе Иран архивларында һәм китапханәләрендә саклана торган чыганакларда, һичшиксез, чагылыш тапкан. Мәсәлән, Иран архив һәм китапханәләрендә сакланып калган, XII-XV йөзләрдә яшәгән кайбер Иран тарихчыларының хезмәтләрендә Болгар дәүләте, Дәште Кыпчак һәм Алтын Урда тарихына караган шактый бай мәгълүмат бар. Шулардан Мөхәммәд Багдади, Атамәлик Җөвәйни, Минһаҗетдин Җөзҗани, Могыйнетдин Натанзи, Габдерраззак Сәмәркандиләрнең хезмәтләренең күчермәләрен алып кайта алдык. Бу хезмәтләр шактый еллар элек басылган булсалар да, Татарстан галимнәренә, ә кайберләре хәтта Россиядә дә бары өзекләрдә һәм тәрҗемәләрдә генә мәгълүм иде.

Иранда нинди кулъязма байлыклар саклануын күзаллау өчен, түбәндәге фактны китерим. 1920 еллар башында Мәшһәд шәһәрендәге Астане Кодыс Ризави китапханәсендә эшләгән башкорт галиме Зәки Вәлиди Багдад хәлифәсе илчелеге составында 922 елда Идел Болгарстанында булып кайткан Ибне Фазлан юлъязмасының безнең көннәргә килеп җиткән бердәнбер күчермәсен таба.

Иранда моңа кадәр безгә мәгълүм булмаган документлар саклануы да ачыкланды. Мәсәлән, XIX йөз ахырында Иранда фарсы телендә Кырым ханлыгы тарихы языла. Ул хезмәтнең бер күчермәсе Иран Милли китапханәсендә саклана, безгә копиясен бүләк иттеләр. Иран Милли архивында Казан һәм Казан татарлары телгә алынган, XIX гасыр ахыры – XX йөз башына караган тагын ике документ табылды, ләкин аларны карарга өлгермәдек. Иран коллегаларыбыз безгә күчермәләрен соңрак җибәрергә вәгъдә итте.

Әлбәттә, без дә Иранга буш кул бе­лән бармадык: коллегаларыбызга Та­тарстан архивчылары тарафыннан әзерләнгән, республикабыз тарихына багышланган берничә китап һәм Татарстан Милли архивында саклана торган, Иран тарихына караган дүрт документның күчермәсен тапшырдык.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тагын нинди илләрнең архивчылары белән хезмәттәшлек итә?

– Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Болгария архивчылары белән даими элемтәдә торабыз. Төркия архивчылары белән хезмәттәшлегебез аеруча нәтиҗәле: 1995 елдан Татарстанга Төркиядән татар халкы тарихына караган биш йөздән артык XV-XX гасыр документларының копияләре кайтарылды. Бу документлар нигезендә ике документаль җыентык басылды. 2005 елда, Казанның меңьеллыгы уңаеннан, төрек коллегаларыбыз «Госманлы документларында Казан» дигән җыентык чыгарды. 2008 елда Татарстан архивчылары тарафыннан «Төркия архивларының XVI-XIX йөз Идел-Урал төбәге тарихына караган документлары» дигән китап дөнья күрде. Әлеге ике җыентыкка кергән документларның күпчелеге моңарчы беркайда да басылмаган. Бу китаплар бөтен Россиядә зур яңгыраш тапты.

Хәзер дә Төркия архивчылары белән аралашып торабыз. Күптән түгел Төркия Җөмһүриятенең Казандагы Баш консулы Сабри Тунч Ангылы әфәнде белән очраштык, Татарстан һәм Төркия архивчыларының хезмәттәшлеген тагын да үстерү юллары турында сөйләштек, конкрет чаралар билгеләдек. Шуларның берсе – ике якны да кызыксындырган конкрет темалар буенча документаль җыентыклар әзерләү һәм бастырып чыгару.

– Чит илләрдәге татар тарихына бәйле тарихи чыганакларның барлык күчермәләрен Казанда туплау турында тарихчылар күптән сүз алып бара. Бу юнәлештә эшләр ни хәлдә?

– Чит ил һәм Россиядәге коллегаларыбыздан алмашу юлы белән килгән яисә бүләк ителгән документ копияләренең саны шактый булса да, безнең тарихыбызга караган, Россия һәм чит ил архив һәм китапханәләрендә саклана торган язма чыганаклар саны, әлбәттә, күпкә артык. 2007 елда «Мирас» программасы нигезендә бирелгән акчага без Борынгы актлар Россия дәүләт архивыннан XVIII йөз ревизия (ягъни салым түләүчеләрнең санын алу) материалларының хәзерге Татарстан территориясенә бәйле бер өлешен электрон копия рәвешендә Татарстан Милли архивына алып кайттык. Моннан кала, шәхси коллекцияләрдә сак­ланган шактый документларны сатып алдык. Былтыр хөкүмәтебез 2013-2016 елларга яңадан «Мирас» программасын раслады. Бу программаны төзегәндә, без конкрет тәкъдимнәр белән чыктык. Тәкъдимнәребез «Мирас» программасына керде. Аллаһ боерса, бу юлы да архивларыбызны кыйммәтле чыганак­лар белән баетачакбыз.

Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: архивларыбызда тупланган документларны без мөмкин кадәр тизрәк фәнни әйләнешкә кертергә, халыкка җиткерергә тырышабыз. Татарларның Төркия, Польша, Литва һәм башка илләр белән сәүдә, мәдәният һәм дипломатик элемтәләре турында сөйли торган, моңарчы мәгълүм булмаган күп кенә чыганаклар «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналында басылып килә.

Дөрес, чит илләр архивларыннан кайткан документларны фәнни әйлә­нешкә керткәндә, проблемалар да юк түгел. Төп проблема – тел мәсьәләсе. Мөселман илләреннән кайткан документлар, гадәттә, гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрендә язылган. Кызганычка каршы, тарихчыларыбыз арасында алардан иркен файдалана алырлык белгечләр бик аз. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре бар, аларга тукталып тормыйм. Шуңа күрә бүген Шәрык телләрендә иркен укый алырлык югары квалификацияле белгечләр тәрбияләү Казанда Шәрыкны өйрәнүчеләр әзерли торган югары уку йортлары алдында торган бурычларның берсе дип уйлыйм.

– Бүгенге мәгълүмати технологияләрне татар халкы һәм Татарстан тарихы, мәдәнияте буенча чыганакларны пропагандалау өлкәсендә файдалану ягыннан республикабыз архивчылары нинди эшләр башкара?

– Беренчедән, интернет мөмкин­лекләреннән киңрәк файдаланырга тырышабыз. Мәсәлән, файдаланучыларга уңайлы булсын өчен, төрле те­маларга мәгълүмат базаларын әзе­р­ләп, интернет аша файдаланыр­лык итеп ясыйбыз. Әйтик, сайтыбыздагы Татарстан Милли архивы сәхифәсендә «Пра­вославие һәм мөселман мәхәл­лә­­лә­ренең метрика дәфтәрләре», «Рос­сия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелү», «Фотодокументлар» һ.б. мәгъ­лүмат базаларының интернет версияләре урнаштырылган.

Шулай ук файдаланучылар сайтыбызда ТР Милли архивы һәм ТР Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы фондлары буенча күрсәткечләр (путеводительләр), ТР Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы фондлары буенча белешмәлек белән таныша ала.

Дәүләт архивлары сайтыбыздагы үз сәхифәләрендә төрле темалар буенча даими рәвештә виртуаль документаль күргәзмәләр оештыра.

«Гасырлар авазы» журналының һәм «Татарстан матбугат елъязмасы»ның һәр саны безнең сайтка урнаштырылып килә һәм теләгән кеше аларны ирекле рәвештә укый ала. Киләчәктә китапларыбызны да акрынлап интернетта эләчәкбез. Берничә китап шулай сайтыбызга урнаштырылды инде.

Документларның яхшырак сакланышын тәэмин итү һәм файдаланучыларга тизрәк хезмәт күрсәтү өчен, Татарстан дәүләт архивлары документларны цифралаштыру буенча планлы рәвештә эш алып бара.

– Соңгы елларда җәмгыятьнең, хөкү­мәтнең, гомумән, кешеләрнең архивка карата мөнәсәбәте үзгәрдеме?

– Әлбәттә, үзгәрде. Элегрәк архивны еш кына тузанга баткан кәгазь саклана торган урын дип кенә күзаллыйлар иде. Кызганычка каршы, андый караш дәүләт дәрәҗәсендә дә хөкем сөргән вакытлар булды. Мәсәлән, 1920-1950 елларда ил күләмендә макулатура кампанияләре үткәрелеп, күп кенә мөһим тарихи документлар юкка чыгарылган.

Шөкер, соңгы ике дистә ел эчендә документаль мираска караш дөньяда, Россиядә, Татарстанда уңай якка үз­гәрде. Архив бит ул – тарихи хәтерне туплый торган үзәк. Архивларда социаль-хокукый, тематик характердагы документлар һәм тарихыбызның әлегә өйрәнелмәгән мәсьәләләрен чишү өчен бәяләп бетергесез чыганаклар саклана. Җәмгыятькә, кешеләргә документаль мирасыбызның кадерен аңлату юнәлешендә архивчылар күп көч куя. 1995 елдан Татарстан Баш архив идарәсе «Гасырлар авазы – Эхо веков» тарихи-документаль журналын чыгара. Журналыбызда Россия галимнәре генә түгел, Төркия, Гер­мания, Украина, Белоруссия, баш­­ка ил галимнәре мәкаләләре дә ба­сыла. Соңгы ике дистә елда төрле темаларга багышланган илледән артык китап нәшер иттек. Документаль байлыгыбызны популярлаштыру, халыкка җиткерү юнәлешендә «Чын мирас» журналы белән дә бик теләп хезмәттәшлек итәбез.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, хөрмәтле Данил әфәнде. Киләчәктә Сезгә һәм коллегаларыгызга тарихи чыганакларны саклау, туплау һәм пропагандалау эшендә уңышлар теләп калабыз!



ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Иран Ислам Җөмһүрияте Мил­ли архивы һәм Милли китапханәсе оешмасы ара­сында хезмәт­тәшлек турында меморандумга кул кую. Сулдан уңга: ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д.И.Ибраһимов, Иран Ислам Җөмһүрияте Милли архивы һәм Милли китапханәсе оешмасы мөдире урынбасары Голәмриза Газизи. Таһран, 2012 елның 3 декабре 


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН
Безнең мирас
№ 6 |
Безнең мирас печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (845984) / 20.07.2013 01:15:41

Боек тарихчылар Э. Паркер, Э. Гиббон, Ф. Хирц узлэренен хезмтлэрендэ гуннар, скифлар, тореклэр барысы да бер татар халкынын торле чордагы исемнэре дип баралар. Гомумэн, конбатыш тарихчылары очен бу мэсьэлэ ачык. Паркер узенен "Тысяча лет из истории татар" дигэн китабынын кереш сузендэ бу фактны танымау тик сэясэт белэн бэйлэнгэн дип ассызкылый. Шулай ук булгармы яки татармы дип сорау урынсыз. Чонки, болгар шул ук татар халкы, гуннарнын яки скифларнын дэвамы. Моны инглиз тарихчысы С. Рункиман узенен "Беренче булгар империясы" дигэн хезмэтендэ раслый. Күренекле немец тарихчысы Б. Шпулернын "Моселман доньясы. Монгол периоды" дигэн китабындагы ике озек китеруне кирэкле дип табыр идем. Бу китап Мирзаяновның сайтына куелган.
http://www.mirzayanov.com:
"В Персии принятие ислама способствовало слиянию тюрков и монголов. Доступные свидетельства и нынешние физические черты волжских татар указывают на то, что монгольский элемент был с самого начала количественно слабее чем в Персии и все еще больше чем в Центральной Азии. В летописях и на монетах монгольский язык уступил тюркскому в более раннее времена чем в упомянутых странах, хотя довольно долго восточноотюркский (уйгурский) язык там использовался наряду с персидским как двигатель культуры. Процесс, в течение которого интрузивный татаро-монгольский правящий класс и татаро-тюркские племена, которых он привел с собой, объединились с ранее существующими татаро-тюркскими обитателями кипчакской равнины, чтобы образовать единую татарскую нацию, таким образом занял относительно мало времени. На ранней стадии некоторые гетерогенные элементы были ассимилированы, включая волжских булгар (чей язык значительно различался от других татаро-тюркских языков) и многих членов волжско-финнских племен. Эти элементы скоро начали влиять на физический тип растущей татарской нации." (стр. 42).
"Триумф ислама среди кипчакских татаро-монголов имел эффект, который был обратным тому, что был доставлен его триумфом среди татар Персии. В то время как последние идентифицировали себя в отношении религии аналогично своим подданным, то первые устроили между собой и своими подданными определенный религиозный барьер. Иногда полагают, что ханы, возможно, заменили бы первоначальную династию рюриков и стали бы царями России, если бы они приняли христианство и тем самым идентифицировали себя с русской нацией. Выбором не делать этого, а вести свою нацию в ислам, они исключили какую-либо возможность своей руссификации. Имеются хорошие основания для принятия теории, что религиозный раскол был единственным препятствием, которое предотвратило полное исчезновение татар как нации через ассимиляцию с русскими. В этом смысле Узбек может быть оценен как действительный основатель татарской нации. Кстати, один из тюрских народов в Центральной Азии, узбеки, все еще называют себя его именем." (стр.44).

№5 (845983) / 20.07.2013 01:04:28

“XIII йөздә Идел-Урал һәм Иран өлкәләре бер дәүләт – Монгол империясе – составына кертелә. XIII йөз ахырында Идел-Урал һәм бүгенге Иран җирләре төрле дәүләтләр (Алтын Урда һәм Илханнар дәүләте) сос¬тавында калса да, XIII-XIV йөзләрдә сәүдә, дипломатия һәм мәдәният өлкәсендә татар-иран мөнәсәбәтләре тагын да активлаша”
Үзенең ни язганын булса да аңлый микән бу әфәнде?
Алтын урда татар дәүләте түгелмени? Татарга Идел-Уралдан чыгарга ярамыймыни? Себер, Әстерхан, Литва, Касыйм татарлары – Идел-Уралмыни? Ни өчен Иранда татар хакимияте урнаштылгач, татарның бөек дәүләте Алтын урда төзелгзәч дип язмаска? Бу вакытта татар-фарсы мөнәсәбәтләре активалашмый, Иран белән (шул ук вакытта Кытай, Индия һ.б. белән кебек үк – татарлар идарә итә, бу чор Иранның татар чоры! Татарның иң бөек, иң шөһрәтле чоры! Иранда бу чорга караган унмеңнәрчә документлар бар, миниатюралар бар, ул чор бар документлары да, илханнар заманындагы бар документлар да – татар тарихы мираслары, бар хан ярлыклары да, дәүләт рәсми документлары да.

№4 (845982) / 20.07.2013 00:46:06

Интерв-ю биргән надан бу номенклатура вәкиле (кайчан татарда чынлап та укымышлы кешеләрне куя башлыйлар инде мондый җаваплы постларга) шуны булса укып чыксын иде Иран, Иран татарлары турында:

Затерявшийся след иранских татар
Только сегодня мы начинаем осознавать, насколько масштабно имя татарского народа. Такое имя ко многому обязывает, заставляет мыслить шире и глобальнее. Татары – это поистине евразийское имя, которое не ограничивается рамками какого-то региона или страны. Оно как квинтэссенция кочевого духа словно скачет по миру, всюду оставляя свой след. Это имя и сегодня связывает нас с многими великими событиями прошлого, с далекими странами и народами. Одной из таких стран, о которой в Татарстане пока знают немного, но постепенно начинают узнавать, является Иран. В данной статье мы попытались найти затерявшийся в истории след иранских татар.
Та часть иранской интеллигенции, которая хорошо знакома с шедеврами классической персидской поэзии, может также поведать о «татарском мускусе» и «татарской лани», о которых писали их виртуозы поэтического слова – Манучехри, Насир-и Хосроу, Саади, Хагани и Низами Гянджеви. С незапамятных времен татарской ланью в Персии называли особый вид лани – мускусную кабаргу, обитающую на горных склонах Гималаев и Тибета и вырабатывающую ароматическое вещество – мускус, который издавна применялся в производстве благовоний. Благодаря этому особому аромату татарская лань стала устойчивым поэтическим образом. «Мускус там, где была татарская лань» - пишет Манучехри. Низами вторит ему: «Татарская лань пасется на гиацинтовых полях, оттого ветер приносит на базар аромат мускуса». Хаггани продолжает: «Пленяет татарскую лань твой чарующий янтарный взгляд».
Кто они - татары средневекового Ирана?
Согласно иранским источникам, татары появились в Иране в 1230-1243 гг. в составе Великой Татарской армии. После победы татар над войском сельджукского правителя Кайхусрава в битве при Кёсе-Даге в 1243 г. большая часть этих татар осела в Анатолии. Как известно, их предводителем был татарский полководец из племени йесут Байджу-батыр, который получил от Хулагу-хана большие земельные пожалования и потомки которого были наместниками анатолийских владений хана. Эти татары получили именование «кара татар» (черные татары) или «кюйин татар».
В конце XIV века анатолийские кара-татары оказались под властью Османов и, неожиданно перейдя на сторону Тамерлана, сыграли решающую роль в разгроме османской армии в битве под Анкарой в 1402 г. Тогда многие из них переселились на восток в Хорасан, получив щедрые пожалования от их нового сюзерена. С этого времени в Иране постоянно проживала небольшая группа тюркоязычных татар. Их сородичи, оставшиеся в Анатолии, и по сей день проживают в Турции и наряду с полукочевыми туркменами и йозгатами считаются одной из этнографических групп турецкого народа. Судьба хорасанских кара-татар сложилась несколько иным образом.
Хорасанские кара-татары, именовавшиеся на фарси «карайи», в XVI-XVII вв. стали служить Сефевидским правителям, которые опасались их многочисленности и военной доблести, а потому стали расселять их в различных районах Ирана и Афганистана. В 1735 г. Надир-шах собрал около 4000 татарских семей и поселил их в окрестностях городов Торбат-е Хайдарийе и Хаф, поставив над ними начальником Наджафали Кули-Хан Кара Татара. Сыновья этого военачальника Сардар Исхак Хан Караи-Турбати и Сардар Мухаммад Хан Караи-Турбати, воспользовались хаосом и неразберихой, начавшимися после смерти Надир-шаха, и создали независимое ханство на востоке Ирана, которое было окончательно подчинено новой иранской династией Каджарами только в конце 1820-х гг. Члены этой семьи вплоть до 1925 г. были наместниками в Торбат-е Хайдарийе – одном из важных военно-политических центров на востоке страны.
Пришедший к власти в 1925 г. Реза-хан Пехлеви начал политику насильственного переведения кочевых народов на оседлый образ жизни. Многие кара-татары, которые и раньше утратили родной язык и перешли на персидский, оказались в городах, где окончательно растворились среди персоязычного населения, оставив след во внешнем облике некоторых хорасанцев, отличающихся широкими скулами и раскосыми глазами.
Татары в современном Иране
Тем не менее, татары не растворились бесследно и оставили напоминания о своем пребывании в самых разных уголках Ирана. Мне удалось выяснить, что около двадцати географических объектов в современном Иране, среди которых есть села, деревни, холмы, кладбища, имеют в своем названии элемент "татар". Эти объекты разбросаны на огромной территории от границ с Ираком, Турцией и Арменией до Туркмении и Афганистана. Большая их часть связана с историческими «черными татарами», которые жили на западе Ирана рядом с турецкой границей, и на востоке страны – в районе Торбат-е Хайдарийе, Хафа, Кашмара, Махмудабада, Торбат-е Джам, Солтанабада и Торшиза. Несколько кланов «кара-татар», расселенных 400 с лишним лет назад Сефевидами, проживают в центральных районах Ирана - провинциях Йезд и Керман, а также в окрестностях Шираза в составе племенного союза кашкайцев, состоящего из персоязычных, тюркоязычных и арабоязычных племен. Часть черных татар оказалась в Афганистане, и их представитель Камалуддин Татар принял в 2007 году участие в IV съезде Всемирного татарского конгресса в г. Казани, где он заявил, что в Афганистане проживают 500 000 татар.
Однако не все татарские названия можно увязать с потомками татарами Иранского Татарстана 13,14 вв. Некоторые из них имеют свою историю. Зимой 2011 г. мне удалось посетить деревню Нижний Татар (Татар-е пайин, Татар-е софля), расположенную в провинции Голестан, примерно в 100 километрах от туркменской границы. В непосредственной близости от этой деревни находятся еще два населенных пункта с похожими названиями – Верхний Татар и Татарский Байджик (Карасу). К сожалению, мое пребывание в этой деревне была весьма коротким, и я не смог осмотреть все деревни этого «татарского анклава» в преимущественно туркменской по этническому составу провинции Голестан, однако мне удалось собрать общие сведения об этой деревне.
Общее население всех трех населенных пунктов составляет по самой скромной оценке 12 000 человек. Согласно официальным данным, Верхний Татар получил статус города несколько лет назад, и в нем наряду с татарами проживают туркмены, персы, курды, белуджи и семьи беженцев из Афганистана. Нижний Татар – самое маленькое село этого «татарского анклава», в котором насчитывается не более 500 дворов. К сожалению, я пробыл там лишь около трех часов, однако успел побеседовать с аксакалами, которые собрались на вечерний намаз в одной из двух мечетей села.
Жители села называют себя татарами и все носят одну и ту же фамилию Татари. По утверждению аксакалов, примерно 200 лет назад их предки переселились в северный Иран из России (один из респондентов даже уточнил, что они пришли с территории Сибири, несколько других помимо России упомянули в качестве прежних мест обитания их предков также Китай, Туркмению и Казахстан). Их предки вели полукочевой образ жизни и окончательно перешли к полной оседлости только в 1930-е гг. По одной из версий, причиной перекочевки была некая эпидемия, и их предки выбрали эти места по причине наличия чистой проточной воды.
Жители села забыли свой татарский язык, сейчас говорят на туркменском языке, придерживаются суннитского толка Ислама (ханафитский мазхаб). Важную роль в религиозной жизни жителей села играет суфийский тарикат Накшбандия. Имеются сеиды (потомки пророка Мухаммада), которых называют «ходжа». Любопытным представляется тот факт, что старики и некоторые молодые прихожане мечети носят традиционную одежду, которая сильно отличается от туркменского национального костюма, и напоминает традиционную одежду татар дореволюционного периода.
Большая часть жителей села внешне не сильно отличается от туркмен, представляя собой переходный тип от монголоидной расы к индо-иранской ветви европеоидной расы. Однако мне удалось увидеть немало людей со светлой кожей, светлыми волосами, зелеными или даже голубыми глазами с отсутствием характерного для тюрков Цетральной Азии эпикантуса. Как я понял, сами жители села связывают подобные признаки с российским происхождением своих предков.
Жители села делятся на четыре клана – Джафарбай, Джафаратабай, Гёклен и Йомуд (Коджук).
Одним из значимых событий, которое остается в памяти пожилых людей, был некий приграничный конфликт с российскими войсками в 1908 г., когда в ходе перестрелки между жителями села и русскими солдатами погибло несколько человек, в том числе женщины и дети. Их могилы известны на местном кладбище как могилы шахидов.
К моему удивлению, жители села прекрасно знали о существовании Республики Татарстан со столицей в городе Казань, они с большим интересом следят за новостями из Татарстана, передаваемыми по иранским телевизионным каналам. Известно также, что мулла из соседнего села Татарский Байджик (Карасу) Сеид Ахунд Татар ранее приезжал в Татарстан. Старики также хорошо отзываются о дореволюционных мусульманских изданиях татарской типографии в Казани, которые имели хождение среди их отцов и дедов.
Население села примерно 3000 человек (по оценке самих жителей). В селе имеются 2 мечети и 1 школа. Дома строятся в основном из кирпича, имеются и деревянные строения. Основу хозяйства составляет земледелие: бахчевые культуры (дыни, арбузы), томаты, пшеница, ячмень, рис, хлопок. Развитию земледелия способствует благоприятный влажный климат, что связано с близостью Каспийского моря.
Распространено отгонное скотоводство, в том числе коневодство (однако, конину в качестве пищи они не употребляют). Традиционными развлечениями являются конный спорт (байга) и борьба на поясах (куреш). Популярным танцем является «Зикр-и ханджар», который исполняют несколько мужчин, держащих над головой кинжалы и выкрикивающих слова прославления Всевышнего и благословения пророка Мухаммада. Проводятся состязания певцов, музыкантов, поэтические конкурсы. Помимо мусульманских праздников празднуется Науруз (Наврыз байрамы).
Среди выходцев села известен иранский художник Аннамухаммед Татари (род. 1956 г.). Его работы, выполненные в стиле этно-авангард с использованием традиционных туркменских мотивов, хранятся в Британском музее Лондона, Тегеранском музее современного искусства, фондах Иранской академии искусств и других музеях мира. Он принимал участие в различных выставках и биеннале международного уровня, проходивших в Англии, Франции, Италии, Португалии, Венесуэле, Иордании, Армении, Индии, ОАЭ, Марокко и т.д.
К сожалению, собранная мною информация носит весьма поверхностный характер, и в дальнейшем необходимо организовать этнографическую экспедицию для более подробного изучения жителей этого села и двух соседних сел, носящих имя Татар. Однако на основании имеющейся информации уже можно выдвинуть версию о наличии исторической связи между жителями вышеназванных трех сел, и сибирскими татарами.
В любом случае, сам факт наличия у компактно проживающей в Иране и возможно не единственной группы тюркоязычного населения самоназвания «татар» многое меняет, и в первую очередь меняет имидж татарской нации. До настоящего времени татары позиционировались почти как европейская нация, а наиболее активная часть зарубежной татарской диаспоры географически была связана с Европой (Финляндия, Литва, Белоруссия, Румыния, Германия, Австралия, США и т.д.). Турция, в которой в разные периоды истории находили пристанище десятки, а то и сотни тысяч татар, сегодня обладает исключительным положением в мусульманском мире и в каком-то смысле является частью Европы. Китай и Япония, которые также приняли большое количество татарских эмигрантов, в культурном отношении также ориентируются на западный мир, поэтому и проживавшие там татары при первой возможности стремились эмигрировать в США, Австралию и другие западные страны. В данном случае, Иран и Афганистан становятся единственными странами проживания татарской диаспоры, которые можно считать частью «глубинной Азии», гораздо в меньшей степени затронутой западным культурным влиянием. Развитие связей с татарской диаспорой этих стран может помочь преодолеть сложившийся европейский «перекос» в международных связях татарского народа. Выявление этого азиатского компонента татарской диаспоры, сосредоточенного у тому же в странах, считающихся цивилизационным ядром исламского мира, и ставших органичной частью традиционных мусульманских обществ, позволяет в более полной мере осознать историческую связь татар с миром Ислама. Таким образом, татары не всегда укладываются в стереотипный образ неких европейски ориентированных мусульман, несущих европейские ценности народам Востока, как это было в Средней Азии. Это показывает подлинно евразийский характер татарской нации, соединяющей в себе Восток и Запад, традиции исламской культуры и лучшие достижения западной цивилизации.
Безнең Идел-Уралда засилится иткән, Мәскәүгә хезмәт итеп ятучы бу әфәндебез, Иран татарлары барлыгы турында белми дә хәтта! Иран татарларына кагылган бар документларның копияләрен алу, андагы татарлар белән контактлыр урнаштыру, аларны өйрәнү буенча экспедисияләр төзү турында сүз алып барасы урынга, бу “иптәш” регионыбыз “Алтын Урда” кулы астында кала” дигән кебек башка сыймаслык сүзләр сөйләп ята!
Ни көтәсең мондый “иптәшләрдән”?
Әфган татарлары турында да белгән кеше юк, ә алар ярты миллион ким дигәндә, Әфганстанның төрки өлеше элек “татарская провинсия” булып йөргән, халкы татар булып, хәзер Үзбәкстан аларны үзбәк итеп бетте инде. Ә алар, чын татарлар, Чыңгыз татарлары, сартларга да, чыгытайларга да аларның бер катнашы да юк. Бөтендөн-я татар конгрессына ярты миллионлы әфган татарларыннан 4 кеше килгән иде, алар белән сөйләшкән кешәе дә булмады хәтта, аерым бер тәрҗемәче куеп, аларны иң түргә утыртып, бар татарны да алар белән таныштырасы урынга.

№3 (845678) / 18.07.2013 01:49:48

Башкорт галиме Зәки Вәлиди. Митнем аның туган авылы Көзәндә булганым бар бер егерме ел элек, башкортча бер сүз дә ишетмәдем ул вакыт. 1-2 ревизияләрдә Көзән татар авылы дип язылган, архивлар директорына шуны гына булса да белергә кирәк иде инде ул. Аннан соң архив башы буларак, Әсфәндияров, Хәмидуллин кебек мистификаторлар, 5 ревизия материалларын гына ачып, Алабугага кадәр башкортлар яши дип язып яткан вакытта, 1-3 ревзияләрдә анда бер башкорт та юклыгын, ә 1, 2 ревизия вакытында Уралга кадәр үк бер генә башкортның теркәлмәве турында ун юллык булса да опроверҗение язарга булмый микән? Ә Вәлидинең әнисе татар, әтисе генә “башкорт” анысы да саф башкорт түгел, ул үзе дә “башкортлар (бөрҗәннәр) безгә татар дип әйтә” дип язып куйган. Вәлиди “Татар-төрек тарихын” язган, башкорт тарихын язмаган, гомумән ул пантюркист булган, шуның өчен Төркиядә хөкемгә дә тартылган.

№2 (845677) / 18.07.2013 01:39:18

Мин “Гасырлар авазы”н калдырмый укып барам. Бик шәп җурнал, Мирастан да яхшы, бик зур рәхмәт Татарстан архивы хезмәткәрләренә шундый шәп, бик югары фәнни дәрәҗәдәге басмалары өчен.
Мәкалә буенча.
“башка күп кенә тө¬бәкләрдәге кебек, үз республикабыз территориясе белән генә чикләнмичә, бөтен татар халкы тарихына караган документларны эзлибез,барлыйбыз, кайтарырга тырышабыз.” – Бик хуп, бик шәп эш. Тик бу өлкәдә Татарстан Башкортстан эшләгәннең меңнән берен дә эшләмәде. Уфа, башкортларга кагылган бар документларны бар СССР буенча гына түгел, ә чит илләрдәге (Төркия, Иран, Кытай, Мисыр, Италия-Ватикан, Венгрия һ.б.) буенча да эзләп, фотокопия һәм ксерокопияләрен Уфага әрҗәләп, капчыклап төяп алып кайтты 90-чы елларда ук. Ә Татарстан ул яктан бармакка бармак сукмады. Татарга караган документлар, чит ил архивларында – тонналап, аларны эзли башларга, Казанга копияләрен алып кайтырга кирәк иде дә ул, хәзер республиканың бар акчасы талап алынгач, моны эшләү кыен инде, 90-чы акчалы елларны безнекеләр йоклап калдылар ул.
Татар-иран мөнәсәбәтләре (дөресе – татар-фарсы мөнәсәбәтләре)
6 гасырдан гына башланган икән дә соң. Ә скифлар белән фарсылар мөнәсәбәтләре татарга карамыймы, Парфия – төрки татар дәүләте түгелме соң әле ул скифлар нигезләгән. кушан империясен кая куя автор? Башка татар-төрки дәүләтләрне?
Нәрсә татар тарихы бер өтек болгар белән генә чикләнәме әллә?
Идел-Урал һәм иран Монгол империясе кулы астында кала.
Ә нишләп кулы астында кала соң әле ул? Иранда татар хакимияте оештырылмыймыни? Ул вакыт Иран илханнары, гәрчә хакимиятнең беренче чорында татар телендә сөйләшмәгәннәрменә, Исфахан янындагы тауны үзләренең Изге тавы итеп, Ут-ыҗгыр шулар исем кушмаганнармыни, шул тауга менеп табынмаганнармыни Тәңгрегә?
Кайчан татар Кытайда, иранда, Һиндстанда, Урта Азиядә, Алтын урдада, Дунай буендагы нугай урдасында татар хакимияте урнашуы турында курыкмый яза башлар микән?
Татар бер Идел-Урал гына мени соң ул?
Ярый әле бу автор Идел-Урал дип яза, ә кайберләре Урта Идел дип язудан ерак китә алмыйлар, Волго-Кам-е дип язган булалар кай вакыт. СССР җимерелгәнгә 22 ел, инде хәзер булса да Мәскәү таккан штамплардан, кысалардан чыга башларга кирәк түгел микән?

№1 (845588) / 17.07.2013 11:32:03

бу интервью тугел, монда бернинди аралашу юк. Журналист дафтарена бернича сорау язып килган, шуны укып бирган, архив абый жавап бирган хэм таралышканнар

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar