поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2015 Мәдәният

Киткәннәрнең юлы ураулы...

«Киткәннәрнең юлы ураулы»... Шагыйрь Мөхәммәт Шәйхинең каләмдәше Фәннур Сафинга багышлап язган шигырен укыгач, күңелгә шундый юллар уелып калды. Әйе, замана кырыс, хәтер сыек. Бик яшьли киткән шагыйрьләрнең түгел, әдәбиятта ат уйнаткан, исән чагында телдән төшмәгән каләм ияләренең дә исемнәре, иҗатлары, әгәр аларны кайгыртучы булмаса, вакыт тузаны астында тиз җуела. Әдәбиятыбызның, димәк, халкыбыз язмышына битарафлыктан килә бу хәл.

Шагыйрьдән чамалап була – 
Халыкның нинди көче.
Шагыйрьләр күктән иңә дә,
Яшиләр халык өчен...

Моысы да Мөхәммәт Шәйхи шигыреннән. Тик инде икенче шагыйрь – нечкә лирик шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин вафатыннан соң язылган.
 
Татар әдәбиятының бай мирасы бар. Миңа соңгы елларда Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин, Зариф Мөэминовның әдәби мирасы белән шөгыльләнергә туры килде. Зариф Мөэминов исеме әдәбият хәдимнәренә бөтенләй таныш түгел. Ачыш, дисәң дә, ачыш! Ярты гасырдан артык ничә повестьте, хикәяләре дөньяга чыгуны өмет итеп чормада яткан бит! Узган ел «Безнең мирас» журналында (2014, 2-3 нче саннар) әлеге фольклорчы-әдипнең «Мәрьям» повесте басылып чыкты. Әдәби мирасны өйрәнү – шактый четерекле эш. Әдәбиятыбыз – милли рухыбызны сугарып торган иң шифалы сулы чишмә бит ул. Монда бер генә исем дә онытылырга тиеш түгел. Әдәби чор рухын, мәдәни сурәтен тулы килеш күзаллау өчен әдипләрнең әсәрләрен өйрәнү генә җитми. Моның өчен әдәби хәрәкәткә катнашы булган барлык шәхесләрнең мирасын тикшерү таләп ителә. Бер чор әдипләре иҗатындагы аваздашлыкны, эстетик, рухи эзләнүләрнең үзенчәлекләрен күзәтү кызык­лы һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә китерә.
 
Мөхәммәт Шәйхи шигърияттә үзенең тавышын узган гасырның җитмешенче еллар уртасында ишеттерде. Нык итеп, күпләрне сискәндерерлек итеп... Вакытлы матбугатта шигырьләре күренеп торса да, беренче шигырь җыентыгы «Көн үзәге» – бары 1984 елда гына дөнья күрә. Тагын ике елдан балалар өчен «Уткүз» исемле җыентыгы басылып чыга. Беренче шигырьләре белән үк милләткә хезмәт итәргә килгән шагыйрь икәнен раслый ул. Борынгыдан килгән моңнар, халкыбызның үткәне, тарихта тоткан урыны белән ныклап торып кызыксынуы һәр шигырендә диярлек чагылыш таба. Әмма аларның күпчелеге дөнья күрмичә, шагыйрьнең архивында гына сакланган. Урау юллар үтеп, әлеге архив Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев кулына килеп кергән, ул исә бу мирасны барлап, аерым җыентык итеп төзү эшен миңа тапшырды. Ике еллап вакыт Мөхәммәт Шәйхинең әдәби мирасын, биографиясен өйрәнү, җыентыкны төзү эшенә китте. Кирәклеген, мөһимлеген тоеп, чын күңелдән эшләдем мин моны.
 
Мөхәммәт Шәйхи (Мөхәммәтвәли Шәйхетдин улы) 1949 елның 25 сентябрендә Татарстанның Мамадыш районы Еники-Чишмә (Түбән Кыерлы) авылында колхозчы гаиләсендә туган. Хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. 1971 елда (кайбер мәгълүматларда 1974 елда) Түбән Кама шәһәренә килеп урнаша һәм төзелештә электр белән эретеп ябыштыручы (шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин кебек үк) булып эшли башлый. Тиз арада шәһәрнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә үз кеше булып таныла, талантлы шагыйрь, рәссам буларак ихтирам яулый. Шагыйрь йөрәге һәрчак хөрлек сорый, шуңа күрә дә, төзелештә эшләүгә караганда, Мөхәммәт күбрәк рәссамлык белән, кулы балта эшенә яткачтын, «шабашка» белән шөгыльләнә. Беренче мәртәбә мине аның белән шагыйрь күңелле, мәгърифәтче-педагог, Чаллы шәһәрендәге 2 нче гимназия директоры Рифкать Нурулла улы Муллин таныштырган иде. Дөньялар кайный башлаган туксанынчы елларның башы иде ул. Рифкать әфәнде гимназия диварларын милли тарихыбызны алга куеп бизәтү эшенә керешкән иде. Мөхәммәт шушы эшкә катнашып киткән икән. Чаллыны яратып сөйләгән иде. Түбән Камада әдәби мохитнең бик үк гади булмаганына зарланып та алды. «Бу берләшмә – нигезенә көнчеллек салынып төзелгән хикмәт оясы булды», – дип, хәсрәтле елмаеп та куйган иде. «Шигырьләрне бер читкә куеп, роман яза башладым әле. Тарихи әсәр язып күрсәтәм әле мин боларга», – дип, Рифкать әфәндегә карап күз кысып куйды. Ул чагында Рифкать Муллин миңа Мөхәммәт Шәйхи турында: «Баштанаяк милли гамь белән янучы шагыйрь, – дигән иде. – Хәзерге вакытта «милләт» дип кычкыручылар күп, ә Мөхәммәт Шәйхи җитмешенче еллар башында ук халкыбыз язмышы, милләт тарихына багышланган гүзәл шигырьләр язды. Шуңа күрә аны, китаплары чыгуга да карамастан, Язучылар берлегенә алмый йөрттеләр», – дип, шагыйрь язмышына ачыклык та кертте. Роман мәсьәләсенә килгәндә, чыннан да Мөхәммәт Шәйхи «Асылтауда асыл кошлар яши» дип исемләнгән тарихи әсәр яза башлаган. Архивында сакланган кулъязмада әсәрнең утызлап бите бар. Әсәр 1236 елгы вакыйгалардан, ягъни Болгар дәүләтенә монгол гаскәрләре һөҗүм чорыннан, 13 яшьлек үсмер малай сөйләве рәвешендә башланып китә. Кереш өлешеннән бер өзектән язарга ниятләгән әсәрнең рухын чамаларга була: 
 
«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш. Җиде бабасын белмәгән зат – әле ул кеше түгел. Дөньядан үзенең кем икәнен белмичә китүчеләр дә бар. Әлбәттә, моңа ул гына гаепле түгелдер, димәк, аңа әтисе исән чагында әйтеп калдырмаган. Акыл кергәч, җиде бабасын эзләгәннәр һәм тапканнар да шактый. Кеше үз-үзен хөрмәт итсә, үз бәһасен тойса үткәне турында уйлый, кызыксына башлый. Бу – гомер-гомердән шулай. Эзләнүнең чиге юк. Ә мәнсезлекнең чикләре тагын да киңрәк...
 
Мин үземне эзлим....
Урманнарга керәм – мин андадыр.
Тауларга менәм – мин андадыр.
Далаларга чыгам – мин андадыр.
Диңгез буена киләм –  мин андадыр...
 
Кычкырам. Миңа каршы «мин» җавап бирә: «Мин монда!»
 
Болгар, Суар, Бүләр, Җүкәтау шикелле бөек шәһәрләр гөрләп яшәгән төбәкләргә киләм. Аннан да миңа дәшәләр: «Мин монда!.. Мин монда!!. Мин монда!!! Монда!.. Монда!!! Монда!!!»
 
Үткән белән бүген арасында, бүген белән киләчәк арасында бәргәләнә-бәргәләнә Хәтер очып йөри... Хәтер – мин! Мин – хәтер!..»
 
Кызганыч, әсәр фәлсәфи-хисси дулкында шактый өметле башланса да, дәвам ителмичә, шулай нияттә генә калган булса кирәк...
 
Билгеле, Мөхәммәт Шәйхинең шигырьләре белән таныш идем. Уртачадан озынрак гәүдәле, чандыр кыяфәтле булып истә калган. Бирчәеп беткән уч төпләре кытыршы, куллары авыр, хәрәкәте салмак, ара-тирә сүз кыстырып куя да, башын арткарак ташлап, тын кала. Рәссамнарда була торган поза шулдыр инде, дип уйладым ул чакта. «Аргамак» журналында проза, шигърият һәм әдәби тәнкыйть бүлеген алып баручы буларак, Мөхәммәт Шәйхинең шигырьләрен журналга әзерләп биргән идем инде. Бер шигыре, соңрак, 1992 елда, журналның 7-8 санында басылып та чыкты. Очрашкан чакларда сөйләшкәләп йөрсәк тә, нигәдер, «Аргамак» белән арасы бик якынаеп китә алмады аның.
 
Разил Вәлиев Чаллы Язучылар оешмасын җитәкләгәндә Мөхәммәт Шәйхи берара пропаганда бүлегендә эшләп алган. Әмма Мөхәммәт Шәйхи бу форсаттан да файдаланмаган, берлеккә керү һаман артка күчерелеп киленгән. Чыннан да Түбән Камада әдәби мохит иҗат кешеләре өчен бик үк җиңелдән булмагандыр. Мизхәт Хәбибуллинның күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинга язган хатында: «Түбән Каманың әдәби торышында атмосфера начар», – дип язган иде. Шуны истә тотыптыр инде, Кадыйр Сибгатуллин талантлы иҗатны вакытында күреп, дөрес бәяләү җитмәгәндә, әдәбиятка зур зыян ясалуы хакында ачынулы сүзләр язып калдыра. Чаллыга килү белән, Мөхәммәт Шәйхинең шигырьләре белән таныша, шигъриятен зурлап сүз әйтә һәм шагыйрьгә берлеккә керү өчен рекомендация яза.
 
Мөхәммәт Шәйхи – традицион стиль­дә иҗат итүче лирик-фәлсәфи шагыйрь. Шигъри тыны иркен, шигырьгә салынган образларга хилафлык китерми, тема белән җитди эш итә, шигырьнең «төшен» чыгарып бетерергә омтыла. Хәсән Туфан, аның иҗаты белән ныклап танышса, һичшиксез, М.Шәйхине дә «гүзәл гамь­ле» шагый­рьләр рәтендә атар иде. Болар исә – Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин...
 
Мөхәммәт Шәйхи 1996 елның 15 февралендә, бүгенгәчә төгәл бил­ге­лән­мәгән сәбәп белән, вафат була. Аның гәүдәсен бер йортның подъездыннан табып алалар. Аннан алда гына рәссам дусты В.Мәхмүтов белән сөйләшеп, гармун уйнап, моңга тулышып утырган булалар. Бу хәбәрне ишеткәч, Василий Мәхмүтов, ярсуына чыдый алмыйча, гармунны тугызынчы каттан аска томыра... Ә аннан да алдарак, вафатына бер атна кала, Мөхәммәт Шәйхи беркайда дөнья күрмәгән шигырьләрен Түбән Камада чыгып килүче «Туган як» газетасына кертеп биргән була. Әлеге шигырьләр газетада берничә ел дәвамында басылып чыга торалар, аннан инде алар, 2001 елда, Разил Вәлиев тырышлыгы һәм Таһир Нәбиуллин ярдәме белән «Милли китап» нәшриятында басылган «Ак буран» исемле җыентыкта урын алалар. «Ак буран» җыентыгы басылып чыккач, Рифкать Муллинның «Шигырьләре үксез булмасын» («Туган як» газетасы, 2002 ел, 5 февраль), Айдар Хәлимнең «Шигъриятебезнең Мокамаемы... әллә яңа Акмулласымы» («Шәһри Казан, 2005 ел, 8, 15, 16 июль саннары) мәкаләләре дөнья күрде. Инде менә, ниһаять, «Якты чишмә» исеме белән яңа китабы да дөнья күрде. Билгеле, бу китапка Мөхәммәт Шәйхинең барлык шигырьләре дә кергәндер, дип әйтеп булмый. Иҗатны барлауны дәвам итәргә кирәк.
 
Кайтуы кыен киткәч шул,
Кайтуы кыен киткәч...
Бәлки, инде мәңгелеккә
Кайтыр вакытлар җиткән...
Мөхәммәт Шәйхинең иҗаты татар шигъриятендә лаеклы урын алыр, дип ышанам. Аның, урау юллар узып, кайтыр чагы җитте. Мәңгелеккә!
 
Разил Вәлиев:
 
Соңгы елларда туган ягыма – Түбән Камага кайткан са­ен, мине ниндидер үзем дә аңламаган моңсулык баса, күңелемә, җаныма нидер җитми. Йортлар да үз урынында югыйсә, дуслар, туганнар да бар, ә нигәдер күңелнең бер почмагы буш, бер чите китек...
 
Менә шушы җыентыкка керәчәк шигырьләрне кулга алып укыганда, күңелем сулкылдый башлагач, ниһаять, аңладым: миңа Түбән Камада, юк, Түбән Камада гына түгел, менә шушы якты дөньяда дустым Мөхәммәт, ак күңелле, риясыз табигатьле, шагыйрь җанлы Мөхәммәт Шәйхи җитми икән!
 
Бу каты бәгырьле, мәрхәмәтсез һәм кырыс яшәешкә Мөхәммәт, бер караганда, адашып, ялгыш килеп эләккән изге җан кебек тоела иде миңа. Шуңа күрә дә, Түбән Камага кайтуга, мин, бөтен эшемне онытып, аның янына ашыга идем. Бер мин генә түгел, аны белгән бик күп мосафир Мөхәммәтнең җылы фатирында үзенең күшеккән күңелен җылытып, аның шигъри учагыннан җанына җылы алып киткәндер. Чынаякларга чәй ясагач, өстәлгә кәгазьләрен таратып сала да, Мөхәммәт шигырь укырга тотына. Шигырьләрендә – халык язмышы, мәхәббәт газаплары, туган як моңы, яшәү һәм үлем мәгънәсе.
 
Мөхәммәт, кешегә ярдәм кирәк булганда, беркайчан да «юк» дип әйтә белми иде. Ярдәме дә күңел юаткыч коры сүз генә түгел, чөнки ул барысын да булдыра, кулыннан килмәгән эш юк. Кирәк икән, чалгы алып, болында каерып печәнен чаба, кирәк икән, балта тотып, кәртинкәдәй өй сала... Ул авылларда әдәби кичәләр оештырып йөрүче дә, яшь шагыйрьләргә төпле киңәшләр бирүче киң күңелле остаз һәм мәрхәмәтле мөхәррир дә, шулар өстенә менә дигән рәссам да...
 
Мөхәммәт, Ходай Тәгалә биргән гомеренең бик кыска буласын сизгән­дәй, һәрчак ашыгып эшләде, ашыгып язды, ашыгып яшәде. Бар нәрсәгә дә җитешәсе, бөтен җирдә дә буласы, бөтен эшләрен эшләп бетерәсе килә иде бугай аның. Күп нәрсәгә җитешсә дә, үз тормышын көйләргә, исән чакта менә күләмле җыентыгын күрергә өлгерә алмый калды...
 
Шушы җыентыкка кергән шигырь­ләрне Мөхәммәтнең үз авызыннан да кат-кат ишеткәнем бар иде. Әмма бүген алар миңа башкачарак яңгырый, бүген аларның мәгьнәсе тагын да тирәнрәк, чөнки аларга ике дөнья фәлсәфәсе сыйган...
 
Гасыр башларында бу кадәрле
Авыр булмагандыр Тукайга да... 
Асрамага шигырь бирәм, шигырь, 
Сәгъди абзый, җаным, син кайда?!
 
Мөхәммәт Шәйхинең бу шигыре, киләчәк буыннарга атап язылган шагыйранә васыять кебек яңгырый. Шуңа күрә җыентыкка кергән hәp шигырь укучы күңеленә барып ирешер, Мөхәммәтнең шигырьләрен «асрамага алучылар» күп булыр, дип ышанам.
 
Кадыйр Сибгатуллин:
(1942-1994)
 
Таланты чамалы гына булып та, әрсезлеге белән үзен танытып, шагыйрь исемен алып йөрүчеләр аз түгел. Ходайдан мул талант, янып торган йөрәк, чын мәгънәсендә шигъри җан бирелсә дә, бик үк күзгә кермәскә, язганнарын бастырып чыгару хакында әллә ни кайгыртмаска хирысрак шагыйрьләр дә очраштыргалый. Бик сирәк кенә. Мөхәммәт Шәйхи — шундый шагыйрь. Аны Язучылар союзына тәкъдим итүебезгә инде өч-дүрт ел гомер үтте. Өченче рекомендация җитмәү сәбәпле, ул шушы көнгә кадәр Союзга алынмаган. Рекомендация би­рергә теләмәүчеләр булудан түгел, үзе сорамады, кайгыртмады. Шул рекомендациясен менә мин язам. Аның соравы буенча түгел, үзем теләп. Чөнки күпме көтәргә мөмкин? Союзга шундый шагыйрьләр кирәк.
 
Мөхәммәтнең шигырьләрен сокланмыйча укып булмый. Кайсы шигырен генә алып карасаң да – ачыш, яңа ачыш, тормыш, әдәбият, иҗат ачышы. Күңеле моң белән, шигырь белән тулган. Примитив моң-сагыш түгел. Тирән, мәгънәле, әрнүле моң. Шуның өстенә яза белү таланты, гаҗәп тыгызлык, кыскалык, осталык...
 
Кичкә кадәр әле шактый ара...
Түләнмәгән әҗәт – бара.
Үтәлмәгән нәзер – бара. 
Көн үзәге, вакыт бара, –
 
ди ул үзенең «Көн үзәге» дигән ши­гы­рендә. Үзенә гаять тә таләпчән Мөхәммәт. Бу таләпчәнлек әнә шул «көн үзәген» тоюдан, кешегә тумыштан ук йөкләнгән зур бурычларны аңлаудан киләдер. Шуңа күрә ул бер шигырендә болай ди:
 
Сандугач булсаң иде лә 
илеңдә, төбәгеңдә: –
Идел-Кама тирәгендә –
халкыңның йөрәгендә!
 
28.05.1992 ел
 
Мөхәммәт Шәйхи шигырьләре
 
Асрамага шигырь бирәм
 
Егерменче гасыр.
Син – гасырның
Таш бәгырьле, рухсыз, кансызы...
Үз-үзенә кабер казый кешелек,
Үксеп-әрнеп елый җан, сызып...
 
Үзен-үзе ата, сата бәндә, 
Җанын сата, сата иманын... 
Көч һәм байлык – яшәү бизмәнендә, 
Көлгә очты вөҗдан, инану...
 
Намусларга кара сөрем сара,
Хаксызлыкта кала ак ирләр...
Шигырьләрен, булат кылыч итеп,
Көрәшергә чыккан шагыйрьләр...
 
Көрәш мәйданыңда шагыйрь – ялгыз,
Көрәш алымнары – искеләр:
Дошманнарын шагыйрь алда көтә,
Ә дошманнар арттан кистерә...
 
Бүгенгегә инде җан өшерлек,
Нәрсә көтә безне иртәгә?!
Нәрсә көтә, фараз күп булса да,
Якты чынлык инде югалган...
 
Ава шагыйрь.
Шигырьләре кала,
Үксез сабый сыман дөньяда...
Базарларда оран салыргамы,
«Асрамага шигырь кем ала?..»
 
Шагыйрьләрен саклый алмасак та,
Шигырьләре үксез булмасын –
Җиргә салкын, җан өшерлек салкын,
Ятимлектә өшеп туңмасын...
 
И, кешеләр, җылытыгыз аны,
Кырын карамагыз сез аңа... 
Ул бит сезгә җылы бирер өчен
Килгән иде якты дөньяга...
 
Килгән иде, эңгер күмгән җанны
Чыгарырга нурга, яктыга... 
...Һәрбер үзгәрешнең туп-ядрәсе
Шагыйрьләргә төбәп атыла...
 
Китә шагыйрь...
Бәлки, теге дөнья
Ачар аңа җылы куенын...
Бу дөньяда шашып бәйрәм итә
Канга туймас үлем уены...
 
Егерменче гасыр... 
Син – гасырның
Таш бәгырьле, рухсыз, кансызы...
Үз-үзенә кабер казый кешелек...
Үксеп-әрнеп елый җан сызып...
Гасыр башларында,
Бу кадәрле
Авыр булмагандыр Тукайга...
«Асрамага шигырь бирәм, шигырь,
Сәгъди абзый, җаным, син кайда?!»
 
1995 ел
Җан үзәге
 
Үзәге нык булган халык
Чыгышын эзли.
Үзәге нык булган халык
Баш иялмый.
Үзәге нык халыкларга
Бер афәт тә,
Заманнарның ач җиле дә
Тия алмый...
Үзәге нык булган халык
Җанын саклый.
Еллар аша шытып чыгып
Тамыр җәя.
Үзәге нык халыкларда –
Яшәү көче.
Тарихта да бу халыкка
Иң зур бәя.
Киткәннәрнең варислары –
Дәвам булган.
Тик исемнәр үзгәргәннәр –
Үзәкләр нык.
Хакыйкатьне раслар өчен
Күз алдына
Һәрвакытта килеп баскан
Ачы чынлык.
Сөннәрме ул, болгарлармы,
Татарлармы –
Кем булса да,
Тамырларда бер кан ага.
Җан үзәге нык халыкның –
Иманы нык,
Ә иманлы үзенең эзен,
Барыбер таба...
Үткәннәрнең кайтавазы
Дулкын-дулкын.
Тарихларның катламнары
Тирән-тирән.
Меңәр елдан меңәр елга
Баса-баса,
Дөнья буйлап мәңге үлмәс
Татар килә...
 
Шигырь уку
 
Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Урам тутырып чабып йөргән җилләр
Кинәт тынып калды бермәлне.
 
Өй артына сузылып ап-ак көртләр
Тын да алмый шигырь тыңлады.
Уйга чумган дөнья кылларында
Шигъри аһәң ярсып зыңлады...
 
Уйлата да шигырь, елата да,
Керсен генә шигырь җаныңа,
Ияртә дә китә үз артыннан,
Карамыйча малың, даныңа...
 
Шигырь уты көчле.
Чын шигырьләр
Бервакытта да бушка атмаган.
Юкка гынамыни шагыйрьләрнең
Җанын кыйган явыз патшалар...
 
Шагыйрьләрдән котылырга була,
Ә шигырьдән, белмим ул ягын...
Үз-үземә шигырь укыдым да, 
Һәм үземне-үзем тыңладым...
 
Күңелләрнең китек чагы иде, 
Авыр чагы иде дөньяның. 
Ишетә белүчеләр ишеткәндер, 
Тыңлый белүчеләр тыңлады...
 
...Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең. 
Ә аннан соң укыр шигырем бетте,
Күңел түренә үрелеп эзләндем...
 
Тик бер генә шигырь калган анда,
Ләкин әле аңа иртәрәк...
Мин укырмын аны, соңгы чикнең
Соңгы сызыгына җитәрәк...
 
Нинди булыр алкыш, әйтә алмыйм,
Йә, кайсыгыз ачык әйтә ала?!
Һәрбер адәм яза торган җыр ул –
«Яшәү-үлем», диеп атала...
 
 
Сулдан уңга Мөхәммәт Шәйхи, Фәтхулла Абдуллин, Рәис Маликов һәм Николай Кузнецов – Түбән Кама сабан туенда. 1980 ел.
 

Факил САФИН
Безнең мирас
№ 2 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»