поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.05.2013 Тарих

Гаяз Исхакый хатларында әдәби проблемаларның чагылышы

Гаяз Исхакыйның төрле архивларда, музейларда сакланып калган хатлары гаять зур әһәмияткә ия. Бу кыйммәтле кулъязмалар әлеге шәхеснең тормыш дөреслеген, хис-кичерешләрен, эзләнүләрен, теләк-омтылышларын үз эчләренә туплаган. Алар Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәленә яңа фактлар өсти, шул чор атмосферасын һәм әдипнең әдәби процесстагы урынын тулырак күзалларга ярдәм итә.

Гаяз Исхакыйның табылган хатлары нигездә (бигрәк тә кызы Сәгадәт Чагатайга язганнары) аның көндәлек тормышын яктыртса, сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм әдәби проблемаларны чагылдырганнары да шактый. Соңгыларында Г.Исхакый үзенең иҗади планнары белән уртаклаша, аерым мәсьәләләр тирәсендә уйлана.

Балачакта гарәп-фарсы, Казан мәдрәсәсендә укыган елларда төрек, рус әдәбиятлары белән кызыксынган Г.Исхакый шулар тәэсирендә дөньяга килгән үзенең әсәрләрен дә татар булмаган укучыларга чыгарырга тели. 1910 елның азагында моңа җитәрлек нигез бар дип саный һәм русчага тәрҗемәдә «Брачный договор» дип исемләнгән «Алдым-бирдем» пьесасыннан башларга уйлый. Г.Исхакый аны әүвәл М.Горькийга укытуларын һәм берәр җыентыкка кертүләрен үтенеп, «Знание» нәшриятына юллый, җавап ала алмагач, турыдан-туры М.Горькийның үзенә мөрәҗәгать итә, «...Мин үземнең тарафтан шуны әйтүне кирәк саныйм: әсәрнең җитешсезлекләре бардыр, шулай булуга да карамастан ул хәзерге татар әдәбиятының нинди үсеш ноктасында булуын һәм уянып килә торган татар халкы алдында нинди бурычлар торуын аңлау нисбәтеннән рус укучыларына кызыклы булыр иде. Әгәр дә Сезгә, Европа әдәбияты нигезендә тәрбияләнгән кешегә, кайбер типлар ачылып җитмәгән, эшләнеп бетмәгән булып күренсә, бу автор гаебеннән түгел, ә татар тормышының чынбарлыгыннан килә: анда әле яңа кешеләр тәмам калыпланып җитмәгән. Тәрҗемә өчен ник бу әсәрне сайлап алдым дигәндә, ул көнкүреш вакыйгаларының сурәтләнеше ягыннан иң характерлысы...» – дип яза. (Константинополь. 1910 ел, 19 декабрь) М.Горький, Г.Исхакыйның теләген хуплап, «Алдым-бирдем» белән бергә тагын берничә хикәясенең тәрҗемәләрен һәм берничә татар әдибенең әсәрләрен алып, «Татар мәҗмугаи әдәбиясе» исемендә бер җыентык чыгарырга өнди. Г.Исхакый әлеге тәкъдимне теләп кабул итә.

1913 елның 10 февраль хатында Г.Исхакый М.Горькийга кулъязмалар җибәрүе хакында яза. Анда: «Фатих Әмирханның ике хикәясенең тәрҗемәсе, үземнең ике хикәямнең тәрҗемәсе миңа канәгатьләнерлек булып тоелды, ләкин икесе бер дә ошамады... Аларны Сез бастырырга яраклы дип тапсагыз гына, барысы да татар телендәге җыентыкларны күздә тотып язылган. Шигырьләрне тәрҗемә итү эше әле төгәлләнмәгән. Аларның кайберләрен икенче хикәяләр белән алыштырырга мөмкин», – диелә.

Әлбәттә, әсәрләрне тәрҗемә итеп бас­тыру эшендә Г.Исхакыйның беренче максаты татар булмаган укучыларны әдәби характерын югалтмаган татар әсәрләре белән таныштыру булса, икенчесе – авыр матди хәлдән чыгуның бер юлы. «Минем өчен аның кайда басылуы мөһим түгел, Чехиядәме, Германиядәме яки Франциядәме. ...Миңа билгеле күләмдә акча китерсен», – дип яза ул 1914 елның 13 мартында М.Горькийга юллаган хатында. Халыкка хезмәт итүче интеллигенциянең саны аз булган бу чорда үзенең матди хәлен яхшырту өчен генә физик хезмәткә күчүне Г.Исхакый халык һәм мәдәният алдында җинаять булыр дип саный.

М.Горькийның 1910-1912 елларда җәмәгатьчелекне Россиядәге милли әдәбиятлар белән таныштыру өчен рус телендә җыентыклар чыгару уе, кызганычка каршы, тормышка ашмый. Татар әдәбияты җыентыгы да чыкмый кала.

Әлеге җыентыкны төзү юнәлешендә Г.Исхакыйның татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханга язган хатлары игътибарга лаек. Бу гарәп шрифтындагы кулъязмалар Казан шәһәрендәге М.Горький музеенда Ибраһим Нуруллин архивында саклана. Беренче хат, И.Нуруллин тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1991 елгы 2 нче санында басылып чыкты. Калган икесе беренче тапкыр матбугатка тәкъдим ителә. Мәгънә бөтенлеген саклау өчен, өч хатны да бергә бирүне урынлы дип саныйм.

Хөрмәтле Фатих!

Мин сиңа бу хатны зур бер йомыш берлән язам. Максим Горький «Алдым-бирдем» вә башка минем берничә хикәяләремнең тәрҗемәсен җыеп, шуңарга тагы берничә татар мөхәрриренең әсәрләрен, шигырьләрен кушып, «Татар мәҗмугаи әдәбиясы» исемендә бер китап басдырырга димләп хат яза. Мин бу эшне үз тарафымдан кабул итеп, җавап бирдем. Хәзер шуны эш итеп чыгарырга гына кала. Шуның өчен сезнең Казандагы мөхәррирләремездән сиңа, Габдулла Тукаевка, Әстерхан Сәгыйдь Рәмиевкә мөрәҗәгать итәргә уйладым. Син шул фикерне ничек табасың?

Беренче мәсьәлә бу: мин, син, Габдулла, Сәгыйдьтән башка рус галәменә күрсәтелерлек әсәр ияләре юк дип уйлыйм. Шул фикеремдән мәҗмуганы дүрт кешенең әсәрләрендән генә төземәкче булам. Син ни фикердә? Бәлки мин белми торган, мин читдә торып, күрми калган берәр мөхәррир, шагыйрь бардыр. Булса, шул кем?

Икенче: син үзең шул мәҗмугада басдырыр өчен, әсәрләреңнең иң яратканындан бер йә берничә хикәяләреңне тәрҗемә итдереп бирә аласыңмы? (Өч формадан [басма табак мәгънәсендә булса кирәк] күп булмаска тиеш).

Әлбәттә, гонорар дигән нәрсә булачак, ләкин алары әле тәгаен ителмәгән. Бәлки бөтен китап үз файдамызга бирелеп, күпме килә, шулкадәр бүлешергә тугры килер.

Өченче сөаль: шагыйрьләремездән Габдулла берлән Сәгыйдьне генә бүлеп алдым. Син кабул итә аламсың? Минем шул карашымда, мин белмәгән шагыйрьләргә каршы берәр җинаять юкмы? Бәлки хакыйкатән дә зур шагыйрьләремез бардыр да, мин аларны укымаганмын, күрмәгәнмен генәдер.

Дүртенче сөаль: татар әдәбияты ха­кында кыска гына мәкалә язып, мө­каддимә [кереш сүз] урынында шул китапка куярга кирәк, ди. Шуңарга материал табып буламы, син табыша аласыңмы?

Бишенче: Габдулла Тукаев кайда? Аңарга син, шул мәсьәләне аңлатып, хат яза аласыңмы? Мин газеталарда әллә кая китде дип укыганга, кая язарга да белми торам. Әгәр яза алсаң, яз.

Менә шул сөальләргә тиз җавап бирүне, әгәр үзеңнең әсәрләрең берлә иштиракъ итәргә [катнашырга] булсаң, тиздә тәрҗемә итдерә башлавыңны үтенәм. Материаллар булса, шуларны җыештырып, миңа җибәрергә тиеш булыр. Чөнки ул мәкаләне мин язачакмын йә яздырачакмын. Бу бетде.

«Урталык»ны укып чыкдым. Матур башлана, ләкин «Хәят» аңардан «тормышлы»рак. Аңардан куәтлерәк тел берлән язылган. Хәсәнең әле бик уртача кеше, бара-бара бәлки ачылыр. Ачылыр да татар тормышының чәвирүчеләре [үзгәртүчеләре] арасына керергә хак казаныр. Икенче, өченче җөзьәләре [бүлекләре] чыкса, әлбәттә, җибәртерсең. «Хәят»не тизрәк бетер.

Синеңчә, Габдулла Тукаевның нинди шигырьләре мәҗмугага керергә тиеш? Миндә аның шигырьләре хәзер берсе дә юк. Минемчә, бөтен әсәрләрдән, кирәк шигырь булсын, кирәк нәсер булсын, татар исе, татар тормышы аңкып торырга тиеш. Шуның өчен тәрҗемәләрдә Лермонтовка, Пушкинга тәкълидән [ияреп] язылган нәрсәләр кермәскә кирәк. Булдыра алсак, шул эшне эш итеп чыгара алсак, шактый зур хезмәт булыр иде. Шуның өчен, әлбәттә, синең тырышуың бик зур шарт. Фәкать минем шул хатымны серрәк тотып, шул хәбәрнең бик киңәймәвенә тырыш.

Үзем сәламәт торам. Тормышны шәп дип булмый. Ләкин тәмуг да түгел. Менә хәзер бер атна чамасындан бирле бездә кояш батмый. Ике йөз дә ничәнче сәгатьдер инде бер туктамаенча, күзен алмаенча, безгә карап тора (әлбәттә, миңа ахшам, ястү намазларын казага калдырырга тугры килә). Ипдәшләр бар. Читдән килгән хатлар, хәбәрләр, газеталар берлән яшимез. Ләкин мин үзем татар обществоның юклыгын бик ачы итдереп татыйм. Татар агымының эчендә булмаганга, кая таба дулкын киткәнен, кая таба су үзәк салганын, нинди елгаларны ташлап, яңа юл алганын күрә алмыйм. Шул күрә алмау минем өчен, әлбәттә, нык авыр, бик уңайсыз. Бәгъзе мәсьәләләрдә артка калырга, бәгъзеләрендә алга сикерергә мәҗбүр итә. Тагы татар тормышының янында утырып тормау, әллә нинди батыклыклар [баткаклыклар], […] рус галәмләре аша яза торган галәмеңә карап тору, әлбәттә, тормышыңның кытыршыларын югалта, аның буяуларын уңдырып китерә. Казандан беркемдән дә хат алмыйм. (Гомәрләрдән генә.) Шуның өчен Казанны тагы бер дә белмим. Әлегә хуш.

Дуст-ишкә сәлам.

Хатны тиз яз.

Хөсәен Ямашев хакында бер «Йолдыз» чыгаргансыз, ди. Шуның бер номерын табып, миңа җибәреп булмыймы?

Коръән тәрҗемәчеләргә синең вә синең ипдәшләреңнең, вә бөтен яшьләрнең ноктаи назары [карашы] ничек? Ул мәсьәләгә әһәмият бирәләрме, әллә юкмы? Вакытың булса, иренмәсәң җавап яз.

Гаяз. 13 нче июнь. 1912 ел. Мезень.

Адрес: Мезень, Исхаков.

Материаллар заказной бандероль берлән генә җибәрелсен. Посылка полица [полиция] кулындан үткәнгә, андый нәрсәләр күп вакыт жандарм кулына төшеп югалалар.

Хөрмәтле Фатих!

Синең хатны соң булса да алдым. Җавапларына шадландым. Инде Сәгыйдьдән генә җавап көтәргә калды. Андан соң эш тәмам бетә. План эшләнеп өлгерә. Шуны фәгалиятькә чыгарырга [тормышка ашырырга] гына кала. Габдулланың «Шүрәле»се, минемчә дә, иң мәслихәте булыр. Ләкин аңарга башка тагы бер-ике кыска-кыска шигырьләре дә тәрҗемә ителергә кирәк иде. Татар әдәбиятында аның тоткан урыны бик зур булганга, русларга күрсәткәндә дә төрле ягындан әйләндеребрәк, ялтыратыбрак күрсәтәсе иде. Шуның өчен бергәләшеп, тагы бер-ике кыска шигырьләрен кертергә уйлашыңыз. Тәрҗемә хакындагы фикерләрне мин уртаклаша алмыйм. Казанда әллә никадәр студент булачак. Студент, курсистка бар. Шулар соң хәзер шундый кирәк вакытта эшкә ярамаса, алар, яман, пычагыма мыни? Һәммәсен җыеңыз да, сүзне аңлатып, мәсьәләнең әһәмиятен төшендереп, эшкә кушыңыз. Бер кат тәрҗемә кылынып чыгылса, шималиен саклауны руслардан берәр кешегә я берничәсенә биреңез. Шигырьләр хакында, минемчә, Васильев, теге профессор Васильевның углы сезгә бик күп хедмәт итәр. Әсәрләр хакында тагы, әлбәттә, кеше табарсыз. Бер дә булмаса, Кодарсов берлән сөйләшеп, аңардан кеше сораңыз (Кодарсовны Габдрахман, Фуад беләләр). Ләкин мөмкин кадәр тиз кирәк. Дөньялар үзгәреп китеп, әдәбият мәсьәләләренең аңардан алдагы эшләр берлән каплану ихтималы барлыгын да онытмаңыз. Безнең өчен бит мөмкин кадәр дикъкать берлән укылып, шуңарга әһәмият бирелүе кирәк. Минемчә бит, без шул мәҗмуга берлән русларга каршы: «Ниндиләр менә бездә бар. Без дә торырга телимез, тормакчы да буламыз. Яшәргә юллар да эзлимез. Табылганларын аллы-гөлле маяклар утыртып, киңәйтеп, турайтып, алдагы юлга чыгармакчы буламыз», – дип кычкырырга телимез. Вә шуны ишетдерергә тырышамыз. Бәлки максадка ирешә алмабыз. Ләкин шул мәҗмуга, шөбһәсез, шул юлда салынган күперләрнең иң беренчесе, бәлки, иң ныгы булачак. Синең әсәрләреңдән кайсысындан тәрҗемә хакында мин аерым бер фикер әйтә алмыйм. Ләкин синең үз әсәрләреңне татарларның руслашкан тормышындан алынган дип, читкә кагып, ташларга теләвеңә разый түгел. […], алар – татар тормышы. Син үзең – яза торган дәвернең чын баласы, шул дәвернең психологиясен иң белә торган мөхәррире. Шуның өчен синең үзеңнең типичный әсәрләреңдән берсен ал да тәрҗемә итдер. Яисә атына бернәрсә яз! «Татар кызы»н мин әллә кайчан укыганга, хәзер аның хакында бер сүз дә әйтә алмыйм. Ул вакытда миндә зур бер әсәрнең конспекты хәятен калдырган иде. Үзең укып, бүтәнләрдән укытып, тагы төшенеп кара әле. Ибраһим Галимҗанның «Диңгез»ен укый алмадым. «Сөю-сәгадәт» дигән хикәясен генә укыдым. Ул әле татарларның беренче мәҗмугаларына керү хакын казана алган кебек күренми. Тагы шуны әйтеп китәм: ул кеше хәзер русларның «елакчы» әдәбиятларының тоткарлыгында яши булырга кирәк. Әсәрендән өмидсезлек чыгып тора. Шәриф Камалның да миңа иң ярамаган йире – шул егълау тавышының бөтен тавышларны җиңеп китүе. Аның матур самими әсәрләре әллә кая әрәм була. Тап-таза киң җилкәле Фәйзулла абзыйсы үлә. Анасы берлән килешә алмаган яшь хатыны югала... Хаслы тормыш матур башланса да, ямьсез бетә, үлә, корый, кибә, оча... Менә шул «өмидсезлек» минем карашымдан татар әдәбиятына «елавык» руслардан кертелгән, татар рухына аз гына да охшамый торган, кирәкмәгән зарарлы буяу гына. Безнең тормышымызда (минем күрүемчә) мескинлек, булдыксызлык хәятнең үзәге түгел. Ара-тирә очрый торган бәхетсезлек кенә. Шуның өчен, шул ноктага иң зур нокта итдереп тотып, бөтен тормышны шундан ага торган зәһәрле буяуга буярга тырышу, минемчә, зур хата. Татар халкының истикъбали [киләчәккә төбәлгән] кара­шындан җинаять! Истанбулда төрек дәрнәгендә укыган рефератымда мин татар әдәбиятының аерынгы бер галәмәте, аның егъламавы, ныклыгы, тазалыгы, тормышның начарларына, зәһәрләренә каршы чыгуына ышанып, күкрәкне киереп, йырлый-йырлый сугышуы дип, рефератымны бетергән идем. Шул сүзләрне мин тәмам ышанып әйткән идем. Хәзер менә шуңарга ышанам. Татар китап мәйданына чыккан бөтен әсәрләрдән шул фәйзъне [белемне] ныгыта торган дәлилләр эзлим. Бик күбесендән табам. Никадәр өмидсез күренсә дә, Сәгыйдьнең шигырьләренең һавалылыгын төшен. Габдулланың арый белмәгән шигырьләрен укы. Һәммәсендән яңа пешкән арыш икмәге исе чыгып тора, һәммәсендән үзенә-үзе ышану нуры балкып тора. Минем әсәрләремдән ул мәҗмугага «Алдым-бирдем», «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Шәкерд абый» керә. Бәлки тагы берәр кыска хикәя кертелер. Анысы әлегә мәгълүм түгел. Алар хәзер тәрҗемә кылынып ята һәм дә октябрь ахырларына таба бетәр дә. Эш сездә кала.

Синең аттестатка тоту мәсьәләсе, әлбәттә, үз эшең. Университетка кереп, тюркология хакында мәгълүмат җыю, әлбәттә, хәзер безнең өстә. Фарыз [үтәлүе тиешле булган бурыч] киңәя. Ләкин имтиханның авырлыгы, сарыф кылынган вакытның әрәмлеге төшенелсә, шуны ыргытып, слушатель булып керү генә ярамыймы икән? Уе туг­ры кебек күренә. Тагы, шуның өстенә, син бит шулай инде, мөхәррир булып китү юлына, шул юлда үлү юлына аяк баскан. Төрек-татар тарихы берлән маташуны бүтәнгә бирсәң, әлбәттә, эшләмәгән булмассың. Шуңарга кул селтәсәң ярамыймы? Тагы, минемчә, ул юлда хезмәт итәргә теләгән кешегә, мотлакан, Петербургка килергә кирәк. Алар синең өчен бик авыр. Мөмкин булса, шул юлга син Габидуллиннарның берсен төртергә тырыш. Акча да бар, дәрт дә булса, әлбәттә, эш чыгар.

«Урталыкда» синең тәкъдиреңчә булса, әлбәттә, минем могарәзәләрем [каршы төшүләрем] килми. Ләкин аны укучылар шулай син теләгәнчә аңлаячаклармы? Каһарманлары күрсәтелмәгән тарихи бер вакыйганың корбанларындан башларга ярыймы? Сөальләре җавапсыз калмыймы? Минем «Тормышмы бу?», «Фамилия сәгадәте» хакындагы фикерләрең кыйсъмән дөрест. Лә­кин шуларда бит [...] генә әһәмият бирелмәгән, бер татар шәкерденең бөтен тормышы, рухы күрсәтелергә, тәхлил ителергә [анализланырга] тырышылган. Муаффәкъ [уңышлы] булу-булмау – икенче мәсьәлә. Сыерга: «Сыер абызтай, иртәнге сөтнең каймагы тәмле була. Мондан соң инде безгә шул каймакны гына бир, сөт кирәкми. Ул барыбер әчи генә», – дип әйтелсә, әлбәттә, сыер, мескин, күшәүдән башка сүз таба алмас иде. Әмма мин, үземне шул сыер урынында итдереп уйлап: «Юк, абзыйлар, мин инде аз эшли алмыйм. Бирә торган сөтемне бирәм. Аны каймакка, яшел сөткә аеру замана эше, сөтендән катык ясау – оста абызтайлар эше, каймакдан май ясау – яшь киленләр эше», – дияр идем. Һәм шулаен да шулай бит. Зур бернәрсә язарга башлыйсың, кечкенә булып чыга, кечкенә генә итдереп тотынасың, кыйсемле булып куя. Шуларны урыны-урыны белән урынлаштыру өчен, сөте, каймагы аерылу өчен вакыт үтәргә кирәк.

Минем кайту мәсьәләм әлегә бик еракка күрә, әлбәттә, аның хакында язып торырга да ярамый. Шул кадәресен генә әйтә алам: миңа бит Казанда торырга ирек бирмәсләр. Икенче мәртәбә ссылкаларга барып, усырак иләп, […] изелеп йөрергә күңел теләми. Шуның өчен Казанда «кунак» кына булып, Петербургка китәргә ниятем бар. Хәзер безгә иң кирәкле мәсьәлә бер «журнал» ясау иде. Шуны басдыра алсак, татар тормышына да тәэсиремез артыр иде. Казаән [очраклы рәвештә] мәшһүр журналларның да зарары кими төшәр иде. Әгәр Алла язган булса, дуст-иш мәслихәт тапса, менә мин шул уйны эшкә чыгарырга төшенәм. Габдуллага сәлам. Истанбулда «Шимали төрек әдипләрендән Гаяз Исхакый» дип, бер китап чыгарганлар. Бәлки укыгансың. Казанга сатарга җибәргәнләрдер. Үзем хәзер яхшы гына торам. Ләкин бу араларда җәй булып китде дә бер эш дә эшли алмадым. Инде монда көз башланды. Сентябрь ахырларында почта туктала, юл бозыла, диләр. Әлегә хуш.

Гаяз. 5 август. 1912 ел.

Татар әдәбияты хакындагы материал әдәбиятның тууы, мәсләге, кая таба юл тотуы, хәзерге хәле, өмиде хакында булырга тиеш. Һәм дә Габдулла, син, Сәгыйдьнең кыска-кыска тәрҗемәи хәлләре керүе тиеш.

Әлегә хуш. Пароход китә дә почтага ашыгам. Миңа Хөсәен хакындагы «Йолдыз»ны береңез җибәрегез әле.

Фатих!

Синең хатны бүген генә алсам да, бездә актыккы почта булганга, ашыгып җавап язам. Монда юл бозылу сәбәпле, почта туктый, диләр. Күпмегә кадәр юл өзелүенең дәвам итүен, әлбәттә, белеп булмый. Хәзер менә монда кар яугалап тора. Чынлабрак ятып китсә, әлбәттә, чана юлы төшәр иде. «Яшьләр» хакында игътиразым [кире кагуым] түгел, фикеремне генә әйтеп китәм. Мәҗмугада мәгълүмеңез «Алдым-бирдем» бар. Аның өстенә «Яшьләр» дә була калса, театрымызга артыграк әһәмият бирелеп, әдәмиятымызның башка тарафы аксатылган булмыймы? Тагы синең әсәрләреңнең «минеке»леге күренеп тора торганы, минемчә, «Яшьләр» түгел, «Хәят». «Хәят» язылып бетмәгән, озындыр. Шуның стилендә кыскарак бер әсәрең юкмы соң? Әллә кайда гына, әллә кайчан гына синең исемне оныткан бер кыска хикәяңне укыган идем. Әллә нишлиләр. [...] Татар кызы иркенләп сулу алган кебек булып китә иде. Бәлки аның кыйммәте зур түгелдер. Хәзер бер сүз әйтә алмыйм. Шундыйрак рухда булса, син тулырак күренер идең кебек тоела. Әгәр инде тәрҗемә башланган булса, Аллага тапшырдык. Материал хакында җавабың юк. Шул да кирәк бит. Син, мин, Габдулла, Сәгыйдьләрнең татар әдәбиятындагы урынларын күрсәтә торган берме, берничәме мәкаләләр. Ләкин кыска-кыска булулары шарт. Болары бетде.

Журнал кайвакыт чыга башлаячак? Материал хәзерли башладыгызмы? Мин дә нәрсә язарга да белми апдырап торам. Читдә тора-тора кулыңның үз-үзенә ышанычы кими бит. «Журнал» дигәч, искә төшде. Бүген генә Сәгыйдьдән хат алдым. Хатына карасаң, күңеле бик төшенке. Теге дуңгыз мелла үзен бик изә булырга кирәк. «Картайдым» дип зарлана. Алай итеп, болай итеп, ләп-кәп итеп, басма салып, киртә сузып, шул Сәгыйдьне журналның әллә кайбер йиренә «мәгашле» итдереп чакырта алмыйсызмы? Ул бит – безнең ыштансыз, аристократ шагыйремез. Габдулланың кыйммәте үз урынында никадәр зур булса, моның да бәһасе үз базарында Габдулланыкындан ким түгел. Бәлки шунда урынлашса, күбрәк язар, күбрәк йырлар иде. Шуңарга әһәмият биреп, тиешле кешеләре берлән сөйләшеп кара әле. Ул бит, култыклап йөртмәгәндә, бик акрын селкенә торган кеше. Шуңарга әһәмият биреп, кулыңдан килгән кадәре күтәрергә тырыш әле.

Үземнең Казанга кайта алуым бик шөбһәле. Русиянең хәле бит бик мәгъ­лүм. Әле бит реакция машинасы эченә җыелган бу утны чыгарып бетерергә бик ерак. Дөрестен әйтсәң, әле полный ход китәргә маташып кына тора. Думаның нинди булуы, шул машинага я май салачак, я ачуын китереп, көпчәге арасына таяк тыгачак. Әлбәттә, таяк шарт итеп сынып, ачуы килгән машина тагы көчләнеп китәчәк. Кая барып терәлүе мәгълүм булмаса да, юлында бик күп каралтылар, күперләр, юллар бозачагында һич шөбһә юк. Безнең вазифамыз хәзер мөмкин кадәр шуның юлындан читкә китеп калып, тарих ташына барып бәрелеп, пыран-заран килгән рус машинасының ватыкларын җыешканда хәзер булып, куәтемез, көчемез зурлыгымызга мөнасиб ватыкларны кулымызга алып, шул машинаны яңадан юлга салганда, үз маемызны да кушарга тырышу. Исерек рус кучерына гына ышанмаенча, үземезнең Әхми агайны да шуның янына меңгертеп утырту. Русиядә руслардан кала иң зур милләт без булганга, шуңарга безнең хакымыз бар. Русиядә еврейләрдән кала иң тырыш, иң [...] милләт без булганга, көпчәкләрне майларга, май чыгара алырлык көчемез бар. Май атларга егерме биш миллионлы сөтле савым халкымыз бар. Шуның өчен аның сөтен бозмау, каймагын ачытмас өчен күпер янында йөри торганлар безләр, сезләр, әминләр, диниләр, бик сакланып, кулны-башны юып, ни эшләгәнемезне төшенеп, һәр хәрәкәтне уйлап, үземезнең мәсьүлиятемезне [җаваплылыгыбызны] аңлап, селкенмәскә кирәк. Вә шул күпер янына килә башлаган һәр кешегә вазифасының зурлыгын аңлатырга, вә тегендә ятып тора торган көченең куәтен белдерергә, вә шул куәтенең эч кайнавындан гына үзенең кәпрәп-күпрәп чыккан бер комчык кына икәнен хәтерендән чыгармаска кирәк. Мин менә хәзер бөтен эшемезне шулай карыйм. Вә шул карашдан яңа программа, яңа план ясыйм. Вә шул карашдан эшләремезне тәнкыйд итәм. Шул ноктаи назарындан мин хәзер Мусаның (Муса Бигиев. – Ред.) татарча Коръәнен басдыруга каршы киләм. Бүгенге көндәге Әхми агайларны җыеп-җыйнап, бер көч итеп тота торган куәтенең берсе – Коръәннең гарәпчә булуы. Иң дөресте аның, Әхми агайга һич аңлашылмаенча, зур дәһшәтле бер куәт кебек күренеп, котын очырып торуы дип ышанам. Әхми агайларны, Миңлесафа абызтайларны милли әдәбиятымыз берлән бергәләшдергәнчегә кадәр, шул Коръән йеп берлән тегелгән букчамызны сүтмәенчә торуны, әлегә шуның бер кырыендан гына әдәбият кертә-кертә маташуымыз хәзерге хәлемез өчен тиеш вә лязем дип уйлыйм. Шуның өчен Мусаның хакыйкатән файдалы вә кирәкле эшендә гомум халкымыз файда итәр урында (вакыты җитеп бетмәгәнгә күрә) хәзер зарар гына итәр дип иман китерәм. Вә шул сәбәбдән Мусага сүз аңлату каил [әйтүче] булса иде. Мин, мотлакан, шул тәрҗемәне басдыруны, ичмасам, 1925 елга кичекдерер идем. Шуның өчен Коръән татарча булгач, гарәпнең ком сахрасына ясалган дин дә татарчаланырга кирәк. Татарча Коръәнгә гарәп рухы зарар итсә дә, татар рухы зарар итмәскә кирәк. Аңардан татар исе чыгып торырлык, татар буявы күренеп торырлык булырга кирәк. Алай итәр өчен, бердән, рухан татар булу лязем, икенчедән, татарча белү лязем. Муса – рухан гарәп, сарт [үзбәк], фарсы, әллә кем, иң тугрысы, шулардан ясалган ботка. Мусаның теле тел түгел. Аны госманлы төрекләре татарча, ди. Татарлар төрекчә, ди. Кырымлылар фарсыча, ди икән, дөресте, берсе дә түгел. Шул телләрдән ясалган хәерче капчыгы. Менә шулар өчен мин Мусаның иң зур хезмәтендән булган шул хезмәтендән кирәгенчә файдалана алмыймыз дип куркам. Аңлашылдымы, түгелме? Хәтта шул фикеремне матбугатда да әйтеп карарга уйладым. «Вакыт», «Шура»ның минем өчен бикле булуы, имеш-мимешләренең косасыны китерүе аркасында язылмаенча калды. Бәлки, сезнең журналыңыз чыкса, мәсьәләсе искермәгән булса, бер мәкалә язып ташлармын әле. Минем хакда элеккедән ясалып куелган фикергә соңгы карашларым тирес [каршы] килеп, бик күп кешеләрне таң да калдырыр. Ләкин мин бит андый гади эшләргә генә ис китә торган кеше түгел. Ышанганымны кычкырып әйтергә өйрәнеп килгәнмен. Төрек әйтмешли, бакалым.

Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә»сен берәр кешедән табып булса, җибәрт әле. Әлегә хуш.

«Шәкерд абый» хакында фикерләрен сөйләүче егетләр, китапда «оешдылар», дигән сүзне күргәч дә, оялуларындан кызарып китеп, түбән карый торган, оҗмахтагы хур егетләре камырындан ясалган «нәҗме гыйффәт» [гыйффәт йолдызлары] яшьләр түгелме? Яңарак әсәрләр чыкса, җибәртергә тырышкалап тор әле. Әлегә хуш. Габдуллага вә башка дуст-ишкә сәлам.

18 сентябрь, 1912 ел. Мезень. Гаяз.

Гомәрләргә, сиңа дип «Шимали төрекләрендән Гаяз Исхакый»ны җибәрәм. Соратып ал.

Кереш мәкаләне һәм текстны басмага Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина әзерләде.

 


Фәния ФӘЙЗУЛЛИНА әзерләде
Безнең мирас
№ |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»