|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИЕВА РЕЗИДАРезеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлап чыккач, ул утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Р. Вәлиева — нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәләре республика көндәлек матбугатында илленче еллардан күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1962—1983 еллар арасында, шагыйрәнең тагы унбиш җыентыгы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, аның иҗади уңышлары патриотик, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак» һ. б.), табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачыграк күренә. Резеда Вәлиеваның өлкәннәр өчен язган әсәрләре дә бар. Аның даһи Ленин турындагы «Ильичка хат», М. Җәлил турындагы «Шагыйрь гомере»„ авылларда колхозлар төзүдә башлап йөрүче коммунист-укытучы, турындагы «Әткәм эзләре» дигән поэмалары һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан авыл тормышын, авылның киң күңелле, олы җанлы кешеләрен сурәтләгән «Якты яр» исемле повесте әнә шундыйлардан. Р. Вәлиева — тәрҗемә өлкәсендә актив эшләүче авторлардан берсе. Татар укучылары Н. Верзилинның «По следам Робинзона» («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н. Поповның «Юность Андрея» («Андрейның яшьлеге», 1960), Л. Смилянскийның «Сашко» (1961), Л. Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965), А. Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), В. Тельпуговның «Рассказы о Ленинe» («Ленин турында хикәяләр», 1980; берничә хикәя), С. Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) дигән китапларын Р. Вәлиева тәрҗемәсендә укыйлар. Р. Вәлиева— 1983 елдан СССР Язучылар союзы члены. ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) |
Иң күп укылган
|