Гарәфетдин Гайфетдин улы Яхин 1928 елда Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туа. Мәктәптә белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайткач, шахтага китә. Аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы, туган авылында колхозда эшли. 300 ләп шигырь авторы.
Китмим әле
Китмим әле яшьлегемнән,
Яшим гел яшәгән күк.
Картлык кара болыт булса,
Аяз көннәр дә бик күп.
Картлыгымнан китмимен,
Кумасын чирләр генә.
Салкын кышта язлар килгәч,
Көз яшен түгә җиргә.
Чакырсалар, каршы килмәм —
Китәрмен еллар белән.
Киткән кошлар язын кайткач,
Исәрмен җилләр белән.
* * *
Уем белән икәү язар булдык,
Узганнарның барын сагынып.
Көзен яфраклар да өзелеп төшә,
Агачларын ятим калдырып.
Берәү китсә, икенчеләр килә,
Шундый инде тормыш агышы.
Ямьле язлар җиткәч, агачлар да
Яфрак яралар бит һәммәсе...
Зират янында
Карап тордым шаккатып:
Яши халык патшасыз,
Һәрберенең үз йорты бар
Ишексез дә капкасыз.
Зират дибез каберлекне,
Яше, карты күп анда.
Онытылганнар, искә алганнар,
Сагынганнар да шунда.
Каберлекне узган чакта
Уйламый калмый кеше:
Галим булсын, надан булсын —
Мәңгелек йорты шушы.
Көл булмасын белгәннәрең,
Күмелеп үзең белән.
Туган телең, белгән серең,
Акылың калсын илгә.
Ветераннар
Ветераннар хәзер әз калдылар —
Бармак белән санап чыгарсыз.
Фашист белән күзгә-күз карашып
Сугышканнар алар чамасыз.
Онытмыйбыз әби-бабайларын,
Яшүсмерен сугыш елының;
Үгез белән сука сукалаган
Унөч-ундүрт яшьлек угылың.
Онытмыйк ла кара бишмәт кигән
ФЗӨгә киткән япь-яшь малайны.
Эзләмик тә каты-коты ашап,
Корал койган эшче агайны.
Һич онытмыйм комбайн урынына
Иген урган хатын-кызларны.
Сугыш кырларында Җиңү яулап
Ятып калган авылдашларны.
"Мәйдан" № 10, 2004.