|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЮНЫСОВ ИЛНУР
Илнур Юнысов 1986 елда Мамадыш районы Алан авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Хәзер ул Чаллы дәүләт педагогия институты студенты.
* * *
Син кайтты дип берни үзгәрмәде...
Агач тагын коя яфрагын,
Ә үләннәр, ярыш оештырып,
Чигә кебек алтын калфагын.
Син кайтты дип кошлар китми калмас.
Ныгыталар бары канатын.
Үткәннәрнең моңсу өемнәрен
Көз җиледәй өреп тараттың.
Сибелешеп яткан мизгелләрдә
Икәү узган эзләр калгандыр.
Миңа булган сөю хисләренең
Кайсы тугры, кайсы ялгандыр?!
Ялганнары кара болыт булса,
Тугры хисләр назлы җил икән.
Болытларны җилләр куа алса,
Яннарыма үзең кил, иркәм.
* * *
Таралган уйларым артыннан
Үткәннең җепләрен эзләдем.
Төйнәлгән төеннәр каршына
Чишүен үтенеп тезләндем.
Күңелдә һәр төен - бер мизгел!
Яхшымы, яманмы, барыбер.
Хыялым дөньясын тирбәтеп,
Каршыма йөзегез тагын бер.
Җанымның киң яры тар кебек,
Бик тирән диңгезе сай кебек.
Мизгелләр йөзмәде бу якка,
Калдылар хәтердә эленеп.
* * *
Нәр көн саен хатларымны көтәсеңме?
Икәү узган сукмаклардан үтәсеңме?
Иркә җилләр
назлап үргән толымыңны,
Кичен татлы уйга чумып сүтәсеңме?
Язмыштагы ялгышларың хәтсез булды.
Син ясаган хаталардан бәгырь тулды.
Күңелемнең син дип янган учакларын,
Керфегемдә тирбәнүче тамчы юды.
Ишеткәнем
күргәнемнән артык минем...
Тик бәхеттә үтәр микән алгы көнең?
Син үзеңдә көрәшер көч табарсыңмы,
Каплаганда күңелеңне кара сөрем?!.
* * *
Алмагачка былбыл кунган...
Алмасы юк, иртә әле.
Җимешкә бай, тик былбылсыз
Чаклары да истә әле.
Алмасыз да үзгә матур.
Былбыл шуны тоймаганмы?
Гүзәллекне аңламыйча,
Ямь өстәргә уйлаганмы?
Аңлаган ул, ә бары тик
Чәчкәләргә моң өргәндер.
«Алмалары минем кебек
Җырлап үсеннәр», - дигәндер.
Җимешләре үсеп җитте...
Былбыл җыры гына тынган.
Ә һаман да моң агыла
Сусыл алма яктысыннан.
"Мәйдан" № 3, 2007.
|
|