поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 27 Ноябрь
  • Илназ Баһ - җырчы
  • Александр Славутский - мәдәният хезмәткәре
  • Камияр Байтемиров - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Әхмәтгалиева - язучы
  • Николай Коновалов - җырчы
  • Гөлсинә Галимуллина - язучы
  • Хәйдәр Гайнетдинов (1952-2000) - язучы
  • Рәфыйк Мадьяров - көрәшче
  • Рим Синәкәев - көрәшче
  • Наил Әхмәтов (1926-2006) - галим
  • Диләрә Әүхәдиева - актриса
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
08.10.2014 Җәмгыять

Алмаз Хәмзин хатирәләре

Үземнең кемлегемне барлап утырам әле. Бабам Зиннур искә төшә. Ни әйтсәң дә, аның нигезендә, ул салган йортта туган сабый бит мин.

Гел бабай, әби янында үтте балачак. Әти дә, әни дә – көнозын эштә. Әби – мич, казан алдында, бабай – өстәл янында дигәндәй. Мин шунда мәш киләм, уйныйм, рәсем ясыйм, гомумән, үз дөньям, үз шөгылем. Тыныч кына яшәп булмый, энем Азат кысыла: уйный белми, чүкеч белән башка суга. Бишектә – нәни энем Айрат. Көйсезләнә башласа, әби аңа марляга эремчек төреп имезлек ясый да авызына каптыра. Еламый ул шуннан соң. 

Миңа бабай ул чакта гел моңсу йөргән кебек истә калган. Беркөнне аның янына әллә нинди кешеләр килеп, кулын кысып, күкрәгенә медаль тагып китте. Әллә нинди батырлыгы өчен. Өйдә әби дә юк иде. Нигәдер, бабай елады. Елады дип, күзеннән яшь чыкты инде. Әти кайткач, ул медальне «Пленда күрсәткән батырлыклары өчен», – дип укыды. Шунда белдем: бабай да әтием шикелле сугышта булган икән. Тик аны әсир иткәннәр, ә әти аягын югалтып кайткан. Бабай үзе сугыш турында миңа беркайчан да сөйләмәде. Сөйләргә ярамаганлыгын соңыннан гына белдем, заманы шундый булган. Зиннур бабайның язмышы бик катлау­лы һәм гыйбрәтле — ул турыда бер нык­лап язармын әле. Инде Сафа бабайга күчим.
 
Кайбер елларда мине җәй буена әнинең авылы Иштирәккә кунакка җибәрәләр иде. Миңа анда тагын да рәхәтрәк. Сафа бабай да, Мәчтүрә әби дә (фотода), ни кылансам да, сүз әйтми. Умарталары бар, умырып бал ашыйм; сыерлары күп сөт бирә — каймак сыпырам, аннан соң бабайга булышам. Ул халыктан сөт җыя. Мин исә, бик тырышып, аның майлылыгын тикшерәм. Кысылып йөрим инде шунда, комачаулый торганмынмы?.. Әйтүче юк. Аннары бабай белән тире җыябыз. Мин сыйфатын карыйм: тишекләре, җыртыклары юкмы? Бабай сыйфатсызлыкка бик бәйләнми, күрше авыл җыючысын гел сүгәләр, шуңа күрә дә ул авыллар үзләре дә тирене бабайга китерә.
 
Без бабай белән умарта карыйбыз. Ул миңа яуда күргәннәрен сөйли. Сугышның дөньяда иң акылсыз гамәл икәнен аңлата. Тик менә үзенең бик озак әсирлектә ятуын әйтмичә калган икән, соңыннан белдем. Зиннур бабай кебек, аңа да рәхәт булмаган. Әле Сафа бабайга үләргә дә туры килгән — анысын соңрак язармын.
 
Кечкенә вакытта бер рәхәтлектән икенчесенә күчеп кенә йөргәнмен икән мин. Рәхмәт барысына да!
 
Үсә төштем, студент булгач, Казаннан авылга еш кайтам. Акча кирәк, бәрәңге, ит! Бар булганын бирәләр, укысын гына, диләр. Әле җәй көне кайтып йөрүләр истә. Мин кайтасын белеп, әбием Мәликә һәрвакыт капка төбенә чыгып утыра. Туксан биш яшь үзенә. Сөбханалла, таза-сау. Ходай Тәгалә алда да гомерен озайтсын! Янына якынлашу белән ул миңа:
 
— Нихәл, улым, кайттыңмы? Мин һаман исән бит әле, — ди.
 
— Әй, әбием, — мин әйтәм, — синең исән булуың шулкадәр шатлык, менә бит әле берәү дә каршыларга чыкмаган, ә син беренче булып кул бирәсең. Бәхет бит бу. Берәүнең дә мондый әбисе юк!
 
— Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Шулай да күп яшәдем инде, Ходайның рәхмәте, сез — оныкларым да йөзебезгә кызыллык китермәдегез. Телевизордан карап кына торабыз сине.
 
— Әби, әле син барында булдырабыз аны. Яшә генә! Тик озак яшәвеңә зарланма, яме! Кадер-хөрмәттә гомер итәсең, улларың, кызларың, оныкларың янәшәңдә. Икенче кайтуымда да шушында утырып каршыла, яме!
 
— Ярар, улым, исән-сау булсак, шулай итәрмен...
 
Сумкаларны тутырып, Казанга китеп барам. Вакыт дигәнең үтә тора, кесә такырая, эчләр суырыла, өйдәгеләрне сагынуның чамасы юк. Ябыккан сумканы алып, яңадан авылга сыпыртам. Әби капка төбендә:
 
— Әй, улым, әйтергә дә оят инде, мин һаман да исән бит әле, — дип каршы ала. Исән-саулыкка сөенешеп күрешүләр һәм үткән елгы шаяру катыш әңгәмәбез яңадан кабатлана.
 
Әбинең соңгы көннәренәчә — йөз дә бер яшенә кадәр – чөкердәшеп, сөйләшеп яшәдек. Урыны җәннәттә булсын! Аның урынында — капка төбендә – хәзер әнием утыра. Картлык шулай итә торгандыр инде, сагындырадыр... Һай, шуны белә торып та, сирәк кайтабыз шул туган нигезгә...
 
Мәчтүрә әбием турында язмадым бит әле. Матур әбиләрем күп. Ләкин әнинең әнисе — Мәчтүрә әбием кебек йомшак, киң күңелле, бер гөнаһсыз әбиләр сирәктер. Аның пешергән ашлары, аның кигән күлмәкләре, аның наз­лы сүзләре!.. Юк, аны кабатлап булмый. Аны бары тик күзеңне йомып, күз алдыңа китереп, күңелдән кичерергә генә була. Минем аңа пышылдап: «Әби, әби!..» — дип эндәшәсем килә. Ул, борылыр да, миңа: «Нәрсә, улым? Кулыңны канаттыңмы?» — дияр. «Пычак белән уйнамыйлар аны, ул — уенчык түгел», — дияр сыман һәм матур итеп чүпрәк белән бәйләп куяр. Ачуланмый гына назлап әйткән сүзләреннән бармак киселмәгән булып китә, авыртмый да.
 
Икенче вакыт мин тагын әбигә эндәшәм: «Әби, әби!» – «Нәрсә, улым? Һай, ул юньсез малайларны!.. 
Сугыштыгызмыни?.. Күзеңә төрттеләрме? Кылычлы уен куркыныч ул! Менә син үскәч, шафир булам, дисең, күзсез нишләрсең? Әй, балалар, ярамый, дисәң дә үзләренекен итә инде алар...»
 
Әби догасын укый. Күрәсең, Ходайдан мине бәла-казалардан саклауны сорый.
 
Мәчтүрә әбием дә туксанны узды. Хәтере бик начарланды, ләкин гадәтенә сеңеп калган ягымлылыгы кимемәде. Әни белән янына Иштирәккә баргач, яшь чакларны сөйләшеп утырабыз. Әби, тыңлый да, ара-тирә: «И, гүмерләр!» — дип куя. Язмышыннан канәгать рәвештә дисбесен тарта. Үзе өчен генә түгелдер, балалары, оныклары, гомумән, алдагы хәерле, бәрәкәтле тыныч тормыш өчен иреннәрендә дога сүзләре тирбәләдер аның.
Сирәк кенә булса да әби-бабаларым, ягъни кода-кодагыйлар сабан туе алларыннан безгә — Зиннур бабайларга җыела иде. Әле алар янына күрше авылдан әтинең сеңлесе Динә апаның каенатасы Зиятдин бабай да чакырыла. Ул да пленда булган. Менә ичмасам бәйрәм башлана. Ләкин бу бәйрәмнең күп өлеше һаман шул каһәр суккан сугыш газаплары белән бутала иде. Зиннур бабай үзенең ничек итеп, үкенечле рәвештә Волхов фронтында камалышта калып, әсирлеккә эләгүен сөйли. 
 
Конц­лагерьда нимесләрнең безнең илгә каршы татарлардан легионнар оештыра башлагач, анда бармавын, сугышның ахырынача эттән дә начар тормышта гомер кичерүен бәян кыла...Әй, Алла! Ни генә күрмәгән икән газиз бабам!
 
Аны аш бүлмәсендә тыңлап торган әбиләрем, әни, апаларым елый башлый.
 
Инде Зиятдин бабай сүз башлый:
 
— Концлагерьда исән калуымның сәбәбе бер генә булды. Үзегез беләсез — мин тегүче бит. Нимесләр шуны белеп алдылар. Бер ватык тегү машинасы китерделәр, шуны төзәтеп, әсирләрнең күл­мәк-ыштаннарын, бишмәтләрен ямап-җөйләп, нимесләрнекен рәтләп яшәдем. Нимесләр шуңа ипи сыныклары, һәм башка калдык-постыклар биргәли иде. Тоткыннар белән бүлешеп тордым. Безне әнә шул тегү машинасы үлемнән коткарды. Ә күпләребезгә хәзерге тормышны күрергә насыйп булмады. Көн саен лагерьдан, арба-арба төяп, «җәһәннәм»нән котылганнарны үлек базына ташыйлар иде...
 
Хатыннарның елавы көчәя төшә. Сүзгә Сафа бабай кушыла:
 
— Менә мин шул баздан чыккан кеше инде. Үлгәнемне хәтерләмим. Бик каты чирли идем. Ни өчен бу вакыйганы беләм, соңыннан концлагерьдагы дуслар сөйләделәр. «Сине, беткән инде бу, барыбер үләчәк, дип, арбага салып, алып чыгып киттеләр», — диләр.
 
Әйе, мин берзаман аңыма килеп уянып киттем. Ниндидер базда, үлекләр өстендә ятам. Үлгән кеше дә сикереп торып басарлык яман әшәке ис бугаздан кыса. Белмим, нинди көч тапканмындыр, бу чокырдан мин үрмәләп чыга алдым. Таң атып килә иде бугай. Төнлә үлгәннәрне җыючы мәет арбасы минем янда туктады. «Карале, — диде ахрысы арбаны озатучы нимес сакчысы, — тере бит бу». Мине, арбаны бушаткач, яңадан лагерьга алып керделәр...
 
Аш бүлмәсе ягындагылар тыела алмый үкси үк башлады.
 
— Менә шуннан соң, — дип дәвам итте Сафа бабай, — тернәкләнеп киттем. Хәзер сезнең каршыда утырырга насыйп булган.
 
Шулчак Зиннур бабай өстәлгә тозлы балык астына җәелгән район газетасыннан бер рәсем күреп алды.
 
— Карагыз әле, күрше авылдагы безнең гадук Гәсимгул түгелме соң бу?! Гаиләсе белән. Рәсем астына «Бәхетле гаилә» дип куелган. Ай-яй болар үрчегән. Зиятдин кода, син аны беләсең. Сволочьны! Без сугышта йөргәндә дизиртировать итеп калган ул. Хайван! Бармакларын имгәтеп. Менә шул хәзер «Алтын кеше» булган! Кара син аны!..
 
Гәҗитне чүп чиләгенә бәрделәр.
 
— Әйе, ул заманда төрлесе булды! Хәзергесен хәерлегә әйләсен! Әйдәгез, кодалар, бүгенге гадел тормыш өчен! — дип, Зиннур бабайның сабан туена махсус әзерләнгән балын чәкештереп куйдылар.
 
— Еламагыз, хатыннар! Без чиста яшәдек, сезгә безнең өчен кызарырлык булмады!
 

Алмаз ХӘМЗИН
Безнең мирас
№ 10 |
Безнең мирас печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (886373) / 09.10.2014 23:29:58

Җитәкчеләребез дә - шул дезертирлар балалары.

№12 (886340) / 09.10.2014 18:17:34

1552 дэ 16 гасырда,ИВАН 4 нче булгач, Иваннын оченчесе 15 кэ туры килэдер.
Елларны тарихчылар дореслэр.

№11 (886336) / 09.10.2014 17:38:42

Юк, 15нче гасыр димэкче идем.

№10 (886322) / 09.10.2014 14:35:44

Мэрьям,син 16нчы гасыр димәкче идеңме?

№9 (886321) / 09.10.2014 14:33:28

Эйе, Бер тамчы узгэрмэдек, 1552 булмас иде. Вернее татарлар хэзерге кебек яраксыз булса, ул гади дата булыр иде. Э 1552 елдагы вакыйгалар 15нче гасырда ук, Иван-3 идарэ иткэн заманда ук булып узган иде инде.

№8 (886320) / 09.10.2014 14:23:23

Соңгы сугышта дезертирлар бик күп булган, никтер хөкүмәт бер вакытта да бу турыда ачык сөйләмәде. Якынча 2 миллион 300 мең кеше сугыштан качкан. Шуның өстәвенә военнопленныйларны да исәпләсәң, бөтен армияның яртысы диярлек сугышта катнашмаган. Дезертирларның күбесе урманда качып яткан, без бала чакта "качкын" дип сөйлиләр иде. Аларның язмышы яңадан ничек булгандыр, тоттылар микән, әллә сугыш ветераны исеме күтәреп льготалар алып йөрделәрме, анысы билгесез.

№7 (886295) / 09.10.2014 10:55:41

Мэрьям, татар 1552дэ дэ шундый булган ул, югыйсэ 1552 булмас та иде!

№6 (886285) / 09.10.2014 08:22:19

Гомумэн татарнын жунлесе 1552дэ кырылып беткэн инде ул. Без - анда монда качып, сатылып, чуаш-мукшы-урыс белэн кушылып, иман биреп жан саклап калганнарнын оныклары...

№5 (886231) / 08.10.2014 20:39:47

кире кайтмадылар. Кермәүчеләр кайтты,ялган документ булдырып яшәп яттылар-үлгәнче.

№4 (886229) / 08.10.2014 20:27:08

///Без сугышта йөргәндә дизиртировать итеп калган ул. Хайван! Бармакларын имгәтеп.///

Менә шундыйлар исән калды да инде. Хәзер шул хәйләле куркакларның балалары ишәйде, татарның батырлык генофонды юкка чыкты. Хәйләле куркакларның балалары хакимияткә менделәр, Татарстанны саттылар.

№3 (886194) / 08.10.2014 17:49:07

Безнең оныклар ни дип язар инде, ходаем. Әбием көне буе контактта, бабакаем одноклассникта утыра диярләр микән.

№2 (886190) / 08.10.2014 17:36:35

Гафу, ее дигэн артык суз киткэн

№1 (886187) / 08.10.2014 17:34:55

Маладис, Алмаз абый! Жинел генэ, матур гына узеннен бала чагынны искэ тошереп, безгэ дэ бэян итеп алдын ее. Кургэн Инде татарнын башлары

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar