|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЗАКИРОВА ГӨЛҮСӘ
Бу шигырьләр озак ятты... Ниһаять, үрелеп, аларны яктыга, иреккә чыгарасы, бөтен дөньяга ачып саласы килгән көннәр аз булмады. Әмма, шулай да, үз вакытын сабыр гына көтә бирделәр – аларның тәмен, исен, рәхәтен яхшырак тояр өчен җәй азагы-көз башының һавасы, җиле, рухы... җәй азагы-көз башы кирәк иде... Урамда – август...
***
Төнем – озын. Ахирәтем – йокысызлык.
Каләмемне уйга манып шигырь тезәм.
Көздән иңгән моңсулыкка, сагышларга
Күңелемдә җитәр микән сабыр-түзем?
Төнем – озын. Җаным кабырчыгын ватып,
Сибелер күк мәрҗән кебек сөю хисем.
Көз кызарткан баланнардан, миләшләрдән
Кар суына манып язар синең исемең...
Уйлану
Бу дөньяда без бер тамчы, бер күзәнәк,
Зур Галәмнең кыйпылчыгы, атомы без.
Ярый әле Ходай биргән хыял-кошның
Канатында йолдыз булып атылабыз.
Сөю хисе йөрәгеңне ялмап алса, –
Олы рухың сыймас бәлки бу җиһанга.
Яшәү яме агар канда ул чагында
Шифа булыр сулышың да, сусаганга...
Вакланудан күзәнәктән артмас Кеше,
Бөек хистән чиксезлектә Җаны көчле!
Киек Каз юлы
Кылдан нечкә сират күпереннән
көн дә үтә Адәм баласы.
Түзә. Чыдый. Сабырлыгын сыный.
Сызласа да җанда ярасы.
Өмет белән Сөю нурларыннан
Иңә кинәт күктән бер хәбәр:
Йолдызларда шул күперне кичә
изге зат – Мөхәммәт пәйгамбәр.
Синле Казан
Синле Казан
учак кебек –
ашкындыра, сагындыра, ымсындыра...
Очып керсәм гүзәл яктысына
хыялларны утта яндыра...
Синле Казан
учак кебек –
ялкынланып дөрләсә дә, җылыталмый...
Гамьгә тулган йортлар, урамнардан
йөрәгеңә синең юл табалмыйм...
Әбиләр чуагы
Көзгә кергәч җылы яңгыр яуды,
Яшел келәм булды үләннәр.
Кояш нурын, җир сулышын тойса,
Күзне иркәләргә үсәрләр.
Һушын алыр сары яфракларның,
Үртәлерләр, бәлки, камышлар.
Тургайларны алдап басуларда
Шытып чыгар кабат арышлар.
Көзгә кергәч, җылы яңгыр яуды,
Табигатьме, минме ялгышам? –
Гашыйк күңелем бүген бар җиһанга
Гөлләр үстерергә ашкына...
Иртәнге хис
Таң кояшы көтмәгәндә үтеп керде
Шакымыйча күңел ишегемне.
Йөрәгемә алтын итеп чигеп куйды
Бик кадерле газиз исемеңне.
Су сипмәсәң, җан гөлләре кибә.
Хәзер йөрәк сине уйлап тибә.
Көтү
Эзләп табарсыңмы мине
Ялгызлык томаныннан?
Көннән-көн ныграк уралам
Синсезлек йомгагына.
***
Кояш баткач көннәр сагышына
Ай санаган төннәр агышы да –
Күрәсеңме, дидем, безгә бүләк!
Тик...
Без бөтенләй таныш түгел икән.
Күңел касәм чайпалганга гына
Кул биргәнмен... күрешергә теләп.
***
Боз тауларын эретерлек
Җылым барын күрмәдең лә!
...Салкынлыктан өши бугай
Кар бөртеге керфегемдә...
***
Серле төн хан бүген җиһанда.
Күзе – ай, сихерле елмая.
Йолдызлар серләшә үзара:
«Анда кыз ялгызы моңая... »
Тал-тирәк баш игән елгага.
Сак кына җиләс җил кузгала.
Сагышы чәчемә урала:
«Нигә син бик моңсу, кыз бала? »
Һай әкрен, бик әкрен уза көн:
Зарыгып көтәмен кичләрне.
Төн – сагыш йомгагы, җил сүтә
Болай да тузгыган хисләрне...
***
Кояшка карадым.
Елмайды.
Бүләге – битемдә сипкелләр.
Кояшның үзеннән оялып, яшердем.
Югыйсә, күз тияр.
***
Көттем гөрләвекләр булып
Елгага агасыңны.
Җимереп киртә-юлларны
Диңгездә каласыңны.
Хыялымны юлдаш итеп
Океаннар булсаңчы!
... Ишеткәндәй, күзләремнән
Тәгәрәде бер тамчы.
31 август
Сәер халәт...
Яшел яфрак оча күктә,
бөтерелә, әйләнә дә җанны урап,
әй, җилкенә!
Шәфәкъ нуры белән танго бии...
бии...
Онытылып, бишек кебек
уйнаклый ул җил көенә...
Бер минутлык бәхетеннән көнләшәмме?
Яфрак булып үзем очам түгелмени?
Хәтта кошлар аңлый алмас халәт миндә:
җан очышта, хис очышта...
җилпим канат-күңелемне.
Чуер ташлар, тузан серләр
асфальт юлда.
Яшел яфрак минем учта, минем кулда...
Бер мизгеллек бәхетемнең даһи мәле –
Көзгә кадәр тагын бер көн бар бит әле...
Идел, №8, 2012.
|
|