поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЗӘБИРОВ МИНШӘЕХ

Миншәех Харис улы Зәбиров 1932 елның 10 нояберендә туган.

(1932-)

Татар матбугатының шәехе, солтаны, алтын баганасы, 50 елдан артык гомерен "Яшь Ленинчы", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", бигрәк тә чирек гасырга якынын "Социалистик Татарстан" ("Ватаным Татарстан") газетасында, армый-талмый, дәртләнеп, кайнарланып, яратып, сөенеп хезмәт иткән, 17 ел рәттән "Татар мөселман календаре"н чыгарып килүче Миншәех Харис улы Зәбиров Аллаһ хозурына мәңгелеккә күченүенә 40 көн булды. Ул бик күп изгелекләр, яхшы эшләр, бик күп китаплар, календарьлар чыгарып, калдырып китте. Ул кешеләр өчен яшәде, кешеләр дә аны ярата иде.

Биек тау башында туган ул. Паспортына да Ош шәһәре дип язылган иде. Бишенче дистәне ваклаган Харис абзый озак көттергән улына исемне бик алдан әзерли. Тимершәех дип куялар. Ни хикмәт буладыр инде, баланың сулышы кысыла, суларга һава җитми. Кыш җитте дип тормыйлар, җәйне дә көтмиләр, язгы дәрья суларында ага-ага туган авылга – Лениногорск районының Сарабиккол авылына алып кайтып, туган як мулласыннан колагына Миншәех дип кычкырталар. Ярый әле ул чакларда Шәехнең нинди мәгънә аңлатканын белмиләр. Бер очракта ул юлбашчы дигәнне белдерә. Икенче урында "шәех" сүзе дәрәҗәне аңлата һәм ислам диненә хезмәт иткән зур шәхес, акыл иясе дип билгеләмә бирелә.

Ул үзе әнә шушы серле исеменә гомере буена тугры булып яшәде, аны акларга тырышты. Кечкенәдән нык, зур башлы, таза, матур, көчле булгандыр ул. 1932 елда туса да, бик тиз үсә. 1941 елда башланган сугышның буеннан-буена үгез җигеп колхозда эшли. Тыл батыры була, орден, медальләргә күмелә. Сугыш бетүен бетә ул, җиңүчеләр дә кайта, тилмереп көткән җиңеллек кенә килми. Халыкның тормыш хәле бер дә яхшырмый. Юлбашчылык шунда чагыла. Сарабиккол оланнары "Сталинга каршы Ленин юлыннан" дигән "банда" оештыра. Тавышы Мәскәүнең үзенә үк ишетелә. Мәктәптә бер генә укытучыны да калдырмыйлар. Район җитәкчеләренә дә кагыла. Луиз Хафизов, Искәндәр Зәбиров һәм Миншәех Зәбиров шул гарасаттан да исән-сау чыга. Дөрес, бу вакыйга аларны гомер буена озата бара, вакыт-вакыт сиздерми генә тез астына китереп тибә. Шөкер, егетләр нык, берәү дә егылмый. Һәрберсе үз тармагында кирәк. Ул чакта да Шәех абый журналист, листовкаларны яздыручы, тараттыручы. Шулай итеп ул 14-15 яшьтә иптәшләре тарафыннан билгеләп куелган һөнәргә гомере буена тугры булып кала. Алай гына да түгел, татар матбугатының солтаны, шәехе була. Бу юлга кереп китмәсә ул, һичшиксез, язучы булган булыр иде. Язучы Роза апа Хафизова белән бер чишмә суы эчә ул. Сылубикә әбинең төннәр буена укыган китапларын – Йосыф кыйссасын, Сак-Сок, Коръән тыңлап үсәләр. Шуннан соң да инде син шигырь-поэма, пьеса язмый түзеп кара. Яза ул аларны. Әнә шул халыкны бәхетле итәсе килү комачаулый. Юк, киресенчә, этәргеч бирә. Төзелеш институтына да керә ул, сызым сызарга да өйрәнә. Әйләнеч булса да, Казан дәүләт университетына укырга керә. Әле алай гына да түгел, Мәскәүдән Үзәк Комитетның партия мәктәбен кызыл диплом белән генә бетерә, аспирантурага да кереп кайта.

Шуннан соң инде ул матбугат дәрьясына чума. "Яшь ленинчы"да эшли, "Татарстан яшьләре"ндә мөхәррир, "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга" газеталарын оештыручыларның берсе була. Шулай да "Социалистик Татарстан" газетасында эшләгән еллары – иң бәхетле елларыдыр. Мөхәррире дә олпат, олы йөрәкле Шәмси ага Хамматов дилбегәне, ышанып, тулысынча аңа тапшыра. Яхшы кешенең кучеры да үзе кебек булырга тиеш. Миңа 10 елга якын "Социалистик Татарстан" газетасында Миншәех Харис улы кул астында эшләү насыйп булды. Аның эш бүлмәсе кайсы гына газетада булса да, һәрвакыт ачык, һәрвакыт штаб кебек кайнап тора иде. Һәрвакыт аның янына яшь журналистлар җые­лыр иде. Киң күңелле, ачык йөзле кеше иде. Һәрвакыт кайда гына нәрсә генә сөйләшсә дә, гомер буе сүзе шул газеталарга барып тоташа иде. Ә газета матур, бай, эчтәлекле чыккач, ничек сөенә иде. Шул елларда нәкъ менә, бигрәк тә язучылар корылтаенда газетаны тән­кыйтьләгәч, әдәбият, сәнгатьне яктырткан "Әллүки" кушымтасы чыга башлады. Ул аңа да бик сөенде.

Әлбәттә, аның иң зур эше "Татар мөселманы календаре"н чыгаруы булгандыр. Аны бит ул уйлап тапты, ул эшләде. Ул гомере буе шуңа әзерләнгән. 20 елдан артык "татар числолыгы"н да төзүче булды. Әйтергә генә җиңел, әле бит рәхәтләнеп өйрәнергә намаз китабы гына да юк чакта халкыбызны намазга өндәгән, иманга чакырган, Коръән укырга өйрәткән гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле календарьның атасы, язучысы, төзүчесе, якты нурга манучысы, газиз халкыбызга илтеп җиткерүчесе дә – Миншәех Зәбиров иде.

Сез аны сөендереп "Фәния календаре" дип йөргәч тә, ул бит аныкы иде. Аны ул уйлап тапты да миңа бүләк итте, ул мине бик ярата иде. Ул бөтен кешене бик ярата иде. Аның бер кеше турында да начар сүз әйткәне булмады, ул гайбәт сөйләми, сөйләтми дә иде. Ул эш ярата иде. Юк кына нәрсәләрдән дә кызык эзли, таба, шуңа сөенә иде. Соңгы елларда ул алмагачлар утыртты, бакча үстерде, чәчәкләр ярата иде. Өй тирәбезгә өч төрле сирень генә утыртты, быел барысы да шау чәчәктә. Соңгы елларда чуар тавыклар үстерде, чебиләр чыгартты. Шуларга сөенде.

Ул Аллаһны ярата иде. Шул яратуы хакына соңгы елларда бигрәк тә күп эшли иде. Аллаһ аның үзен дә яратты. Бик күп изге эшләргә сәбәпче итте. Ул сәбәпче булганга гына Габделхак абый Саматов язучы булды. Язучы Роберт Батулла Коръән тәфсире чыгара алды.

Шәех абый дини китаплар, Коръән эченә чумып, эчендә йөзеп, рәхәтләнеп яши, эшли иде. Халкыбызга дөнья һәм ахирәт кыйммәт­ләрен җиткерергә тырыша иде. Дөньяны чистартуның, кешеләрне коткаруның, бәхетле итүнең бердән­бер юлы бары тик Аллаһ кына икәнен җаны-тәне белән төшенә һәм халыкны да шушы татлы, изге юлга өнди иде.

Аның җаныннан изге теләкләре, гыйбрәтле сүзләре кешеләргә барып җитә, бик күп рәхмәт хатлары килә, ул аларны бик рәхәтләнеп укый, календаребызны укыганга, яратканга бик сөенә иде. Кешеләр үзләре дә киләләр иде. Бервакытны Уфадан Шәех абыйның университет сабакташы Шәүрә апа килде.

– Шәех, сиңа имтиханга килдем, тыңла әле мине, – диде. Бик матур бер хатирә булып калды. Бөтен кеше йоклап беткәч, Шәүрә апа госел коенып чыкты, матур күлмәк киде. Һәм "Йәсин" укыды.

– Сезнең календарь буенча өйрәндем, шуның буенча намазга да бастым, рәхмәт сиңа, Шәех, укуым дөресме? – диде.

– Ярый, ярый, – диде Шәех абый.

Һәр икесенең йөзе нур белән тулган иде, Шәех абыйның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп китте.

Бу мизгелдә алар икесе дә бик матур иде. Казаннан ияреп килгән сабакташ апа гына гырлый-гырлый йоклый иде. Ә миңа сигезенче дистәне ваклап йөргән югары белемле, хәтерле, акыллы фикерле кешеләргә карап утыру, төн уртасында кунак итү бик рәхәт иде.

* * *

Дәвамы тагын да булыр әле, гел язасы гына килеп тора. Аның турында китап чыгарырга да уйлыйм, истәлекләр китерә башладылар, сез дә китерегез. Хаҗдан төшереп кайт­кан фотолары да бик күп, күргәзмә дә ясарга кирәк булыр. Әллә ниләр эшләп калдырган инде. Хәтта сүзлек тә төзегән. Телебезгә, матбугатка соңгы елларда бик күп сүзләр керде. Шуларның бик күп төрле язылышына үртәлә иде. Хәрәм, харам, хәрам, харәм – кайсысы дөрес. Ул аларны җыйган, бер комиссия кебек утырыш җыеп хәл итәсе генә калган. Аллаһ юлында булгач, аның бар эше дә бик җиңел барды. Соңгы арада күңеле сизгән шул инде, гел – эш, эш, диде.

Вафаты белән дә сабак биреп, китап язарлык зур эшләр, гыйбрәтләр калдырып, безне сискәндереп, елмаеп, мәңгелеккә күченде.


ФӘНИЯ ХУҖАХМӘТ 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»