поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2014 Җәмгыять

Күчем ханның оныгы

Салкын Себернең җылы җанлы кешесе иде ул. Каратут йөзле, ирләрчә чибәр. Һәр бөртеге дүрткырлы куе күмерсу чәче, таралмыйча, бер дулкында муенына төшеп тора. Коңгырт күзләре һәммә нәрсәнең кызыгын табып, чаткыланып яна.

Әдәби телебездә ул әйбәт кенә сөйләшә-яза белсә дә, себер татарларына хас акценты кайчакта сизелеп китә; «т» авазы кысылыбрак чыга, «без» диясе урынга «пес», сүс (сүз), антый (андый), нигәмәде (нигә), эшләйде (эшләде), дип әйтү рәвешләре аның сөйләм теленә үзгә бер аһәң, серлелек төсмере биреп тора иде. Онытылып, кызып киткәндә, бишектән сеңгән ана теленә бөтенләе белән күчә дә, бераздан исенә килеп, туктап кала, уңайсызланып кына «казанчага» күчкәндә теле бераз «аксаклап» ала.

Әгәр Голливуд режиссёрлары күрсә, заманында Америка кыйтгасына басып кергән тә­реле байраклы Ауропа баш­кисәрләренә каршы күтәрелгән атабас халыкларының көрәшен сурәтләгән фильмга аны апачи атаманы роленә алырлар, ул җәясен, уклы садагын иңенә асып, атта мәгърур утырыр иде. Хәер, ул болай да, аты-ияре булмаса да, табигате белән бәйсез-горур иде, үзе үтә дә самими-беркатлы, тиз ышанучан. Зөлфәт шигырендәгечә, аюга пычак белән барасы ир-егет саллы учында – нәзберек йөрәге сулкылдап типкән былбыл йөртә иде. Былбыл хәтле шагыйрьлек җене... Бу аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә булгандыр...

Җаным кебек бик кадерле миңа
Туган җирнең изге туфрагы.
Бу дөньяда Себер агачының
Мин бер серле, моңлы яфрагы.

***
Булат (Бикбулат) Вәли улы Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсе Вагай районы Сопра авылында сигез балалы гаиләдә дөньяга килә.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул сәяхәткә чыгып китә. Кесәсе юка булганлыктан, ул күз күрмәгән җирләр белән хозурланып кына йөри алмый шул, җиң сызганып, эшләп алырга да мәҗбүр була. Буяучы һөнәрен дә үзләштерә, буыннары ныгыгач, Омск, Салехард шәһәрләрендә ул – йөкче, бетончы.

Зур капчыклар иңгә тигәндә
Калтырансам да,
нәзек таллар кебек
Бөгелмәдем, түздем имәндәй,

– дип яза ул, бергә өйсәң, пирамидалар хасил итәр тыгыз капчыкларны иңенә салып ташыганын искә төшереп.

Тотрыклы нигезе булмаган, ил-мирдән җыелган чуар холыклы, тупас эшче-күлән арасында озакка калса, күңелендә бөреләнгән нәзберек хисләрне харап итәсен сизенә яшь егет. Биштәрен алып юлга кузгала. Калын тайга урамнарын кисеп кергән тимер юллар аны туган төбәгенә ашыктыра. Төмән районына кайтып, ул Карагай мәктәбендә китапханәче булып эшкә керә. Китаплар дөньясына чума. Гидайлыкта йөреп күпме вакыт сарыф ителгән. Хәзер инде менә үз-үзеңне куып җитәргә кирәк.

Урта мәктәпне тизләтелгән программа буенча тәмамлап ул: «Мин Тукай телендә язачакмын», – дип 1961 елда Казанга ашыга. Атаклы университетның студенты булуга ирешә.

Борынгы бинаның ак колонналары яныннан барган горур егеткә карап-карап калалар. Әллә соң Себер аюын җитәкләп барамы, юк, биштәрендә – язылып бетмәгән шигырьләр, күңелендә – сүзләр өермәсе, күзләрендә – казанлы булу бәхете.

И Казаным,
Туган анам кебек,
Кочагыңа ал син гомергә.
Ярсып чапкан
Минем чал Иртешем
Кушылып аксын синең Иделгә.

Себер татарларының теле белән әдәби телебез арасында охшашлык чамалы гына, эченә керсәң – чытырман; ераклыклар, чорлар, гадәтләр буталган. Күз алдына китереп, аңларга тырышып карыйм: шагыйрьгә ике тел арасындагы ызанда бәргәләнү бик кыенга туры килгәндер. Мисалга бер сүзне генә алыйк: шагыйрь урманны сурәтләгәндә болан дип әдәби телебездәгечә язарга мәҗбүр. Ул аны балачактан ук болан дип түгел, ә «аң» дип җан-тәненә сеңдереп үскән. Ә мондый сүзләр аерымлыгы – йөзләрчә. Димәк, шагыйрь балачагыннан имеп үскән сүзләрдән ваз кичеп, әдәби тел кысаларына кергәндә, гадәти күнегелгән киемнәрен салып ташлап, скафандр кигән кебек була. Нишлисең бит, кышлак теле кышлакта кала, әдәби тел исә Казан биеклегеннән яулана. Димәк, меңъеллык әдәбияты булган милләтнең ана телен мәктәптән үк өйрәнергә кирәк.

Туган ягында Булат Казан төбәгеннән килгән укытучылардан күнекмәләр алган була. Әмма тел хикмәте тирән вә киң шул, аргы яры күренмәгән кырыс дәрья. Секундның меңнән бер өлешендә сүздән – уйга, уйдан сүзгә сикерә алу тизлегенә ирешү өчен Булатка Казан мохитендә шактый чиләнергә туры килә.

Матбугат битләрендә беренче шигырьләре басыла башлауга ук аны күтәреп алалар. Татар бугазыннан алып, Карпатка кадәр җәелгән элеккеге Алтын Урда кыйтгасында ана телебез кысыла бару сәбәпле, Тукай чорындагы сыман әллә кай төбәкләрдән каләмле затлар килүе юк дәрәҗәсенә төшкән бер дәвердә... Урал аръягыннан калыккан шагыйрь Казанга үрелсен әле! Моңа беренчеләрдән булып Хәсән ага Туфан шатлана. Сибгат ага Хәким, Нури Арслановлар хуплап каршы ала. Егет буларак та әнә нинди бит! Күчем ханның «оныгын» яратмау мөмкин түгел. Студент шагыйрьнең матди ягы мөшкел икәнен аңлап, егетне «Казан утлары» журналына эшкә алырга ниятлиләр. Редакциянең Яңа елны каршылау мәҗлесендә Булат – үзәктә, Булат – Шаһзадә! Бүтән редакциянең хатын-кызлары да, аны күрергә дип кереп, тәкатьсез калалар. Холлда танцы бара. Булат кызларны, берәм-берәм йолкып алып, очыртып вальска бии. Бар да әйләнә: уй-хисләр әйләнә, башлар әйләнә, бөтерелмә итәкләр... Булат учында дөнья үзе әйләнә.

Кинәт... Хыял уты сүнә, дәртле аһәң ядрә тигән кош сыман, сулыгып, караңгылыкка төшеп югала. Ни булды? Шомлы сорау: Булат кайда? Булат?!

Бәйрәмнән соң беренче эш көнендә таба алмыйлар Булатны. Кулга алганнар икән, дигән астыртын хәбәр, мең сорау ияртеп, таралып та өлгерә. Юк, ниндидер хәтәр әшәкелек кылмаган Булат (андыйга ул тумыштан сәләтсез иде). Тулай торакның караңгы баскычында гыйшкы белән кочышып торган чакта, кайнар пышылдаулар уй-сүзне көйдерерлек хәлгә җиткән мизгелдә, сылукай, аның каршына тезләнеп, ләззәти хәятнең капкасын ачып керим дигәндә... Гомерендә күрмәгән, ишетмәгән Булат бу хәлне үзен мәсхәрә итү, кыргыйлык дип кабул итә, кинәт ярсып, кубарылып, давыллап ала, шул давылга кызның да итәге кушылып китә...

Нихәл итәсең, Камасутраны «өй­рә­­неп», Париж тәрбиясе алмагач, тай­га­ның эчкерсез дуамал егете шулай итеп университет белән гомерлеккә хушлаша. Аның илһамлы аяз күген бер елгамы, ел ярымгамы рәшәткәле, чагыр тәрәзә белән томалап куялар.

Халык җырларында шундый хик­мәтле юллар бар бит әле: «Утырып уйлар уйлар өчен үскән икән буйларым». Булат Сөләйман холкы йөремсәк иде шул. Аңа көтелмәгән борылышлар, ургылып аккан елгалар, ташлары убылып төшәргә кыҗраган упкынлы таулар булсын. Аның кайнап-бөтерелеп, давыллап ала торган күңеленә каршылык кирәк. Шул каршылыкны җиңәргә омтылыш дәрте аны яшәтә, алгысыта, илһам-дәрман-ныклык бирә, рухын сындырмый.

Булат Сөләйман, еллар аша, кабаттан инде Казанга кайтыр алдыннан, сәяхәт итеп, бер «кагынып» ала. Фрунзе шәһәрендә балта остасы, Бакуда нефтьче оператор булып эшли.

Ниһаять, ул Казанга кайтып, иҗади яшәү әлифбасын кабаттан «А» хәрефеннән башлап җибәрде.

Син дә мулла, мин дә мулла... дип атка печән сала алмый торган тәкәббер-иренчәк казан татарыннан аермалы буларак, Булат теләсә нинди эшкә чирканмыйча, Гариф Ахунов әйтмешли, «черәшеп» тотына иде. Булдырды егет, Казанның үзәгеннән фатир алуга иреште. Ул аны кул көче белән эшләп алды. Коралы – себерке. Бурычы – ишегалдын чиста тоту. Подвал саналса да, тәрәзләренең өске өлгеләре урамга карап тора. Якты, җылы, иркен. Чиста. Стенасының штукатуркасы купкан урынында борынгы исән кирпеч теземнәре күренеп тора. Үзе бер сәнгать. Бүгенге дизайнерлар кызыгырлык. Бу фатирда без Горький, Тукайлар чорына кайткан кебек дөньялыктан аерылып гөр киләбез. Булат ярлы гына табынны да бай итә белә. Кесәләре – юмарт тишекле, соңгы тиенен дә тотып кала алмый. (Бу бинада хәзерге көндә банк урнашкан. Булатның бүлмәсендә, бәлки, мул акча көшелләре өелеп ятадыр.)

Шул чорда ул Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында читтән торып укый иде. Елга берничә тапкыр сессияләргә барып, Мәскәүне «тез чүктереп» кайта.

Булатны күргәч, хатын-кызларның тән күзәнәкләре алышына башлый. Үзен ямьсез дип йөргәннәр дә чибәрләнеп китә, ягымсызлар елмая башлый. Сүрән күзләргә ут кабына, телләре язылып китә. Булат сайланып тормый, турыдан бәреп сөйләшә. Кайчакта тупасрак кыланып куйса да, үзенә килешеп тора. Тайгадан чыккан экзотика! Менә шул үтерә дә куя ханымнарны. Бу сиңа «Джойс», «Кафка» дип үзеннән акыллы булып сөйләшергә тырышкан арык гәүдәле, салам бармаклы шәһәр шагыйре генә түгел. Бу – арыслан белән күзгә-күз очрашкан, атып алган бүресен сыртына салып кайта торган Себер егете!

Әлеге җәһәттән, профессор Хатыйп Миңнегулов сөйләгәннән бер эпизод китерик. 1973 елда аны бер айга Мәскәүгә стажировкага җибәрәләр. Ул Әдәбият институтының Добролюбов урамындагы җиде катлы тулай торактан бүлмә алып урнаша. Күршесендә – Булат Сөләйманов. Биек үкчәле, төз аяклы, кыска итәкле, сулышка кабарлык гаҗәеп чибәр кыз белән иртә дә, кич тә гел бергә болар. Модый чибәрлекне яшереп яткыру гөнаһ дип, мактанасы килептер инде, Булат Хатыйп аганы (ул чакта ассистент) чәйгә дәшә. Өстәлдә – әллә кай илләрдән килгән, күз күрмәгән ризыклар, һәм урысча, инглизчәдән кала Булаттан берничә татар сүзе өйрәнеп алган сылу кыз...

– Тәмле ашасам, мин тагын да шәбрәк булам, – дигән идем, ташый гына күчтәнәчләрне, – дип Булат көлә.

Берничә көннән соң Хатыйп аганың ишеген вахтёр шакый:

– Сезне Иосиф Кобзон чакыра, – ди.

Хатыйп ага аптырап кала. «Ялгышадыр, атаклы җырчы каян инде мине белсен».

– Аста көтә ул сезне, тиз булыгыз, – ди вахтёр. Хатыйп ага аскы катка төшә, күзенә күренәме, чынлап та Иосиф Кобзон басып тора. Шәп костюмнан, пөхтә, затлы.

– Сез Казаннанмы? Булатны беләсезме? Аны таба алмыйсызмы хәзер?

Хатыйп ага кылт итеп исенә төшерә. «Булат теге кызын «Кобзонка» дип таныштырган иде бит. «Бөек Кобзонның» сәркатибеме, сөяркәсеме дигән иде, шыттыра егет, дип аның сүзе әллә ни игътибарга алынмаган ул чакта. Менә бит, үзе эзләп килгән».

– Булатның ике-өч көн инде монда күренгәне юк, – ди Хатыйп ага. Кобзон ачу белән кулын селкеп, ишеккә борыла һәм кара «Волга»сына утырып китеп бара.

– Шул вакыйгадан соң, «Сатма­ган­сың мине, егет икәнсең, гомергә онытмам», – ди Булат. Хатыйп аганы якын итеп күрешә торган була. Хатыйп ага: «Үзең дә молодец! Знай наших!», – дип аны үсендереп куя.

***
Булат Сөләймановның беренче шигырьләр җыентыгы – «Таңнар фонтаны» 1980 елда аксакалыбыз Сибгат ага Хәкимнең бисмиллалы сүзе белән Казанда басылып чыга.

Икенче китабы шулай ук Татарстан китап нәшриятында 1986 елда дөнья күрә.

«Казан утлары»нда проза бүлеге мөхәррире булып эшләгәндә мин аның «Абу баба» дигән хикәясен редакцияләгән идем. Себер тормышыннан, вакыйгаларга куе, кедрлы, карагайлы урман кебек тирән рухта язылган иде ул. Бу хакта Булат үзенең «тайгадашы» «Иртеш таңнары» кебек саллы роман иясе Якуб Зәнкиевкә болай дип яза:

«Рафаэль Мостафин үзенең докладында «Абу баба» хикәясе 1983 елда чыккан иң яхшы әсәр, диде. Дезертирлар турында повесть яки роман язарга исәбем бар. «Абу баба» шуннан бер өзек» (1984).

Булат Сөләйманов узган гасырның җитмешенче еллары уртасында күчмәнлек биштәрен иңеннән төшереп, Төмән шәһәрендә тын култык табып яши башлады. Өлкән язучыбыз Якуб ага Зәнкиев истәлегеннән бер өзек китерик:

«Иртеш таңнары»ның икенче вариантын язып маташкан мәлдә, үзенең хөр холкы белән шаулап-гөрләп Булат килеп керде. Шулчак тар бүлмәмнең эче киңәеп-зураеп киткәндәй булды. Чөнки бу терекөмештәй хәрәкәтчән, үткен коңгырт күзләре елмаеп, нур балкытып торган таза егет беренче күрүдә үк миңа ошады...

Без чәй янында дустанә сөйләшеп утырдык. Булат шаяртып әйтеп куйды: «Күрәм, Якуб абый, сез тавык кетәгедәй җирдә, урыс әйтмешли, әкияттәгечә, «в избушке на курьих ножках»та гомер сөреп ятасыз икән. Минем хәл дә шуңа охшашалы иде. Мин моңа түзеп тора алмадым, бер зур җыелышта Обком секретаре алдында чыгыш ясадым. Биек трибунадан әйтеп салдым: «Мин – Себер татарларының беренче шагыйре. Фатирым булмаганлыктан шигырьләремне Төмән күпере астындагы ташка куеп язам. Инде фотокорреспондет чакырам да, шул хәлемне фотога төшереп, ООНга җибәрергә мәҗбүрмен. Шул чыгышым­нан соң бер ай да үтмәде, үзләре мине чакырып алып, ике бүлмәле фатирга ордер тоттырдылар. Хәзер менә шунда киерелеп-сузылып иҗат итеп ятам».

Әмма тынгысыз җанлы Булатны «арканлый» алмыйсың шул. Төмән язучылар оешмасында, пропаганда бюросында эшләве сәбәпле, ул командировкаларда еш була, Себер киңлекләрендә йомылып калган авыл һәм шәһәрләрне үз күзләре белән күреп, андагы тормыш хәлләрен күңеленә салып бара.

Төмән-Казан поезды, үзе әйтмеш­ли, «песи битен юынган арада» килеп җитсә дә, ул инде хәзер сирәк кунак иде. Аның килеп төшүе – үзе бер бәйрәм була иде.

– Булат, Булат кайткан,
Бүләк алып кайткан, –

дип «Зәңгәр шәл»дәге арияне җырлап каршы ала идек. Булат канәгать. Үзе дә безне сагынган, без дә аны сагынганбыз. Эре бөд­рә йонлы, киң якалы кайры тун ки­гән Булат, Шишковның «Хәсрәт дәрья­сы»ндагы Прохор Громов кебек басып тора. Күзләрендә – төнге учаклар җемел­дәгән тайга рухы.

Бераздан инде табын оеша. Затлы балыклар алып килмәсә, Булат Булат түгел инде ул. Җаена карап, төрле елларда ул безне төштә дә күрмәгән әллә нинди балыклар белән сыйлады. Енисейдан тотылган таймень, линь, Таймыр ярымутравындагы саф сулы елгаларда йөзеп үскән гаҗәеп муксун, чиста күл балыгы пелядь, үзенең Иртеше мактанычы – тел өстендә шаулап эреп, турыдан-туры канга күчә торган нельма – болар һәммәсе тәме белән хәтердә кала торган, дөньяви бәһа алган балыклар иде.

Бу нигъмәтләрне «мырлый-мырлый», мактый-мактый, мыектан ма­ен агызып ашаганда десертка яңа шигырь­ләр чыга.

– Син үзеңне Себернең бердәнбер шагыйре дип йөрисең дә, артыңнан икенче себер егете – Шәүкәт Гаделша куып килә, – дип Булатны котыртып куябыз.

– Мин прозага күчәм. Роман язачакмын, – ди Булат.

Рабит Батулла Булатка махсус атап язылган көлкеле, маҗаралы хикәясен укый. Көлешәбез. Төн урталары җиткәндә Булатның кунакханәдә урын белешмәгәнлеге билгеле була. Үзе кебек эчкерсез Рөстәм Мингалим аны кунарга үз фатирына алып китә. Шулай итеп, атна буе сайланмыйча сыйланып-сыйлап йөри торгач, Себер бае булып килеп төшкән Булат бер атнадан инде «таланып», Казан хәерчесе булып, Төмән поездында китеп бара.

***

Сиксәненче еллар азагында, илнең асты-өскә килгән болгавыр дәвердә Булат Сөләйманов сәясәткә кереп китте. Табигатендә артистлык, икейөзлелек ятмаган Шагыйрь йөрәкле кешегә хәтәр юл иде бу!

Мең кыенлыклар күреп, ул Себер татарлары тарихына караган кыю, тирән эчтәлекле мәкаләләр чыгарып (рус газеталарында) шау кузгатты. «Сибирские татары – кто мы?», «Нет языка – нет народа», «Язык – культура – автономия» исемле язмаларында ул халык тарихын бөек һуннар учагына илтеп ялгады. Зирәк аң-акыл бик акырынлык белән уяна барган җәмәгатьчелек аның бу тәвәккәл чыгышларын бик сагаеп, шикләнү катыш курку аша кабул итте. Дөресрәге, кабул итә алмады. Ул дәвердә аның тарафдарлары берән-сәрән генә фанатиклар иде.

Булат Сөләйманов Себер татарлары теле белән дә, гореф-гадәте, мәдәнияте белән дә тамырдан аерым халык, казан татарлары белән бернинди уртаклыгы да юк, дигән фикерне алга сөрә башлагач, язучылар да аның бу адымына шикләнеп карадылар. («Тукай телендә язачакмын», дип күтәрелгән шагыйрь телебезгә хыянәт итәме?)

Бу хакта ярсып бәхәсләшкәнебез хәтердә.

– Син бит Себер татарларын фаҗигагә алып барасың. Меңнәрчә еллык тарихы, язма әдәбияты булган төп ана милләттән аерылып нишләмәкче буласыз?

– Без анда җирле милләт булып саналмыйбыз, әнә, Казаныгыз бар, шулар ярдәм итсен, диләр безгә. Хантларга, мансиларга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, финанс ягыннан да. Ә безгә – берни юк.

– Без казан татарларыннан телебез белән дә, гореф-гадәтләребез белән дә аерым халык, дигәч, Мәскәү: «И-и, нигә күптән әйтмәдегез аны?!» – дип, кочаклап алып, Себер татарларының башына алтын яңгыры яудырачакмы?!

– Без бу хәлдә яши алмыйбыз. Бетеп барабыз бит. Соңгы талпыныш бу!

– Халыкны халык түгел, ә бер-ике кеше саташтыра. Үз файдасын кайгыртып... Мисалга Зәки Вәлидине генә ал. Амбиция көчле тегенең. Казанда беренче зат була алмасын аңлагач, Урал ягына китеп, гаскәр туплый, кече Башкортостан республикасы оештыра. Хан буласы килә, беренче буласы килә! Син дә, Булат, аерымлансак, мин себер татарларының Тукае булам, дип йөрисеңме әллә? Тукай булу өчен Тукай булу кирәк бит әле!

Кызып, кыргый халәткә кергәндәй кайнарланып, учын – йодрыкка, йод­рыгын учка бәргәли-бәргәли йөргән Булатым, шул мәлдә сабырланып калды. Күз төпләре дымланып чыкты.

– Син ничек минем хакта шулай уйлый аласың?.. Мин үзем өчен дип йөриммени... Ничек аңлатырга сезгә. Менә килеп кара үзең, Себер татарларының үтә алмаслык сазлык­лар арасында ничек интегеп яшәвен. Сез бит казаннар, аңламыйсыз безнең хәлне...

Бу сөйләшүдән без авыр тойгылар белән аерылыштык. Ул чакта кесә телефоннары юк иде шул. Төмәндә төрле елларда ике тапкыр булсам да, күрешә алмадык. Булат командировкада иде...

Төмәндә күренеклерәк урыннарны казан татарлары биләгән. Җирле татарлар алар өчен әллә бар, әллә – юк. Гореф-гадәтләре ниндиерәк, асылына төшеп карарга мөмкинлек булмады, себер татары – басып торышы (осанка), йөз-кыяфәте, йөреше, мөгамәләсе, холык-фигыле (телне әйткән дә юк!) ягыннан безнең белән чагыштырганда, бөтенләй икенче «камырдан» әвәләнгән. Бу халыкның чишмә башы – империяләр, каганатлар төзегәндә татар байрагы астына кергән кайсыдыр монгол кабиләсенә карыйдыр кебек...

1990 елның декабрендә Төмән өлкәсе татарлары корылтайга җыела. Көн тәртибендә: «Сыбыр» татар җәмгыятен төзү каралачак икән. («Сыбыр» – Булат Сөләйманов тәкъдим иткән исем. Ул чакта кытай чыганакларын тәрҗемә иткән Паркер китабы чыкмаган иде шул. Һуннарда СИБИР – сәргаскәр исеме булган. Нык ир мәгънәсендә.)

Менә шул Корылтайга Булат килеп кергәч, аны алкышлар белән каршы алалар, Президиумга утыртырга дип тәкъдим белән чыгалар. Күкрәге белән амбразураны капларлык фидаи Булатның болай таныла башлавы кемнәрнеңдер касыгына тия. Өлкәнең Исполком комитеты урынбасары трибунага чыгып, халыкка «бомба» ташлый: зур бер чарада биек мөнбәрдән Булат: «Себер җирендә сез руслар – килмешәк халык», дигән икән бит!

Котырган үгез кебек, залның күзен кан баса. Зәки Зәйнуллин әйтмешли, «тапыйлар» Булатны. Бигрәк тә кушканны күндәм үтәүче куштан татарларыбыз.

Булатның рухы сына, канатлары салына. Ул берьялгызы өенә кайтып китә. Шул көннән соң ул берәүгә дә күренми. Мондый чакта ир кеше нишли, гадәттә, йөрәк ялкынына хәмер утын бөркеп, һәлакәт упкынын якынайта.

1991 елның 11 гыйнварында ул, фа­ти­рында ялгызлык иңенә башын салып, дөньядан китә.

Тукай фикеренчә, инде «үлеп аңлат­кач», шагыйрьнең иҗат чишмә­сен­нән илһам алу тамчылап-тамчылап кына, милли-рухи мәсләгенә якынаю адымлап-адымлап кына барды. Сагаюлы, икеләнүле, шикләнүле еллар аша, бик акырынлык белән генә төшенү килде.

Хәзер инде ел саен Төмән китапха­нәсенең милли бүлегендә «Сөләйманов укулары» дигән конференция үткәрелә. Монда Төмән һәм Тубыл Педагогия университеты галимнәре, студентлар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар катнаша. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында фәнни хезмәтләр, истәлекләр укыла. (Әле быел гына Төмән университеты тарафыннан ЖЗЛ сериясеннән «Булат Сөләйманов» дигән китап бастырылган.)

***

Ул елда... Булатның үлеме хакында хәбәр килгәч, тетрәнеп калган идем. Нинди тәкъдиргә дучар булган бит. Тәненнән аерылган җаны, гарешкә очып китә алмыйча, бикле ишек-стеналар арасында ай ярым чарасыз бәргәләнгән. Көтелмәгән ялгыз үлем... аянычлы гомер соңы... Тетрәнүемә юаныч эзләп, мин ул чакта каләмгә тотынган идем. Менә ул шигырь юллары:

Күчем ханның соңгы оныгы син,
Соңгы могиканы Себернең.
Шәһре Казан хан итмәде сине, –
Сыра саттың, урам себердең.

Себеркеңне ташлап, каләм алдың,
Шагыйрь булып киттең Казаннан.
Кыл урталай бүленсен дә җаның...
Андыйлармы шөһрәт казанган?..

Юк, барыбер, ялгышларың белән,
Хаталарың белән Бар идең!
Себер җилен егып көрмәкләшер
Мәйданнарың гына тар иде.

Карагайлы урман куенының
Аюлары уянган мәлдә –
Шул эзләрне эзләп чыккан булсаң,
Аумас идең ташлы мендәргә.

Кичерерме заман, – маңгаеңда
Сырланмыйча калган елларны?
Идел белән Иртеш арасында
Җырланмыйча калган җырларны?

Бар да алда, диеп яшәгәндә
Күңел менә сыктап айкала.
Син дә кинәт шулай үлә белгәч,
Бу тормышта безгә ни кала?

Булат Сөләйманов шигырьләре


ХАТЛАР


Бу җилләр хәтернең түреннән,—
Үзләре шәп-шәрә, бик арык —
Үткәннең сандыгы төбеннән
Хатларны чыгарды актарып.
Саргайган ул хатлар хәтердә —
Күбәләк шикелле дерелди.
Син бит ул, нигә соң дәшмисең?
Ул көннәр яңадан терелде.
Караңгы төндәге яшен күк
Ялтырый, югала хәтердә,
Һәр юлы — яшьлекнең тарихы:
«Булырбыз, булырбыз без бергә!..
Хәтернең өрәге булма син.
Кил бире, алыйм мин бер кочып.
«Сөямен», дип язган сүзләрең
Хатлардан киткәннәр шул очып.
И хәтер! Син җәллад түгелсең.
Тоз сипмә ярама син берүк.
Кайтса да яшьлектән ул хатлар,
Безгә бит яшьлеккә кайту юк.

***
Күренми шул Себер Казаннан,
Анда карлар, җилләр уйныйдыр.
Ә тайгада болан баласы
Адашкан да ялгыз елыйдыр.

Хет җилләре хәбәр бирсәче:
Ничәнче көн эзли анасын?
Аерылу авыр кемгә дә,
Тайга киң шул, каян табасың!

Эзләреннән бүре киләдер,
Борылыр да иде кирегә,
Юк, ярамый, алга ыргылды,
Балачагын калдырып бүрегә.

Шулайдыр ул хәлләр минем дә:
Эзләремне карлар көридер.
Адашкан да тайга эчендә,
Балачагым елап йөридер.


***
Мин — төп Себер татарымын
чыгышым белән,
Гомер сөргән монда
минем бабаларым.
Чал Иртышның үзе кебек,
борынгыдан
Яшәп килә монда татар балалары.

Мин килмешәк түгел монда,
туган җирем,
Гомерлеккә сине ташлап китә
алмам.
Җирнең тарту көчен җиңдек,
и Себерем,
Ләкин синең тарту көчең
җиңә алмам.

НИГӘ МИНЕ АЛЛА
КЕШЕ ИТКӘН?


Мин тауларга карап сокланам гел,
Таулар горур, таулар бик биек.
Нигә мине Алла кеше иткән?
Кеше булып, булмам мин бөек.

Урманнарга керсәм, хәйран калам,
Каян ала урман моңнарын?
Нигә мине Алла кеше иткән?
Кешеләрдә моңның иң тары.

Кырга чыксам, үлән арасында
Чикерткәләр йөри серләшеп.
Алар да бит миннән бәхетлерәк,
Һәр көн саен үтәм көнләшеп.

Нигә мине Алла кеше иткән,
Булмаганмын агач йә үлән?
Шагыйрь күңелем түзмәс
бу хурлыкка,
Йә, хушыгыз, дуслар, мин үләм!

БУЛАТ СӨЛӘЙМАНОВ ХАТЫ


Хөрмәтле редакция!

Бу хатны мин үзем кебек кайбер иптәшләрнең соравы буенча язам. Без Казанда чыга торган «Совет әдәбияты» журналын ел саен алдырабыз. Аның һәр номерын зур түземсезлек белән көтеп алабыз һәм бик яратып укыйбыз. Яраткан язучыларыбызның яңа әсәрләре белән танышабыз. «Совет әдәбияты» журналының соңгы битләрендә «Әдәби­ят һәм сәнгать яңалыклары» урнаштырыла. Анда төрле кичәләр, иҗат секцияләре булганлыгын журнал аша булса да ишетеп куанабыз, ләкин шунысы кызганыч, алар бер генә җирдә, бары тик Татарстанда гына булалар. Ә бит татарлар анда гына түгел, бер Төмән өлкәсендә генә әллә ничә меңләгәне яши, ә бөтен Себердә күпме алар!

Поэзиягә беренче адымнарын ясап караучы, поэзия белән кызыгучы (кызыксынучы. – Л.Л.) иптәшләрне юк дип әйтерлек түгел. Алай булгач нигә бездә, Себердә иҗат секцияләре узмый икән? Тоболда үткәрергә була бит ләбаса. «Совет әдәбияты» 1961 елның беренче санында «Яшь язучылар семинары»н укыдым. Анда менә мондый сүзләр язылган иде: «Әдәбиятыбызга килә тор­ган яшь көчләрне тәрбияләп үстерү, аларның иҗат активлыкларын күтәрү буенча Татарстан язучылары союзы күп кенә чаралар үткәрә. Шундый әһәмиятле чараларның берсе башлап язучыларның иҗат семинарларын системалы рәвештә уздырып барудан гыйбарәт». Анда 40ка якын кеше чакырылган, ә шуларның арасында безнең Себердән берәр иптәшнең булуы икеле. Тагын башлап язучыларның семинары Мөслимдә уздырылган. Мөс­лимдә һәм Татарстанның башка районнарында башлап язучылар семинары үткәрергә мөмкин икән, ә нигә Себердә дә үткәрергә мөмкин түгел? Азмыни безнең татар язучыларыбыз, шагыйрләребез, драматургларыбыз. Аларның бер-икесенә безгә килеп семинар үткәрергә була бит. Сез дә килмәсәгез, Себердә яшәүче яшь көчләрне кем тәрбияләп үстерер.

Без бары сездән генә ярдәм көтә алабыз. Безгә килеп китегез, хөрмәтле абыйлар!

Булат Сөләйманов. 10.02.1961 ел. (Хат ахырына кемдер Б.Сөләй­манов­ның адресын язып куйган: Тюменская область, Дубровинский район. Б-Карагай. – Л.Л.).

Хатны басмага Ләбиб Лерон әзерләде.

 


Марсель ГАЛИЕВ
Безнең мирас
№ 9 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»