поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЗАКИРҖАНОВ ӘЛФӘТ

Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы 1959 елның 7 октябрендә Мамадыш районы Югары Яке авылында туа. Башта үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Кече Кирмән сигезьеллык һәм Урта Кирмән урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1976 елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче-плотник буларак башлый. 1978—1983 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләре белән тирәнтен кызыксына. Институтны тәмамлагач, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1984—1987 елларда Уразбахты урта мәктәбендә директор Вазыйфаларын башкара. 1987 ^ны гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елны Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый. 1903 елда "Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип Вазыйфаларын башкара. 1995 елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, ә инде 1997 елдан доцент булып эшли.

Мәктәптә һәм вузда татар әдәбиятын укыту проблемалары белән ныклап шөгыльләнү нәтиҗәсендә, рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 һәм 11 классларында укучы татар балалары өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә актив катнаша. Моннан тыш татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен дәреслек-әсбаплары басылып чыга: "Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре (1997), "11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту" (2001), "Сыйныфтан тыш уку дәресләре" (2002). Хезмәттәшләре белән берлектә "Татар әдәбияты: теория, тарих" (2004) китабын чыгаруга зур өлеш кертә. Татар әдәбияты тарихы, бүгенге әдәби процесс белән якыннан кызыксынып яши. Әдәби тәнкыйтькә, проза торышына, драматургия мәсьәләләренә караган мәкаләләре "Казан утлары", "Фәнни Татарстан", "Фән һәм мәктәп", "Мәгариф", "Шәһри Казан" һ. б. газета-журналларда даими басылып килә. Ә. Закирҗанов 50 дән артык фәнни хезмәт авторы. 2004 елда хәзерге татар драматургиясендәге һәм театрындагы эзләнү-табышларның идея-эстетик үзенчәлеген ачуга йөз тоткан тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы—"Заман белән бергә" исемендә дөнья күрде.

2005 елның 28 февралендә, Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар: X. Миңнегулов, А. Әхмәдуллин, 3. Хөснияр), Язучылар берлеге Идарәсе Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итте.


Казан утлары №4, 2005 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»