поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.12.2014 Җәмгыять

Мөхәммәт Мәһдиев һәм Нургали Миңнеханов белән бергә флотта хезмәт итү хатирәләрем

1953 елның октябрь азагында армиядән кайтып, туган ягымда өч-дүрт ел эшләгәннән соң, сентябрь аенда миңа военкоматтан: «3 айга хәрби сборга, Амур флотилиясенә барырга!» – дигән повестка җибәрделәр.

Бер дә еракка китәсем килмәде. Беренчедән, читтән торып, авыл хуҗалыгы институтында укыйм, чираттагы сессиягә бара алмавым ихтимал. Икенчедән, хатынымның беренче балабызны табу вакыты җитеп килә иде. Өченчедән, мин моряк түгел бит. «Нигә бик еракка – Амур флотилиясенә озатасыз?» – дип тә әйтеп карадым, җибәрмәүләрен сорадым. Үтенечемне кабул итмәделәр. «Син Тын океан флоты офицерлары резервында торасың, безнең башка кандидатурабыз юк», – дип җавап бирделәр. Авылдашым – военкомат хезмәткәре Сөнгатулла абый Яруллин мине Кукмарага кадәр озатты. Билет алып, поездга утыртып җибәрде. Бу юлы, пассажир поезды вагонында рәхәтләнеп, тәрәзәдән мәһабәт Урал тауларын, данлыклы Байкал күлен, иксез-чиксез урман-далаларны һәм шәһәр-авылларны хозурланып күзәтеп бардым.

Амур флотилиясенең укыту базасында үзебезнең чордаш офицерлар белән таныша башладык. Татарстаннан без элемтәчеләр ротасында өчәү булдык: Арчадан – Мөхәммәт Мәһдиев, Сарманнан – Фәйзрахман Гыймазетдинов һәм бу юлларның авторы. Берничә көннән соң, без яшәгән торакның икенче катында – механиклар ротасында – Балык Бистәсе районыннан килгән тагын бер егет табылды. Соңыннан аның якташым булуы – Тәкәнеш районының Игенче авылында туган Нургали Миңнеханов (булачак Президентыбызның әтисе!) икәнлеге ачыкланды. Шулай итеп, Татарстаннан дүртәү булдык!..
 
...Амур флотилиясендә бергә булган чакта Мөхәммәт туган ягы Арча, аның булдыклы кешеләре, күргән-ишеткәннәре турында, төрле мәзәк хәлләрне дә өстәп, бик тә мавыктыргыч итеп сөйли белә иде. Коеп куйган укытучы икәнлеге, һөнәрен дөрес сайлаганы әллә кайдан сизелә. Өстәвенә, рус телен дә яхшы белә – шуңа рус егетләрен дә үз авызына каратып тота...
 
***
 
...Берзаман мин Мөхәммәт корда­шымның «Торналар төшкән җирдә» дигән атаклы әсәреннән түбәндәге юлларны укып, бик тәэсирләндем, дулкынландым:
 
«...Тәпи йөри башлау белән мин гел үзебезнең авылдан көньякка – Кояшка таба чыгып китәргә кызыксындым. Хыял гел шул якка тарта иде. Моның сәбәбен мин илле яшемә җиткәндә генә белдем. Мине бабайлар туфрагы тарткан икән. Чөнки әти ягыннан бабай бездән көньяк-көнчыгышта урнашкан Тәкәнеш ягыннан күчеп килгән; әни – көньяктагы Симет авылыннан. Күрәсең, аларны да кан тарткан, ә ул «тарту» миңа да күчкән».
 
...Аның шул хакта язып калдыруы: «Ул да мине эзләгән, ахры», – дигән фикеремне, хисләремне көчәйтте...
 
Шулай итеп, мин Мөхәммәт кор­дашымның безнең Тәкәнеш ягыннан икәнлеген сиксән яшем тулгач кына белдем. Аның нәсел агачы тамырларының безнең яктан булуы минем аңа булган игътибарымны һәм ихтирамымны тагын да көчәйтеп, дәрт өстәп җибәрде. Тәкәнеш районының Урта Тәкәнеш авылында туып-үскән, укыган, 32 яшемә кадәр Тәкәнеш районы үзәгендә яшәгән, эшләгән, районыбызның һәр авылында булып, бик күп якташларымны белгән кеше буларак, чиксез зур кызыксынуым белән, эзләнү эшләрен башлап җибәрдем. Шөкер, Мөхәммәтнең бабаларының кем исемле, кайсы авылдан булуларын да таптым. Миңа бу өлкәдә Татарстан Милли архивы хезмәткәрләре зур ярдәм иттеләр. Аларга бик тә рәхмәтлемен!
 
Чыннан да, Мөхәммәтнең Мөсәлим, Мәһди һәм Бәдретдин исемле бабалары безнең Тәкәнеш районы, Югары Өскебаш (халык телендә – Казаклар) авылында туып-үскәннәр, яшәгәннәр икән. Хәзер бу авыл, Тәкәнеш районы беткәннән соң, Кукмара районы сос­тавына керә. Мин әлеге шактый зур, матур авыл турында «Чорыбызның данлыклы шәхесләре» дигән очеркымда язган идем инде. Анда кордашым Нургали Миңнехановның хәләл җефете Васига Мөбарәкҗан кызы туган, балачак һәм үсмер елларын шул авылда уздырган. Нургали белән Васиганы – булдыклы, игелекле өч ул тәрбияләп үстергән шәхесләр буларак – халкыбыз яхшы белә.
 
Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның да (1926-2014) туган авылы ул Югары Өскебаш! 88 яшенә кадәр Казанда яшәгән Сабир ага туып-үскән төбәгенә еш кайтып йөрде. Ул – Республикабызның Бөек Ватан сугышындагы иң яшь Герое иде...
 
Мөхәммәтнең Тәкәнеш ягыннан Арча якларына күчеп киткән бабасы Бәдретдин исемле була. Ул Югары Өскебаш авылында Мәһди Мөсәлимов гаиләсендә туып-үскән, укыган, дини белем алган – имам-хатыйп һәм мөгаллим дигән дини дәрәҗәләргә ирешкән. Аны 28 яшендә Мамадыш өязенең Сикертән авылына (хәзер Арча районы составына керә) 1857 елның 19 сентябрендә 100 ел элек төзелгән мәчеткә мулла итеп билгелиләр. Сикертән – ул вакытта 137 хуҗалыгы булып, 883 кеше яшәгән борынгы авыл. Мулланың еллык хезмәт хакы 140 сум булуы да билгеле архив документларында.
 
1885 елның 1 гыйнварында Бәдрет­дин мулла һәм Шәмсеямал абыстай Мәһдиевләр гаиләсендә уллары Сөнгатулла дөньяга килә. Ул, авыл мәдрәсәсендә укып, дини белем ала, мулла булырга әзерләнә, әтисенә ярдәм итә. Сөнгатулла 26 яшендә, Диния нәзарәтенә барып, сынаулар бирә. Аңа 1911 елның 15 июнендә «имам-хатыйб һәм мөгаллим булырга сәләтле» дигән сүзләр язылган 3877 нче санлы таныклык тапшырыла. Аңа кадәр Сөнгатулла Сатыш мәдрәсәсен, Арча татар башлангыч училищесын тәмамлый. 1906 елның 20 августында бирелгән 360 нчы санлы таныклык шуны раслый.
 
Сөнгатулла Бәдретдиновның 107 нче Троицк пехота полкында хәрби хезмәттә булуы да билгеле.
 
Казан губерна идарәсе тарафыннан 1915 елның 19 сентябрендә бирелгән 3466 номерлы карар нигезендә, Сөнгатулла Бәдретдин улы 30 яшендә Малый Муй (Гөберчәк) авылына мулла итеп билгеләнә. 
 
Бу гаиләнең Гөберчәк авылында яшәгән чоры, анда булган фаҗигале хәлләр – әтисенә «халык дошманы» дигән нахак исем тагылып, кулга алынуы һәм 1938 елда аның атып үтерелүе турында Мөхәммәтнең әсәрләрендә җаны, йөрәге әрнеп язылган юлларны яхшы хәтерлиләрдер укучыларыбыз... Аларны кабатлап язып тормыйм...
 
Бу нәселнең (Бәдретдиннең, Сөн­гатулланың, Мөхәммәтнең) Мәһдиев дигән фамилиясе Мәһди Мөсәлимов (русча «Магадей Мусалимов» дип язылган архив документларында) исемле бабаларыннан башланган икән. Аның турында өстәмә белешмәләр табылды. 1834 елгы ревизия документларында Мәһди Мөсәлимовның Мамадыш өязе, Югары Өскебаш авылында йомышлы (служилый) татар икәнлеге, 45 яшьтә булуы, хатыны Газизә (43 яшь), кызлары Камилә (18 яшь), Хөсни (12 яшь), Шәмси (9 яшь), уллары Мөхәммәди (15 яшь), Хөснетдин (7 яшь), Бәдретдин (5 яшь), Җиһанша (3 яшь) икәнлеге язылган. (Фонд 3, опись 2, эш 69, 98-99 нчы битләр)
 
Мөхәммәт Мәһдиев муллалар гаиләсенең дәвамчысы булган икән. Дөньялар үзгәрмәгән булса, бәлки, ул да бик дәрәҗәле, хөрмәтле муллага әверелер иде. 
 
Мөхәммәтнең нәсел агачы киң тармак­лы: Мөсәлим – Мәһди – Бәдретдин – Сөнгатулла – Мөхәммәт – Искәндәр... Әлеге күркәм шәхесләрнең тамыры безнең Тәкәнеш ягыннан булуына, аларны табуыма бик тә шатландым һәм горурландым. Язмышыма, шундый бүләге өчен, аеруча рәхмәтлемен!..

Автор турында: Миннәхмәт Кашапов (1930) – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган экономисты; публицист.
 
 
 
 
Солдат Сөнгатулла Бәдретдинов (уңда) Сабаның Шәйрән Елга авылы егете Гыйльметдин Шәйхетдинов белән. Вильна (хәзерге Вильнюс шәһәре, Литва). 1907 ел, март
 
 
Мөхәммәт Мәһдиев – Хәрби-Диңгез флоты офицеры
 
 
Миннәхмәт Кашапов «Гүрең якты, рухың шат булсын, Мөхәммәт кордаш! Син – гел истә, халкыбыз хәтерендә...»
 

Миннәхмәт КАШАПОВ
Безнең мирас
№ 12 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»