поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
11.03.2013 Җәмгыять

Гаилә һәм җәмгыять тоткасы

Хатын-кыз хокуклары өчен көрәшнең оешкан формасы, билгеле булганча, 1908 елда Нью-Йорк шәһәре хатын-кыз социал-демократлар оешмасы тарафыннан ирләр белән тигез хокук таләп иткән митингтан башлана. 1910 елда коммунист Клара Цеткин II Интернационалның VIII конгрессында хатын-кызлар проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү өчен көн билгеләү тәкъдиме белән чыга.

Нәтиҗәдә, күп кенә илләрдә аерым көннәр хатын-кыз оешмалары тарафыннан митинглар рәвешендә билгеләп үтелә башлый. Ирләр белән бертигез хокуклар өчен көрәш бигрәк тә 1910-1920 елларда киң яңгыраш таба. СССРда бу көнне 8 мартта билгеләп үтү гадәте урнаша. 1966 елда илдә 8 март ял һәм бәйрәм көне дип игълан ителә. Шулай итеп, хатын-кызларның тигез хокуклары өчен көрәш буларак башланган хәрәкәт тирән үзгәреш кичерә. Җир шарында исә 8 март, Берләшкән Милләтләр Оешмасының 1975 елда кабул ителгән карары нигезендә, Хатын-кызларның хокуклары өчен көрәш һәм халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.

Бүген Россия Федерациясе пар­ламен­тының Түбән палатасы булган Дәүләт Думасында хатын-кызлар барлык депутатларның 13,5 % (61 кеше), Югары палатасы булган Федерация Советында 6,7 % (11 вәкил), Татарстан Дәүләт советында 13% (13 хатын-кыз), Башкортстан Корылтаенда 6 % (7 депутат) тәшкил итә. Россия хөкүмәтендә бүген 2 хатын-кыз, 40 кешелек Башкортстан хөкүмәте вәкилләре арасында 7 хатын-кыз эшли, Татарстан Министр­лар Кабинеты составында бер хатын-кыз да юк.

«Чын мирас» журналы редакциясе 8 март бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республикабызның күренекле шәхесләренә өч сорау белән мөрәҗәгать итте.

1. Әгәр дә Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 8 мартны хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклары өчен көрәш көне дип билгели башласак, бу көнне Татарстанда һәм Россиядә, беренче чиратта, нинди социаль һәм сәяси мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк дип саныйсыз?

2. Соңгы елларда Россия хөкүмәте демография мәсьәләсенә махсус игътибар юнәлтте. Чөнки кеше ресурслары кимү дәүләтнең милли нигезләренә куркыныч янау дәрәҗәсенә җитте. Хөкүмәт тәкъдим итә торган чаралар арасында беренче урынны финанс ярдәме алып тора. Сезнең фикерегезчә, гаиләнең ныклыгын һәм балалар күпләп тууны гарантияли торган нинди кыйммәтләр әһәмиятле? Дәүләт тарафыннан бу юнәлештә, беренче чиратта, нинди карарлар кабул ителергә тиеш дип саныйсыз?

3. Сезнең гаиләдә 8 мартны бәйрәм итү традицияләре нинди?

ИЛДАРХАНОВА Флюра Әмир кызы, социология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең «Гаилә һәм демография» фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе:

1, 2. Беренчедән, миңа «көрәш», «хатын-кызларның хокуклары өчен көрәш» кебек сүзләр һич тә ошамый. Без инде бик күп еллар «Коммунистлар партиясе эше өчен», «Ленин эше өчен» көрәштек. Һәм нәрсәгә ирештек?

Чынбарлыкта хатын-кыз көрәшергә түгел, ә үзенә бирелгән хокуклардан түбәндәгеләргә нигезләнеп файдаланырга тиеш:

1) Үзенә табигать биргән сыйфатларга (хислелек, киң күңеллелек, нык рух, ана инстинкты).

2) Конституциягә (канун белән гарантияләнгән белемгә, сайлауларда катнашуга, үз һөнәре буенча үсүгә хокук һ.б.).

Мин 8 мартны бәйрәм итү традиция­сен туктатыр идем. Ул бәйрәм хәзер бүләкләр бирешүгә, бүләкләр алышуга гына кайтып калды. Ә менә Аналар көнен югары күтәрер идем. Бездә, кызганычка каршы, бу көн турында әле аз беләләр. Илебездә әле бу көн дәүләт бәйрәменә әверелмәде. Бу көн барлык әниләрне дә – кешегә тормыш, мәхәббәт, яхшылык бирүчеләрне – хөрмәтләү көне булсын иде. Ил күләмендә, милләт дәрәҗәсендә һәрбер кеше, үз әнисе алдында тез чүгеп, чәчәкләр бүләк итсен (бүләк түгел) һәм тормышта аларга китергән кыенлыклар өчен гафу үтенсен иде.

Икенчедән, ир-ат хатын-кызны хөрмәтләргә, сакларга һәм аңа юл куярга тиеш. Чөнки ул – көчле, миһербанлы, ул – яклаучы. Тормышның нигезе шундый.

Өченчедән, гаилә. Кешеләрдәге рухи көчнең символы булып гаилә тора. Бары тик сәламәт, югары әхлаклы, рухи яктан бердәм гаилә генә милләтне саклап кала ала. Мәгърифәтчебез Р.Фәхретдинов гаиләне милләтнең иң зур кыйммәте дип атаган.

Америка – символлар иле (флаг, кока-кола һ.б.).

Инаугурация вакытында АКШ Президенты Барак Обама үзенең гаиләсе янәшәсендә басып тора. Бу – гаилә тотрыклылыгы символы. Сайлаулар алдыннан ул үзенең әбисе янына бара – Ана кешегә хөрмәтен күрсәтә. Бөтен дөнья алдында инаугурация вакытында хатыны белән бии. Монысы да – хатын-кызга хөрмәт символы.

Дүртенчедән, балалар. Алар – тормышның иң кадерле рухи кыйммәте. Алар дөньяга мәхәббәт жимеше булып, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән киләләр. Балаларыбызга якты һәм хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбиянең нигезен тәшкил итә.

Безнең илдә хатын-кызлар, әниләр, гаилә, балалар көннәре бар. Барысы да дәүләт тарафыннан билгеләнгән. Бу көннәрдә якыннарны искә төшерәбез, мактыйбыз һәм... онытабыз. Ә бит бөтен ил күләмендә дәүләт ярдәме белән әлеге кыйммәтләрне торгызу эше алып барылырга, бу өлкәдә дәүләт ярдәме зур булырга тиеш. Шул вакытта гына дәүләтнең уңай мөнәсәбәте күренәчәк.

3. 8 март көнне без бөтен гаилә белән – балалар, оныклар – безнең өйдә җыелабыз. Бу очрашу безнең гаиләнең традициясе. Бүләкне фәкать ир-атлар гына бирә: ир, әти кеше, бабай. Илдус Гәрәй улы бүләк сайлауга бик иҗади һәм уйланып якын килә. Һәм бүләк кешенең характерын, кызыксыну өлкәсен, теләкләрен исәпкә алып сайлана. Аннары без таба ризык­лары белән сыйланып, чәй эчәбез.

ВӘЛИЕВА Зилә Рәхимҗан кызы, «Казан Кремле» тарихи-архитектура һәм сәнгать дәүләт музей-тыюлыгы директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты:

1. Быел хатын-кызлар хәрәкәте өчен зур юбилей, түгәрәк дата: Россиядә беренче тапкыр 8 мартны хатын-кызлар көне буларак бәйрәм итүгә 100 ел тула. Узган гасырларда хатын-кызларың ирләр белән тигез хокукы өчен көрәш демократик күтәрелешнең бер өлеше булган. Димәк, хатын-кызлар азатлыгы – социаль һәм сәяси инкыйлабның бер чагылышы. Җәмгыятьтәге тәрәк­кыят тә, икътисади үсеш тә хатын-кызларның актив катнашуыннан башка мөмкин түгел. Төрле катлаулы проблемаларны чишкәндә, хатын-кызларның үзенчәлекле карашы, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек критерийлары читтә кала алмый. Чөнки хатын-кызлар куйган таләпләр аларның үзләренә түгел, ә бөтен җәмгыятькә кирәк булган шартлар тудыруны күз алдында тота. Баланы дөньяга китерүче, тәрбияләүче шәхес җәмгыять өчен ниләр мөһим булуын яхшы белә дип уйлыйм.

Бүгенге Россиядә һәм Татарстанда хатын-кызлар әһәмиятле роль уйный дип саныйм. Сәясәттә, социаль тармакларда, эшкуарлыкта, мәдәният-сәнгатьтә хатын-кызның тоткан урыны бик зур. Татарстан хакимиятендә һәрвакыт хатын-кызлар күренекле урынны тотты. Кайчакта хатын-кыз министрлар саны белән мактана алмасак та, зур оешмаларда җитәкче вазифалар башкаручылар, министрлык­ларда урынбасар, аерым идарә, бүлек җитәкчеләре сыйфатында хәлиткеч өлеш кертүчеләр аз түгел. Зур әзерлек һәм сабырлык таләп иткән иң мөһим вазифаларны, агымдагы четерекле һәм «кара» эшне ханымнар, апалар, туташлар башкара. Республикада эшләүче федераль структура җитәкчеләре арасында алар шактый. Мәдәният-сәнгать, мәгариф тармакларын әйтеп тә торасы юк. Хатын-кызлар җигелеп тарта! Шуның өстәвенә социаль функция, гаилә, балалар тәрбияләү... Бу миссия зур әзерлек, тырышлык, энергия таләп итә. Менә шуларны аңлау, кирәкле чакта аңлату өчен кирәктер әлеге матур бәйрәм.

Министрлар, депутатлар арасында хатын-кызларны арттыру файдалы, әлбәттә. Әйтәсе килгән фикерем шул: эш берничә хатын-кызны түр башына утыртып куюда, президиумны бизәүдә генә түгел. Безнең республикада иң четерекле, шактый авыр катлаулы вазифалар – район администрациясе башлыгы урынбасарлары, Башкарма комитетның төп бүлек һәм идарәләрен хатын-кызлар тарта.

Әйтергә кирәк, ана булу, бала табып үстерү, гаилә тормышы, иҗтимагый эшләр, аз бюджетлы гуманитар оешмаларда көч кую – болар барысы да чамадан тыш көч һәм вакытны алып тора.

Иң беренче чиратта, табиблар, шәфкать туташлары, укытучылар, китапханәчеләр, радио, телевидение, газета-журнал редакцияләрендә, идарә аппаратында эшләүчеләр, сәнгать әһелләре, клубларда, көнкүреш хезмәтендә, сәүдә тармагында хезмәт куючылар арасында күбрәк хатын-кызлар очрый. Алар эшләгән тармакларга игътибар, акча чыгымнары, алдынгы технологияләр күбрәк бирелү – гомумән, көчле социаль сәясәт алып бару дигән сүз. Бу исә шунда ук икътисади һәм сәяси тәрәккыяткә китерә. Безнең «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы җәмгыятьтә шушы балансны булдыру өчен күп көч куя. Аның тарихы, шушы оешмада эшләгән еллар, уникаль «Азат хатын» – «Сөембикә» журналы, хатын-кызлар хәрәкәте ветераннары, билгеле һәм булдыклы ханымнар минем өчен бик газиз, күңелгә якын. Без үткәргән чараларда булдыклы ирләрнең кешелекле гамәлләре дә зурлана, иң фидакарь ханымнар лаеклы бәя ала. Республикада кабул ителә торган мөһим карарларга, федераль программаларга хатын-кызлар тәкъдим иткән гамәлләр кертелсен өчен алып барылган эш күзгә ташланып тормаса да, нәкъ менә алар иң мөһим юнәлеш дип уйлыйм.

2. Демографик вазгыятьнең катлаулануы очраклы хәл түгел. Сәбәпләре дә мәгълүм. Илдәге икътисади торыш, урбанизация, тормыш стандартларының үсеп, таләпчәнләнеп китүе, чыгымнарның артуы бер баланы үстерүнең күпмегә төшкәнен яхшы аңлатып тора. Элекке чорлардагы 7-10 балалы гаиләләр хәзер юк инде. Һәр йортта 3-4 баланың сабый килеш дөньядан китүе дә күзәтелми хәзер. Дәвалауга күбрәк игътибар бирелә.

Ана капиталын өләшү балалар саны артуга уңай тәэсир ясады. Федераль үзәкнең мондый стимулы яхшы нәтиҗәгә китерде. Ләкин акча белән генә тотрыклы демографик вазгыять тудырып булмый. Бала үстерү таләп иткән игътибар, көч һәм чыгымнар 300-400 мең сумлык кына түгел шул. Беренче чиратта, социаль катламнар арасындагы аерма артык зураймасын өчен, чаралар күрелергә тиеш. Россиядәге тотрыклылык шуңа бәйләнгән. Базар икътисады байлар катламын китереп чыгарды. Ләкин бу катлам сан ягыннан артык зур түгел. Ә демографик вазгыять, балаларның күбрәк тууы, матур итеп үсүе урта хәлле һәм аннан түбәнрәк керемле гаиләләрдән тора. Монда химаячелек тә, социаль сәясәт тә зур тәэсир ясый ала.

Демографиягә, гаиләгә тәэсир иткән гаять зур эшләрнең асылы күптән билгеле. Россия Федерациясе хакимияте, республикабыз җитәкчелеге социаль инфраструктураны үстерү юнәлешен эзлекле алып барырга тиеш. Республикабызның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та шушы социаль аспектка бик зур игътибар бирә. Икътисадны үстерү өчен, инновацион чаралар күрү җиңел түгел. Ләкин җитештерү арбасы тәгәрмәчләре, бигрәк тә авыл җирендә, эш хакларын да, социаль ярдәмне дә тартып барырга тиеш, гуманитар һәм социаль тармакларны үстерүне һич кичектереп булмый. Татарстан җитәкчелегенең менә шуны аңлавы мөһим.

Бүгенге тормышта социаль сәясәт, гаиләләргә гомуми таяныч булу һәм конкрет ярдәм күрсәтелү демографиягә тәэсир итәргә тиеш. Бу нәкъ шулай килеп чыга да. Соңгы елларда Татарстанда, Казанда балалар тууның артуы, үлем-китемнең кимүе, гомер озынлыгының арта башлавы демографик «көянтәнең» уңай якка авышуына китерде. Бу тенденция шулай дәвам итсен өчен, башкарасы эшләр бихисап.

3. Безнең гаиләдә 8 март бәйрәме Яңа ел кебек каршылана. Гадәттә, 8 март алдыннан үтә торган рәсми мәшәкатьләрдән котылгач, өйдә оныклар, якын кардәшләр белән мәҗлес корабыз. Тәм-томнар, кечкенә бүләкләр, оныкларның «иҗади» хисаплары. Нәкъ 7 мартта тормыш иптәшемнең туган көне булу да шуңа кушылып китә, үзе әйтмешли, нурга «күмелеп кала».

Менә шундый матур язгы бәйрәм барыгызны да бер генә көнгә булса да нурга күмсен иде! «Чын мирас» журналы укучыларын, бигрәк тә рухи тормышка җан кертүче хатын-кызларны бәйрәмебез белән котлыйм!

ЮНЫСОВА Ләйсән Рәфикъ кызы, шагыйрә, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире:

1. Тигез хокуклылык турында сүз кузгатабыз икән, беренче нәүбәттә, әлбәттә, шуңа игътибар итәргә мәҗбүр булачакбыз: хатын-кызларның һәм ирләрнең хокуклары әлегә чын тигезлектән ерак. Гасыр буена барган көрәш хатын-кызларның мөмкинлекләрен арттыру белән беррәттән, яңа эш кыры булдырды, өстәмә җаваплылык йөкләде. Әни, ир хатыны, хуҗабикә булу өстенә, ул хәзер эш кешесе. Ир кешеләр исә үзләренә яңа функцияләр алмады, киресенчә, аларның роле – акча табу, гаиләсенең иминлеген саклау, балаларга ата тәрбиясе бирү, киләчәген кайгырту – кимеде генә. Моңа кадәр ата җилкәсендә генә булган җаваплылыкның бер өлешен җәмгыять үз өстенә алса, икенче өлешен ирләр хатыннары белән бүлеште. Һәрьяктан да булдыклы булырга өйрәнгән хатын-кызлар барысына да өлгерергә тырыша һәм күп очракта хокук биргән мөмкинлекләрдән дә баш тартырга мәҗбүр. Мәсәлән, сәясәттә катнашудан. Ата-ана җыелышларын бик өнәп бетерми торган ир-атларыбыз парламент җыелышларында күпчелекне тәшкил итә. Гәрчә Дәүләт Думасында, Татарстан парламентында ир һәм хатын-кыз делегатлар арасында сан ягыннан тигезлек урнашса, ягъни тавыш бирүдә ике җенеснең дә вәкилләре бертигез катнашса, күп кенә проблемаларга караш башка булыр иде. Табигате буенча ир кеше – яулаучы, ә хатын-кыз яклаучы бит, шуңа күрә яклауга мохтаҗ даирәләргә (ә алар бездә, кызганычка каршы, әле җитәрлек) ярдәм күрсәтү, хатын-кыз нечкәлеген, зирәклеген таләп иткән четерекле мәсьәләләрне (гаилә, бала үстерү проблемалары) чишүгә юнәлтелгән законнарны кабул итүдә хатын-кызларның катнашы бик тә мөһим. Инвалидлар, ятимнәр, пенсионерлар, җәберләнгән балалар һәм хатыннар белән эшли торган җәмәгать оешмаларын алыгыз – барысында да даими риясыз хезмәтне хатын-кызлар башкара. Ир-атлар, гадәттә, бу игелек­ле эштә вакыт-вакыт спонсор ярдәме күрсәтеп кенә «күренеп» ала.

Әйткәнемчә, мәшәкате баштан ашкан хатын-кызларның күбесе сәяси, җәмгыяви аренага чыгарга ашкынмый, югары постларга да омтылмый. Ә бит бик булдыклы хатыннар бар – аларга юл гына бирәсе! Тарихында Сөембикә ханбикәсе булган Татарстанда министр булырлык бер ханым да юкмыни? Җаваплы эшләрне бик теләп һәм өеп тапшыралар, әмма түр башында ир-ат утыра (район башлык­лары арасында берсе генә хатын-кыз, ә мең мәшәкатьле кара эшне баш­каручы урынбасарлар – безнең кавемнән). Җитәкче урынын биләгән ханымнардан еш кына шундыйрак зар ишетәбез: «Ирләр белән бер дәрәҗәдә саналыр өчен, безгә өч тапкыр күбрәк көч куярга, ике карышка шәбрәк булырга кирәк». Гендер проблемалары бер бездә генә түгел. Гөмбәз биек һәм ачык кебек күренсә дә, хатын-кызны өскә җибәрми торган «пыяла түшәм» теориясе дә киң таралган. Әмма татарда эштә үрләр яулаучы ханымнарга кимсетебрәк, ә кайчак «ярар, йөргән булсын инде безгә иш булып», дип мыс­кыллабрак карау бигрәк нык сизелә. Уңышка ирешкән хатыннар артында һаман берәр ир кеше тормыймы дип күзлиләр: үзе булдыргандыр, димиләр, бу кемнеңдер сөяркәсе түгелме, диләр.

Әйе, гаиләдә безнең урын түрдән: аналарны хөрмәтлиләр, хатыннарны кадерлиләр, кызларны иркәлиләр. Әмма гаиләдән тыш хатын-кызга кадер кими: шул ук эшне башкарса да, кимрәк акча ала, үсеш ягыннан да ирләргә һәрчак өстенлек бирелә: пүчтәк булса булсын, ир затыннан гына булсын, ә акыллы хатын, муен булып, аны, кешегә сиздерми генә, кирәкле якка борып утырсын... Шулай итеп, хокук тигезлеге ягыннан безгә әле Американы да, Европаны да куып җитәсебез бар.

2. Бүген илебездә демография мәсьәләсенә, чыннан да, зур игътибар бирелә. Гаилә ныклыгы турында сөйләгәндә, иң элек, без балаларны күз алдында тотабыз. Баласыз гаилә – ул канатсыз, терәксез, киләчәксез гаилә. Хөкүмәтебезнең шуны истә тотып кабул иткән карарлары, шул исәптән гаиләгә зур матди ярдәм булырдай Ана капиталы илдә демографик хәлне уңай якка үзгәртүгә шактый этәргеч бирде. Ләкин бүгенге вазгыятьне Ана капиталы гына хәл итә алмый. Элек хатын-кызның сайлау мөмкинлеге булмаган – Ходай ничә бала бирсә, барысын да тапкан. Бүген яшь гаиләнең «без бала үстерергә әзерме-юкмы», дип уйланырга мөмкинлеге бар. Бу сорауга күпчелеге «юк әле», дип җавап бирә: тотрыклылык юк, акча юк, фатир юк. Гаилә корып җибәргән яшь парларның күбесенең сыеныр почмагы, яшәү урыны юк бит. Хезмәт хакы уртачадан түбән ир белән хатында бала кайгысы булмый. Гаилә ныклыгы – ул, иң әүвәле, фатир мәсьәләсен хәл итүгә кайтып кала.

Минемчә, яшьләрнең барысына да фатирны (аның кайда эшләвенә карамастан) социаль ипотека буенча бирү җаен карарга кирәк.

Аннары, икенче баласын тапкан әниләр турында кайгыртабыз кайгыртуын. Шул ук вакытта күпбалалы гаиләләр хәле игътибар үзәгеннән читтә кала бирә. Мондый гаиләләргә пособие-ташламалар юк дәрәҗәсендә. Баланы тормыш куйган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып үстерү әти-әни өчен җитди проблемага әверелә. Ә бит, иң беренче чиратта, без әнә шул гаиләләрнең мәнфәгатен кайгыртырга, аларга ярдәм кулы сузарга тиеш. Башкалар аларга «хәерче үрчетәләр» дип түгел, ә бәлки кызыгып карарлык булсын. Хөкүмәтебез мәсьәләнең бу ягына аеруча зур игътибар бирергә тиеш дип саныйм.

3. 8 мартмы? Безнең гаиләдә мин аның зур бәйрәм икәнен бала чактан белеп, аңлап, көтеп үстем. Беренчедән, ул көн яраткан әбиемнең туган көне иде. Димәк, бүләк әзерләү хәстәре, күңелле мәшәкатьләр үзеннән-үзе бәхетле ыгы-зыгы алып килә торган иде. Бәләкәй булсам да, үзем дә хатын-кыз бит әле мин. Мин дә бүләк көтәм. Алам да. Без үскәндә, иң затлы чәчәк лалә чәчәге иде. Роза гөле кебек затлы чәчәкләр – минем яраткан чәчәкләрем – кышын соңрак кына кибетләрдә күренде. Ә безнең өйгә бәйрәм исен мимозалар алып килә иде. Чынында мимоза әрем икән бит ул. Хатын-кыз шулай инде ул, әллә тормыш шулаймы: аның дөньясына шатлык-куаныч гөлләре-әремнәре белән килеп керә. Ә, гомумән, без хатын-кызларга Яз бәйрәме бүләк иткән өчен, егерменче гасыр башындагы актив затларга, Клара Цеткинга бик рәхмәтле мин.

ЙОСЫПОВ Рифкать Рәшит улы, тарих фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры:

1. Язның бу матур бәйрәме үзенең тарихы белән бик тирәнгә, борынгы Рим гореф-гадәтләренә үк барып тоташа. Элек-электән үк язгы бәйрәмнәрнең хуҗасы булып гайрәтле Юпитерның хатыны – зур хакимияткә ия данлы алиһә Юнона саналган. Римлылар аңа кешеләргә яхшы табигать шартлары, иген уңышы, эштә уңыш китерүче алиһә буларак табынганнар, ләкин барыннан да бигрәк борынгы римлылар һәммә хатын-кызларның яклаучысы булган Луцияне («якты») хөрмәт иткәннәр. Аңа һәр йортта, гаиләдә хөрмәт зур булган, никахлашканда һәм бала тугач, бүләкләр «биргәннәр». Борынгы чорда да март ае якты һәм куанычлы вакыт булган: шәһәр халкы бизәнгән, бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар Юнона храмына чәчәк бәйләмнәрен алып килгән, дога кылган, алиһәдән үз гаиләләрендә бәхет булуын сораган. Шуны да әйтеп китү мөһим: әлеге заманнардан ук ирләр март аенда хатыннарына бүләкләр биргән, хәтта кол хатыннарын да игътибардан читтә калдырмаган.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының 8 мартны – Хатын-кызларның халык­ара бердәмлеге көнен – аларның хокуклары өчен көрәшү көне итеп билгеләвенә килгәндә, минемчә, чыннан да, бүген чишелеп бетмәгән мәсьәләләр бар. Беренче чиратта, инде гадәти күренешкә әверелгән, хатын-кыз җилкәсендә күтәреп булмаслык вазифалар йөкләүне туктатырга кирәк. Үзенең төп вазифасыннан – ана булу, гаилә учагын тергезү һәм саклаудан тыш, ул гаиләнең матди хәлен төп тәэмин итүчегегә әверелде. Бүген инде чиста ир-ат хезмәте, физик эшләрдә хатын-кызлар булуы беркемне дә гаҗәпләндерми. Шуңа бәйле рәвештә, минем уемча, җәмгыятьтә хатын-кызга булган мөнәсәбәтне кискен үзгәртергә кирәк.

Бу өлкәдә эшне төрле юнәлештә башкарырга мөмкин: иң элек уңай эш шартлары тудыру, мөмкин кадәр хезмәт хакын арттыру, хатын-кызны социаль яклау. Берәүгә дә сер түгел: зур мәшәкатьләр аркасында хатын-кызның үзен, сәламәтлеген кайгыртырга вакыты да калмый.

Ләкин мин, ир-ат буларак, шуны ассызыклап үтәсем килә: хатын-кыз һәрвакыт хатын-кыз булып калырга, үз асылын югалтмаска тиеш. Ул һәрвакыт сизгер, нәзакәтле, нечкә күңелле, сылу, күңелне җилкендерүче һәм йөрәкне дулкынландыручы булып калсын иде!

Нәкъ менә хатын-кыз ир-атка үзен көчле, гайрәтле итеп тоярга мөмкинек бирә, аны яклау, саклау һәм ярату теләге уята. Шуңа күрә бүген 8 март бәйрәмен яз, яктылык, чәчәкләр, җылылык бәйрәме буларак кабул итү нәкъ менә хатын-кызның төп вазифасы – ана, хатын, тормыш юлдашы булуын искәртергә тиеш.

2. Соңгы елларда Россия Федерациясе хөкүмәте демографик мәсьәләләрне чишүдә кабул иткән чаралар, әлбәттә, бик заманча һәм әһәмиятле. Бүген яшь гаилә матди яктан тәэмин ителмәгән очракта, үз баласына тиешлечә белем һәм тәрбия бирә алмас иде, мөгаен. Бәлки, шуңа күрә дә илебез XX гасырның соңгы 10 елында демографик фаҗига халәтенә керде.

Шул ук вакытта дәүләтебезнең милли нигезен ныгыту өчен, күп кенә чишелмәгән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Һәр җәмгыятьнең төп бурычы – милләтнең киләчәге турында кайгырту, ягъни үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген саклау, аны физик һәм рухи-әхлакый сәламәт итеп тәрбияләү. Моңа бәйле рәвештә, балаларыбызның киләчәген ышанып тапшыра торган кешеләр турында кайгыртуны арттырырга кирәк. Сүз, беренче чиратта, медицина белгечләре, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре, мәктәп һәм мәктәптән тыш сәнгать үзәге, спорт бүлеге укытучылары кебек балаларыбызны мәгърифәтле, һәрьяктан үскән, гармонияле шәхес итеп тәрбияләүчеләр турында бара.

Һәр кеше тормышының нигезе гаилә икәнен дә онытырга ярамый. Чөнки нәкъ менә гаиләдә балага шәхес сыйфатлары салына. Кызганычка каршы, XX гасырның фаҗигале вакыйгалары һәр халыкның диярлек борынгы гореф-гадәтләрен юкка чыгарды дисәк, ялгыш булмас. Бүген иң мөһим бурыч: гаилә кыйммәтләрен алгы планга куйган идеологияне яңарту, буыннарның дәвамлылыгын, гореф-гадәтләрнең кайтарылуын тәэмин итү сорала. Әйтеп үтелгәннәрнең барысы да гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан мөһим урыны турында кабат сөйләргә мәҗбүр итә. Ана балада рухи кыйммәтләр дөньясын, җәмгыятькә мөнәсәбәт тәрбияли, аның үсеш юлларын билгели. Бу вазифаларны уңышлы башкаруда хатын-кызның ана булырга әзерлеге, җәмгыятьнең, дәүләтнең, якыннарының ярдәмен тою дәрәҗәсе бик мөһим урын алып тора. Шуңа күрә гаилә хокукын камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар турында уйларга вакыт җитте. Хокук өлкәсендә әлеге җаваплы эшне башкаруда иң яхшы сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренең, хокук белгечләренең актив эшчәнлеге сорала.

3. Үземнең гаиләдә 8 март бәйрәмен үткәрүгә бәйле ниндидер традиция бар дип әйтә алмыйм. Бу көн, минем уеча, һәр гаиләдә бер үк канунга буйсындырылган – хатын-кызга үзен алиһә итеп тою мөмкинлеге бирү, аңа мөмкин кадәр җылылык, куаныч, елмаю һәм бәхет бүләк итү. Һәр гаиләдә шулай булуын телим, ләкин, кызганычка каршы, көндәлек мәшәкатьләргә батып, барлык теләк-омтылышларыбыз да чынга ашып бетми шул. Ир-атларга әйтәсе килгән бердәнбер теләк: үз якыннарыгызны, туганнарыгызны, сөйгән ярларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, чәчәкләр бүләк итегез, мәхәббәтегездән мәхрүм итмәгез.

Форсаттан файдаланып, гаиләмдәге яраткан хатын-кызларны, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты хезмәткәрләрен әлеге гүзәл, якты, җылы яз бәйрәме белән котлыйм!


Илдус ЗАҺИДУЛЛИН, Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН.
Безнең мирас
№ --- | 11.03.2013
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»