(1963-2012)
Вәлиулла Ягъкубның татарга васыяте: "Без бу дөньяның кырыс булуын һәм монда үз-үзең өчен генә көрәшүнең кирәклеген аңласак, минемчә бу бик зур адым булыр иде. Без үзебез көрәшсәк, безнең телебезне дә мәдәниятебезне дә, татар икәнебезне дә бөтен кеше алкышлап каршы алыр”, дип белдерде ул үлеменә 16 сәгать калганда.
Вәлиулла Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туган. Беренче сыйныфны шул авыл мәктәбендә тәмамлап, калган сыйныфларда Бирск шәһәренең 4 нче мәктәбендә укый. 1981 елда аны тәмамлап, Казан химия-технология институтына керә. 1987 елда анда инженер-технолог һөнәрен алып, институтны тәмамлый. Соңрак институтта эшли, аспирантурада укый, КДУның тарих факультетында читтән торып белем ала.
1990 елның 29 ноябрьендә "Иман" мәркәзенең рәисе булып сайлана.
1992 елның 6 ноябрьендә Апанай мәчете имам-хатибы итеп сайлана.
1993 - 1996 елларда Мөхәммәдия мәдрәсәсе ректоры була.
1998 елда Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзаратының оештыру корылтаенда мөфтинең беренче урынбасары итеп сайлана. 2008 елда мөфтинең дәүләт структуралары белән элемтә буенча урынбасары итеп билгеләнә.
Вәлиулла хәзрәт Татарстан журналистлар берлеге әгзасы . Ул "Иман", "Вера", "Мусульманский мир", "Иман нуры", "Мөселман календаре" басмаларының шеф-редакторы булып тора.
В.Якупов - тарих фәннәре кандидаты.
Вәлиулла хәзрәт берничә сайт хуҗасы булып тора: Musulman.su, Tayanallaga.ru, Muslem.ru
Чыганак: Wikipedia.org